КАРГА БОТКАСЫ
план-конспект занятия по музыке на тему

КАРГА БОТКАСЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл akshova_ilseyar_stsenariy_obryad_karga_botkasy.docx22.31 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

КАРГА БОТКАСЫ

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә кояш, кошлар сүрәтләре төшерелгән. Матур көй уйнатыла. Балалар залда утыралар. Залга Көн белән Төн керә.

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Бүген мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә-юньне, урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне – умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә-юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн:  Еллар тыныч булсын!

          Игеннәр мул булсын!

“ЯЗ ҖИТӘ” ҖЫРЫ

Фатих Кәрим сүзләре

Җәүдәт Фәйзи музыкасы

1.  Кояш көлеп карый безгә,

    Күзләр чагыла,

    Елгалардан бозлар ага

    Диңгез ягына.

Кушымта:

               Яз, яз, яз җитә,

               Тәрәзәне ачтылар,

               Тып, тып, тып итә

               Эре-эре тамчылар.

2. Агачка кунып чыпчыклар

  Чыелдашалар,

  Яшькелт-кара сыерчыклар

  Әй җырлашалар.

3. Тиздән шаулап яфрак ярыр

   Озын ак каен,

   Ал чәчәкләр алып килер

   Безгә май ае.

Көн б/н төн: Балалар, карагыз әле, Кара каргалар килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

Кара каргалар. Исәнмесез, балалар!

Көн: Кая таба очасыз?

1 Кара карга:

Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә,

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскән җирләргә.

2 Кара карга:

Көннәрне юлда үткәреп,

Куанышып сезгә очтык,

Канатларга күтәреп,

Сезгә яз алып кайттык.

1 Кара карга:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә!

2 Кара карга:

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк!

1 Кара карга: Әйдәгез әле, балалар, “Очты, очты, каргалар!” уенын уйнап алыйк. Нинди кошларны беләсез икән, сынап карыйк.

“Очты, очты, каргалар!” уены

      Балалар түгәрәк ясап басалар. Алып баручы түгәрәкнең уртасына чыга һәм: “Очты, очты, казлар очты!” – дип, кулы белән очкан сыман хәрәкәт ясый. Башкалар аның артыннан кабатлый. Шулай берничә кат оча торган кошларны, әйберләрне 9самолет, вертолет, шар һ.б.) очыргач, искәрмәстән генә: “Очты, очты, курчаклар очты!” – дип очмый торган берәр әйбернең исемен атый.Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш.

Көн:  карагызчы, нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Яз килә, Яз килә!

Яз. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, Яз!

Яз. Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә

Ачу китсен йөзегездән-

Шулай икән, киләм сезгә!

Балалар. Яз килә, яз килә...

Яз. Бурычларны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл салыгыз,

Шулай икән, киләм сезгә!

Балалар. Яз килә¸ яз килә...

Яз. Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз!

Көн:

Әй, дуслар, килегез,

Күңел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Без биибез, күрегез!

Русча бию.

Төн:

Яз иртәсен котлагандай матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт,

Бизәкләгән төсле булды бөтен һава,

Кар өстенә шыбыр-шыбыр Ләйсән ява!  

УЕН “Кояш белән яңгыр” уены уйнала.

: “Әйдәгез, балалар, шундый матур кояшлы көндә уйнарга чыгыйк!” – ди. Балалар матур көйгә зал буйлап йөриләр, кулларын чәбәклиләр.Алып баручы: “Яңгыр килә!” – диюгә, тәрбияче тоткан кулчатыр астына йөгереп килеп качалар. Уен берничә тапкыр кабатлана.

Көн:

Әй, дуслар, килегез

Күңел ачу көнебез,

Әйдәгез, күмәкләшеп,

Әйлән-бәйлән уйныйбыз!  

“Март-апрель” әйлән-бәйлән уены.

1. Кара каргалар килә,           } очу хәрәкәтләре

Түбәдән тамчы тама,            } бармак очлары белән чүгәләп идәнгә чиртәләр

Көндез көн җылы була,        } куллары өстә чайкала

Суыта кичкә таба.                 } чүгәлиләр

Тамчылар бии тып та тып,    } уң кул бармакларын сул кулның учында

                                                   уйнаталар

Аларны булмый туктатып,   } урыннарында сикерәләр

Алар яз китерәләр.                }  кул чабалар

2. Гөрләвекләр агалар,          }  ике кулны кушып дулкын сыман хәрәкәт      

                                                   ясыйлар

Күктә кояш елмая.                } кулларын як-якка җәяләр

Каңгылдашып торналар,      } кулларын өскә күтәрәләр

Төзелеп үтте бая.                   } очу хәрәкәтләре ясыйлар

Инешләрдә коена                  }  чуму, йөзү хәрәкәтләре

Канатланып үрдәк, каз.         } канынган хәрәкәтләр ясыйлар

Җирне яшәртеп безгә,           } кул чабалар

Гөлләр алып килә яз.             }  кул чабалар

Хуҗа Насретдин керә.

Төн: Әссәламегаләйкем, Хуҗа Насретдин!

Хуҗа Насретдин. Вәгаләйкем әссаләм! Исәнмесез! Әйтегез әле, бу Буа базары буламы?

Балалар: Юк!

Хуҗа Насретдин: Бик зур күренә! Казан базарыдыр, ахрысы! Сөбханалла!

Төн: Хуҗа Насретдин, бу базар түгел, бу бит балалар бакчасы.

Хуҗа Насретдин: Яхшы, яхшы, миңа бакчада да ярый. Бакча булгач, анда ял итеп тә алырмын.

Көн: Хуҗа Насретдин! Ә бүген бездә  бәйрәм. Ә сез безнең олы кунагыбыз булырсыз. Сезне бик күп мәзәк, мәкаль, табышмак, такмаклар белә дип ишеткән идек. Безгә дә сөйләмәссез микән?

Хуҗа Насретдин: Була ул, тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын, сез тәмамларсыз.

Тырышкан табар... (Балалар: Ташка кадак кагар)

Кем эшләми... (Балалар: Шул ашамый)

Ялкау утырып йоклый... (Балалар. Ятып ашый)

Төн: Ә хәзер ,әйдәгез, уйнап алыйк.

Уеннар оештыру:

 “Җир сукалау” уены

Уенда ике бала катнаша. Алар залның бер ягында, ә залның икенче ягына –  озын бау бәйләнгән уенчык тракторлар. Уйнаучылар, тәрбияче сигналы буенча, бауны йомгакка чорный-чорный, тракторларны үзләренә таба тартып китерәләр. Тракторы алдан килгән бала җиңүче була.

“Бәрәңге утырту” уены

Балалар ике колоннага тезеләләр. Каршыга, ара калдырып, ике рәт кыршаулар тезелә. Ике кәрзингә кыршау саныннан бәрәңге салына һәм Һәр төркемнең беренче уйнаучыга тапшырыла. Сигнал булгач, беренче уйнаучы һәр чокыр саен кәрзиннән бәрәңге алып сала. Аннан соң, йөгереп килеп, кәрзинне икенче уйнаучыга тапшыра. Икенче уйнаучы бәрәңгеләрне кәрзингә җыя һәм йөгереп килеп өченче уйнаучыга ташара. Уен шулай актык уйнаучыга кадәр дәвам итә. Бәрәңгене беренче утыртып бетергән төркем җиңүче була.

“Түбәтәй” уены

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

                  Түп-түп, түбәтәй,

                  Түбәтәең укалы.

                  Чиккән матур түбәтәең

                  Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса,  шул яз турында шигырь сөйли.

Көн:

Яшьләр өчен шатлык син,

Картларга да тансык син,

Халык үлмәс-син үлмәсәң,

Мәңге яшә, Насретдин!

Биеп алчы, Насретдин!

Ялындырма, Насретдин!

Насретдин бии.

Хуҗа Насретдин. Миңа китәргә кирәк,

Атым, кузгал, юлга,

Төшке намазым кала!

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр. Әйдәгез әле карга боткасы белән сыйланыйк. Иң беренче кашык – туган җиребезгә!

Әйтче, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең?

Иң матур җир - Туган җир ул,

Онытма моны, балам!

Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын!

Көн: Икенче кашык – һавага, яңгырларын вакытта яудырсын, уңышларны зур итеп үстерсен.

Балалар: Яңгыр, яу, яңгыр яу,

Иләкләп, чиләкләп,

Пәрәмәчләп, коймаклап.

Арышларның башагы

Ач булмасын, тук булсын,

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын!

Төн: Өченче кашык – кояшка, җылы, кояшлы көннәр күп булсын, безне, кошларны, җәнлекләрне сөендерсен.

Балалар: Кояш чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда.

Тәти кашык базарда.

Кирәкми безгә салкын,

Кирәк безгә саф алтын.

Көн: Дүртенче кашык – каргаларга, алар безгә язны алып килделәр,

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Көн:  Еллар тыныч булсын!

             Игеннәр мул булсын!

Төн:

Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта

Хезмәт итегез, дуслар!

“Бәхеттә, шатлыкта” җыры

Фарук Закиров көе һәм сүзләре

  1.Безнең гомер зур бәхет ул,

Кадерләрен белегез.

Чын күңелдән теләкләрне

Бездән кабул итегез.

Куш-та:

          Бәхеттә, шатлыкта,

         Исәнлектә, саулыкта

         Үтсен гомер юлларыгыз

         Тазалыкта, байлыкта.

  2.Салкыннарда тик сулмасын

Үстергән гөлләрегез

Таң нурыдай аяз булсын

Киләсе көннәрегез.

 3.Тормыш нурлы, тормыш матур

Якты булсын күңелләр

Җырларбыз да, биербез дә

Озын булсын гомерләр.

“Бәхеттә, шатлыкта” җыры белән бәйрәм тәмамлана.

ТӨЗЕДЕ:

Акшова Ильсэяр Минсеетовна– студентка II курса КГУКИ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....