Тузганаклар оча, дөнья коча....
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Мансурова Лейсан Рафисовна

Интегрированное занятие во 2 младшей татарской группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tuzganak-_konspekt_zanyatiya.docx244.6 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад №87 комбинированного вида»

Ново-Савиновского района г.Казани

                                                                                                               

                 

Интегрированное занятие для второй младшей татарской группы:

« Тузганаклар оча, дөнья коча... »

                                                              Музыкальный руководитель:

                                                              Мансурова Лейсан Рафисовна.

                                                              Воспитатель:

                                                              Ахметшина Лейсан Кадимовна.

2нче кечкенәләр төркемендә

әйләнә-тирә белән танышу һәм рәсем ясау

буенча музыкаль-театральлаштерелгэн шөгыль конспекты.

Тема: « Тузганаклар оча, дөнья коча ».

Максат: әйләнә-тирә дөнья (болын, чәчәкләр, кошлар, бөҗәкләр) турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү. Сөйләм телен үстерү. Сәхнәләштерү өстендә эш. Рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: Кошлар сайравы тавышы (аудиоязма), “Болын” темасына презентация, яшел материал, чәчәкләр төшерелгән рәсемнәр, сулы савытта чын тузганак чәчәге, “Сары чәчәктән ак йомгак барлыкка килү”(видеоязма), “Кояшлы иртә” жыр(аудиоязма), чәчәк башлыклары, кояш, җил, бал кортлары, песи, эт маскалары, күк йөзе һәм болын ясалган альбом битләре, пумалалар , ак һәм яшел төстәге гуашь буяулар, салфеткалар.

Алдан үткәрелгән эш: болын чәчәкләрен танып белергә, чәчәк төзелешен,  чәчәкләр турында шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш өлешне оештыру мизгеле.

- Балалар, әйдәгез күзләрне йомыйк әле.

Кошлар сайравы тавышы.

  • Нинди тавышлар бу?
  • Әйе, кошлар сайрый. Кошлар сайравын без кайларда ишетәбез?
  • Урамда, урманда, кырларда, болында.

2. Презентация карау:  Болын (кошлар тавышы, чәчәкләр, бөҗәкләр).

3. Әңгәмә.

- Балалар, нинди матур болын! Җәй көне болында шулай матур була!

Ә сез болын турында нәрсә әйтә аласыз?

- Болында  ямь-яшел үлән үскән.

- Болында чәчәкләр үсә.

- Күбәләкләр оча.

- Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя.

- Кошлар сайрый.

Дөрес. Болын бик матур! Болында чәчәкләр дә бик күп! Нинди чәчәкләр үсә икән соң болында?

  1. Яшел келәмдә карточкалар белән эш (кыңгырау, умырзая - язның беренче чәчәге, ландыш, кук чәчәк, ромашка).

- Бу нинди чәчәк?

- Эреп бетмәгән салкын карлардан да курыкмый язын иң беренче булып усеп чыгучы чәчәкләр кайсылары?

- Зәнгәр төстәге чәчәкләр нинди чәчәкләр?

5. Чын тузганак чәчәген карау.

- Балалар, ә бу нинди чәчәк?

- Без чәчәкләр турында шигырьләр өйрәндек. Тузганак чәчәге турындагысын искә төшерик әле.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

- Тузганак чәчәкләре кайларда  үсә? (болын, урман, бакча, ишегалды)

- Тузганак чәчәге нинди төстә? Ул нәрсәгә ошаган? Кояшка.

- Чәчәкнең сабагы нинди? (Шома, озын)

- Яфрагы нинди төстә? (Яшел төстә)  Яфраклары нәрсәгә ошаган? (чыршыга)

- Ә җир астына нәрсә яшерелгән? (тамыры)

-  Чәчәк нинди өлешләрдән тора? (Тамыр, сабак, яфрак, чәчәк, таҗлар)

- Иснәп тә карыйк әле тузганакны. Нинди тәмле, хуш исле тузганак!

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

- Тузганакның чәчәге сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш тормый, озак та үтми сары чәчкәләр ак йомгакка әверелә.

  1. Видеоязма: “Сары чәчәктән ак йомгак барлыкка килү”.

- Беләсезме, бу йомгакларда нәрсәләр бар? «Нәни парашютлар». Ә ул «парашютлар» - тузганакнын орлыклары. Җил аларны ерак-еракларга очыртып алып китә, һәм алар төшкән урыннарда яңа тузганаклар үсеп чыга.

  1. Биюле инсценировка “Болында”.
  • Әйдәгез, үзебезнең болыныбызны ясыйк әле.

Умырзая чәчәкләрен кояш уята, бал кортлары бал җыя, күбәләкләр уйный, җил чәчкәләрне очыртып алып китә.

Песи белән эт керә. Песи елый.

Акбай: Ау-ау! Песи, ни булды, ник елыйсың? Мин бит сина тимим!

Мияу: Мин болынга уйнарга килдем, ә тузганаклар юк.

Акбай: Ау-ау! Тузганакларны җил очырткан.

Мияу: Хэзер нишләргә инде?

Акбай: Елама, берәр нәрсә уйлап табарбыз.

- Балалар, әйдәгез ак тузганак чәчәкләрен буяулар белән узебез ясыйбыз. Песи дә тузганак чәчәкләрен очыртып уйнар, без дә.

  1. Рәсем ясау.

- Балалар, өстәл өстендә күк йөзе һәм яшел чирәм ясалган битләр. Тузганак чәчәкләрен ясау өчен  безгә кирәк булыр ак буяу, сабагын ясау өчен яшел буяу кулланырбыз.

- Салфетканы бөгәрләп уч төбенә җыеп, кечкенә йомгак ясыйк. Шул йомгакны ак буяуга манып, альбом битендә ак түгәрәк тамгалар ясыйк.

Ак тузганак чәчәкләре әзер.

- Яшел буяу белән ясарбыз сабагын. Иң башта чәчәкнең уртасына, пумаланы яшел буяуга манып, нокта куярбыз. Ноктадан аска таба туры сызык сызабыз. Чәчәк сабагын пумаланын очы белән, каты басмый  гына ясарга кирәк.

- Бераз орлыкларны очыртып та җибәрик. Яңа тузганаклар үсеп чыксын.

Ак буяуга манылган пумаланы имән бармакка суккалап, орлыклар төшерербез.

Менә, купме тузганак чәчәкләрен ясадык. Булдырдыгыз. Бик матур!

  1. Йомгаклау.

- Мияу, күр әле. Болыныбызда күпме ап-ак тузганак чәчәкләре!

Сиңа да, безгә дә җитә монда уйнарга. Бергәләп туйганчы уйнарбыз, тузганак орлыкларын очыртырбыз. Алар төшкән җирдә яңалары үсеп чыгар.

C:\Users\Fatima\Pictures\i0OZdnXgb4U.jpg

C:\Users\Fatima\Pictures\amZR4V1KGJk.jpg

C:\Users\Fatima\Pictures\cpN5TadO7hU.jpg



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на районном семинаре с докладом по теме "Из опыта работы группы кратковременного пребывания в д.Юильск с «кочующим» педагогом». Презентация к статье.

Открытие группы кратковременного пребывания  с «кочующим» педагогом является еще одним шагом на пути обеспечения доступности дошкольного образования  для детей, ведущих с родителями кочевой ...

"Тузганаклар оча, донья коча..."

Занятие по изодеятельности во 2 младшей группе...

ОД "Зимующие и кочующие птицы"

ОД "Зимующие и кочующие птицы"...

Конспект интегрированного подгруппового занятия в старшей логопедической группе «Зимующие и кочующие птицы»

Конспект интегрированного подгруппового занятия в старшей логопедической группе «Зимующие и кочующие птицы»Тема: зимующие и кочующие птицы.Цель: ознакомление детей с зимующими и кочующими ...

НОД "Зимующие и кочующие птицы"

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"26491467","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]]...

«Зимующие и кочующие птицы»

Есть «зимующие птицы», которые живут с нами летом и остаются жить рядом с нами и зимой: Синица, Воробей, Голубь, Ворона, Дятел, Поползень.А есть птицы — гости, их называют «коч...