Конспект кызыл китап белән танышу
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Габдрахманова Гульназ Ильгизовна

знакомство с красной книгой

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Кызыл китап белән танышу30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Кызыл китап белән  танышуны дәвам итү.”

Максат: балаларны “Кызыл китапка” керүче кайбер хайван  һәм үсемлек  төрләре белән  таныштыруны дәвам итү, балаларда аларга карата кайгыртучанлык хисләре  уяту, логик фикерләүче  экологик-грамоталы балалар тәрбияләү, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Материал: Иллюстрацияләр, бантик белән бәйләнгән тартма, кызыл китап.

Барышы:

  1. Карагыз әле, балалар өстәлдә нәрсәдер калдырганнар. Сезнең нәрсә икәнен беләсегез киләме? (утырабыз). Бу төргәкне табышмакның җавабын белгәч кенә ачып була. Я тыңлагыз әле.

                            Кызыл өйдә торучылар

                            Безгә куркыныч диләр.

                            Коткарыгыз дип дәшәләр

                            Аю, торна, тиеннәр.

  1. Сезгә бу китап танышмы? Ә ни өчен ул кызыл төстә? Әйе, дөрес,  кызыл төс ерактан ук күренп тора, ул куркынычлык турында кисәтә. Без сезнең белән хайваннар һәм кошлар иленә сәяхәт итеп алырбыз. Безгә анда барыр өчен шшушы китабыбыз ярдәм итәчәк.

Бу китап күп кенә хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең килеп чыгуы турында кисәтә. Кызыл китапка җирдә бик аз калган хайваннар кертелгән.

  1. Балалар, сез бу китапка кертелгән нинди кошларны, хайваннарны беләсез? (юлбарыс, челән, кызыл бүре, акчарлак).
  2. Ә бүген мин сезне шушы китҗапка кергән яңа хайваннар һәм кошлар белән таныштырып үтәсем килә.
  3. Карагыз әле, безгә китаптан ак аю карап тора. Ап-ак аюның башы гәүдәсе белән чагыштырганда бәләкәй генә. Борыны төймә кебек кап-кара. Аларның яшәү урыннары – төньяк боз океанында. Күп кенә аюлар туктаусыз хәрәкәт итүче бозлар белән сәяхәт итеп йөриләр икән. Суда үзләрен иркен тоталар, бернидән курыкмыйлар. Ак аюлар  бик оста аучылар, алар текә бозларга да бик оста үрмәлиләр. Алар балык та аулыйлар, ач булсалар җиләк, су үсемнәре, мүк тә ашыйлар. Ак аюларга да юкка чыгу куркынычы яный, шуңа күрә аларны китапка керткәннәр.

Ә бу биттән безгә болан карап тора. Аның исеме дә үзенә туры килеп тора. Аңа таплы болан  дип исем кушканнар. Ни өчен? Әйе, аның гәүдәсеннән ак таплары бик күп. Алар күпчелек тау кырыенда, диңгез янындагы урманда яшиләр. Елдан-ел боланнарның саны кимеп барганга күрә, аларга аучылык итәргә тыелган. Заповедниклар ачылып, анда боланнар турында кайгырталар, аларның сәламәтлекләрен саклыйлар.

  1. Җирдәге иң көчле кош кем икән ул, балалар беләсегез киләме? Иң көчле кошларның берсе – бөркет. Ул көчле генә түгел, иң зур кош та. Карагыз әле, ул нинди зур гәүдәле, горур кыяфәтле кош. Алар һич тә көч куймыйча төлкеләрне, тау кәҗәләрен, яшь боланнарны тота алалар. Бөркетләр Кавказ тауларында  бик зур җирлектә оя корып яшиләр. Безнең татарстанда да бөркетләр бар. Ләкин алар бездә бик аз калганнар.

Кар кебек зәңгәрсу-ак төстәге зур, матур кош. Аның исеме – Япон торнасы. Япон торнасы чынлап та бик матур. Муенының күп өлеше һәм коерыгының асылынып торган каурыйлары кап-кара. Баш түбәсенә кып-кызыл башлык кигән. Япон торналары күбрәк Амур елгасы агымында, күл буенда яшиләр. Гадәттә, торналар ояларын үтеп кереп булмаслык киң сазлык уртасында коралар. Оядан бөтен тирә-юнь  ачык күренеп торырлык булсын. Торналар бүре белән төлкедән дә курыкмыйлар. Чөнки алар сазлык ерып уза алмый. Торналар бик серле кошлар. Алар бик матур итеп бии беләләр, нәкъ әкияттәге кебек. Бу гүзәл биючеләр бик аз калды. Аны саклап калыр өчен: ул яши, оя кора, бала чыгыра торган сазлыкларны киптермәскә кирәк. Аларны сакларга кирәк.

  1. Балалар, уйлап карагыз әле, кешеләр, хайваннар һәм кошлар турында кайгыртмасалар, аларны сакласмасалар нәрсә булыр иде (балаларның җаваплары).
  2. Әз  генә ял итеп алабыз. Сез мин күрсәткән рәемнәргә карап, хәрәкәтләрне дөрес эшләргә тиеш.
  3. Балалар, без сезнең белән хайваннарны, үсемлекләрне генә түгел, ә тирә-юнь табигатьне, суларны, һаваны, урманны саклыйбыз. Ни өчен суның чисталыгы турында кайгыртабыз?
  4. Ә сез табигатьне яратасызмы икән?Саклый беләсез микән, менә хәзер белербез. Урманда йөрү кагыйдәләрен беләсезме икән? (тактага капланып билгеләр эленгән).
  5. Һәр хайван, кошлар үз җирлекләрендә генә яшиләр. Шунда ияләнәләр, шуннан башка тора алмыйлар. Хәзер без “кем кайда яши” дигән уен уйнап алырбыз.
  6. Кайда яшәгәннәрен дөрес билгеләдек, ә аларга яшәр өчен нәрсә кирәк икән? Ак аюга экологик чылбыр төзибез. Аю нәрсәдән башка тора алмый? Чылбырының берсе генә юкка чыксп нәрсә була?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыл китап" дәрес презентациясе

Мәктәпкә хәзерлек группасында үткәрелгән дәрес...

Открытое занятие. Тема.“Кызыл китап белән таныштыру”

Экологик инспектор белән берлектә оештырылган ачык эшчәнлек. ...

Проект Хикмәтле "Кызыл китап"

Красная книга Татарстана....

Кызыл китап

Знакомство детей с историей возникновения «Красной книги», с какой целью она создана, с растениями и животными, занесенными в Красную книгу....

Кызыл китап җәнлекләре

экологик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

"Кызыл китап" образовательная деятельность по познанию (окружающий мир0

Материал на татарском языке знакомит детей с Красной книгой. Какие животные, птицы, растения занесены в неё.  Через эту образовательную деятельность учим детей беречь природу....

Нәрсә ул кызыл китап?

Материал о красной книге...