Кызыл китап
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Флюза Камиловна Фахурутдинова

Знакомство детей с историей возникновения «Красной книги», с какой целью она создана, с растениями и животными, занесенными в Красную книгу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_nrs_ul_kyzyl_kitap.docx219.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема Нәрсә ул-Кызыл китап?”( мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дәрес конспекты)

Максат:

-”Кызыл китап” турында белем бирү;

- Табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү;

-  Кечкенә хикәя төзеп сөйли белүне камилләштерү.

Сүзлек өстендә эш:

Тыюлык(заповедник), энҗе чәчәк( ландыш), нәүрүз( первоцвет), төнбоек(кувшинка), туй чәчәге(купальница)

Шөгыль барышы:

Тәрбияче.  Балалар, бүген безгә кунакка,  мәктәптән, сезнең булачак  укытучыларыгыз  килгән. Әйдәгез әле, исәнләшик.

Балалар, әйтегез әле рәхим итеп, хәзер нинди ел вакыты?( Яз) Ә каян беләсез? Әйе, җылы, кояш җылыта. Дөрес, без кояшлы көнне бик яратабыз. Әйдәгез, учларыгызга кояш нурларын алыгыз да бер-берегезгә җылылык, кояш бүләк итегез. Ә хәзер кунакларыбызга да хәерле көн теләп, кояш нурларын бүләк итик.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел тегелгән,

Кеше түгел сөйли.

Ул нәрсә?( Китап)

Карагыз әле безнең бүлмәдә күпме китаплар. Ә безгә алар арасыннан Кызыл китапны табарга кирәк. Ә ни өчен аны Кызыл китап дигәннәр, ул нәрсә турында? Анда нинди рәсемнәр бар? Ә кызыл төс нәрсәне аңлата( Светофорда кызыл төс нәрсә дип кисәтә?, һ.б ачыклагыч сораулар)

Балалар җавабы тыңлана

 ( Проектор белән эшләү, презентация карау)

1963 нче елны беренче Кызыл китап чыккан. Төрле галимнәр 14 ел буе тырышып эшләгәннән соң чыккан ул “Җирнең Кызыл китабы”. 1976 нчы елда безнең илнең Кызыл китабы эшләнә. Шулай ук бу Кызыл китапта  илебездәге кимеп баручы җәнлекләр( 1 нче китап), үсемлекләр(2нче  китап)турында мәгълүмат бирелгән.

Кызыл китап төрле төстәге битләрдән тора:

  1. Кызыл битләрдә- бик аз калган, үлеп бетеп баручы төрләр кергән( Төнбоек,Венера башмакчыгы, тигр, ак барс,кызыл бүре, зубр һб). Аларны үрчетер өчен питомниклар ясыйлар( сүзлек өстендә эш). Безнең Татарстан республикасында Раифа тыюлыгы бар. Анда эшләүчеләр җәнлекләрне күзәтеп, ярдәм итеп торалар.
  2. Сары биттәге төрләр бик тиз югалып баручылар, алар бик аз калган( Кара аист, алсу фламинго, һ.б)
  3. Яшел битттәге төрләрне кешеләр саклап, үрчетеп күбәйткәннәр, аларга хәзер бетү куркынычы янамый( поши, бобёр һ.б)
  4. Ак битләрдә- аерым территорияләрдә генә яшәүчеләр, аларны сакламасаң, алар бөтенләй юкка чыгачак.( гепард, казарка, жук-олень һ.б)
  5. Соры битләрдә-аз өйрәнелгән төрләр,алар кешегә бик күренеп яшәмиләр( тау горилласы һ.б)
  6. Кара биттәге җәнлекләрне инде без җир йөзендә бүтән күрә алмыйбыз, аларны кешеләр юкка чыгарган. Без аларның рәсемнәрен генә карыйбыз. Бу китапта без сакларга кирәкле җәнлек, үсемлек, бөҗәкләрнең рәсемен генә түгел, алар турындагы мәгълүмат та  алабыз. Кызыл китап аларны өйрәнергә куша, аларны сакларга кирәк дип кешеләрне кисәтә, һәм аларны саклау юлларын өйрәтә.

Җәнлек, бөҗәкләрне саклау өчен без нәрсә эшли алабыз соң, урманга, су буена баргач?

Әйдәгез,   уйный-уйный искә төшерик әле.

Түгәрәктә туп белән уен ”Урманда йөрү кагыйдәләре”( Уртада алып баручы, тупны кемгә бирә, шул бала җавап бирә)

Тәрбияче. Балалар, ни өчен җир йөзендәге Кызыл китапка кергән җәнлек-үсемлекләр  азайган? .(Балалар җавабы)

  • Кеше табигатьне пычрата
  • Янгыннар чыга.
  • Җәнлекләрне рөхсәтсез аулыйлар.
  • Нефть түгелә (аварияләр була, нефть, мазут җиргә ага,ә җәнлек-кошлар пычраналар һәм тиреләре пычрангач, үләләр.(Балалар җавабы)

Нефтьче (керә). Үтеп барганда сезнең нефть турында сөйләгәнегезне ишеттем, ләкин сез  дөрес сөйләмисез, без нефть чыгарабыз, аңардан бик күп әйберләр: машиналарга-бензин, солярка ясыйлар, уенчыклар эшлиләр, аның файдасы бик күп.

Тәрбияче. Дөрес, нефть бик кирәк, ә шулай да  нефть түгелгән җирдә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр, бөҗәкләр һәлак була. Ышанмыйсызмы?

Нефтче. Юк...

Тәрбияче. Әйдәге тәҗрибә үткәрәбез. Иптәш Нефтьче,  сез дә карап торыгыз.

Җәнлек тиресе алына.( мехы) Бер кисәген суга тыгып алабыз һәм читкә алып куябыз, ә икенче өлешен кисточка ярдәмендә көнбагыш мае белән майлыйбыз  ( нефть урынына, чөнки нефть тә майлы) Нәрсә булды?

Сулы мех бераздан кибә, ә майлы мех чистардымы? Юк. Ул майлы килеш кала. Тиреләре майланган хайваннар, кошлар шуңа да зыян күрәләр.

Нефтьче. Гафу итегез, зинһар мине, мин үземнең хаклы булмавымны аңладым инде. Без табигатьне пычратмаска сүз бирәбез. Сау булыгыз.

( Физкульминут-уен)

Тәрбияче(үз иҗаты)  шигырь укый, дөрес булса-кул чабалар, кагыйдә бозылса тыпырдыйлар.

Чикерткәне тоттым да,

Банкага ябып куйдым.

Ничек сайрыйсың диеп

Карап утырыйм диеп. (тыпырдыйлар)

.

Ипи салдым капчыкка,

Киттем елга буена.

Үрдәкләрне яратам.

Аларны мин ашатам.( кул чабалар)

Урманга барып,

Мин керпе таптым

Кәрҗингә салып

Өйгә алып кайттым. (тыпырдыйлар)

Урманда балалар

Учаклар ягалар

Сүндерми учакны

Авылга чабалар. (тыпырдыйлар)

Сыерчык дустым килер дип ,

Оя ясап куйдым мин.

Сайрассын әле кинәнеп,

Мин дә торыйм сөенеп.( кул чабалар)

Энҗе чәчәк җир тулы,

Җыйдык кәрҗин тутырып.

Әни сөенеп, рәхмәт әйтер

Шаккатыр безне күреп. (тыпырдыйлар)

Тәрбияче. Кызыл китап  сезгә ошадымы? Ни өчен?  ( Балалар сөйләве тыңлана)

Тәрбияче. Кызыл китап һәр төбәкнең үзенеке дә була. Мәсәлән Татарстан Республикасы, Ютазы районыкы.  Ә менә  үткән елларда сезнең иптәшләрегездә Кызыл китапчык ясадылар. Сезнең дә шундый китап ясыйсыгыз киләме? (Балалар җавабы)

 Шөгыль дәвам итә

Тәрбияче. Ә Кызыл китаптан сезгә нинди үсемлекләр ошады7 Яз көне иң беренче чыгучы чәчәк ничек атала ?( Умырзая) . Әйдәгез, беренче биткә үзебезнең урманнарда үсүче умырзая чәчәген ясыйбыз,ә калган битләргә, өйдә, әти-әниләрегез белән Кызыл китапка кергән башка үсемлек, кош,  бөҗәк -җәнлекләрне ясап килерсез. Кызыл китап исегездә калсын өчен үзем иҗат иткән бер шигыремне укып китәм.

Шигырь. “Кызыл китап”.

Менә-җир, безнең йортыбыз,

Күршеләр бик күп анда:

Йоп-йомшак куяннар да,

Чуар матур боланнар да,

Усал-усал бүреләр дә,

Агачларда бөреләр дә.

Бөдрә йонлы бәрәннәр,

Җитез, йомры әрләннәр.

Үлән,чәчәк һәм кошлар,

Анда тагын без дә бар.

Бу йортта һәммәбезгә

Дус-тату булу кирәк.

Бер-береңне рәнҗетмичә

Яшик дуслар бергәләп!

Бүгенге дәрес ошадымы? Бигрәк тә нәрсә ошады?

Миңа да сезнең җавапларыгыз бик ошады. Киләчәктә, сез табигатьне саклаучылар булып үсәрсез дип ышанам һәм бүген сезгә йолдызлар бүләк итәм.

Кече Урыссуы “Ләйсән”балалар бакчасы I нче категорияле

  тәрбиячесе

Фәхертдинова Флүзә Камил кызы

   

                                                             

            C:\Users\111\Desktop\DSCF1049.JPG

Тәрбияче иҗаты

Сабантуй

Бәйрәм итә авылым Сабан туен

Әйдә , гармун,уйна матур көй.

Тынма гармун,  моңлан Сабантуйда

Йокламасын әле һичбер өй.

Биегез егетләр, кызлар

Сабантуй бездә бүген.

Күңелләр шатлыкка тулсын

Сөенсен әле һәркем.

Бәйрәм бүген бар кешегә

Зурына һәм кечегә.

Җәйге бәйрәм авылыма.

Күңелләре чиста кешегә.

Кырда тырышып эшләгән

Игенчегә-зур хөрмәт.

Мәйданда җиңү яулаган

Батырларга зур рәхмәт!

Тальян гармун моңы йөри

Урамнарда уралып.

Авылдашлар кайта туган якка

Яшьлекләрен сагынып.

Кошлар кайтты туган якка.

Тагын кошлар кайтты туган якка-

Оя ясый кара каргалар.

Ак бураннан хәтта курыкмыйча,

Сөенешеп оя коралар.

Язлар килгәч, туган якка

Өзелеп тарта шул күңел.

Меңләгән чакрымнар үтеп,

Очуы җиңел түгел.

Авыл өстендә кошларның

Сагынган тавышлары.

“Хуш киләсез, кошкайлар”,-дип

Аларны каршы алдым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект кызыл китап белән танышу

знакомство с красной книгой...

"Кызыл китап" дәрес презентациясе

Мәктәпкә хәзерлек группасында үткәрелгән дәрес...

Открытое занятие. Тема.“Кызыл китап белән таныштыру”

Экологик инспектор белән берлектә оештырылган ачык эшчәнлек. ...

Проект Хикмәтле "Кызыл китап"

Красная книга Татарстана....

Кызыл китап җәнлекләре

экологик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

"Кызыл китап" образовательная деятельность по познанию (окружающий мир0

Материал на татарском языке знакомит детей с Красной книгой. Какие животные, птицы, растения занесены в неё.  Через эту образовательную деятельность учим детей беречь природу....

Нәрсә ул кызыл китап?

Материал о красной книге...