Нәрсә ул кызыл китап?
план-конспект

Мингазова Зиля Амирзяновна

Материал о красной книге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nrs_ul.kyzyl_kitapdocx.docx21.96 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәрсә ул - Кызыл китап?”

Максат:

”Кызыл китап” турында белем бирү, табигатьне саклау турындагы күаллауларын киңәйтү. Кечкенә хикәя төзеп сөйли белүне камилләштерү.

Сүзлек:

Тыюлык (заповедник), энҗе чәчәк (ландыш), нәүрүз (первоцвет), төнбоек, туй чәчәге (купальница).

Шөгыль барышы:

   Балалар, бүген безгә кунакка мәктәптән сезнең булачак  укытучыларыгыз  килгән. Әйдәгез әле, исәнләшик.

   Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел вакыты?( Яз) Ә каян беләсез? Әйе, җылы, кояш . Дөрес, без кояшлы көнне бик яратабыз.Әйдәгез, учларыгызга кояш нурларын алыгыз да бер-берегезгә җылылык, кояш бүләк итегез. Ә хәзер кунакларыбызга да хәерле көн теләп, кояш нурларын бүләк итик.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

“Агач түгел- яфраклы,

Тун түгел- тегелгән

Ул нәрсә?( Китап)

   Карагыз әле безнең бүлмәдә күпме китаплар. Ә безгә алар арасыннан Кызыл китапны табарга кирәк. Ә ни өчен аны кызыл китап дигәннәр, ул нәрсә турында? Анда нинди рәсемнәр бар? Ә кызыл төс нәрсәне аңлата           ( Светофорда кызыл төс нәрсә дип кисәтә?, һ.б ачыклагыч сораулар)

(Проектор белән эшләү, презентация карау)

   1963 нче елны беренче Кызыл китап чыккан. Төрле галимнәр 14 ел буе тырышып эшләгәннән соң чыккан ул “Җирнең Кызыл китабы”. 1976 нчы елда безнең илнең Кызыл китабы эшләнә. Шулай ук бу Кызыл китапта  илебездәге кимеп баручы җәнлекләр( 1 китап), үсемлекләр(2 китап) турында мәгълүмат бирелгән.

“Кызыл китап” төрле төстәге битләрдән тора:

  1. Кызыл битләрдә - Бик аз калган, үлеп бетеп баручы төрләр кергән         ( Төнбоек,венера башмакчыгы, тигр, ак барс,кызыл бүре, зубр). Аларны үрчетер өчен питомниклар  (заповедниклар) ясыйлар( сүзлек өстендә эш). Безнең Татарстан Республикасында Раифа тыюлыгы бар. Анда эшләүчеләр җәнлекләрне күзәтеп, ярдәм итеп торалар.
  2. Сары биттәге төрләр бик тиз югалып баручылар, алар бик аз калган       ( Кара аист, алсу фламинго).
  3. Яшел биттәге төрләрне кешеләр саклап, үрчетеп күбәйткәннәр, аларга хәзер бетү куркынычы янамый.  (Поши, бобер).
  4. Ак битләрдә - аерым территорияләрдә генә яшәүчеләр, аларны сакламасаң, алар юкка бөтенләй чыгачак. (Гепард, казарка, жук-олень).
  5. Соры битләрдә-аз өйрәнелгән төрләр,алар кешегә бик күренеп яшәмиләр. (Тау горилласы).
  6. Кара биттәге җәнлекләрне инде без җир йөзендә бүтән күрә алмыйбыз, аларны кешеләр юкка чыгарган. Без аларның рәсемнәрен генә карыйбыз.  Китапта без бу сакларга кирәкле җәнлек, үсемлек, бөҗәкләрнең рәсемен генә түгел, алар турында мәгълүмат та алабыз. Кызыл китап аларны өйрәнергә куша, аларны сакларга кирәк дип кешеләрне кисәтә һәм аларны саклау юлларын өйрәтә.

Җәнлек, бөҗәкләрне саклау өчен без нәрсә эшли алабыз,  урманга, су буена баргач?

Әйдәгез,   уйный-уйный искә төшерик әле.

Түгәрәктә туп белән уен ”Урманда йөрү кагыйдәләре”

Тәрбияче. Балалар, ни өчен җир йөзендәге Кызыл китапка кергән җәнлек-үсемлекләр азайган?

  • Кеше табигатьне пычрата.
  • Янгыннар чыга.
  • Җәнлекләрне рөхсәтсез аулыйлар.
  • Нефть түгелә (аварияләр була, нефть, мазут җиргә ага) ә җәнлек-кошлар пычраналар һәм тиреләре пычрангач, үләләр.

Нефтьче (керә). Үтеп барганда сезнең нефть турында сөйләгәнегезне ишеттем . Ләкин сез  дөрес сөйләмисез, без нефть чыгарабыз, аңардан бик күп әйберләр: бензин ясыйлар, уенчыклар эшлиләр, аның файдасы бик күп.

Тәрбияче. Ә нефть түгелгән җирдә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр, бөҗәкләр һәлак була. Ышанмыйсызмы?

Нефтьче. Юк...

Тәрбияче. Әйдәгез  тәҗрибә үткәрәбез. Нефтьче иптәш,  сез дә карап торыгыз.

Җәнлек тиресе алына. (Мехы). Бер кисәген суга тыгып алабыз һәм читкә алып куябыз., ә икенче өлешен кисточка ярдәмендә көнбагыш мае белән майлыйбыз (нефть урынына, чөнки нефть  тә майлы). Нәрсә булды?

Нәтиҗә: Сулы мех бераздан кибә, ә майлы мех чистардымы? Юк.

Нефтьче. Гафу итегез, мине зинһар, мин үземнең хаклы булмавымны аңладым инде. Без табигатьне пычратмаска сүз бирәбез. Сау булыгыз.

(Хәрәкәтле  уен).

Тәрбияче  шигырь укый, дөрес булса-кул чабалар, кагыйдә бозылса-тыпырдыйлар).

Чикерткәне тоттым да

Банкага ябып куйдым.

Ничек сайрыйсың диеп

Карап утырыйм дидем.

Ипи салдым капчыкка,

Киттем елга буена.

Үрдәкләрне яратам,

Аларны мин ашатам.

Урманга барып,

Мин керпе таптым.

Кәрҗингә салып,

Өйгә алып кайттым.

Урманда балалар

Учаклар ягалар.

Сүндерми учакны

Авылга чабалар.

Сыерчык дустым килер дип ,

Оя ясап куйдым мин.

Сайрассын әле кинәнеп,

Мин дә торыйм сөенеп.

Энҗе чәчәчк җир тулы,

Җыйдык кәрҗин тутырып.

Әни сөенеп, рәхмәт әйтер,

Шаккатыр безне күреп.

Тәрбияче. Кызыл китап  сезгә ошадымы? Ни өчен?  ( Балалар үзләренә ошаган төр турында рәсемгә карап сөйли.)

Тәрбияче. Кызыл китап һәр төбәкнең үзенеке дә була. Мәсәлән, Татарстан Республикасы, Ютазы районыкы.  Ә менә  үткән елларда сезнең иптәшләрегездә Кызыл китапчык ясадылар. Сезнең дә шундый китап ясыйсыгыз киләме?

Ә Кызыл китаптан сезгә нинди үсемлекләр ошады? Яз көне иң беренче чыгучы чәчәк ничек атала ? (Умырзая) Әйдәгез, Кызыл китапның беренче битенә умырзая ясыйбыз.

Рәсем ясау. Физминутка.

Тәрбияче: Балалар, өйдә калган битләргә Кызыл китапка кергән үсемлек, кош, җәнлекләрне әти-әниләр белән ясап килерсез. Кызыл китап исегездә калсын өчен үземнең бер шигыремне укып китәм.

Шигырь. “Кызыл китап”.

Бугенге шөгыль сезгә ошадымы? Нәрсә бигрәк тә ошады?

Миңа да сезнең җаваплар бик ошады. Киләчәктә сез табигатьне саклаучылар булырсыз дип ышанып калам һәм сезгә бүген йолдызчыклар бүләк итәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Шүрәле кызы.

Шүрәле кызы Шүрәлинә белән булган маҗаралар....

Конспект кызыл китап белән танышу

знакомство с красной книгой...

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...