Шүрәле кызы.
план-конспект занятия (окружающий мир, средняя,старшая,подготовительная группа) по теме

Шүрәле кызы Шүрәлинә белән булган маҗаралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shurle_kyzy.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Шүрәле кызы – Шүрәлинә

белән булган маҗаралар.

Экологик тәрбия.

Башкарды: Хуҗина Л.Т.

Шүрәле кызы чыга, карап йөри.

Ш.к.: Эх, Тукай абзый шушы урман буенда йөреп күпме илһам алган бит. Туган авылы да матур булып күренгәндер ул чакта. Ничек әле ул җыр:

(Җырлый)   Тау башына салынгандыр безнең авыл

                Бер чишмә бар, якын безнеең авылга ул

                ....

                ....

Су анасы чыгып сокланып карап тора. Шүрәле кызы аны күреп куркып кала.

Ш.к.: Аб-бау, кем син, нинди өрәк син?

С.а.: Су анасы бит мин, танымыйсың да. Ә син теге вакытта монда яши алмыйм, тыным кысыла, дип, әллә кайсы як урманнарга киткән Шүрәбикә әбинең кызы Шүрәлинә туташ мәллә? Нишләп йөрисең монда?

Ш.к.: Без хәзер яшәгән урман бик чиста саф һавалы булса да, сагынып кайттым әле менә туган якны. Тик танырлык җир генә калмаган икән монда. Суларга да рәхәт түгел хәтта. Ә син соң, син үзең ничек түзәсең бу шапшаклыкка. Кара инде ул кыяфәтеңә, чәчеңә, картаеп беткәнсең бит. Тәңкәбикә әби дип кенә була сиңа хәзер. Без картаерга тиеш түгел әле. Без картайсак Тукаебыз да онытылыр, без яшәгән әкиятләрне дә укымаслар.

С.а.: Әй, Шүрәлинә! Юк ул хәзер безне Тукаебыз күк яратучылар. Син чәч дисең. Минем чәч тарамаганыма 10 еллап бардыр инде. Бервакыт бәйрәм итәргә килгәч бер нәни кыз алып китте тарагымны. Артыннан барган идем, ата-аналары мине писталит терәп кудылар. Киттем. Яшисе килә бит. Ә тегеләр кызларын “маладис, кызым, нинди байлык тапкансың” дип мактап, аркасын сөеп калдылар. Нинди орышып тору ди ул, әкияттәге ана кебек. Син нәрсә, аяк очында биеп кенә йөри анасы, кызым, арымадыңмы?, кызым, тамагың ачмадымы, кызым, җиләк өзеп каптырыйммы, дип. Уф, кыланмышлары.

Ш.к.: Ай-яй, кешеләре үк икенче икән хәзер. Ул балалары бозылып, юлдан язмаслармы инде? (Шүрәле чүп-чар тутырылган капчыгын кузгатып куя да) Карале бер генә, Тәңкәбикә әби! Бигрәк матур кәгазьләре, шешәләре, ә ташлап калдырганнар. Нәрсә икән бу? (Сок савытын тота).

С.а.: Монысы эсседә сусаганны басу өчен була. Монысына канны кыздыра торганны тутыралар. Эчтеңме – биисе килә, сикерәсе килә (пиво савыты). Монысында торттыр ише әйберләр (кечкенә торт савыты).

Ш.к.: Чү, кемдер килә (качмакчы була, кача).

С.а.:  Качма. Бу - көтүче. Аның сыерлары да бар. Һай кара эчле дә кеше инде үзе. Көне буе табигать кочагында, ә үзе ниләр генә ташлап калдырмый. Минем суда яшәрлегемне дә калдырмады инде. Килә дә суга төкеренә, теләсә ни ыргыта. Җитмәсә кичә пес итеп тә китте.

Ш.к.: Ах, син аны, нинди әшәке кеше. Моңа түзеп торырга ярамый, Тәңкәбикә әби ни дә булса эшләргә кирәк.

С.а.: Миннән булмый инде, бер хәлем дә юк.

        Сызгырына-сызгырына көтүче килеп утырып ашый башлый. Кәгазьне ыргыта, консерв банкасын баш аркылы күлгә ыргытырга дип маташканда шүрәле кызы аның кулын тотып ала.

К.:    Кем бар монда? Җибәр әле!

Ш.к.:  Мин – Шүрәле!

К.:   Әй, юкны сөйләмәле. Тукай түгел мин сиңа, Былтыр да түгел. Көтүче мин. Минем бер кешегә дә тигәнем юк.

С.а.: (Көтүче каршына чыгып баса) Исеңә төшер әле, кичә ниләр кылындың минем күл буенда?

К.:  Ә син кем, җен карчыгы? Нишләттем әле күлеңне? Подумаешь пес иткән!

С.а.: Алай булса без сине шул суда коендырабыз.

К.:  Юк-юк, ул пычрак суыңда үәзең коен. Чүпләрен муеныңа тәтәй итеп ас та.

С.а.: Син көлмә, без болай да, тончыга-тончыга булса да шул күлдә яшибез.

К.:  (ирония белән) Ярый, бер юлга гафу итәрсез. (Кинәт Шүрәлинәне күреп ала, аңа күзе төшә). Ах, матурлык. Мондый гүзәллекне күргәнем юк иде. Чү, сихерләделәрме әллә мине, (үзен тоткалап карый) юк та шикелле.

        Ах, Шүрәле кызы, син минем башымны әйләндердең. Китмә беркая да, карап кына торыйм үзеңә.

Ш.к.:  Ә минем синең ише табигатьне яратмаучыларны күрәсем дә килми. Мин тик бер генә көнгә кайттым туган урманыма. Сагынып кына, артыгын тора алмыйм, тыным кысыла, елыйсым килә башлый.

К.:     Юк, юк, Шүрәле кызы.

Ш.к.:  Шүрәлинә мин.

К.:   Мин (як-ягына карана), мин тиз генә җыештырырмын бу урманны. Син күз ачып йомганчы чистартырмын, тик китмә генә (тиз-тиз җыештырып чүпләрне бер урынга өеп куя).

Ш.к.: Нишләтәбез инде бу чүпне.

С.а.:  Ягалар инде аны ягалар, бөтен дөньяны сасыталар.

Ш.к.: (куркынып) Юк, юк. Сулый торган һавабызны пычратмыйк.

К.:   Юк, якмыйбыз. Туктагыз әле, менә монысыннан бик матур уенчыклар ясап була түгелме? Менә бит (пиво савыты).

Ш.к.: Ах, нинди матурлык.

К.:   Менә чәчәкләр сиңа, Шүрәлинәм (сок шешәсеннән ваза белән чәчәкләр). Тагы парниклар, вак-төяк тутырырга (шатланып, дәртләнеп полиэтилен пакетлар үрә). Монысы Тәңкәбикә әби сиңа, судан чыккач, аяк киптерү өчен басып торырга нәни йомшак палас. (Аптырап, шатланып) Минме соң бу? Гомер башка килмәгән фикерләр килә монда.

(Кош сайраган тавышлар).

С.а.:  Мәхәббәт ни генә эшләтми. Бөтен дөньясын матур итеп күрә башлады түгелме бу көтүче.

Ш.к.: Яңгыр ява. Нинди яңгыр бу? Аб-бау, үтерә, әчеттерә.

К.:   Кислоталы яңгыр инде бу, Шүрәлинәм, хәзер, борчылма, менә бу матур пакетлардан плащ тегеп бирәм... Менә булды да. Чүп булып ятмаслар ичмаса.

Ш.к.: Рәхмәт сиңа көтүче. Син миңа ошый башладың әле. Йөрәгең таш түгел икән. Яшиселәрем килеп китте. Тик монда яшәп калу безнең өчен бик куркыныч.

К.:   Китмә инде, Шүрәлинә. Шундый рәхәт бит дөньясы (тезләнеп) кешеләр, сезгә дәшәм, зинһар чүпләмик табигатьне, чистартыйк тирә-якны. Җимермик сихри, әкияти гүзәллекне. Китмә, Шүрәлинәм, мин сине саклармын.

Ш.к.: Без бергә, көтүчем! (Вальс бииләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Конспект кызыл китап белән танышу

знакомство с красной книгой...

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...