Урманга сәяхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Халимова Рузалия Рифкатовна

 

Балаларга гади хезмәт күнекмәләре бирү максатында үткәрелде.

Программа эчтәлеге:

-         кайгыртучанлык, башкаларга яхшылык эшләү теләге уяту , гади хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылыш тәрбияләү;

-          кул, бармак хәрәкәтен үстерү;

-         табигать белән кызыксынучанлык тәрбияләү, кыргый җәнлекләрне танып, исемнәрен, аларга хас сыйфатларны әйтергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urmanga_syaht.docx14.02 КБ

Предварительный просмотр:

Программа эчтәлеге:

  1. кайгыртучанлык, башкаларга яхшылык эшләү теләге уяту , гади хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылыш тәрбияләү;
  2.  кул, бармак хәрәкәтен үстерү;
  3. табигать белән кызыксынучанлык тәрбияләү, кыргый җәнлекләрне танып, исемнәрен, аларга хас сыйфатларны әйтергә өйрәтү.

Җиһазлау: урман картинасы, слайдлар “Бу нәрсә? Нинди?”, “сукмак”- клеенка, агачлар, чәчәкләр, керпе уенчыгы, кер кыстыргычлары, тиен маскасы, гөмбәләр, нарат күркәләре, кәрҗиннәр.

Барышы: Балалар, килегез әле мин сезгә бер матур рәсем күрсәтәм.

  1. Бу нәрсә? (урман)
  2. Урман нәрсә соң ул, анда нәрсәләр үсә, карыйк әле (агачлар, үләннәр, чәчәкләр, җиләкләр, гөмбәләр).
  3. Ә урманда нәрсәләр яши? (кыргый җәнлекләр).
  4. Нинди кыргый җәнлекләр бар микән? Әйдәгез бер уен уйнап алыйк .

Дидактик уен “Бу нәрсә?”

“Бу нинди?”  Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез исемнәрен әйтерсез.

  1. Слайдлар “Кыргый җәнлекләр” – бүре, төлке, аю, тиен, керпе, куян. (Балалар исемнәрен әйтәләр). Алар нинди? (Бүре – усал,  төлке – хәйләкәр, аю – зур, тиен – матур, керпе – кечкенә, энәле, куян – йомшак, озын колаклы). Нәрсә яраталар?
  2. Булдырдыгыз, бик дөрес әйттегез. Балалар, ә сезнең җәйге урманга барасыгыз киләме соң? (...)
  3. Физминутка “ Урманга бару” (җыр)

           Кулларны – кулга тотышып,

           Без урманга барабыз.

           Урманда яшел аланда

           Җырлар җырлап алабыз.

  1. Әйдәгез, минем арттан (сукмактан бару). Менә урманга  килеп җиттек.
  2. Карагыз әле , балалар, монда нинди матур! (Агач төбендә керпе күрә,

     балалар  нәрсә бу? (керпе).

- Керпе бик күңелсез, нәрсә булды микән? – Ул энәләрен югалткан икән. Балалар керпегә энәләрен куеп бирәбезме? (Кер кыстыргычлары белән энәләр кую). Менә, балалар керпе бик сөенде, ул сезгә рәхмәт әйтә.

    Сюрприз. Тиен килеп чыга.(Бер бала тиен булып киенгән)

- Балалар, кем бу?  (Тиен)

Җирән койрык тиен булам

Мине таныйсызмы, дуслар !?

Җәйләр инде үтеп бара,

Алда тора сары көзләр.

Кыш көнендә ашарга дип

Чикләвек тә җыя алмадым,

Гөмбәләр дә җыеп бераз

Киптереп тә куя алмадым.

- Балалар, тиенгә гөмбәләр, нарат күркәләре җыешабызмы? Әйдәгез әле! (балалар җыялар).

- Рәхмәт сезгә, балалар, бик ярдәмчел, эшчән икән үзегез.Һәрвакыт шулай хезмәтне яратыгыз!

- Менә балалар, без урманга юкка гына  килмәгәнбез.Тиенгә, керпегә булыштык. Алар бик шатландылар. Үзебезгә дә бик рәхәт булды, әйеме?  Безнең шөгылебез тәмам, апалар белән саубуллашыйк та, сез  тиен белән бергәләп уйнап - биеп, күңел ачыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...