УРМАНГА СӘЯХӘТ.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

 

1)Кыргый хайваннар белән таныштыру.Рәсемнәр карау.

               2)Аларның исемнәрен әйтә белү.

               3)Уен «Ак куян».

               4)»Нәрсә?»,»Нинди?» сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү.

               5)Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

               6)Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shogyl_baryshy.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

                 

ТЕМА.УРМАНГА СӘЯХӘТ.

Максат:1)Кыргый хайваннар белән таныштыру.Рәсемнәр карау.

               2)Аларның исемнәрен әйтә белү.

               3)Уен «Ак куян».

               4)»Нәрсә?»,»Нинди?» сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү.

               5)Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

               6)Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Лексик доза:аю,куян,бүре,хәйләкәр,усал,кызыл,сары,зәңгәр,гөмбә,чәчәк,керпе.

Методик алым:Ситуация:1.Урманга бару.

                                                 2.Х/у «Ак куян».

Күрсәтмәлелек:урман күренеше,маскалар,уенчыклар.

Шөгыль барышы.

- Балалар,без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз.Анда   бик күп җәнлекләр белән танышырбыз,җиләк-җимешләрнеаерырга өйрәнербез.Әйдәгез матур итеп тезелеп бастык,урманга сәяхәткә киттек.(музыка агышында балалар белән тезелешеп барабыз).Әдәби сүз:  

        Бергәләшеп,җыйналып,

        Без барабыз урманга

        «Хәерле юл»теләп безгә

        Күктә кояш елмая

        Канатларын җелпи-җелпи,

        Күбәләкләр очалар

        Ал,кызыл,сары,зәңгәр-

        Нинди матурлар алар.

- Менә килеп тә җиттек.Карагыз әле нәрсә генә юк бу урманда.Урман матурмы балалар?

- Урман матур.

-Әйдәгез карап китик әле,нәрсәләр үсә икән монда.Бу нәрсә?

- Бу гөмбә.

- Бу нәрсә?

- Бу чәчәк.

- Чәчәк матурмы?

- Бу чәчәк матур.

- Карагыз әле,нинди чәчәкләр үсә урманда.

- Бу чәчәк нинди төстә?Алсу әйт әле.

- Чәчәк кызыл төстә.

- Бу чәчәк нинди төстә Карина?

- Чәчәк зәңгәр төстә.

- Ә бу чәчәк нинди төстә Камилә?

- Чәчәк сары төстә.

- Ә яфраклары нинди төстә?

- Яшел төстә.

- Бик дөрес әйттегез балалар,әфәрин!

- Карагыз әле балалар,агач төбендә нәрсә качып тора?

- Бу керпе.

- Бик дөрес,керпе дә бар икән монда балалар.

- Балалар әйтегез әле урманда нәрсәләр яши?

- Төлке,куян,бүре,аю.

- Бик дөрес.Әнә алар күренәләр дә бугай.

- Бу бүре.

- Бүре нинди ул?

- Бүре усал.

- Бүренең нәрсәләре бар.

- Колагы,тәпие,койрыгы.

- Әйе,әфәрин!Бүре нәрсә ярата Булат?

- Бүре ит ярата.

- Бу нәрсә.

- Бу төлке.

- Төлке нинди?

- Ул хәйләкәр,матур.

- Аның койрыгы нинди?

- Койрыгы озын, йомшак.

- Төлкенең нәрсәләре бар?(хәрбер баладан сорап чыгам).

- Әфәрин,балалар.

- Балалар, кем сикереп килә безнең янга?

- Куян сикерә.

- Балалар куян нинди ул?

- Ул куркак.

- Колаклары нинди аның.

-Колаклары озын.

-Әйе.Ә нинди төстә куян?

- Ак төстә.

- Балалар куянның безнең белән уйнап аласы килә ди?Уйныйбызмы куян белән.

- Әйе,уйныйбыз.

                                 Х/у «Ак куян»

              Ап-ак куян утыра,

              Колагын селкеп тора

              Менә шулай,менә шулай

              Колагын селкеп тора.

                 Куян тик торса туңа,

                 Сикергәли ул шуңа

                 Менә шулай,менә шулай

                 Сикергәли ул шуңа.

              Куянны кем куркытты

              Куян сикереп качты

              Ой качты,качты,качты

              Куян сикереп качты

- Булдырдыгыз балалар,сезгә ошадымы.

- Әйе ошады.

- Балалар, карагыз әле куян сезгә кәрзин белән күчтәнәчләр алып килгән.Кәрзин             эчендә ниләр бар икән карыйк әле.

- Бу нәрсә Ислам?

- Бу кыяр.

-Кыяр нинди төстә?

- Яшел төстә.

- Кыяр тагын нинди Инсаф?

- Кыяр озын.

- Бу нәрсә Камилә?

- Бу кишер.

- Әйе.Кишер нинди төстә?

- Сары төстә.

- Кишер тәмлеме балалар?

-Әйе тәмле.

- Балалар ә бу нәрсә?

- Бу суган.

- Суган нинди эче.

- Нинди төстә?

- Сары төстә.

- Ә бу нәрсә Адель?

- Бу помидор.

- Помидор нинди төстә?

- Кызыл төстә.

- Тагын нинди?

- Ул түгәрәк.

- Әйе,бик дөрес.Ә бу нәрсә?

- Бу кәбестә.

- Кәбестә нинди төстә?

- Яшел төстә.

- Бик дөрес балалар.Әфәрин!

- Балалар,әйдәгез без аларны кәрзингә тутырып куябыз.(кэрзингә тутыргач)

- Балалар болар яшелчәләр.Куянга нәрсә бирәбез?

- Кәбестә,чөнки ул:Куян кәбестә ярата

                                Балалар аны ашата

                                Кишергә дә ул бик шат

                                Бир аңа кишер Ильшат!  

-Балалар, без сезнең белән бүген кайда булдык әле?

- Урманда булдык

- Сезгә ошадымы урманда?

- Әйе,ошады.

- Без бүген нәрсәләр күрдек урманда?

- Аюны,бүрене, төлкене күрдек.

- Әйе,алар белән уйнадык.Куянга да булыштык.Безгә кайтырга да вакыт җитте.Әйдәгез алар белән саубуллашыйк.

- Саубулыгыз!

                                        Тема: Яшелчәчәләр.  

 Максат:1.Балаларны яшелчәләрнең исемнәре белән таныштыру.

               2.Яшелчәләрне формасы белән чагыштырып карарга                               өйрәтү,төсләрне ныгыту.  

               3.Балаларда бергә уйнау теләге уяту,иптәшләренә карата                          җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.  

Лексик доза:кишер,озынча,түгәрәк,тәмле,сары,күп,җыябыз,шалкан.

Методик алымнар:Ситуация: «Куян килә,кулында кәрзин»

Күрсәтмәлелек:яшелчәләр тутырылга кәрзин,куян.  

Шөгель барышы.

 

- Балалар,әйдәгез әле матур итеп утырыйк.

-Балалар ишетәсезме кемдер безгә ишек шакый.Кем икән анда ,безгә кунакка килгән?

-Балалар бу нәрсә?

- Бу куян.

- Әйе, бу куян .Ул безгә кунакка килгән.

- Балалар куянның кулында нәрсә?

- Кәрзин

- Әйдәгез карыйк әле,кәрзин эчендә нәрсәләр бар икән?

- Бу нәрсә?

- Бу кишер

- Кишер нинди?

- Тәмле

- Катымы,йомшакмы?

-Каты

- Озынмы,кыскамы?

- Озын

- Нинди төстә?

- Сары төстә

- Әйе,бик дөрес.

- Ә бу нәрсә?

- Бу суган

- Суган нинди?

- Түгәрәк.

-Суган тәмлеме,әллә ачымы?

- Суган ачы

- Суган нинди төстә?

- Сары төстә

-Әфәрин балалар

- Бу нәрсә?

- Бәрәңге

- Бәрәңге катымы әллә йомшакмй?

- Каты

- Бәрәңге нинди?

- Түгәрәк

- Балалар бу нәрсә?

- Бу кәбестә

- Кәбестә ниниди төстә?

- Кәбестә яшел төстә

- Бу нәрсә?

- Помидор

- Айсылу кил әле памидорны тотып кара,ул нинди?

- Помидор йомшак

- Әйе бик дөрес

- Бу нәрсә?

- Бу шалкан

- Дөрес,бик дөрес әйттегез.

- Шалкан нинди төстә?

- Яшел төстә

- Әфәрин балалар.

- Балалар куянның безнең белән уйныйсы килә ди,әйдәгез куян белән уйнап алабыз.

 

                                       

Уен «Ак куян»

       

Ап-ак куян утыра

Колагын селкеп тора

Менә шулай,менә шулай

Колагын селкеп тора.

   Куян тик торса туңа

   Сикергәли ул шуңа

   Менә шулай,менә шулай

   Сикергәли ул шуңа

Кем куянны куркытты,

Куян сикереп качты

Ой качты ,качты,качты

Куян сикереп качты  

- Әфәрин балалар!Булдырдыгыз,куян да сезгә рәхмәт ди.

- Ә хәзер әйдәгез әле куянга яшелчәләрне җыярга булышыйк.Булышабызмы?

- Әйе.

- Эмил кил әле кәрзингә кишерне сал

- кишер нинди төстә?

- Сары төстә

-Азалия кил әле,кәрзингә суганны сал

- суган нинди төстә?

- Сары төстә

(һәрбер баладан сорап яшелчәләрне тутырабыз)

- Менә кәрзинне тутырдык.Бу кәрзин белән яшелчәләрне куян безгә бирә.Әйдәгез бергәләп куянга рәхмәт әйтәбез.

- Рәхмәт сиңа куян.

- Балалар куянга китәргә вакыт җитте.Әйдәгез куян белән саубуллашабыз.

- Саубул куян,безгә кунакка тагын кил.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...