ДӘРЕС ПЛАНЫ
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

БУ ДӘРЕС ПЛАНЫ УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕНДӘ ЭШЛӘГӘН ТӘРБИЯЧЕЛӘРГӘ ЗУР ӘРДӘМЛЕК БУЛЫР ДИП ЫШАНАМ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx738.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “ Суның  тере табигатьтта  әһәмияте”

Максат:

  1. Танып белү:
  • Суның  тере табигать тормышында әһәмияте, бер генә тере җанда судан башка яши алмавы  турында күзаллауларны киңәйтү;
  • Суга карата сак караш тәрбияләү;
  • Балаларга  су – яшәү чыганагы дигән төшенчәне иңдерү;
  1. Социализация:
  • Сәнгатьле сөйләү, аралашу күнекмәләрен үстерү.
  1. Тәрбияви максат:
  • Балаларга эстетик тәрбия бирү.

Сүзлек эше: кайнаган су, су тамчылары, сучыгаргыч торбалар,яшәү чыганагы.

 Материаллар: су тере җан иясен әһәмиятне чагылдырган рәсемнәр, магнитофон язмасы, презентация, эксперемент  үткәрү өчен ике төрле су : чиста һәм чиста булмаган, аквариум белән уенчык алтын балык.

Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче  : Исшнмесез балалар!

Бала: исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, игътибар белән карагыз әле, бенең төркемдә күпме рәсемнәр эленгән! Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Бала: су турында!

Тәрбияче: әйе бик дөрес! Без сезнең белән бүген су, аның әһәмияте турында сөйләшербез! Әйдәгез әле мольберт янына якынрак килегез әле! Монда безнең күпме рәсемнәр эленгән, кем сөйләп китәргә тели, безгә су нигә кирәк икән?

Бала: кешеләргә! Битләрен, кулларын, тәннәрен юсыннар өчен, шулай ук эчәр өчен дә су бик кирәк!

Тәрбияче: әйе, бик дөрес! Тагын кем сөйләп китәргә тели?

Бала: хайваннарга да су бик кирәк! Алар судан башка яши алмыйлар!

Тәрбияче: бик дөрес! Кем дәвам итәргә тели?

Бала: үсемлекләргә, чәчәкләргә, агачларпга су шулай ук бик кирәк! Аларга су матур, зур булып үссеннәр өчен кирәк!

Тәрбияче: молодцы!

Бала: өйләр җыештырырга, тузаннар сөртергә, уенчыкларны юар өчендә су бик кирәк!

Тәрбияче: әйе, дөрес! Тагын ниләр әйтә аласыз?

Бала: аквариумдагы балыкларга! Алар судан башка яши алмыйлар!

Тәрбияче: дәрес! Әйе , без судан башка яши алмыйбыз! Әйдәгез хәзер экран янына якынрак утырыгыз, без хәзер сезнең белән тагында ныграк, тирәнрәк су, аның әһәмияте турында сөйләшеп китәрбез!

( компьютердан презентация карал, шул вакытта тәрбияче сөйләме)

1 слайд: Кеше тормышында су бик зур әһәмият уйный! Әгәр юынмасак без авыртыр идек! Без судан башка яши алмыйбыз. Судан башка кеше бары өч кенә көн тора ала!

2 слаөд. Үсемлекләргә, чәәчкләргә су бик кирәк! Алар өчен дә су яшәү чыганагы булып тора! Су сипмәсәк алар шиңәрләр иде, матур булып үсмәссләр иде!

3 слайд.өйләрне җыештыру өчен дә су кирәк! Тузаннарны сөртер өчен, идәннәр юар өчен, уенчыкларны юар өчен безгә су кирәк!

4 слайд.Хайваннар- тормышы  өчен су бик кирәк! Алар өчен су шулай ук яшәү чыганагы булып тора. Алар , судан башка яши алмый!

5 слайд. Балалар безнең шәһәребездә бик күп завод фабрикалар бар! Алардан күп итеп чиста булмаган сулар ага! Бу сулар безнең тормышыбыз өчен биу зыянлы! Алардан күп кенә микроблар, кортлар яши. Мондый сулар безнең сәламәтлегебез өчен бик зыянлы! Кеше тормышына гына түгел-хайваннар, үсемлекләргә дә зыян китерәләр!

Тәрбияче: балалар, шуңа күрә без суларны сакларга, суның кадерен белергә тиешбез! БАЛАЛАР ,ә сез ничек уйлыйсыз су- нәрсәләрдән тора соң ул?

Бала: судан,

Тәрбияче: беләсегез киләме? Әйдәгез менә бу өстәл янына якынрак килегез әле, мин сезгә хәзер күрсәтәм!

( су сиптергечтән су сиптереп күрсәтү)

Тәрбияче: карагыз әле, күрәсезме? Бу- су тамчылары дип атала!

Ә хәзер менә бу ике савыттагы суларга игътибар итегез! Чагыштырыгыз әле нинди сулар бу?

 Бала: берсендә чиста су, икенчесендә чиста булмаган!

Тшрбияче: дөрес! Балалар, сез ничек уйлыйсыз безнең өчен кайсы су файдалы, ө кайсы су файдасыз?

Бала: чиста су безнең тормышыбыз өчен зыянлы түгел, ә чиста булмаган суны кулланырга ярамый! Эчләр авырта, гөлләр, хайваннар үләләр!

Тәрбиче: бик дөрес. Молодцы! Әйдәгез хәзер  без сезнең белән бер эксперемен үткәреп карыйбыз, шушы суда никадәр микроплар бар икәнең белеп үтикәле!

( эксперемен үткәрү ике савыттагы суларны салфетка аша үткәрү һәм чагыштыру)

Тәрбияче: менә балаар, күрдегезме күпме микроплар бу салфеткада!?

Шуның өчен балалар без суларны сакларга, юынгач краннарны ябып куярга тиешбез! Әйдәгез хәзер без сезнең белән битләргә су белән массаж ясап алыйк.

( массаж ясау)

( сүзлзргз туры китереп хәрәкәтләр ясау)

Су белән битләрне югач

Күзләр матурая

Битләр кызара

Иреннәр елмая

Тәрбияче: миңа эле генә бер хәбәр килде. Безгә кунакка алтын балык килгән, ләкин ул үзе генә, аңа бик күңелсез икән, ул безгә ярдәм итәргә сорый! Әйдәгез балалар ярдәм итик!

Бала: әйдәгез!

Тәрбияче: хәзер өстәл артына утырыйк! Сезнең алдыгызда балыклар, алар буялмаган. Ләкин буялганчы балыкларга игътибар итик әле, нинди фигураларны күрергә мөмкин монда?

Балалар җавабы: өчпочмак, овал.

Тәрбияче: дәрес, ә бу фигралар ничек дип атала?

Бала: геометрик фигуралар.

Тәрбияче: хәзер без сезнең белән бармакларга күнегүләр ясап алыйк, безнең бармакларыбыз тагы да матурырак ясасыннари өчен!

(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясау)

Яңгыр ява, ява, ява

Яңгыр яума,яума, яума

Җирне югешләмә?

Безнең уйныйсы килә

( талгын музыка астында рәсемнәрне буйлар)

Тәрбияче: булдырдыгыз! Балалар сез арыгансыздыр әйдәгез,Ю әле сезнең белән физкультминутка ясап алыйк.

(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясау)

Су буенда бакалар

Бик иртә уяналар

Бата-калка, бата- калка

Битләрендә юалар

Анннары тезелешеп

Физарядка ясыйлар

Алгада иеләләр

Арткада иеләләр

Уңгада иеләләр

Сулгада иеләләр

Кулларын чуп-чуп итеп

Аякларын туп-туп итеп

Әкрен генә суга да чумалар

Тәрбияче: балалар мин сезгә хәзер су тамылары өләшәм, ә сеә аларны учларыгызга салып саклагыз! Һәм истә калдырыгыз без суларны сакларга тиешбез!

Бала: су яшәү чыганагы! Су тере табигать өчен бик кирәк

Тәрбияче: дөрес! Ниләр турында сөйләштек без сезнең белән?

Бала: су, аның әһәмияте турында!

Тәрбияче: ә хәзер без сезнең белән саубуллашабыз!

Бала: саубулыгыз.

19 нчы мәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденясе Яңа Савин районы мәгариф бүлеге

Ачык дәрес планы

Тема: суның тере табигать өчен әһәмияте

Төзеде:

Назмиева Г.В.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Интегрированный план НОД по Экологии на квартал подготовительная группа, план составлен согласно новым стандартам

Данный  интегрированный план составлени по программе "От Рождения до школы"...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...