Юындырда кунакта.
план-конспект занятия (окружающий мир, младшая группа) по теме

Конспект занятия для детского сада

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yuyndyrda_kunakta.docx19.16 КБ

Предварительный просмотр:

 “Юындырда кунакта”.

(Шәхси гигиенага кагылышлы режим моменты).

   Максат: Балаларга шәхси гигиена дигән төшенчәне аңлату, дөрес итеп теш  чистартырга өйрәтү. Сабыйларны кече яшьтән чисталыкка , пөхтәлеккә күнектерү, пычраклыкка, шапшаклыкка тискәре караш тәрбияләү.Үз – үзенне чиста йөртергә омтылыш тудыру.

    Яңа сүзләр өстендә эш: теш щёткасы, теш пастасы, теш чистартам.Таныш сүзтезмәләр кулланып диалогик сөйләмне үстерү өстендә эшләү.

    Җиһазлау: Азат исемле шапшак курчак, сабын, тарак, көзге, теш щёткасы, теш пастасы, кайчы, кулъяулык, сөлгеләр, авыз чайкау өчен ватылмый торган стаканнар.

    Режим моментының барышы: (Балалар төркем бүлмәсенә керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр).

     Тәрбияче: Балалар, бүген эшкә килгәндә миңа бер малай очрады. Күрсәгез иде аның пычраклыгын, шапшылыгын, ямьсезлеген. Сезгэ ул малай очрамадымы? (Балалар җавабы). Балалар, әйдәгез тикшереп карыйк эле, безнең арада да андый шапшак балалар юк микән?

Сүзле хәрәкәтеле уен:

  • Кулларыгыз чистамы?
  • Кулларыбыз бик чиста. (Кулларын күрсәтәләр).
  • Битләрегез чистамы?
  • Битләребез бик чиста. (Битләрен күрсәтәләр).
  • Колакларыгыз чистамы?
  • Колакларыбыз бик чиста. (Колакларын күрсәтәләр).
  • Тешләрегез чистамы?
  • Колакларыбыз бик чиста (Тешләрен күрсәтәләр)
  • Киемнәрегез чистамы?
  • Киемнәребез бик чиста (Киемнәрен күрсәтәләр).
  • Менә сез нинди чиста-пөхтә балалар икәнсез. Мин сезнең өчен бик шат.
  • (Шул вакыт ишек шакыйлар. Шапшак малай керә).
  • Исәнмесез, балалар! Сезгә кунакка мөмкинме? Минем сезнең белән дуслашасым, үземә яңа дуслар табасым килә. Ләкин минем белән  берәү дә дуслашырга теләми. Әйдәгез, танышыйк. Бергәләп күңелле итеп уйныйк әле. Мин Азат исемле.

   Тәрбияче: Ай-һай, Азат! Безнең балаларыбыз синең белән дуслашырга теләрләр микән? Минем нәни дусларым чисталыкны, пөхтәлекне генә яраталар, ә шапшакларны, пычраклыкны бер дә сөймиләр. Балалар, Азат белән дуслашырга телисезме?

   Балалар: Юк.

    Тәрбияче: Нигә?

    Балалар: Чөнки ул әнисенең сүзләрен тыңламаган, юынмаган.

    Тәрбияче: Балалар, Азат нинди генә булса да, безнең кунагыбыз бит. Үпкәләтмик инде аны. Әйдәгез, Азатны үзебез кебек чиста булырга өйрәтик. Бәлки әле берегез чисталык турында шигырь дә сөйләп күрсәтер . (Теләге булган бала Әхмәт Ерикәйнең “ Чисталык сөябез дигән шигырен яттан сөйли. 2 бала 2 шәр куплетны сөйләргә дә мөмкиннәр).

                                                 Чисталык сөябез.

                Иртә белән торабыз,

                                                 Битебезне юабыз.

   Сабын белән юынгач,

      Бигрәк матур булабыз.

   Муеныбызны юабыз,

      Тешләрне чистартабыз.

         Пөхтәлекне, чисталыкны

                                                  Һәрвакыт яратабыз.

          Аш алдыннын һәрвакыт

                                                  Кулыбызны юабыз.

       Ап-ак итеп кулны юып

                                                  Ашарга утырабыз.

  Аякларны кичләрен

  Сабын белән юабыз

    Юынырга яратабыз,-

       Без бик чиста торабыз.

   Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Бик матур итеп сөйләдегез. Азатка да бу шигырь ошагандыр дип уйлыйм.

Дусларым, ләкин матур булу өчен бит-кулларыбызны юу гына әз әле. Без тешләребезнең чисталыгы турында да кайгыртырга тиеш без. Кайсыгыз әйтә ала, тешләребез чиста, матур, таза, ак булсыннар өчен нишләргә кирәк?

    Балалар: Тешләрне чистартырга кирәк.

    Тәрбияче: Ә тешләрне нәрсә белән чистарталар?

    Балалар: Теш щёткасы һәм теш пастасы белән.

    Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Мин сенең таза, матур булып үсүегезне, тешләрегезнең дә ак, чиста, булуын телим. Шуңа күрә дә мин сезгә нәрсәләр әзерләдем. (Теш щёткаларын, пасталарын һәм авыз чайкау өчен максус алынган стаканнарны күрсәтәм).

Бүгеннән башлап сез бакчада тешләрегезне чистарта башларсыз. Ә хәзер карап торыгыз, мин сезгә дөрес итеп тешләрне ничек чистартырга кирәген күрсәтәм, аңлатам. (Балалар да кул хәрәкәтләре белән минем арттан кабатлыйлар).

Балалар, әйдәгез хәзер тагын бер яраткан уеныбызны уйнап алыйк инде.

(Күрсәт әле, үскәнем! уены).

  • Күрсәт әле, үскәнем, кулыгызны ничек юасыз?
  • Менә шулай, менә шулай, менә шулай юабыз.
  • Күрсәт әле, үскәнем, битегезне ничек юасыз?
  • Менә шулай, менә шулай, менә шулай юабыз.
  • Күрсәт әле, үскәнем, колакларны ничек юасыз?
  • Менә шулай, менә шулай, менә шулай юабыз.
  • Күрсәт әле, үскәнем, чәчегезне ничек тарыйсыз?
  • Менә шулай, менә шулай, менә шулай тарыйбыз.
  • Күрсәт әле, үкәнем, көзгеләргә ничек карыйсыз?
  • Менә шулай, менә шулай, менә шулай карыйбыз.

    Тәрбияче: Ышандыңмы инде, Азат, безнең балаларыбызның чисталык яратуларына. Син безнең балаларыбыздан үрнәк ал. Без менә сиңа бу бүләкне тапшырырга телибез. Мондагы әйберләр сиңа үз-үзеңне чиста йөртергә булышырлар.

Ә хәзер әйдәгез юыну бүлмәсенә кереп Азатны юындырыйк һәм үзебез дә юынып, тешләребезне чистартып чыгыйк. Анда безне Юындыр үзе көтә. (Юыну бүлмәсенә керәбез, һәм балага шәхси теш щёткасы, авыз чайкау өчен стакан, теш пастасы бирәбез. Курчакны да юындырабыз. Балалар да сабынлап бит-кулларын юалар, тешләрен чистарталар һәм үз сөлгеләренә сөртенәләр. Балалар юынган вакытта татар халык авыз иңатына мөрәжәгать итәм, ягъни юынганда, коенганда әйтә торган шигъри теләкләрне әйтеп торам).

  1. Юынганың – Идел суы.             

Йөрер юлың – атаң юлы,

            Барыр җирең – бабаң җире,

            Сайрар телең – анаң теле,

            Анаң теле – татар теле.

  1.  Суы сарыксын,

 Үзе калыксын,

            Ятып йокласын,

            Торып уйнасын,

            Елап тормасын,

            Елак булмасын.

  1.  Суы сарыксын,

 Үзе калыксын,

 Тигез канатлы булсын,

 Озын гомерле булсын,

 Бәхетле – тәуфикълы булсын,

 Игелекле шәфкатьле булсын!  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

“Юындырда кунакта”.

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...