Конспек “Алтын көз”. Мәктәпкә әзерлек төркеме.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Хабибрахманова Эльмира Рауфовна

Конспект. Алтын көз темасына шөгыль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nravs.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Конспек “Алтын көз”. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

  1. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.
  2. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Көз турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

Сүзлек: үләннәр, көзге табигать, табигатьтәге үзгәреш.

Алдан эшләнгән эш: көз турында әңгәмәләр, материал эзләү, матур әдәбият уку, көзге табигатьне күзәтү.

Материал: “Көз” рәсемнәре, аудиоязмада Р.Яхинның “Көз” музыкасы.

Матур әдәбият: К.В.Закирова. «Балачак аланы»,

 М.Ф.Кашапова, «Иң гүзәл тел- туган тел»,Казань ,2009. К.В.Закирова «Уйный – уйный үсәбез» «Мәгариф» Казан, 2005.

Шөгыль барышы.

1. Психологик җайлашу:

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн бик мату һәм кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм үзебезнең күтәренке кәефебезне дусларга бирик.

2. Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә Муса Җәлилнең “Көз җитте” шигырен укып китәм.

Киң болыннарда,                                      Көннәр суынды,

Урман-кырларда                                       Чишмәләр тынды.

Агачлар, гөлләр                                        Безне калдырып,

Кибеп сулдылар.                                       Кошлар да китте.

Уйсу җирләрдә,                                         Кошлар шикелле

Елга, күлләрдә                                           Бергә гөр килеп,

Көзге салкыннан                                       Мәктәптә укыр

Сулар туңдылар.                                       Вакытлар җитте.

Тәрбияче. Ни өчен көз көне тирә-як сары төскә керә?

Балалар. Чөнки яфраклар саргая, җиргә коела.

Тәрбияче. М.Җәлил көзне ничек сүрәтли? Урман, агач, чишмәләр көз көне нинды була?

Балалар. Агачлар, гөлләр кибә. Чишмәләр, сулар туңа.

Тәрбияче. Көз айларына нинди айлар керә?

Балалар. Сентабрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, сентябрь-көзнең беренче ае, иртә көз. Иртә көзне алтын көз алмаштыра, ә аннары көзнең соңгы ае-ноябрь килә.

- Көз айларында тагын нинди үзгәрешләр була?

Балалар. Кошлар җылы якка китә. Яңгырлар ява. Урамда салкын була.

Тәрбияче. Көз сезгә ошыймы? Ни өчен?

Балалар. Ошый. Без урамда яфраклар белән уйныйбыз, аларны җыябыз. Кошларны күзәтәбез.

Тәрбияче. Мин дә сезнең белән килешәм.

3. Әйдәгез бераз телләребезне шомартып алыйк.

Тел шомарткыч. (з), (с).

Өз-өз-өз, безгә килде алтын көз.

Су-су-су, суыкта битләр алсу.

4. Физкультминут.

 Ә хәзер ял итеп алыйк әле.”Көз” уены .Барыбыз да басабыз.

 -     Тәрбияче:И, балалар, күрегез,      

                        Тышта әнә килә көз.

  • Балалар:    Әйе, әйе, күрәбез,
  •                    Көз килгәнен беләбез.
  • Тәрбияче:  Я әйтегез, сөйләгез,
  •                    Ничек килә икән көз?
  • Балалр:       Кошлар оча көньякка,
  •                     Канат кагып еракка.
  •                     Аюлар өн казыды
  •                     Бик тирән итеп базны.
  •                     Балыклар да тындылар,
  •                     Су төбенә чумдылар.
  •                     Агачлар ялангачлар,
  •                     Җилләрдә чайкалдылар.
  •                     Тик безгә күелле көз,
  •                     Без бакчага йөрибез.  

5. Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап”.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз:

Хәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.

Бу кайсы вакыт? ( Көз)

Күктән килде, җиргә китте. (Яңгыр)

 Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы)

Яз килсә − киенә, 
Көз килсә − чишенә. (Агач)

Язын дөньяга килә, 
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

Тәрбияче. Табышмаклар елның кайсы фасылына туры килә?

Балалар. Көзгә туры килә.

Тәрбияче. Балалар, сез бик тә дөрес җаваплар бирдегез.

6. Дидактик уен “Сорау – җавап”.

Балалар, ә хәзер сезгә минем сорауларга җавап бирәсегез була. Шулай итеп, сүзләрнең сыйфат билгесен табырбыз.

Көз (нинди?)... (яңырлы, җилле)

Җил (нинди?)... (салкын, көчле)

Яфрак (нинди?)... (сары, кипкән, кызыл)

Көннәр (нинди?)... (болытлы, кыска)

5. Көз турында сынамышлар. Балаларга сынамышлар әйтү, аларның мәгънәсен аңлату.

а) Миләш күп булган елны көз озын һәм яңгырлы була.

б) Сентябрьдә алма, ә октябрьда кәбестә исе аңкый.

в) Агачтан яфрак сирәк коелса, кыш салкын була.

6. Музыка тыңлау. Р.Яхинның “Көз” музыкасы астында хәрәкәтләр ясау һәм хәрәкәтләрне аңлата бару.

 Йомгаклау.                                                                                                                                  - Бүген без нәрсә турында сөйләштек? (Җаваплар тыңлана.)

- Сезгә шөгыльнең кайсы өлеше ошады, нинди уеннар?

- Көз турында гомумиләштереп нәрсә әйтә аласыз?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....

«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...