Экология
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Балаларны табигатьне сакларга өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shurlene_tabigatne_saklarga_oyrtbez.odt145.75 КБ

Предварительный просмотр:


Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре муниципаль районының 31 нче номерлы “Чишмә” исемле мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе

Өлкәннәр төркемендә экология буенча ачык шөгыль

“Шүрәле хикмәтләре”

Үткәрде:

Беренче квалификацион категорияле

тәрбияче Зайнуллина Г.Т.

Яшел Үзән, 2012г.

Максат:    Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек  ияләре: агач, куак, чәчәкләр,җәнлек һәм кошлар турындагы белемнәрне киңәйтү.Табигатьтә бар нәрсә дә бәйләнештә торганын үзләштерү.Балаларга табигатькә, туган якка мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, уйлау сәләтен үстерүгә ярдәм итү, эзләнергә өйрәтү. Төсле салфеткалар кулланып чәчәкләр ясарга өйрәтү һәм үз куллары белән ясалган эштән шатлану хисен тудыру. Иҗат сәләтен үстеру.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче  -Балалар, мин сезне буген сәяхәткә чакырам! Сезнең барасыгыз киләме, ә кайда барасыгыз килә? ( Балалар тәгъдимнәрен әйтәләр).  Без бүген урманга барабыз. Минем кулымда тылсымлы таяк, хәзер мин таягымны күтәрәм дә, сез чишмәгә әвереләсез. Безнең чишмәбез урманга агып китә. (Балалар кулларын кулга тотынышып, бер-бер артлы баралар, музыка яңгырый).

  • Менә килеп тә җиттек! Урман безне шатланып каршы ала, нинди саф Һава, чәчәкләр хуш ис тарата . Әйдәгез әле бергәләп кошлар сайраганын тыңлап алыйк(кошлар сайравы язмасы куела)

( Яман кычкырган тавыш ишетелә) – Кем шулай кычкыра икән?

Балалар  -Шурәле!!!

Тәрбияче – Шүрәле  ни булды сиңа, нишләп син каты  итеп кычкырасың!!!

Шүрәле   – Былтыр бармагымны бүрәнә ярыгына кыстырды! Коткарыгыз мине,  бармагым бик авырта!!

Тәрбияче  - Бәлки син үз-үзеңне начар тоткансын, тәртибеңне бозгансыңдыр?

Шүрәле  - Мин кети-кети генә уйнамакчы булдым!

Тәрбияче – Без сина булышырбыз,  ләкин син безнең сорауларга җавап бир.

Шүрәле – Мин риза!! Бирегез сорауларыгызны!

Тәрбияче  - Менә сиңа беренче сорау! Әгәр дә син урманда кош оясын тапсаң,  нишлисең?

Шүрәле  -Йомыркаларны җыям да йомырка тәбәсе кыздырып ашыйм!

(Балалар каршына мольбертта төрле экологик билгеләр эленгән).

Ралина  - Шүрәле,кош ояларын туздырырга ярамый, чөнки  йомыркалар эченнән нәни кошчыклар барлыкка килә. Кошлар урманнарны зарарлы бөҗәкләрдән саклый.

Тәрбияче  -  Ишеттеңме  Шүрәле,  кош ояларын туздырырга ярамый!

Шүрәле – Мин башка беркайчан да кош йомыркаларына тимим !

Тәрбияче  - Шүрәле,  аланда төрле-төрле матур чәчәкләр күрсәң, нишлисең?

Шүрәле  - Мин чәчәкләрне тамыры белән йолкып чыгарам,  такыя үреп башыма киеп йөрим.

Данияр (экологик билгесен табып сөйли)  - Чәчәкләрне тамыры белән йолкырга ярамый, чөнки алар башка үсә алмый. Бал кортлары чәчәкләрдән бал суы җыя алмас. Алан ямьсезләнеп калыр.

Шүрәле  - Белдем,  белдем!!!

Тәрбияче  - Шүрәле,  син шырпы тапсаң нишлисең?

Шүрәле   - шырпыны кабызам,  учак ягып,  рәхәтләнеп җылынам!

Самира   - Шүрәле  урманда учак ягырга һич тә ярамый, хайваннар  кошлар һәлак булыр, ә син шүрәле өйсез калырсың!

Шүрәле  - Мин үз-үземне яхшы тотам, тик  коткарыгыз мине!

Тәрбияче  - Балалар  булышабызмы Шүрәлегә?

 Балалар   - Әйе!

(Шүрәленең бармагын ярыктан чыгаралар).

( Шүрәле куана, бармакларын саный, рәхмәтләр әйтә).

Шүрәле – Әйдәгез, күңел ачыйк,  биеп алыйк ( Музыкага балалар физминутка ясыйлар).

Тәрбияче  - Ә хәзер без урман турында әңгәмә үткәрәбез. Урманда нәрсәләр үсә ?

( Агачлар  куаклар  җиләкләр...).  Урманда нәрсәләр яши? (хайваннар  кошлар...)

            -   Мин сезгә табышмаклар әйтәм  җавабын дөрес әйтсәгез тылсымлы экранда  рәсем чыгачак ( мультимедийная  установка кабына).

1. Алгы тәпие кыска

   Чабарга ул бик оста

   Соры тунын сала да ул

   Ак тунын кия кышка ( куян )

2. Җәй буе җиләк,  бал ашап йөри

    кышын йоклый (аю).

3. Көлтә-көлтә койрыгым

    Селки-селки барамын

    Кетәклеккә кереп мин

    Тавык – чеби аламын ( Төлке)

4. Кош түгел   оча

    Ябалактан курка

    Чикләвекне ярата

    Сызгырса,  урманны яңгырата (Тиен)

5. Сорыдыр төсе

    Үткендер  теше

    Урманда йөри

    Бозаулар эзли ( Бүре)

6. Энәсе бар,  ә тегә алмый (Керпе)

  • Аларны без бер сүз белән ничек әйтәбез? (кыргый хайваннар).

Булат  -Кыргый хайваннар урманда яши,  үз-үзенә азык табалар, өйләр ясыйлар.

Шүрәле  - Мин күп белемнәр алдым,  рәхмәт  балалар, инде өйгә кайтам!

Тәрбияче  - Шүрәле,  без сиңа бүләк ясарга телибез! Балалар, нәрсә бүләк итеп була? ( чәчәкләр).

Өстәлләр янына килегез, кәгазь   салфеткалардан чәчәкләр ясыйбыз. (Тәрбияче балаларга эш ысулларын аңлата).  Әзер чәчәкләрне  кәрзингә ябыштырабыз. Сезгә ошыймы? (Ошый).

  • Менә Шүрәле,  балалар үз куллары белән сиңа нинди бүләк ясадылар.
  • Син кәнәгатьме?

Шүрәле– Рәхмәт балалар! Мин чәчәкләрне башка беркайчан да өзмим.

Ә сезнең бүләкне өемдә элеп куям! Сау булыгыз!!! (Шүрәле чыгып китә).

Тәрбияче  -Без нәни табигать  сакчылары, кадерлик туган җирне,  саклыйк табигатьне һәм ул безгә һәрвакытта җылы кочагын ачып, каршы алыр.

Регина  

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син.

http://cs627819.vk.me/v627819223/1d795/cpCtDTIj1KY.jpg

http://cs627819.vk.me/v627819223/1d79d/K7OghKFMmlc.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар - практикум для педагогов по экологии "Экология и мы!"

На неделе экологической культуры у нас в Центре был проведен семинар для педагогов «Экология и мы!». Целью проведения семинара было повышение профессионального мастерства  педагогов. Формой прове...

Семинар - практикум по экологии "Расширение знаний взрослых об экологии и окружающем мире"

Данный материал будет актуален для педагогов дошкольного образования...

Занятие по экологии: « Через добрые дела можно стать юным экологом» (старшая группа)

Цель: познакомить детей с понятием « юный эколог» (ребенок любящий природу, всегда и везде заботящийся о ней). На литературных примерах учить понимать добрые и плохие поступки по отношению к природе. ...

Выступление на межмуниципальных экологических чтениях «Экология природы – экология культуры» «Реализация индивидуальных запросов воспитанников детского сада через участие в экологическом проекте «Экология природы – экология души»

 Муниципальное дошкольное образовательное автономное учреждение центр развития ребенка - детский сад «Аленький цветочек» - это образовательное учреждение, в котором экологическ...