Көзге урманга сәяхәт
материал по окружающему миру на тему

Баларлар белән көзге урманга сәяхәт.Әйләнә тирә белән танышу. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_beyreme_2015.docx23.88 КБ

Предварительный просмотр:

                Көзге урманга сәяхәт

4-7 яшьлек балалар өчен бәйрәм кичәсе, кабатлау дәресе. (катнаш төркем).

Максат:

1) Көз турындагы белемнәрен ныгыту. Табигатькә карата сакчыл караш  тәрбияләү.

 2) Эзлекле, бәйләнешле фикерләү сәләтен, хәтерләрен, кызыксынучанлыкны, иҗади монологик сөйләмне үстерү.

Җиһазлау: Куян өе, кәрзиннәр, автобус макеты,  чөгендер, бәрәңге, җиләк-җимеш, гөмбәләр (ясалган),    гөмбә (баш киемнәре).

Көзге күренеш.  Ул көзге яфраклар, гөмбәләр белән бизәлгән. Зал уртасында куян өе тора. Өй тирәсендә кәрзиннәрдә көзге уңыш байлыгы җыелган. Залда  өстәл анда  яшелчәләр җиләк- җимешләр куелган.

Бәйрәм барышы.

Балалар тезелешеп утыралар.

Т-че. Исенмесез балалар.

Балалар без сезнең белән бүген көз турында кабатлап китәрбез, өйрәнгән җырларны, биюләрне биеп алырбыз, урманга сәяхәткә барырбыз.

Т-че.  Ә хәзер  балалар карагыз әле мин сезгә 4 рәсем күрсәтәм.Сез миңа шул рәсемнәрдә елның кайсы фасылы икәнен әйтегез?

Балалар.    Яз, җәй, көз, кыш.

Т-че.   Ә хәзер елның кайсы вакыты?  Көн нинди?

Балалар.    Көз.     Кояшлы, матур.

Т-че.  Бик дөрес балалар. Әйдәгез шундый матур көндә урманга сәяхәткә барабыз. Урманга  сәяхәткә барасыгыз киләме?

Балалар.  Килә.

Тәрбияче балаларны   сәяхәткә  чакыра.“автобуска утырырга”  тәгъдим итә.

Җыр. “ Күңелле  сәяхәт”

(Көзге урманга килеп  җитәләр.)

Т-че.   Җирдә сары яфраклар –

            Көз килүнең билгесе.

             Сары яфрак көз чибәрнең

             Төшеп калган көзгесе.

Балалар,көзге урманга килеп җиттек. Карагыз әле, балалар: безгә кем килде    икән?

(Көз кызы керә.  кәрзиндә  балаларга күчтәнәчләр)

Көз кызы:   Мин-Көз кызы, киләм сезгә

                    Көзге байлык кулымда

                     Муллык белән байлык телим

                    Кем очраса юлымда.

  1. Исәнме  Көз, алтын  Көз.

Безне сагынып  көттеңме?      

Матур күлмәгеңне киеп

Безнең янга килдеңме?

2.Син килүгә  сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек.      

Шигырьләр, табышмаклар,

Күп биюләр өйрәндек.

Көз кызы:  Ә ипи турында  шигырьләр беләсезме соң сез?

3.Ипи басуда үсә

Аннан  амбарга  күчә.      

Аннары мичтә пешә,

Кызарып  мичтән  төшә

4.Өстәлдә икмәк,

Ашъяулык  япкан.

Тәмле хуш исен                  

Өйгә тараткан.

Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә.

Җырлап  алыйк соң бергә.

Җыр: “ Яфраклар бәйрәме”

Т-че.   Бик матур  җырлыйсыз, балалар. Рәхмәт сезгә!

Әйдәгез хәзер урмандә  сәяхәтебезне дәвам итик.

( балалар урман  эченнән  агачларны күзәтеп баралар)

Т-че.      Дусларым  карагыз әле  нинди матур, төз, биек  агачлар.

Балалар әйтегез әле  бу агачларның  яфраклары  нинди?

Балалар.   Сары, кызыл, яшел.  Көз булганга.

( шул  вакыт агачлар арасында куян  өен күрәләр, өй тирәсендә кәрзиндәге  яшелчәләрне  күрәләр.

Т-че.     Тук, тук, тук! Кем шундый  уңган  булган?  Бу өйдә кем яши?

       

Куян: Исәнмесез, балалар. Күрәм, миңа кунакка килгәнсез. Мин кышка әзерләнәм. Җәй буе су сибеп, карап үстергән яшелчәләрне бакчадан җыеп алам.

    Т-че.  Мондый эре яшелчәләрне ничек итеп үстердең? Безне дә өйрәт әле?

Куян: Әйдәгез,  түгәрәккә басыгыз. Мин сезгә хәрәкәтләр күрсәтәм, ә сез кабатлап барыгыз.

Уен:“Күрсәт әле, куянкай”.

Т-че.   Куянкай, нишләп чөгендерләреңне, бәрәңгеләреңне бергә  тутырдың?

Куян: Яңгыр килә дип ашыктым,  шуңа шулай булды. Менә хәзер шул яшелчәләрне аерасым бар.

Т-че.   Куянкай, без  сиңа булышыйкмы соң?

Уен:  “Яшелчәләр аеру”.

 (1 нче чиләккә  малайлар, 2 нче чиләккә  кызлар яшелчә тутыра.

Т-че.   Куянкай безнең балалар  синең чиләгеңдә ничә яшелчә барлыгын саный да беләләр, санап та күрсәтсеннәр әле?

(Балалар 2 чиләктәге яшелчәләрне саныйлар.)

Берсендә 10, икенче чиләктә 15 яшелчә бар.

Куян.  Рәхмәт балалар ме

нә күпме яшелчәм барлыгын да белдем.

Т-че.    Куянкай, безнең  балаларыбыз яшелчәләр турында шигырьләр өйрәнгәннәр иде, шуларны сөйләп күрсәтсеннәрме?

5.Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,                      

Кәбестә,  кишер,  суган,

Безнең чиләкләр тулган!

6.Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.                

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

Т-че..   Балалар  әйдәгез әле куянга шушы яшелчәләрнең русчасын әйтеп күрсәтик әле?

(Т-че  чиләктәге яшелчәләрне күрсәтеп бара   төсен, татарчасын, русчасын, формасын  сорый     балалар әйтеп баралар)

Куян: Ай, рәхмәт! Мондый уңган балаларга күчтәнәч бирми булмас, сыйланыгыз әле! (Кишер  бирә) Кишер бик күп витаминнарга бай, сәламәт булыгыз.

(балалар  рәхмәт әйтеп китәләр.Саубуллашалар)

Т-че..   Балалар куянннан башка урманда тагын нинди җәнлекләр яши.

(Балалар җәнлекләрне санап чыгалар)

Т-че.  Сез бик күп беләсез икән хәзер бераз ял итеп  җырлап , биеп, уйнап алыйк.

                                                                                                                 

7.Бик күңелле бакчада

Алтын сары бар дөнья!

Җил яфраклар биетә,

Көз  шатлана, туй итә                  

Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур.

Елмаешып бер биесәк,

Көзне ярату булыр.

Бию: “Яфраклар

(Балалар көз турында шигырьләр сөйлиләр.)

8.Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерә

Ышык эзләп койма, капка            

Асларына керәләр.

9.Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар                  

Җиргә сибелә.

10.Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.                  

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте

11Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,                        

Чишмәләр тынды,

Безне калдырып

Кошлар да китте.

---

12.Кишер зур, кишер кечкенә.          

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

Кишер бик тәмле, бирик куянга,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да.

Т-че.       Менә монда нинди җиләк-җимешләр бар икән? Кайсыгыз  күзен йомган килеш әйтә алыр икән?

Уен “Җиләк – җимеш тану”.

(тәрбияче     балаларга җимешләр  каптыра, балалар нәрсә ашаганнарын әйтәләр.)

Т-че. (Гөмбә күрсәтә.)  Бу нәрсә, балалар?

Балалар: Гөмбә

 13.  Әйтерсең  лә качыш уйный

        Гөмбәләр безнең белән                                          

        Мин ул шаян гөмбәләрне

        Бик оста эзли беләм.

        Ак,ал, кызыл гөмбәләрне

        Табам да кисеп алам,

         Мин аларны һич бутамыйм,

         Җайлап кәрзингә салам.

        Тик чебен гөмбәсе кебек

        Агулысын  өзмимен.

        Нәкү апабыз әйткәннәрен

       

Т-че: Ай, булдырдыгыз рәхмәт сезгә.

                  Безнең күгебез аяз,

                   Дөньябыз тыныч

                   Без рәхәт илдә яшибез.

                 Шуңа багышлап  “Күңелле балачак” дигән җырны җырлыйбыз.

Җыр “Күңелле балачак”.

Көз кызы: Бәйрәмегез бик күңелле булды, балалар, рәхмәт сезгә. Менә сезгә минем көзге күчтәнәчем. Ә хәзергә  сау булыгыз. Табигатьне саклагыз. Агачларны сындырмагыз, чүпне  җиргә ыргытмагыз,  кошларга җимлекләр ясарга онытмагыз. Сау-сәламәт, бәхетле  булыгыз!

(Көз кызы китә.Балалар  өстәл янына утыралар  көзге күчтәнәчләр ашыйлар)

Арча муниципаль районы Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбиячесе Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...