Конспект интегрированного ООД
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Конспект открытого итогового занятия, опубликованного  в сборнике "Материалы из опыта работы педагогов ДОУ в условиях реализации ФГОС" (ИМЦ, Наб. Челны,2015, Составитель: Шайхутдинова Л. С. - я)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Космоска сәяхәт. 27.29 КБ

Предварительный просмотр:

Космоска сәяхәт.(Зурлар төркеме өчен.)

              Төзеде:

87не балалар бакчасы тәрбиячесе

  • Шәйхетдинова Лилия Саимовна

                                                                   

Космоска сәяхәт.(Зурлар төркеме өчен.)

Төзеде: Шәйхетдинова Лилия Саимовна

Максат һәм бурычлар. 

   -геометрик фигуралар турында белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

      -1-10 , 10-1 санау кунекмәсен ныгыту.

   -«Кояш системасы», «комета» тошенчәләрен тирәнтен анлауларына ирешу;

   -төрле транспорт төрләренең конструкцияләрен геометрик фигуралдан төзергә  кызыксыну уяту;

    -космонавт һөнәренә яхшы караш тәрбияләу,аннан  урнәк алу.

   

 Кургәзмә әсбаблар, кулланылган материал:

геометрик фигуралар, планеталар рәсемнәре (кояш системасы), «Кызык кешеләр» сурәте(2)(Төрле мультфильмнардан сурәтләр кисеп ябыштырылган коллаж)

 Хэзерлек эшләре:

    Космос турында мәгълумат бирү, рәсемнәр карау, «Мин космонавт» җырын  тыңлау, тирә-юньенән геометрик фигуралар табып, исемнәрен дөрес әйтү

                                               

                                                                                                           

              ШӨГЕЛ БАРЫШЫ

I

  • --Балалар, без буген сәяхәткә китәбез. Космоска очабыз. Ә нәрсә белән очабыз? Хәзер шигырь укыгач белербез.

Салават купере куктә                          Йолдызлы кук йөзенә

Ефәктән колтә.                                    Ракетада очармын.

Эх, салават купере!..                          Йолдызлардан сәйләннәр

Төсле келәм шикелле.                          Эниемә жыярмын.

Аның өстендә ракета

Күкләргә очып менгән.
Шундый ук ракета

Ясадым мин дә кичтән

  • --Нәрсә турында шигырь? (ракета) Дөрес, ә ул транспортның кайсы төренә керә?(очучы). Ә кем ракета йөртә?(космонавт).
  • --Космонавт нинди булырга тиеш?( җитез, кыю, сәламәт, батыр).
  • --Утырдык ракетага, очып китәр өчен 10-1 кадәр санарга, «пуск» сузен әйтергә кирәк.(Очып урындыкларга утыралар,)

  Идэндэ геометрик фигуралар: КВАДРАТ, ӨЧПОЧМАК, ТУГӘРӘК, КУБ, КОНУС, ЦИЛИНДР,ШАР, ТУРЫПОЧМАКЛЫК.

Уен: «…ка тотын».(Берәм-берәм исемнәрен әйтеп.)

  • --Квадратка тотын.
  • --Очпочмакка тотын…
  • --…

    «Кызык кешеләр» рәсеме куела:

  • --Балалар, карагыз эле, бу – шушы планетада яшәүче кешеләр. Алар фокус курсәтергә яраталар. Уйныйбызмы алар белән?

                                ФОКУС:

      Бер фигура кулъяулык белэн капланыла, ачканда икенче фигура чыга.

  --Балалар, карагыз әле, нәрсә узгәрде?(төсе, формасы , күләме)

                                                                              II

  --Икенче планетага очабыз.

Тугәрәк уртасында «КОЯШ СИСТЕМАСЫ», «КОМЕТА» рәсемнәре:

  --Балалар, без сезнең белэн планеталар, космос турында сөйләшкән идек инде. Э планеталардан башка тагын нәрсәләр бар?(Комета.)

Комета рәсеме күрсәтелә:

   --КОМЕТА-зур булмаган боздан торган күк җисеме. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аның башы, койрыгы бар. Кояшка якынлашканда эри.

                                               «КОМЕТА» уены:

  --Комета оча – очып йөриләр.

   --Комета эри – утыралар.

                                                         

ФИЗМИНУТКА.

Безнең арка тип-тигез

Кулны артка куябыз.

Аяк очына басабыз,

үкчәдә дә йөрибез.

Ә хәзер чүгәлибез,

Кулны артка куябыз.

1,2,3,4, син ракета

Очып кит!

(Өстәл артына утыралар.)

   --КАРАГЫЗ, БАЛАЛАР, АЛДА ТАГЫН БЕР ПЛАНЕТА.

 «Саннар планетасы»

   --Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм. Аларның җавапларын тапсак , бу планетада яшэүче дә килеп чыгар.

Бер кулда ничә бармак?                         Күктә якты ай балкый,

Санап була тиз генә.                   Ул бездә берәу генә,

Бер кулда да бармаклар                    Кояш та нурлар сибә

6 тугел, … кенэ                   Ул да безнең бер генә.

                                (биш)                   Бер  кешедә борыннар

                   Унау түгел, … генә.   (бер)

   

  --Менә бу планетада яшәучеләр дә килеп чыкты. Алар да безгә кызыклы мәсьәлә бирәләр:

Керпе йөри урманда,

Гөмбә җыя, ди анда.

Ике гөмбә каен төбендә,

Берсе – чыршы төбендә,

Купме була гөмбәләр

Керпенең кәрзинендә?

              (3)

  • --Әйдәгез, балалар, бу планета кешеләренә истәлеккә без ракета ясап калдырыйк. (Балалар алдында геом. фигуралар. Шулардан ракета ясыйлар.)
  • --Э хәзер җиргә очып кайтабыз. 10-1 кадәр саныйбыз. (очып урындыкларга утыралар).

Рефлексия.

  • --Сәяхәт кызык булдымы?
  • --Нәрсәләр истә калды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированной непосредственной образовательной деятельности по физической культуре для детей старшей группы с использованием здоровьесберегающих технологий. « Путешествие в город Здоровья» Конспект интегрированной непосредственной образоват

Цель: Укрепление физического здоровья детей через интеграцию образовательных областей. Формирование двигательных умений и навыков, физических качеств ребёнка. Привитие интереса к физку...

Конспект интегрированного занятия в старшей группе Конспект интегрированного занятия в старшей группе (природа, ознакомление с окружающим, рисование) «Секреты яблока»

Конспект интегрированного занятия в старшей группе (природа, ознакомление с окружающим, рисование) «Секреты яблока»...