Конспект к ВИДЕОУРОКУ по познавательному развитию на тему " Дикие и домашние животные"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Открытый урок с презентацией по познавательному развитию на тему " Дикие и домашние животные"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx23.15 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Йорт һәм кыргый хайваннар

Икенче кечкенәләр төркеме

Бала һәм әйләнә тирә-дөнья

“Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”М. А. Васильева

Әзерлек эше: балалар бн хайваннар турында шигырьләр уку, хайваннар турында табышмаклар өйрәтү, диафильм карау (нәрсә белән тукланалар, кайда яшиләр); “Өч аю”, “Теремкәй”, “Түгәрәк ипекәй” әкиятләренең эчтәлеге белән танышу; трафарет буенча хайваннар рәсемнәрен ясау, буяу; хайваннар тавышларын магнитофон тасмасыннан тыңлау; дидактик уен уйнау: “ Парын тап”.

Материаллар: хайван сурәтендәге уенчыклар, фланелеграф, өй һәм агач макеты, хайван сурәтләре һәм аларның балалары төшерелгән карточкалар; урман һәм өй ясалган карточкалар; хайван маскалары, аудио чаралар: күңелле музыка белән магнитофон һәм кассета.

Кулланылган әдәбият:

1) Волчкова В. Н. , Степанова Н. В. “Конспекты занятий во второй младшей группе детского сада”

2) М. Ф. Кашанова“Иң татлы тел-туган тел”

3) “Балачак аланы” балалар бакчалары өчен хрестоматия.

Максат:

-Балаларны йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар белән таныштыруны дәвам итү; тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдалары турында белем бирү.

-Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү.

-Мөстәкыйль фикерләү сәләте тәрбияләү; кыргый һәм йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Шөгыль барышы:

1. Сюрпризный момент: Куян белэн песидан видеохат килэ.

-Исәнмесез, балалар.

-Исәнмесез.

-Без сезне үзебез белән сәяхәткә чакырабыз. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Үзебезнең кайда яшәгәнлекләребезне, дусларыбызны күрсәтергә телибез.

Т. -Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Б. -Әйе, яратабыз.

Т. -Ә кая сәяхәт итәргә мөмкин?

Б. -Болынга, урманга, шәһәргә, авылга.

Т. -Әйе, дөрес, балалар. Ә нәрсә белән сәяхәт итәргә мөмкин соң?

Б. -Машина, җәяү, автобус белән.

Т. -Дөрес, балалар. Җәяү генә түгел, самолёт, поезд, корабль белән сәяхәт итәргә мөмкин. Без сезнең белән бүген велосипед  белән сәяхәт итәчәкбез. Чөнки велосипедка  бензин кирәкми. Ә бензин безнең һаваны пычрата, тавышы да урмандагы кошларны, хайваннарны куркыта. Әйдәгез барыбыз , велосипедка утырдык, киттек сәяхәткә.

Алга таба барабыз

Велосипед белән без.

Чың-чың-чың.

Бик күп җирләрне үттек,

Бер авылга килеп җиттек.

Т. –Балалар, кемнәр яши икән бу авылда? Әйдәгез әле тыңлап карыйк. (Магнитофон тавышында песи тавышы).

-Нәрсә тавышы бу балалар?

Б. -Песи.

-Ә песинең кешеләргә нинди файдасы бар? Б. –Тычкан тота.

Т. –Бик дөрес, балалар.

-Әйдәгез әле балалар тагын тыңлыйк. (Сыертавышы)

-Ә бусы нәрсә тавышы?

Б. -Сыер, бозау.

Т. –Бу балалар сыер тавышы.

-Ә сыер кешеләргә нинди файда китерә дип уйлыйсыз?

Б. –Сө тбирә.

Т. –Әйе сыер кешеләргә сөте, ите белән файдалы.

-Балалар, карагыз әле менә монда, кәрзин белән уенчыклар тора. Нинди уенчыклар икән, Зилә әйт әле.

З. –Песи уенчыгы.

Т. -Дөрес. Ә бусы Адель нинди уенчык?.

Т. -Сыер уенчыгы. (һ. б. . . . )- Балалар, бу кәрзиндә барлык уенчыклар  да – йорт  хайваннары дип атала. Алар барысы да авылда яшиләр. Кешеләргә файда китерәләр.

Песи: -Балалар, бу минем туган авылым була. Ә анда яшәүчеләр  минем  дусларым. Һәр хайванның үз балалары бар. Әйдәгез әле бергәләп   “Парын тап”  уенын уйныйк.

Тәрбияче: - Мин сезгә йорт хайваннарының рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратам. Берегездә әниләре, ә берегездә балалары. Сезгә парланып басарга кирәк була. (Сыер-бозау, сарык-бәрән, эт, песи, кәҗә)

Т. -Әфәрин, балалар. Димәк безнең песи баласы шунда яши булып чыга. Ошадымы сезгә песинең дуслары?

Б. -Ошады.

Т. –Песи баласы хуш, без алга таба сәяхәтебезне куянкай белән дәвам итәбез. Велосипедларга утырдык.

Алга таба барабыз

Велосипед белән без.

Чың-чың-чың.

Бик күп җирләрне үттек,

Бер авылга килеп җиттек.

Т. –Менә безнең икенче тукталышыбыз. Балалар, карагыз әле тирә-юньгә, бар җирдә дә агачлар. Кая җиттек икән без.

Б. -Урманга.

Т. – Әйе, дөрес, балалар без урманга килеп чыктык. Карагыз әле, ничек җил чыкты. Әйдәгез әле, без дә җил белән бергә уйнап алыйк.

Ял өлеше:

Җил исә-исә-исә

(Кулларны өскә таба селкибез),

Агачларны селкетә

(Кулларны өскә күтәреп чайкыйбыз).

Җил тына-тына-тына

(Чүгәләп утырабыз),

Агачлар үсә-үсә-үсә(Кулларны өскә күтәреп, аяк очларына басабыз).

Т. -Әфәрин, балалар. Җил белән уйнап без дә ял итеп алдык.

Куян: -Балалар, урман минем туган җирем. Мин монда яшим. Минем дусларым күп, алар да монда яши. Менә сезгә кәрзин, танырсызмы аларны.

Т. -Балалар, әйдәгез әле куянның дуслары белән танышыйк. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтергә кәрзиндәге уенчыкны табып күрсәтергә тиеш буласыз.

Т. –Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

Ислам:-Куян.

Т. –Бик дөрес. Безгә куян уенчыгын табып күрсәт әле.

Т. –Энәсе күп – йөзләп, меңләп!  Берни тегә алмый   юньлән.

Б. -Керпе.

Т. -Әйе балалар бу керпе. Керпе уенчыгын алып күрсәт әле, Алсу. (Бала күрсәтә).

Т. -Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык-чеби аламын.

Б. -Төлке.

Т. –Кәрзиндә тагын нинди уенчыклар калды карыйк әле.

Б. -Аю, бүре.

Т. –Бу хайваннар барысы да урманда яшиләр. Алар барысы да үзләренә үзләре  азык эзлиләр, үзләрен үзләре карыйлар. Алар кыргый хайваннар дип аталалар.

Т. –Кичтә якынлаша, әйдәгез, балалар, кире бакчабызга кайтыйк. Ә куян үзенең дуслары белән кала. Сау бул, куянкай. Киттек, балалар.

-Чың, чың, чың, чык

,Бик күп җирләр үттек,

Бакчага кайтып җиттек.

Т. –Балалар, менә безнең сәяхәтебе здә тәмам. Без бакчабызга кайттык.

-Сезгә сәяхәт ошадымы?

-Без сезнең белән кайда булдык?

-Нинди хайваннар, җәнлекләр белән таныштык?

-Балалар, сез бүген шундый яхшы шөгыльләндегез, мин сезнең белән бер уен  уйнап аласым килә.

Хәр. уен “Йорт һәм кыргый хайваннар”.

Максаты: хайван, җәнлек маскалары кигән балалар  музыка астында төрле хәрәкәтләре ясап йөриләр, йөгерәләр. Музыка туктауга билгеләнгән урынга качалар.

Йорт хайваннары -өй макеты янына, кыргый хайваннар-агач макеты артына.

Шөгыль тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи тема: "Дикие и домашние животные" 2 младшая группа

конспект занятия из дидактических игр сюжетного характера тема: "Дикие и домашние животные" 2 младшая группа...

Конспект логопедического занятия в средней группе на тему "Дикие и домашние животные"

Занятие по итогам трёхнедельного проекта "Дикие и домашние животные нашего края"....

Конспект непосредственной образовательной деятельности в первой младшей группе по познавательно-исследовательской деятельности Тема: «Дикие и домашние животные»

Конспект непосредственной образовательной деятельности в первой младшей группе по познавательно-исследовательской деятельности Тема: «Дикие и домашние животные»...

Конспект непосредственно образовательной деятельности Образовательная область «Познание» Тема: «Дикие и домашние животные» средняя группа

Цель: развитие интегративных качеств воспитаников в процессе знаний о диких и домашних животных....

Образовательная деятельность по познавательному развитию на тему "Дикие и домашние животные"

Образовательная деятельность по познавательному развитию на тему "Дикие и домашние животные"...

Конспект занятия по Познавательному Развитию на тему: Дикие и домашние птицы

Конспект по Познавательному РазвитиюНа тему: «Дикие и домашние птицы»младшая группаЦель: расширить представления детей о птицах.Задачи:Установить причинно-следственной зависимост...