"Урманга сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Занятие  по ознакомлению с окружающим миром "Урманга  сэяхэт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urmanga_syaht.docx19.94 КБ

Предварительный просмотр:

                       Татарстан  Республикасы  Түбән  Кама

                     Муниципаль  районы  Башкарма  комитетының “

                      Мәгариф идәрәсе”Муниципаль  учреждениясе

 

                 «Урманга    сәяхәт”

                Зурлар төркемендә үткәрелгән

                          йомгаклау шөгыле

 

                                             Үткәрде:64 нче балалар бакчасы                    

                                              тәрбиячесе Гимазетдинова Р.А.

Белем бирү өлкәсе:Танып белү, коммуникация, физик хәрәкәт,әдәби сәнгать,әдәби әсәр уку. 

Максат: Тере һәм тере булмаган табигатькә карата сакчыл караш, кызыксыну тәрбияләү.Урманда үсүче,яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга,кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Балаларның  сөйләмен  үстерүне  дәвам  итү. Сорауларга төгәл,һәркем ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирергә күнектерү.

Балаларның агачлар ,кошлар , безнең урманнарда һәм җылы якта  яшәүче  җәнлекләр т урында  алган  белемнәрен  киңәйтү һәм  ныгыту .Табигатьтән алган тәэсирле хисләрен ,фикерләрен рәсемдә сүрәтләү омтылышларын хуплау.

 Кулланган әсбаплар : хат,уман тавышы язылган диск,чыршы агачы ,имән, каен,өрәнге макеты һәм яфраклары,

Аю, куян, дөя, җираф  уенчыклары,кошлар рәсемнәре,һәрбер бала өчен ясалып бетмәгән җәнлек рәсеме төшерелгән битләр.төсле каләмнәр.


Балалар,  безнең  балалар  бакчасына  хат килде. Аны  урманда  яшәүче  кош-кортлар  һәм  җәнлекләр  җибәргән. Менә  хатта  нәрсә  язылган:

Кадерле балалар! Безнең  урманыбызда  бик  зур  үзгәрешләр  булды: безгә таныш булмаган җәнлекләр барлыкка  килде, чыршыда яфраклар үсә   башлады , кошлар да аптырап беттеләр җылы якларга  очмый башладылар.Мондый  хәлләрдән соң безгә бик күңелсез.Аллаһ ризалыгы өчен безгә ярдәм итегез!

Ярдәм итәбезме  балалар? Урманга барыр алдыннан искә төшерик әле нәрсә ул урман? Ә урманда нәрсә эшләргә ярамый?Кагыйдәләрне искә төшердек хәзер барырга да була.

Менә без урманга килеп тә җиттек.Агач  төпләренә  утырып урман тавышын тыңлыйк әле .Нинди тавышлар ишеттегез?

Чынлап та буталган бу  урман чыршыда яфраклар үсеп утыра.Дөрес ме бу хәл? яфракларны үз агачларына урнаштырыйк әле .(Балалар берәм-берәм чыгалар имән,каен,өрәңге агач макетларына яфраклар тезәләр).

Булдырдыгыз балаларагачларда тәртип урнаштырдыгыз!        

Карагыз әле җәнлекләр дә буталып беткәннәр. Бу нәрсә?Аю кайда яши,нәрсә ашый ? (балаларның җаваплары)

Бу  нәрсә ? Безнең  урманнарда  яшиме  җираф? Ә кайда яши? Нәрсә белән туклана? Җылы яклардан безгә адашып килгән икән.  

Куян да бар икән монда, адашкан мы ул? Куян турында кем сөйләп күрсәтер?

Бу нинди  җәнлек ?(дөя)  Нәрсә эшли икән ул  безнең урманда? Кайда яши дөя?

Менә без аларны җылы  якка җибәрик,өйгә кайтыгыз башка адашып йөрмәгез!

Әйдәгез әзрәк  уйнап алыйк

Кышкы урманга килдек

Матур урыннар күрдек

Тун кигән каен-уңда

Ям –яшел чыршы-сулда,

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча

Әнә куян сикерә

Ул бүредән элдертә

Без дә аннан качабыз,

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә

Кызыл түшләр очалар

Бигрәк матур алар.

Урманда рәхәт булса да

Өйгә кайта балалар.

Карагыз әле балалар, нәрсә булган кошларга ? Сез ничек уйлыйсыз нәрсә  монда  дөрес түгел? ( д/у “4 нче артык)

Нинди кош монда артык ? Ни өчен карлыгач  артык дип уйлыйсыз?

Кем күгәрчен турында сөйләп күрсәтә? Ул нәрсә белән туклана?

Кызылтүш кайда яши? Кыш көне нәрсә белән туклана?

Тукран нинди файда китерә? Кайда яши?

Булдырдыгыз балалар! Сез кош-кортларга , җәнлекләргә бик нык булыштыгыз, урманда тәртип салдыгыз, алар сезгә бик  зур  рәхмәт әйтәләр.

Әйдәгәз хәзер искә төшерәбез ничек без аларга булыштык? Нәрсә үзгәрттек?

Әйдәгез урман истәлеге булсын өчен җәнлекләр рәсемнәрен ясыйк.

Сезенең  өстәлләрегездә ясалып бетмәгән җәнлекләр рәсемнәре ята аларны дөрес итеп  ясап  бетерергә  кирәк.  Аннары   рәсемнәрне  җыеп  күргәзмә ясарбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...