КВН ПО ЭКОЛОГИИ
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Экологический КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Экологический КВН54 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫң АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫң 27 НЧЕ «МИЛӘШКӘЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МӘКТӘПКӘ ГОМУМИ ҮСЕШ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Турыдан – туры уку эшчәнлеге

Тема: «Экологик КВН»

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Московская Нурфия

Нурмөхәммәт кызы

Югары квалификацион

категорияле тәрбияче        

Педагогик стажы: 20ел

2014-2015 уку елы

Экологик КВН

Бурычлар:

- Балаларны барлык тереклек ияләренә мәрхәмәтле булырга өйрәтү.

- Табигать әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету.

- Табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.

Турыдан – туры уку эшчәнлеге барышы:

Алып баручы КВН башлануын игълан итә.

2 команда керәләр:  «Кояшкай» (башларында сары тасма)

«Зәңгәр күл» (башларында зәңгәр тасма).

Алып баручы капитаннар белән таныштыра.

Капитаннар командаларны күрсәтәләр:

Команда «Кояшкай»

Безнең девиз: « Кояш чык

Болыт кач

Без уйнарбыз җылыткач».

Команда «Зәңгәр күл»

Безнең девиз: « Түгәрәк алан

Зәңгәр күл

Зәңгәр күлнең суы мул»

Алып баручы: Командалар бер берсенә бүләк әзерләде.

«Зәңгәр күл» капитаны: Безнең зәңгәр күлдәге чиста суны бүләк итәбез.

«Кояшкай» капитаны: Безнең кояш нурларында иркәләнеп үскән – кызыл алма бүләк итәбез.

Алып баручы: Хәзерге заманда бар дөнья кешеләре планетабызның табигате куркыныч астында икәнлеклекне аңладылар. Җир-ул безнең йортыбыз. Без аның байлыкларын җимерергә тиеш түгел. Шулай булгач, әйдәгез, безнең әйләнә – тирә искиткеч матур һәм юмарт булып калсын өчен тырышыйк. Безнең җиребездә чиста инешләр чылтырасын, матур чәчәкләр үссен, кошлар сайрасың.

Алып баручы: Хәзер без сезнең белән ярыш оештырырбыз һәм безнең арада кайсыбыз табигатьне яхшырак белеүн һәм аңа булыша алуын тикшерербез. Жюри сезнең җавапларны бәяләр. (Алып баручы жюри әгъзаларын әйтеп чыга). Сез яулап алган баллар урынына әләмнәр бирерләр. Сезгә ярышта уңышлар телим, балалар. Ярышны башлыйбыз.

Ярыш барышы

I тур.

Алып баручы: «Кояшкай» командасына сорау. Сезнең исемегез «Кояшкай» булгач, сез кояш тирәсендә ничә планета әйләнеп йөргәнен белергә тиеш. Аларны урнашу тәртибе буенча әйтеп чыгыгыз. Димәк, сорау: Кояш тирәли ничә планета әйләнеп йөри? Аларны урнашу тәртибе буенча әйтегез.

Балалар җавап бирәләр: Кояш тирәли 9 планета әйләнеп йөри: Меркурий, Венера, Җир, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон.

Алып баручы: «Зәңгәр күлгә» сорау: Сезнең зәңгәр күлдә бик күп су. Нәрсәгә кирәк соң ул су?

Димәк, сорау: Елгалар, күлләр ни өчен кирәк?

Балалар җавап бирәләр: Су бөтен тереклек ияләренә-үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Аны коедан, чишмәдән, елгалардан, күлдән, суүткәргечтән алалар. Чиста су – бик кыйммәтле әйбер. Аны сакларга, урынлы файдаланырга кирәк. Су краннарын ачык калдырырга ярамый.

Алып баручы: Сүз жюри әгъзаларына бирелә.

II тур

Алып баручы: Сезнең алда бәхетсез, коры агач. Аңа ярдәм итеп булырмы икән? Сезнең кулларыгызда тылсымлы яфраклар, сез яхшы эш уйларга тиеш. Бу агачка, табигатькә ничек ярдәм итеп булуы турында уйлагыз.

Кайсы команда күбрәк яхшы эшләр әйтә, шул команда җиңүче була.

(Беренче бер команда әйтә һәм яфрагын алып баручыга бирә, алып баручы аны агачка беркетә, аннары икенче команда әйтә һәм яфрагын бирә).

Нәтиҗә: Алып баручы агачка игътибарларын юнәлтә: ул яшелләнгән, анда күп  яфраклар үскән-балаларның игелекле эшләреннән.

Алып баручы: сүз жюри әгъзаларына бирелә.

III тур

Алып баручы: Без сезнең белән ак һәм көрән аюларны чагыштырырбыз. Рәсемнәрне күзәтегез һәм аюларның тормыш рәвешен исегезгә төшерегез. Башта бер команда җавап бирә, аннары икенчесе – кайсы команда күбрәк җавап бирә. Сорау: Ак һәм көрән аюлар нәрсә белән аерылалар? (Балалар җавап бирә).

Сорау: Бу ике аю нәрсә белән охшаш? (Балалар җавап бирә).

Алып баручы: Жюри әгъзалары киңәшкәнче Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» дигән шигырен тыңлап үтик. Аны безгә «Кояшкай» командасы сөйли.

Бала: «Табигать кочагында».

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без

Куаклар сындырмадык

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык

Җилләргә сәлам әйттек

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Алып баручы: Мәрзия Фәйзуллинаның «Чисталык яратабыз» дигән шигырең «Зәңгәр күл» командасы сөйли.

Бала: «Чисталык яратабыз»

Су буенда, ком өстендә

Уйныйбыз төрле уен

Уйнап туйгач, чүп-чарлардан

Чистартабыз яр буен.

Дулкыннар да чүпне судан

Күтәреп ярга ата.

Димәк, алар да, безнең күк,

Чисталыкны ярата.

Алып баручы: сүз жюри әгъзаларына бирелә.

IV тур. Капитаннар конкурсы

Алып баручы: Сезнең алда «Кызыл китапка» кертелгән җәнлекләрнең рәсемнәре. Аларның  исемнәрен, кайда яшәгәннәрен һәм ни өчен алар сирәгәйгәннәр әйтегез.

Бала: «Кызыл китапка» җир йөзеннән юкка чыгып бара торган хайваннар теркәлгән. Бу юлбарыс – бик көчле ерткыч җәнлек. Юлбарысның тиресе гаҗәеп матур. Кеше аны нәкъ шул кыйммәтле тиресе өчен аулый. Бу җан ияләре җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкмасын өчен, аларны сакларга, үрчетергә кирәк.

(Балалар шушы рәвешчә «Кызыл китап» тан тагын берничә җәнлек турында сөйли, рәсемнәрен күрсәтә).

Алып баручы: Сүз жюри әгъзаларына бирелә.

Кыш керә.

Кыш: Исәнмесез,балалар! Сез мине таныйсызмы? Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабы минем исемне әйтер.

Табышмак: Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак, туган?

Дөрес, мин Кыш. Мин сезнең янга урманнан килдем. Анда хәзер бик салкын. Ә сез беләсезме, анда җәнлекләр ничек яшиләр кыш көне? Тиен һәм куян кышны ничек үткәрәләр?

V тур. Балалар тиен һәм куян турында сөйлиләр.

Жюри җавапларны бәяли.

Кыш: Булдырдыгыз! Бик белемле балалар икән сез. Ә салкында өшемәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Алып баручы: Без бер уен беләбез, аны гел уен майданчыгында уйныйбыз. Ул шаян уен «Булса суык» дигән.

Уен: «Булса суык

Шиңә куык

Булмый куып

Колак уып

Билне буып

Утыру белән

Бетми суык».

(Балалар сүзләр буенча хәрәкәтләр ясыйлар).

Кыш: Балалар, кыш көне кошларга да бик кыен туры килә. Аларга ярдәм итәргә кирәк.

(Кыш үстерешле диалог үткәрә).

Үстерешле диалог «Кошларга ярдәм итик»

- Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?

Балалар: Песнәк, тукран, көртлек, карабүрек, саескан, ала карга, кызыл түш һәм башкалар безнең якта кышлыйлар (Ике команда чиратлашып җавап бирәләр).

- Нинди кош тәрәз каршында, түше сары лимон күк, кара бүрек башында, юри киеп куйган күк? (Песнәк)

- Сез беләсезме «Урман докторы» дип кайсы кошны атыйлар? (Тукран)

- Нинди кош кыш көне бала чыгара? (Чукыр)

- Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсан, кар өеме була? (Көртлек)

- Кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

Жюри җавапларны бәяли.

Кыш: Балалар, сез мине бик сөендердегез. Кошларга ярдәм итәргә кирәк. Сез әти-әниләрегез белән бергә төрле тартмалардан кошларга җимлекләр ясагыз. Ә хәзер мин сезгә үземнең бүләгемне калдырам. Сез аны күзәтегез. Нәрсәгә әверелер икән кар? Сау булыгыз.

Алып баручы: Жюри әгъзалары нәтиҗә ясанганчы, Ләлә Хисматуллинаның «Табигать дуслары» дигән җырын җырлап алыйк әле.

Җыр «Табигать дуслары»

Алып баручы: Безгә Кыш кар бүләк итте. Балалар карга игътибар итегез әле. Игътибар белән карыйк әле, нәрсәдән тора икән кар?

Балалар: Кар бөртекләреннән тора.

Алып баручы: Әйтегез әле, кар нинди?

Балалар: Кар ак төстә, ул салкын…

Алып баручы: Кар җылыда нишли?

Балалар: Кар җылыда эри.

Алып баручы: Чыннан да, кар азрәк эри башлаган. Карагыз әле нәрсә бу?

Монда кар эченә Кыш безгә бүләкләр яшергән.

(Алып баручы бүләкләр өләшә).

Алып баручы: Жюри әгъзаларын тыңлыйбыз.

(Жюри әгъзалары нәтиҗә ясыйлар. Медальләр тапшыралар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар - практикум для педагогов по экологии "Экология и мы!"

На неделе экологической культуры у нас в Центре был проведен семинар для педагогов «Экология и мы!». Целью проведения семинара было повышение профессионального мастерства  педагогов. Формой прове...

Семинар - практикум по экологии "Расширение знаний взрослых об экологии и окружающем мире"

Данный материал будет актуален для педагогов дошкольного образования...

Занятие по экологии: « Через добрые дела можно стать юным экологом» (старшая группа)

Цель: познакомить детей с понятием « юный эколог» (ребенок любящий природу, всегда и везде заботящийся о ней). На литературных примерах учить понимать добрые и плохие поступки по отношению к природе. ...

Выступление на межмуниципальных экологических чтениях «Экология природы – экология культуры» «Реализация индивидуальных запросов воспитанников детского сада через участие в экологическом проекте «Экология природы – экология души»

 Муниципальное дошкольное образовательное автономное учреждение центр развития ребенка - детский сад «Аленький цветочек» - это образовательное учреждение, в котором экологическ...