Көзге урманга сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Сабирова Рамзия Галимзяновна

көзге урманга сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_urmanga_syaht.docx18.95 КБ

Предварительный просмотр:

                Көзге урманга сәяхәт

Максат. Балаларны көзге табигать белән таныштыру, аның матурлыгын күрә белү. Төсләрне танырга өйрәтү, сенсо-моторик күнекмәләрне үстерү. Тукран турында белемнәрен баету һәм ярдәмчел булырга күнектерү. Балаларда шатлану хисләре уяту, музыкаль уеннар, җырлар, биюләр,такмаклар кулланып экология тәрбиясе бирү.

Җиһазлау:  яфраклар (кызыл, сары төстә), 3 агач сүрәте, ясалма бөҗәкләр, керпе, тукран курчаклары,кәгзъдән киселгән куян сүрәтләре.

Зал көзге урман күренеше итеп бизәлгән.

Шөгыль барышы:

  • Балалар,  карагыз әле, без нинди матур көзге урманга килдек. Монда искиткеч матур (балалар күзәтеп йөриләр). Хәзер көз көне,көннәр юеш,яңгырлы. Агачларда яшел яфрак та калмаган, алар бар да сары, кызыл төскә кереп коелганнар...
  • Ишетәсезме, аяк астында кипкән яфраклар кыштырдый? Ягез әле, бу матур яфракларны җыеп алыйк һәм алар белән биик.

Яфраклар белән бию.

  • Балалар, карагыз әле, бу агачларның  яфраклары коелып беткән (балаларның игътибаын өч агачка юнәлтү). Ягез әле, яфракларның үз төсләрен танып урыннарга куйик.

Уен: ” Үз төсен тап”.

Тукылдаган тавыш ишетелә.

  • Тыңлагыз әле, балалар. Бу нинди тавыш. Кайдан килә ул? Әйдәгез эзлик, кем тукылдый икән? Балалар, килегез әле, менә нәрсә икән бит ул!

Нинди кош бу?

  • Тукран.

Тәрбияче һәм балалар: Исәнме,тукран!

Тукран: Кем чакыра мине? Мин сезнең белән озаклап сөйләшеп тора алмыйм, минем эшем бик күп.

Тәрбияче: Ачуланма инде, тукран, без көзге матурлыкны, урманны карарга килгән идек...(тукран тукылдый, туктамый)

  • Балалар, әйдәгез, без дә аңа булышыйк. Балалар кулларын йодрыклыйлар,аларны бер-берсенә бәреп такмак әйтәләр:

Тук, тук, тукран.

Тукылдатып утыра

Агачтагы кортларны

Барсын чүпләп бетерә.

Тәрбияче:  Тукран,балаларның синең белән уйнап аласы килә. Әйдәле, ял итеп ал!   

Җырлы уен: “Кая безнең куллар”.

Тукран: Рәхмәт сезгә, балалар. Миңа бик ошады.Сез миңа көч керттегез,чистартмаган агачларым әле бик күп. Мин гади генә кош түгел, ә урман табибы. Әгәр дә агачлар авырып китсә, мин аларны дәвалыйм.

Тәрбияче: Тукран,әллә агачлар да авырыймы?

Тукран: Әлбәттә, чөнки аларның кайрылары астында бик күп зыян китерүче бөҗәкләр, кортлар урнаша һәм агачлар авырып, кибә башлыйлар.

Шул вакытта мин аларга ярдәмгә киләм.Үземнең озын томшыгым белән кортларны чүплим. Миңа үземнең эшем бик ошый,чөнки мин урманга ямь

кертәм. Балалар, сезнең дә миңа булышасыгыз килмиме?

Менә сезгә чиләк, кем күбрәк бөҗәкләр җыяр икән.(идәндә ясалма бөҗәкләр)

Уен: “ Бөҗәкләрне  җый”.

Тәрбияче: Менә бит безнең балалар да уңган,эшчән урман табиблары булдылар.

Тукран: Рәхмәт,балалар,сез бик эш сөючән булдыгыз.

Тәрбияче: Әйе шул, әле аларның  аяклары,куллары биергә дә оста.

Җырлы бию: “Без бит әле бик нәни”.

Тәрбияче: Ярар, тукран,син эшеңне дәвам ит, ә без алга таба китик.

(Залга моңсуланып  керпе керә)

Керпе: Һай миңа бик моңсу, күңелсез.

Тәрбияче: Исәнме керпе,син ник болай күңелсез?

Керпе:  Нишләп күңелсез булмаска? Барлык кошлар җылы якка очып китә. Бертуктаусыз яңгыр ява, суык җилләр исә,безгә тынычлык бирми.

(Яңгыр тавышы)

Тәрбияче: Балалар, яңгыр ява башлады,качыйк тизрәк!

(кулчатыр астына җыелалар)

Балалар: Кояш,чык, яңгыр кач!

 Без уйнарбыз җылыткач!

Тәрбияче: Кояш та чыкты, күңелле рәхәт булды!

Җыр:”Кояшкай”.

Шул вакытта фонарь утлары яктыртыла. Кояш куяннары чыга.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле кояш куяннары йөгерә башлады.

Әйдәгез, аларны тотыйк.

Керпе: Мин тоттым,тоттым! Әйдәгез, балалар булышыгыз  миңа.

(Төрле җирләргә кәгазъдән кискән куяннар куелган, керпе аларны фланелеграфка куя)

Күпме куян булды!

Шатланып бииләр.

Тәрбияче: Балалар,Без шундый дус,тату булдык. Һаман шулай дус булыйк һәм биеп алыйк.

“Дуслаштык” биюе.

Тәрбияче: Ярар балалар,безгә бакчага кайтырга кирәк, безне анда уенчыкларыбыз көтә.

Керпе:Балалар.минем сезгә дигән күчтәнәчләрем бар,үземнең шушы тылсымлы кәрҗинемне биреп җибәрим әле.(Кәрҗиндә яфраклар артына ябыштырган чупа-чупс конфетлары)

Тәрбияче һәм балалар: Рәхмәт сиңа керпе, сау бул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...