Конспект ООД "Әминә әбидән хат"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Акчурина Гульнара Малиховна

Конспект ООД для старшей группы по окружающему миру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ood_min_bidn_hat.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы “Алсу” 2нче санлы балаларның танып-белү сөйләм усешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомуми үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

Зурлар төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты

Тема “Әминә әбидән хат”

Төзеде:

 Акчурина Гөлнара Малик кызы

                                     Яр Чаллы-2016

Зурлар төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты

Тема “Әминә әбидән хат”

     Максат: балаларның йорт хайваннары, кыргый хайваннар  турындагы белемнәрен ныгыту, танып-белү кызыксынучанлыгын, белемнәрен камилләштерү,уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

    Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, олыларга ихтирам булу тәрбияләү.

    Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлылыгын үстерү.

    Белем бирү бурычы: йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү, 1 дән 10 га кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунекмәләрен камилләштерү.

    Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

    Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,социальләштерү, матур әдәбият, физкультура, сәламатлек, хезмәт

    Методик алымнар һәм чаралар:сүзле уен, хәрәкәтле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү

   Җиһазлау: мультимедия-проектор, йорт хайваннары турында презентация, йорт хайваннары турында рәсемнәр,(УМК) йорт җиһазлары, (УМК)савыт-сабалар рәсемнәре, “Чума үрдәк-чума каз” җырына аудиоязма, кисеп-ябыштыру өчен әсбаплар, хат, почта, интернет челтәре.

    Сүзлек өстендә эш: тояк, рәнҗетмәү, ишегалды, савыт-сабалар, йорт-җиһазлары.

    Алдан үткәрелгән эш: хайваннар турында әңгәмә, хәрәкәтле уен “Чума үрдәк-чума каз”, дидактик уен “Саннар”, сулыш гимнастикасы, физминутка “Дождик-дождик...”, тел шомарткыч, табышмаклар ятлау.

   Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

1. Сүзле уен “Сәләмнәр бирү”

  1. Төп өлеш.

1. Хат уку

2. Мәкальләр сөйләү

3. Табышмаклар сөйләү

3. Презентация карау

4. Хайваннар турында әңгәмә

5. Тел шомарткыч

6.Сулыш гимнастикасы

7. Физминутка “Дождик- Дождик..”

     8. Дидактик уен “Саннар”

     9. Хәрәкәтле уен “Чума үрдәк-чума каз”

III. Практик эш.

    1.Кисеп-ябыштыру “Чеби”

IV. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

I.    Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

1. Сүзле уен “Сәләмнәр бирү”

     Балалар кереп басалар.

     Тәрбияче:     Балалар, буген безгә кояш матур итеп елмая.       Әйдәгез, әле без дә кояшка елмаеп исәнләшәбез.

Бар шундый матур гадәт   (куллар ике якка җәелә)

Сәламнәр бүләк итү   (куллар төшә)

Малалайларга да сәлам   (сул кул өскә күтәрелә)

Кызларга да сәлам   (уң кул күтәрелә)

Олылар   (куллар алдагы кешеләргә сузыла)   һәм кечеләр   ( куллар күкрәккә куела)

Барыгызга да сәлам.

II.  Төп өлеш.

  1. Хат уку.

               Бүген иртән безгә хат килде. Бу хатны Әминә әби җибәргән. Хатта ул үзенең фоторәсемен җибәргән. Ул авылда яши,  ул бик тырыш, күп эшли һәм барысына да ярдәм итә. Сезнең дә шундый тырыш булып үсүегезне тели.

               2. Мәкальләр сөйләү

               Балалар, кайсыгыз хезмәт һәм яхшылык турында мәкальләр белә? Әйтеп бирегез әле.

Эше барның-ашы бар.

Эш-кешенең көзгесе.

Яхшы кеше эштә беленер.

Яхшылык җирдә ятмый.

  1. Табышмаклар сөйләү.
  1. Йөк ташый, шәп йөгерә. (Ат)

                                                     2.Сөт бирә, мөгезле. (Сыер)

3.Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

                                                              4.Нинди аучы коралсыз,

                                                              Җәнлек аулый төн буе.

                                                             Аннан мыегын селкетеп,

                                                             Йоклап ята көн буе. (Песи)

5.Сакаллы килеш туа

Берәү дә гаҗәпләнми (Кәҗә)

                                                             6.Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт).

  1. Презентация карау.

                Балалар, табышмакларга җавап табалар һәм экранда йорт хайваннары, йорт кошлары күрсәтелә.

  1. Хайваннар турында әңгәмә.

               Күрсәтелгән хайваннарның балары ничек дип атала, кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар, ни өчен кешеләр асрыйлар-сорауларына җавап бирү.

              5. Тел шомарткыч. Тояклы хаваннарны күрсәтү.

Як-як-як-сыерда бар тояк

Як-як-як-атта бар тояк

Як-як-як-кәҗәдә бар тояк

Як-як-як-сарыкта бар тояк.

-Песи белән эттә тояк бармы?

-Юк.

               

                   6.Сулыш гимнастикасы

                  Этләр ничек кычкыра?

-һау, һау,һау.

Тел шомарткыч.

-һау, һау,һау, һау-дисең

Һаман нигә һаулыйсың

Җитте, һау-һау һаулама

Хат укыйм шаулама

           7. Физминутка “Дождик- Дождик..

           Шигырьнең сүзләрен сөйләп, куллар белән күрсәтәләр.

           8. Дидактик уен “Саннар”

          Экранда өй рәсеме. Әминә әбинең өйе нинди матур.

- Карагыз, әле балалар. Чиста итеп юылган җыелган. Савыт-сабалары, өй җиһазлары нинди матур, чиста.

- Әйдәгез, әле бездә күрсәтик, ничек җыя беләбез икән.

        Өстәлдә УМКдан алынган савыт-сабалары, өй җиһазлары балалар һәр берсен аерып алырга тиеш. 4 бала уйный. Һәрбер бала ничә рәсем ала шуңа туры килгән сан сайлап ала. Аңлата ни өчен андый сан алганын.

        Һәрбер балага берән сан таратыла. Балалар уңай санау буенча басалар, хәрәкәт иткәннән соң кире санау буенча басалар. Дөреслеген тикшерәләр.

          Күршесендә нинди сан торганын әйтәләр.

-Афарин, булдырдыгыз.

     9. Хәрәкәтле уен “Чума үрдәк-чума каз”

     Хәзер бераз ял итеп хәрәкәт итеп алыйк.

          НРК “Чума үрдәк-чума каз” җырына аудиоязма, балалар парлашып басалар. Җыр җырлап парсыз калган кеше үзенә пар эзли.

  III. Практик эш.

    1.Кисеп-ябыштыру “Чеби”

             Әминә әби авылда казлар, үрдәкләр, чебиләр үстерә. Без буген Әминә әбинең чебиләрен ясыйбыз. Каты кәгазь алдан әзерләнгән, чеби рәсеме өстенә клей буяп тары ярмасы сибәргә. Алдан кәгазьдән киселгән “йомырка кабыгын” ябыштырабыз. Интернет челтәре аша Әминә әбигә бүләкләребезне җибәреребез.

IV.Йомгаклау.

-Кәефләрегез ничек?

-Яхшы.

-нәрсәләр ошады?

-нәрсәләр ошамады?

- нәрсә авыр булды?

        Әминә әби почта аша безгә күчтәнәч җибәргән. Әйдә ачып карыйк. Чак-чак җибәргән һәм кунакка чакырган. Сау булыгыз.

         

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....