Доклад
статья по окружающему миру (младшая группа) на тему

Балаларга экскурсиялар һәм дидактик уеннар аша экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologiya_doklad.docx19.13 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга экскурсиялар һәм дидактик уеннар аша экологик тәрбия бирү.

Балачак чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары- яңа шәхесләр тәрбияләнә.

Менә шушы тормыш дәвамчыларын тәрбияле, игътибарлы, сакчыл, узенең туган җиренә тугрылыклы, табигатьне яратучылар, яклаучылар итеп тәрбияләү, без- тәрбиячеләрнең төп бурычы дип саныйм мин.

Табигать әкияттәгечә бай ул. Табигать белән очрашу безне төрле матур тойгылар белән тулыландыра. Табигать ул кешедә нәфислек, шәфкатьлелек тойгыларын ныгыта.

Кеше- табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә яши алмый: аңа су, һава, азык-төлек, торак, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Балаларда табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле мөнәсәбәтне кечкенәдән үк тәрбияләргә, аларның күңелендә аларга карата сак караш, ярату хисләре тудырырга кирәк.  

Бала кечкенәдән үк туган- үскән җирен, андагы барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп үсәргә, табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын танып, аңа сокланырга һәм шул ук вакытта аны саклый белергә тиеш. Кеше үзен чорнап алган тирәлектә югалып калмасын өчен, аны кече яшьтән табигатьтнең серләренә төшендерә бару зарур. Шулай эшләгәндә генә сабый күнелендә әйләнә-тирә мохит белән кызыксыну туа, әкренләп табигатьтәге матурлыкны бала күрә һәм аңлый белергә өйрәнә. Бу исә аларда табигать байлыкларына сакчыллык сыйфатлары тәрбияли.

Табигатьнең чисталыгын саклау гаять зур әһәмияткә ия. Балаларда кече яшьтән  экологик культура тәрбияләми торып, киләчәктә бу мәсьәләнең уңай хәл ителүенә исәп тотып булмавын да әйтергә кирәк. Без балалар бакчасында табигатьне саклау кануннарын үзләштерү, иртән һәм кичен буш вакытта экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләрен кулланабыз.

Балалар табигатьтәге төрле күренешләрнең үзара бәйләнештә булуын җитәрлек күз алдына китерә алмыйлар, бөтенләй уйлап та карамаска мөмкиннәр. Шул максатны күздә тотып, без кече яшьтәге балаларга да дидактик уеннар , халык әкиятләре, экскурсияләр аша табигатьтәге төрле күренешләрнең үзара бәйләнештә булуын аңлатырга тырышабыз.

Уртанчы төркем балаларының табигать белән кызыксынулары арта, игътибарлыклары да үсә бара. Алар исә, кечкенәләргә караганда, күбрәк әйбер билгеләрен күрәләр ( кар коры да, юеш тә була, ул тарала, аны әвәләп тә була һ.б). Бу яшьтәге балаларның сүзлек байлыгы да шактый зур, алар тулы җөмләләр кулланып сөйли башлыйлар. Дүрт яшьлекләр табигатьнең матурлыгын күреп, сиземләп, аңа бәя бирәләр. Ләкин аларның бәяләүләре гади һәм туры : ул ике сүздән тора “яхшы” һәм “начар”. Бу яшьтә балаларда мөстәкыйльлек тә көчәя, кушылган йомышларны үти алырлык дәрәҗәдә булалар. Бу яшьтә балалар белән дидактик уеннар аша үсемлекләрнең төзелеше өйрәнелә ( сабагы, яфрагы, чәчәге, тамыры). Аларга су, кояш, җылылык, туфракка утырту кирәклеге аңлатыла.  

Балалар белән тәҗрибә үткәргәндә төрле сораулар куела, мәсәлән, аны ни өчен эшлисез? Нигә кирәк? Һәм башкалар. Күнекмәләрне ныгыту өчен төрле дидактик уеннар үткәрелә.

Табигать белән турыдан туры аралашу сәбәпле, зурлар төркемендә балаларның табигать белән ныклы кызыксынулары туа. Балалар табигатьтәге күренешләрнең эзлеклелеген күреп алалар, табигать күренешләре арасындагы бәйләнешләрне дә билгели башлыйлар. Балага үзе эзләп фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Дидактик уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә.

Без табигать күренешләренә, ел фасылларына багышланган альбомнар төзедек. Мәсәлән, “Ел фасыллары”, “Кошлар”, “Балыклар”, “Йорт хайваннары”, “Авылыбыз уңганнары”, “Чәчәк сөючеләр”. Мондый альбомнар балаларда табигать күренешләрен игътибар белән күзәтергә ярдәм итә. Балалар шулай ук адым саен сурәтләүләр, уңышлы сүз һәм сүзтезмәләр, җөмләләр белән эш итәләр, болар исә аларның тел байлыгын үстерү, туган телне,  әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уята. Шулай ук туган табигатьнең матурлыгын, байлыгын, аның кешеләре күркәмлеген кадерли белүче шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Мин үземнең эшемне табигый материаллары җыйнаудан башлыйм. Ни өчен? Чөнки табигый материаллар ул үзе үк хыяллар һәм фараз итү уеннары сандыгы, ә аны кулларның осталыгы белән берләштерсәк, ул чагында бар нәрсәне дә җанландырып була. Һава суларга чыккач, мин еш кына үзебезнең бакчада үскән агачларга балаларның игътибарын җәлеп итәм, аннан коелган яфракларны, күркәләрне җыеп, аларны үзебез белән төркемгә алып керәбез. Алардан нәрсәләр ясарга мөмкин булуын бергәләп уйлашабыз. Буш вакытларыбызда без алардан төрле җәнлекләр, кешеләр ясап аларны җанландырабыз һәм бергәләп шатланабыз.

      Ел дәвамында балалар белән экологик темага экскурсияләр оештырабыз. Яз көне кошлар кайтуын көтеп алабыз. “Карга боткасы” пешереп, зур бәйрәм ясыйбыз. Үзебез генә сыйланып калмыйча, кошларны да сыйлыйбыз. Сыерчыклар кайтуын оялар ясап түземсезләнеп көтәбез.

      Тал песиләренең чәчәк атуы да балалар өчен зур куаныч. Үги ана яфрагының сап-сары чәчәкләрекүренә башлау белән балалар белән су буена ашыгабыз.

       Агачлар шау чәчәккә күмелеп тирә-якка хуш ис тараталар. Бу матурлыкка соклана белү генә түгел,ә аны саклый да белергә кирәклеген аңлатабыз.

       Авылыбыз кырыннан таулар тезелеп киткән., ә аның итәкләрендә суырлар яши. Балалар белән аларның тормышы белән танышабыз. “Кызыл китап”ка кертелгән кошлар һәм җәнлекләр, үсемлекләр турында мәгълүмат бирәбез.

      Авылыбызда искиткеч тырыш, уңган, фантазияга бай гаилә яши. Зөһрә һәм Виктор Шариповлар гаиләсе. Аларның ишек алдында нинди генә экзотик кошлар яшәми! Дистәләрчә аквариумнарында балыкларның нинди генә төрләрен күзәтмисең. Акулага кадәр бар! Кышкы бакча үзе генә дә ни тора! Ишек алдындагы кечкенә күлдә балыклар йөзә. Фонтан атып утыра. Алар үстергән чәчәк диңгезенә һәркем сокланып карый. Бакча балаларына бу гаиләнең ишек алдына экскурсия вакытында татар халкының !”Тырышкан – табар, ташка кадак кагар” мәкаленең мәгънәсен ачып бирдек.

      Кече яшьтән бирелгән мондый тәрбия, һичшиксез, аларның киләчәк тормышына да уңай йогынты ясаячак. Без моңа ышанабыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публичный доклад МДОУ №2 "Рябинка"

Приоритетным направлением деятельности МДОУ № 2«Рябинка» является обеспечение психологического благополучия , охрана  и укрепление  здоровья  детей  и духовно-нравственное во...

Доклад - выступление на научно-педагогической конференции для специалистов занимающихся с детьми с ограниченными возможностями здоровья. Тема доклада - Народная игра в музыкальном развитии детей с ОНР

     Мы все без исключения желаем видеть своих детей здоровыми, счастливыми улыбающимися, умеющими общаться с окружающими людьми. Но это не всегда получается. Особенно сложно дет...

ДОКЛАД- ПРИЗИНТАЦИЯ ДОКЛАД

1слайдФормы и методы работы с родителями и детьми по экологическому воспитанию2слайднастоящее время проблемы экологического воспитания вышли на первый план, и им уделяют все больше внимания. Почему эт...

Доклад к семинару «Формирование коммуникативных навыков дошкольников в процессе игры ». Тема доклада: «Становление социально-коммуникативных умений посредством культурных практик».

С выходом Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования особое внимание уделяется различным видам детской деятельности и решению задач ...

Доклад ДОКЛАД на тему: « ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ПРОЕКТНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ В ПРОЦЕССЕ ФОРМИРОВАНИЯ ЭЛЕМЕНТАРНЫХ ПРЕДСТОВЛЕНИЙ О ПРАВИЛАХ БЕЗОПАСНОСИ ЖИЗНЕДЕЯТЕЛЬНОСТИ У ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА» .

Ни для кого не секрет, что сложившаяся социальная и экологическая обстановка вызывает беспокойство у людей всей планеты. Особую тревогу мы испытываем за самых беззащитных граждан – маленьких дет...

ДОКЛАД НА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ. Тема доклада: «Интеллектуальные игры, как средство развития элементарных математических представлений».

ДОКЛАД НА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ.Тема доклада: «Интеллектуальные игры, как средство развития элементарных математических представлений».Задолго до того, как игра стала предметом научных иссл...

Доклад для педагогической конференции. Тема доклада "Ребенок и семья в цифровом пространстве".

пять плюсов дистанционного взаимодействия для родителей: Возможность оперативно получать информацию о текущих и предстоящих событиях в группе.Отсутствие ограничений во времени...