Әбиемдә кунакта
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Саляхова Альфинур Саматовна

НОД для детей 2 младшей группы по ознакомлению  с татарскими национальными блюдами и предметами быта.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemd_kunakta.docx22.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. «Әбиемдә кунакта»

2нче кечкенәләр төркеме

Максат:

1.Татар халкының милли ризыклары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк, коймак һ.б.) һәм йорт кирәк-яраклары ( чигелгән эскәтер, сөлге, кулъяулык һ.б.) исәбенә сүзлек запасын баету, аларны актив кулланышка кертү.

2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру.

3. Әби- бабайга хөрмәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: авыр сүз, рәнҗетү, ягымлы сүзләр, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк, эскәтер, сөлге, кулъяулык.

Җиһазлау: татар халык ашлары, сандык, чигелгән сөлге, эскәтер, кулъяулыклар,  бизәнү әйберләре: алка, муенса, бәйләнгән шәл, тәсбих.

Балалар  белән алдан эшләгән эшләр:«Кибет» с-р уены уйнау, гаилә турында әңгәмәләр.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Мин бүген эшкә килгәндә ике әбинең сөйләшеп утырганын күрдем. Берсе елмая-елмая нидер сөйли, ә икенчесе бик ямансу гына утыра иде. Ни өчен икән?                                                                

Ситуация.      ( Балаларның җаваплары)

- Берәр җире авырта.

- Аңа авыр сүз әйткәннәр.

- Берәр әйбере югалган

- Оныкларын күптән күрмәгән һ.б.

Тәрбияче: Безне дә әбиебез сагынгандыр. Без аның кәефен ничек күтәрә алабыз?

- Әбиләргә кайтабыз...

- Аңа бүләкләр, күчтәнәчләр алабыз.

- Нәрсәләр алабыз?..

- ,,Кибет”кә барабыз- чәй, яулык, печенье, конфет... алабыз.

 Сүзле уен «Минем әбием нинди?»

-Матур, ягымлы, эшчән, уңган, акыллыһ.б.

- Дәү әниләргә нәрсәгә утырып кайтабыз?

- Җаваплар.

Ял минуты

Без барабыз, барабыз,

Ерак юллар узабыз.

Күчтәнәчләр кулыбызда,

Дәү әниләргә кайтабыз.

Тәрбияче: Менә дәү әниләребезгә килеп тә җиттек. Дәү әниебез өстәл  әзерләп куйган. Өстәлендә нәрсәләр бар?

- Бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк, коймак һ.б.

Татар халык ашлары турында сөйләшү.

Тәрбияче:  Алар ничек пешерелгәннәр?

- Әниләрегез ниләр пешерәләр?

- Сез аларга ярдәм итәсезме соң?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, дәү әниебез кая киткән?

Кибеткә.

Күршеләргә һ.б.

(Тәрбияче тиз генә яулык бәйләп чыга)

Дәү әни:  И, балакайларым кайтып та җиттегезмени? Мин сезне көттем. Мине бик тә сөендердегез. (Кочаклап ала). Әйдүк, әйдүк түрдән узыгыз, җиңел аякларыгыз белән. Исән-сау гына килдегезме? Алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем (исәнләшәләр).

 Бала:  Исәнмесез, әбекәй. Хәтерлисезме, сез безне кунака чакырган идегез. Менә без дә килеп җиттек.

 Дәү әни. Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә. Әйдәгез, түрдән узыгыз, утырышыгыз. Әле йортка дога кылып алыйк (…).

 И картлык – шатлык түгел шул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга да онытып торам. Хәзер самоварымны гөрләтеп җибәрим. Ә сез, балакайларым, үз өегездәге  кебек булыгыз.

 Бала:  Әби, онытып та җибәрә язганбыз. Безнең сезнең өчен кечкенә генә бүләгебез дә бар иде. (бүләкләрен бирәләр).

 Дәү әни. Рәхмәт, балакайларым. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, диләр бит. Без картларның күңелен күтәргәнегез өчен, бик зур рәхмәт.

 Бала:  Әби, безнең тагын бик күп һөнәрләребез бар әле. Әйдәгез, без сезгә шуларны күрсәтик әле.

 - Әби, сез  «Йөзек салыш» уены уйнап үскән кешеләр, без дә шуны уйнап алыйк әле.

    (уен башлана, йөзек алган кешене уртага чыгарып җәза бирәләр).

 - Кемдә йөзек сикереп чык.

 - Моңа нинди җәза бирәбез!

             - җырласын …

             - биесен …

             - әкият сөйләсен. …

 Дәү әни. Һай, балакайларым, нинди күңелле уен. Рәхмәт инде, балакайларым, яшь чакларымны да исемә төшердегез. Ходай сезгә шатлыклы көннәр, озын гомер бирсен.                                                                                                                         - Күрәм, сез күп беләсез икән. Шуның өчен мин сезгә бүләк тә әзерләдем әле. Кая соң әле минем сандыгым. Бу сандык белән мин йортка килен булып төштем. Бу сандык минем тормышым. Әйдәгез, ачып карыйк әле. Ниләр бар икән эчендә.

 (Сөлге, өстәл япкычы, тәсбих, кулъяулыклар, чигелгән әйберләр, бизәнү әйберләре, алкалар, муенсалар, бәйләнгән шәлне карау).

 Бала:  Әби, кунакның әйбәте ике көн диләр. Барысы өчен дә рәхмәт, безгә китәргә кирәк.

 Дәү әни. Юк, юк, җаннарым, чәй эчертмичә җибәрәмме соң? Самоварым кайнап чыккандыр инде. Ризыктан олы булып булмый.

(Чәй эчәләр, ашап бетергәч дога кылалар.)

 Бала: Ярар, әби, ризыгыгыздан авыз иттек, рәхмәт сезгә. Исән-сау яшә, авырма, һәрвакыт шундый җитез, олы күңелле бул!

 Дәү әни. Хушыгыз. Хөрмәтегез өчен рәхмәт. Тагын килегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

Әбиемдә кунакта, авылыма- еракка.

белем бирү эшчәнлеге...