“Урманга сәяхәт”
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

уртанчылар төркемендә танып белү өлкәсе шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanyp_belu_shogyle.docx18.02 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

“Урманга сәяхәт”

Танып белү өлкәсе

Уртанчылар төркеме

Төзеде:

64 балалар бакчасы

 тәрбиячесе:

Мифтахова Г.И.

2016

-Балалар, без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз. Нәрсә белән барып була? (автобус, поезд, самолет,теплоход, машина).

- Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм.Нәрсә икән ул?

“Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина, бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй?” (Автобус)

- Д/уен “Билет сату” (геометрик фигураларны кабатлау)

-  1 тукталыш “ Байбак”

Байбак турында хикәя “Байбак өндә яши.Аларның өннәре бик тирәк. Байбаклар үлән ашыйлар.Кояш чыкканда алар юына һәм намаз кыла. Шуннан соң гына ашыйлар. Башкалар ашаганда,берсе багана кебек басып, сакта тора.Әгәр куркыныч янаса,ул сызгырып хәбәр бирә һәм байбаклар өннәренә кереп качалар. Кыш көне алар йоклый.”

         “Табышмак

         1.   Ул өстенә җәй дә, кыш та,

Энәле күлмәк кия.

Шулай  да аны  әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

2.   Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле. (Төлке).

3.   Җәен соры, кышын ак,  

Аңа шулай яхшырак. (куян)

        4.    Җәен урманга патша,

Җиләкләр бал ярата.

Кышын кардан аста,

Кыш буе йоклап ята. (Аю)

         5.   Кош түгел оча,

Ябалактан курка.

Чикләвек ярата, сызгырса,

Урманны яңгырата. (Тиен)

2 тукталыш “Урман”

-Балалар,  без сезнең белән урманга килеп җиттек. Карагыз, сез әйткән җәнлекләр барысы да монда икән.

Д/уен “ Киресен әйт”

Тиен өстә –аю  (аста)

Төлке алда – куян    (артта)

Төлкенең койрыгы озын – куянныкы   (кыска)

Куян кечкенә – аю  (зур)

Аю батыр – куян  (куркак)

Хикәя төзү “Куян”  

Куян урманда яши.Аның колаклары озын.Алгы тәпие кыска, ә арткылары озын. Шуңа ул тауга да бик тиз өйгереп менә. Аның йоны йомшак.Ул җәй көне соры, кыш көне ак була. Куян яшел үлән, агач кайрысы ашый.

Куян үзенә өй ясамый, ризык та әзерләми. Көндез алар куак астына качып йоклый, ә кич белән ашарга чыгалар.Кыш көне кар астына качалар. Шулай дошманнарыннан сакланалар.

Әз хәрәкәтле уен “Аю, куян, керпе”

 Хикәя төзү “Тиен”  

Тиен кызгылт- сары төстә. Ул бик җитез.Тиз генә бер агачтан икенчесенә сикерә. Тиен чикләвек, гөмбә ярата.Йөгереп, сикереп үзенә азык әзерли.Аның койрыгы зур,йомшак, матур.

Тиен агач куышларында яши. Үзенә чыбыктан үреп тә оя ясый. Көз көне азык әзерләп, киптереп куя. Кышкы салкыннарда үзенең оясында утырырга ярата.Койрыгы аңа юрган була.

  Хикәя “Аю”

Олы гәүдәле аю урманда бик тыныч йөри. Ул йөргәндә бер ботак та сынмый.Аю әкрен йөри, ә тиз йөгерә. Агач башына да оста үрмәли. Аю җиләк, гөмбә, бал ярата, балык та ашый.

Д/уен ”Зоопарктан җәнлекләр качкан”

Д/уен “Кайда ничә җәнлек?”

Хикәя “Бурсык”

Бурсык төрле ризык, күбрәк бөҗәк,шулай ук суалчан, тычкан, балык ашый. Алар өндә яши.Бурсыклар бик чиста.Өннәрен яз һәм көз көне чистартып чыгаралар. Ә өннәреннән еракта үзләренә бәдрәф ясыйлар. Кыш көне алар йоклый.

Хикәя “Урман”

Урманда бик күп үсемлекләр үсә. Агачлар, матур чәчәкләр, хуш исле үләннәр. Җәй көне тәмле җиләкләр пешә. Көз көне чикләвекләр өлгерә, гөмбә үсә. Урманда җәнлекләргә дә, кешеләргә дә бик рәхәт.

 Иҗади эш “Агачларга ярдәм итик” (пластилиннан агач макетына яфраклар ясау)

Анализ ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...