Уртанчылар төркемендә "Көз" темасына проект эше.
проект по окружающему миру (средняя группа) на тему

Бариева Ляйсан Раисовна

Дөньяның заманча мөмкинлекләре арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрә белүне, һәр көн күргәннең мәгънәсен аңлау көннән көн катлаулана бара. Әгәр дә тормыш мәшәкәтләренә бирелеп, башны түбән иеп йөрсәк, балаларга күрсәтмәсәк, көзге табигатьнең матурлыгын күрми дә калырга мөмкинбез. Димәк көз , безнең дә, балаларның да хәтерендә , караңгы, күңелсез, юеш булып истә калачак.зге табигать , белән соклану кешелекнең эчке дөньясын баета, өлкәннәр белән балаларның уртак кызыксынучанлыкларын табарга ярдәм итә, физик сыйфатларны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерергә булышлык итә. Ә көзге күренешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнүдә алган белемнәр , интеллектуаль үсешне арттыра

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                           Проект «Туган ягыбызда көз”

                                     12нче уртанчылар төркеме.

Проектның төре: иҗади .

Балаларның яше: уртанчылар төркеме (4-5 яшь)

Проектта катнашучылар: балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр,татар телчесе,  

                                               музыкаль җитәкче.

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (1-30 октябрь)

Актуальлелек.  Дөньяның заманча мөмкинлекләре арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрә белүне, һәр көн күргәннең мәгънәсен аңлау көннән көн катлаулана бара. Әгәр дә тормыш мәшәкәтләренә бирелеп, башны түбән иеп йөрсәк, балаларга күрсәтмәсәк, көзге табигатьнең матурлыгын күрми дә калырга мөмкинбез. Димәк көз , безнең дә, балаларның да хәтерендә , караңгы, күңелсез, юеш булып истә калачак.зге табигать , белән соклану кешелекнең эчке дөньясын баета, өлкәннәр белән балаларның уртак кызыксынучанлыкларын табарга ярдәм итә, физик сыйфатларны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерергә булышлык итә. Ә көзге күренешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнүдә алган белемнәр , интеллектуаль үсешне арттыра. Шуңа күрә “ Туган ягыбызда  көз” проектын актуаль дип санарга мөмкин.

Проектның максаты. Көзге чорда табигатьтә булган үзгәрешләр, үсемлекләр һәм кошлар дөньясын булган үзенчәлекләр  турында белемнәрен гомумиләштерү өчен шартлар тудыру.

Проектның бурычлары:

  • табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен  актуальләштерү.
  • тере булмаган табигатьнең әйләнә-тирә юнь белән бәйләнешен өйрәтү.
  •  “көз”, “яшелчә”, “ җиләк-җимеш”, “кошлар” темасы буенча белемнәрен баету.
  • күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлыкларын арттыру.
  • диологик сөйләмне камильләштерү, сүзлек запасын баету.
  • туган як табигатенә соклану хисләре,сакчыл караш тәрбияләү.

Ниятләнгән нәтиҗәләр:

  • Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсте, тирә-юнь турындагы белемнәре арта, сөйләм теле үсә.
  • Балалар тере табигатьтә була торган сезонлы үзгәрешләр  турында белем алалар.
  • Һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдлы булуына ышаналар.
  • Матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа.
  • Күчмә кошлар һәм безнең якларда калучы кошлар турында белемнәре арта.
  • Шигырьләр, җырлар, табышмаклар өйрәнү нәтиҗәсендә сөйләм телләре үсә , сүз байлыклары арта.
  • Балаларга белем бирү эшчәнлегендә әти-әниләрнең кызыксынучанлыклары, активлыгы арта.

Проектны тормышка ашыруда кирәкле ысуллар:

  1. Теманы билгеләү, максат һәм бурычларын кую.
  2. Эш алымнарын, ысулларын билгеләү.
  3. Метод һәм матур әдәбият, дидактик материаллар туплау.
  4. Иҗади эшкә материаллар җыю.
  5. Дидактик уеннар ясау.
  6. Перспектив план төзү.
  7. Әти –әниләр өчен косультацияләр.

Кулланылган әдәбият:

  1. К.В. Закирова “ Балачак аланы”
  2. К.В. Закирова “ Иң матур сүз”
  3. З.М. Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, З.С. Зөфәрова “Туган телдә сөйләшәбез”
  4. Г.З. Гарәфиева “ Көзне кем белә?”
  5. “Көз”,  “ Көзге уңыш”, “Көзге бакча” темаларына картиналар, иллюстрацияләр.
  6. Демонстрацион материаллар
  7. Сәнгать әсәрләре.
  8. Компьютер.

                  Проектның этаплары:

  1. Әзерлек этабы:
  • Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.
  • Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.
  • Проектның перспектив-тематик планын төзү.
  • Эш өчен яфраклар, үсемлекләрнең орлыкларын җыю.
  • Көз турында шигырьләр , җырлар, биюләр өйрәнү.
  • Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру.
  • Әти –әниләргә рекомендацияләр әзерләү.

  1. Төп этап.

Тәрбияченең балалар белән эш бердәм эше:

      1.Матур әдәбият белән таныштыру

* Г. Тукай “ Бу кайчак була?”, “Көз”

* К. Нәҗми “Көз”

* Л.Лерон” Яфрак бәйрәме”

 * Ф. Зыятдинов “Гөмбәгә килгәч”

 * “ Шалкан” татар халык әкияте.

 2. Әңгәмә үткәрү “ Төрле төсле көз”, “Агачлар нигә яфракларын коялар?”, “ Көз. Син аның турында нәрсәләр беләсең?”, “ Күчмә кошлар”

 3.И.Левитанның “Алтын көз” картинасын карау.

 4.  Күзәтүләр алып бару: көзге һава торышын, көзге агачларны, кошларны, балалар бакчасы буйлап экскурсия “ Алтын көз”.

5. Тәҗрибә үткәрү “ Агачтагы яфрак , кипкән яфрак нәрсә белән аерыла?”

6. “ Көз” бәйрәменә шигырьләр ятлау.

7. Җырлар өйрәнү: “ Салкын җилләр исә”, “ Көз, көз, әйт эле..”, “ Осенний хоровод”.

8.Биюләр өйрәнү: “ Гөмбәләр”, “ Җиләкләр”.

9. Табышмаклар әйтешү: ел фасылы көз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

     10. “ Шалкан “әкиятен сәхнәләштереп уйнау.

    11.Табигый материаллар җыю: каен, миләш, усак яфракларын җыеп киптерү; чәчәк орлыклары җыю.

     Балаларның мөстәкыйль эше:

 1.Дидактик үстерешле уеннар “Тылсымлы тартма”,  “Ел фасыллары”, “Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса”, “ Безнең як кошлары”,” Бу яфрак кайсы агачтан?”, “ Нәрсә югалды?”, “ Тәме буенча бел!”

2.Өстәл уеннары “ Яфракны җый”, “ Ел фасыллары”, “ Кошларны аер”.

3.Сюжетлы рольле уен “ Орлыклар кибете”, “ Гаилә белән урамга җыенабыз”

      4.Продуктив эшчәнлек:

          -рәсем ясау “ Алтын көз”, “ Көзге миләш ботагы”;

          - әвәләү “ Көзге агач”, “ Гөмбәләр” ;

          -кисеп ябыштыру “ Көзге яфраклардан күбәләк”, коллектив эш “ Көзге      каен агачы”.  

           

Әти-әниләр белән эш:

  • 1 октябрь- олылар көненә  “ Яраткан әбием һәм бабаем” темасына газет чыгару.
  • Балалар белән көзгә багышланган шигырьләр ятлау.
  • “Көзге могҗиза” исеме астында күргәзмә үткәрү.
  • Әти-әниләргә көзге табигатькә карата киңәшләр бирү: “ Көз”, “Көз көне балаларны ничек киендерергә”, “Көзге сынамышлар”

  1. Йомгаклау этабы. “ Көз бәйрәме”

Перспектив- тематик план “ Туган ягыбызда көз”.

Эчтәлекнең     тәртибе

Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Ата-аналар/ социаль партнёрлар б-н бәйләнеш

1.

Практик гамәли эш- көзге табигатьне, агачларны күзәтү.

Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге яфраклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Дидактик уен “ Бу яфрак кайсы агачтан?”

Төрле тостәге яфраклар җыю,яфраклар белән бию, яфракларны очыртып уйнау.

“ Яраткан әбием һәм бабаем “ газетасы өчен фотографияләр алып килергә.

2.

Әңгәмә “ Төрле төсле көз “Агачлар нигә яфракларын коялар?”,

“ Көз. Син аның турында нәрсәләр беләсең?”,

 “ Күчмә кошлар

Үстерешле диалог. Рәсемгә карап сорауларга җавап бирү.

Дидактик уен “Ел фасыллары”

Көз турында табышмаклар уйлап чыгару.

3.

Рәсем ясау  “ Алтын көз

Көз турында шигырь сөйләү, җыр җырлау.

Рәсемнәр ясау

Көз турында коллектив рәсем ясау

4.

“Көз “шигырен уку.

Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү,тәрбияче артыннан сәнгатьле итеп кабатлау

“ Яфраклар бәйрәме җырына яфраклар булып бию

Көз бәйрәменә бирелгән шигырьләрне ятларга.

5.

Кисеп ябыштыру         ” Көзге яфраклардан күбәләк”

Төрле яфракларны кулланып (миләш, усак, каен), шул яфраклардан күбәләк ясап беркетергә өйрәтү

Эчтәлек буенча кисеп ябыштыру.

Киптерелгән яфраклардан, яшелчәләрдән композиция  төзү.

6.

Җырлар өйрәнү

 “ Көз “, “ Осенний хорвод”

Җырның эчтәлеген аңлату,сорауларга җавап алу,бырларга өйрәнү.

“ Көз көз әйт әле” җырлы биюле уен уйнау.

Җырның сүзләрен кабатлатырга.

7.

Әвәләү “ Көзге агач”

Тәрбияченең әңгәмәсе,әвәләү ысулларын искә төшерү.

Эчтәлек буенча әвәләү

Әти –әниләргә әвәләү өчен табиги материаллар җыярга кушу.

8.

Тәҗрибә үткәрү. Күмәк эш  ябыштыру “ Көзге каен агачы”

Кипкән яфрак белән кипмәгән яфрак арасындагы узенчәлекне тәҗрибә аша күрсәтү, тәҗрибәдә куллаган яфраклардан күмәк эш эшләү.

Кипкән каен яфракларын күмәкләшеп беркетеп ясау.

Бакчадан кайтканда төрле яфракларны җыеп киптеренгә, яфраклардан букет ясарга.

9.

“Җиләкләр”, “Гөмбәләр” биюен ойрәнү

Бию элементларын, күрсәтү, музыкага туры китереп биергә өйрәнү.

Дидактик уен          ” Нәрсә югалды?”

( Яшелчәләр, җиләк-җимешләр

Әти- әниләргә бию өчен маскалар әзерләргә кушу

( җиләк, гөмбә маскалары)

10.

Уеннар уйнау: хәрәкәтле, сюңетлы ролле уеннар.

уеннарны

11.

“ Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

Балаларга рольләр биреп әкиятне уйнарга өйрәтү, сүзләрне дөрес әйтү..

Эчтәлек буенча әкиятне сәхнәләштереп уйнау

“Көзге могҗиза” күргәзмәсенә композицияләр ясарга кушу

12.

Бәйрәм иртәсе “Көз”

Шигырьләр ятлау, җырлар өйрәнү, уеннар уйнау.

Актив катнашу

“ Көзге могҗиза” күргәзмшсенә нәтиҗә ясау.

Татарстан Республикасы “Алсу” 2 нче балаларның танып-белү - сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы”        муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Проект

“Туган ягыбызда көз”

(12нче уртанчылар төркеме)

                                                                          Үткәрделәр:

                                                                          Тәрбиячеләр

                                                                            Бариева Л.Р.

                                                                               Хасанова Ф.Ф.

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенча әти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге.

Уртанчылар  төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенчаәти-әниләр  өчен  күрсәтелгән   йомгаклау   эшчәнлеге....

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Проект “Яз” уртанчылар төркеме өчен.

Проект темасы: “Яз”(уртанчылар төркеме).Проектның авторы: Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы 13нче төркемнең тәрбиячесеПроектның төре: иҗади эзләнү .Проектның дәвамлылыгы:1 атна.Проектның катнашучылар:балалар...

Проект : “Яз” (уртанчылар төркеме)

•Сак һәм кайгыртучан караш табигатькә карата тәрбияләү шул вакытта булыр, качан балалар гади белемнәрне табигать турында белерләр, аны күзәтергә өйрәнерләр,матурлыкларын күрерләр.•Балаларның табигать ...