"Урманга сәяхәт". кечкенәләр төркеме.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Галкина Роза Павловна

Кыргый хайваннарны өйрәнү, төсләрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_uroka.docx26.85 КБ

Предварительный просмотр:

                              Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы                 муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

“Мамадыш шәһәре 10 нчы “ Миләшкәй” балалар бакчасы”

Урманга сәяхәт

Кечкенәләр төркеме

                                                            Тәрбияче: Галкина Р.П.

                                            Мамадыш

                                                 2017

Максат:

Балаларның хайваннар дөньясы турындагы танып белү кызыксынучанлыгын үстерү.  

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.  

Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча, хайваннарны сүрәтли белү; җөмләдә сүзләрне дөрес яраштырырга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: сорау бирү, хәрәкәтле уен, сүзле уен, сөенеч мизгеле, мактау.

Җиһазлар: агачлар, урман күренеше, проектор, куян, бүре, төлке, аю рәсемнәре, табакта камыр (УМК аю битлеге).

 Сүзлек өстендә эш: хәйләкәр, ерткыч.

Алдан үткәрелгән эш: кыргый хайваннар турында әңгәмә, күрсәтмә һәм таратма материаллар, шигырь сүзләрен өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кунаклар  белән исәнләшү.
  2. Шигырь укып  хәрәкәтләнеп урманга бару.
  3. Урманны күзәтү, әңгәмә.
  4. Кыргый хайваннарны тасвирлау, күзәтү.
  5. “Куянкай” җырын җырлау.
  6. “Аю урманда” хәрәкәтле уен.
  7. Практик эш: күмәч ясау.
  8. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

  • Балалар, карагыз әле, безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез әле, алар белән исәнләшик. Исәнмесез. Карагыз әле урамда нинди матур, кояш елмая, әйдәгез балалар без дә кунакларга үзебезнең елмаюыбызны бүләк итәбез.

Тәрбияче: Балалар, мин сезне урманга сәяхәткә алып барам. Сез минем белән барасызмы? (Барабыз).

Тәрбияче: Ярый балалар, юлда күңелсез булмасын өчен шигырь сөйләп барабыз.

Без барабыз урманга,

Урманга сәяхәткә,

Анда бик күп гөмбәләр.

Бик күп төрле агачлар.

Слайд №1

Тәрбияче: Менә балалар, урманга килеп тә җиттек. Карагыз әле балалар, урман ничек матур. Агачлар төрле төскә кергән. Көзге урман тагын да ямьләнеп киткән. Менә шуның өчен көзге көнне алтын көз ди әйтәләр. Чөнки агачларның яфраклары алтын төскә керә.

Балалар, карагыз әле бу агачның яфраклары нинди төсле?

Балалар:(Бергәләп җавап бирәләр) сары.

Тәрбияче: Дөрес, сары төсле.Әйдәгез бергәләп тагын бер кабатлыйк. Агачның яфраклары сары төсле. (активлаштыру)

Тәрбияче:Карагыз әле, ә менә бу яктагы агачның яфраклары нинди төсле икән?

Балалар: Кызыл.

Тәрбияче: Дөрес, кызыл төсле. Бергәләп кабатлыйк, агачның яфраклары кызыл төсле. (активлаштыру)

Балалар, ә менә урманда нинди кыргый хайваннар яши икән, сез беләсезме? Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез.

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата.

Озын колагын тырпайтып,

Сикреп урманга кача.

Слайд № 2

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Дөрес, ул куян. Ә куян кайда яши?

Балалар: Әйе беләбез, урманда яши.

Тәрбияче: Дөрес, бик дөрес. Ә менә сез, куянның нинди икәнен беләсезме?

Балалр: Әйе, ул куркак, йомшак, койрыгы кыска, колагы озын.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез балалар, молодцы. Балалар, әйдәгез куян турында өйрәнгән матур җырны җырлап алыйк. Күңеллерәк булыр. (әйдәгез)

Ак куян йомшак куян,

Безгә кунакка килгән.

Коерыгы кыска гына,

Колагы җиргә тигән.  

                   (М. Бикбова сүзләре һәм музыкасы)

Тәрбияче: Менә балалар, бик матур итеп җыр җырладык.Сез бик молодцы, булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә. Балалар тагын нинди кыргый хайваннар яши икән урманда?

Балалар: Төлке яши.

Слайд № 3

Тәрбияче: Дөрес, төлке яши. Ә төлке нинди соң ул?

Балалар: Төлке йонлач, койрыгы озын, матур, колагы кыска һәм бик хәйләкәр.

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез. Чынлап та, төлке бик хәйләкәр икән. Төлке ничек йөри, беләсезме? Әйдәгез йөреп күрсәтик әле. (балалар төлке булып йөреп күрсәтәләр). Урманда яшәүче тагын нинди кыргый хайваннарны беләсез?

Балалар: Бүре яши урманда.

Слайд № 4

Тәрбияче: Әйе, балалр. Бүре дә урманда яши. Бүре нинди соң ул? Усалмы? Ерткычмы?

Балалар: Усал, ерткыч, йонлач, соры төсле, ууу - дип улый.( бүренең усаллыгын йөреп күрсәтәләр, улаган тавыш чагаралар)

Тәрбияче: Дөрес балалар. Молодцы.(үссендерү) Тагын нинди хайванны беләсез? Үзе бик олы, кәкре тәпиле, йонлач нинди хайван икән ул?

Балалар: Аю.

Слайд № 5

Тәрбияче: Әй, аю була икән ул. Менә бит балалар, сез бик күп беләсез молодцы. Аю ничек йөри икән? Балалар, әйдәгез йөреп күрсәтәбез. Булдырдыгыз, молодцы! Ә хәзер, әйдәгез без сезнең белән кызыклы уен уйнап алабыз. Бу уен “Аю бабай урманында” дип атала. Уйныйбызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

Тәрбияче:Балалар, сез шигъри юлларны сөйлисез, ә мин аю булам.(УМК, аю битлеген кия) Аю агач төбендә йоклый, сез җиләк җыясыз һәм шигырьне сөйлисез.

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю бабай белмәсен,

Без килгәнне сизмәсен.  

                          К. В. Закирова “Уйный-уйный үсәбез”

Аю уяна һәм балаларны тотарга килә, балалар качып урындыкка утыралар. Молодцы балалар, сез бик җитезләр, тиз арада качып беттегез. Ә хәзер Аяз була аю.(уен шулай кабатлана).

Тәрбияче: Менә балалар, бик куңелле итеп уйнап та алдык. Әйдәгез сезнең белән,  урманда яшәүче кыргый хайваннарга үзебезнең күчтәнәчебезне калдырабыз.  Мин сезгә камыр өләшәм, без бергәләп калач ясарбыз һәм урманда яшәүче кыргый хайваннарга калдырып китәрбез. Алар без калдырган күчтәнәчтән авыз итәрләр, сөенерләр. (камырны балаларга өләшеп чыга һәм тәрбияче күмәч ясарга өйрәтә) Уч төбенә камырны салабыз да, икенче уч белән каплап тәгәрәтеп түгәрәк калач ясыйбыз. Балалар камырдан калач ясап тәрбиячегә бирәләр. Тәрбияче кечкенә савытка балаларның ясаган күмәчләрен җыеп ала. Мактау сүзләре белән үссендерә. Әйдәгез балалар. Без бу күмәчләрне агач төбенә куеп калдырыйк. Урмандагы хайваннар сыйлансыннар.(балалар ризалык күрсәтәләр) Куялар.

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Балалар: Әйе, ошады.

Тәрбияче: Бүген сез нәрсәләр белдегез?

Балалар җавабы: Куян, төлке, аю, бүре турында белдек. Көз җиткәч агач яфракларының төрле төскә керүен Һәм көзне алтын көз дип йөрткәннәрен белдек.

Тәрбияче: Менә балалар, бүген без күп нәрсәләрне өйрәнеп истә калдырдык. Миңа да бүгенге сәяхәт бик ошады. Дөрес итеп җавап бирдегез. Рәхмәт сезгә балалар. Ә хәзер төркемгә кайтабыз. Әйдәгез әле балалар, кайтканда да күңелсез булмасын өчен белгән шигыребезне сөйләп кайтыйк.

Ножками затопали,

Зашагали по полу,

Топ-топ-топ,

Топ-топ-топ.

Скачут словно зайчики-

Прыг, прыг, скок.

Девочки и мальчики

Прыг, прыг, скок...  

             Забулаев А.А. Физкультминутки на каждый день , Казань-2001

Тәрбияче: Менә балалар төркемгә кайтып  та җиттек. Әйдәгез, кунаклар белән саубуллашабыз.

Балалар: Саубулыгыз, досвиданья.

Галкина Роза Павловна, тәрбияче, 10 нчы санлы “Миләшкәй” балалар бакчасы Мамадыш шәһәре          

Кечкенәләр  төркемендә “Танып белү” белем бирү өлкәсе эчтәлеге эшчәнлегеннән   “Урманга сәяхәт” темасына  рефлексив отчет

                                                                     

  Безнең бакчада, балаларга ФГОС таләпләренә туры килә торган төрле яклап үсеш бирелә. 

  Һәр  шөгыльдә кулланылган hәм өйрәнелгән текстларны, рәсемнәрне, табышмак, мәкаль, халык җырларны , физкультминуткаларны  җыеп, шулар ярдәмендә  төрле темаларга караган «Тәрбиячегә ярдәмгә» дигән кулланма төзеп барабыз.

Мондый кулланмалар балалар белән эшләгәндә, аларга нинди дә булса әхлак, экологик,физик  h.б. тәрбия биргәндә кирәк була дип уйлыйм.Сабыйлар шулай ук адым саен сүрәтләүләр, уңышлы cүз hәм сүзтезмәләр, җөмләләр  белән эш итәләр, аларның кулланыш үзенчэлекләренә игътибар бирергә  өйрәнәләр.Болар исә аларның тел байлыгын  үстерү, гомумән, туган  телне hәм  әдбиятны, тирә як, табигать белән таныштыруга кызыксыну уята.

Балаларга төрле яктан үсеш бирү максатыннан балалар бакчасында интеграль шөгыльләр  дә үткәрелә. Шундый максатларны күздә тотып,  үткәрелгән шөгыльгә кыскача рефлексив бәя бирәм.

  1. Балаларның, килгән кунаклар белән матур итеп ике телдә исәнләшә белүләре,урманга барганда, балалар белән алдан өйрәнгән шигрырьне актив сөйләүләре, яфракларының төрле төскә кереүен, төсләрне аермачык әйтә алулары күрсәтелде.
  2. Урманда яшәүче кыргый хайваннарны танып белүләре, аларны хәрәкәтләр белән нинди булуларын аңлата белүләре, йөрешләрен, аюның зур, куянның кечкенә һәм куркак, койрыгы кыска, төлкенең хәйләкәр, йонлач койрыклы булуын да аермачык аңлата алдылар.Сорауларга җавап бирделәр.
  3. “Ак куян” җырын да, балалар теләп башкара. Сүзләрне өйрәнгәннәр, җырны яратып, куллар белән, куянның койрыгы кыска ә колагы озын булуын аңлатып җырлап бирә алдылар.
  4. “Аю бабай” уенында, балалар, алдан өйрәнгән уенның сүзләрен үзлектә сөйләп, уенга бик теләп катнашулары ачык күренеп тора. Балаларның хәрәкәтчәнлекләре, актив катнашулары, уенны яратулары раслана.
  5. Практик эштә балалар хайваннарга, камырдан күмәч ясадылар. Балалар бик теләп камырны уч төпләренә салып тәгәрәттеләр, уч төпләрендә тәгәрәтү хәрәкәтен камилләштерделәр һәм түгәрәк калачны табакка җыеп агач төбенә куйдык. Күмәчне, урман хайваннарына калдыру бик ошады.
  6. Сәяхәттән кайтканда да, балалар алдан әзерләнеп өйрәнгән шигырьне сөйләп кайталар. Кечкенәләр төркеме балаларының актив булуы һәм аларның ни дәрәҗәдә белемнәренең югарылыгы шушы үткәрелгән видео шөгыльдә чагылдырыла.
  7.  Балалар шөгыльдә куелган төп максатны һәм аның бурычларын төгәл үтәделәр. Шөгыльдә балалар үти алмаслык биремнәр булмады.

Шөгыльгә әзерлек:

  • Балаларны кызыксындыру чараларын табам;
  • Балалар белән уртак тел табып, аңлап эш итәм;
  • Күрсәтмә материаллар кулланам;
  • Балалар белән эшләгән дәвердә туплаган белемемне кулланам.

Кечкенәләр төркеме балалры белән бергәләп эшләүне тагын да көчәйтеп, әйләнә тирә мөхит белән танышуны, аларның аң белемнәрен үстерүне дәвам итәрмен.Туган телдә дөрес һәм чиста итеп сөйләшергә,үз-үзләрен тотышларында итагәтьлелекне тәрбиялү өстендә эшне ныгытып баетырмын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

1нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел сценариясе

Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта.Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уе...