«Язгы урманга сәяхәт»
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Конспект занятия 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_urmanga_syaht.docx22.4 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Р. Сибгатуллина, тәрбияче, 1 квалификацион категория,

Татарстан Республикасы Балык- Бистәсе муниципаль районы,

Котлы-Бүкәш  “Дуслык” балалар бакчасы 

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

Белем бирү эшчәнлеге .

«Язгы урманга сәяхәт»

Программа

«Туганнан алып мәктәпкәчә» белем бирү программасына  нигез- ләнеп язылган.(Н,Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева)

Төркем

мәктәпкә хәзерлек

Төп белем бирү өлкәсе

танып-белү

Куллланылган белем бирү өлкәләре

танып- белү, нәфис-нәфасәти,сөйләм үстерү

Үткәрү формасы

 мәсьәлә чишү, эксперимент кулланып белем бирү

Максат

язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында булган белемнәрен ачыклау һәм ныгыту

Бурычлар

Тәрбия, үстерү, белем бирү.

Тәрбия бурычы

балаларда табигатькә карата сак караш, соклану хисе тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Үстерү бурычы

логик фикерләү, мөстәкыйль фикерләү, иҗади  сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

Белем бирү бурычы

язның билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә, тоя белергә өйрәтү. Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр

балаларның ел фасылларын билгеләре буенча аера белүләренә ирешү

Шәхси эш

1-2 бала белән яз сүрәтләнгән картина карау, яз билгеләрен билгеләп үтү.

Сүзлек өстендә эш

умырзая, гөрләвек.

Алдан башкарылган эш

табигатьне күзәтү, табышмаклар, мәкальләр әйтү

Методик алымнар

сораулар, нәфис сүз, әңгәмә, күрсәтү.

Җиһазлау

агач макетлары, кар бөртекләре, агач төпләре, йорт макеты, , «серле» тартма, геометрик фигуралар, шнур,лабиринт ясалган карточкалар, савыт белән су,  кәгазь битеннән ясалган көймәләр, кәгазь битләре, буяулар,магнитафон, гөрләвек аккан, кошлар тавышлар яздырылган диск

Эшчәнлек барышы:

Экранда урман күренеше, кошлар су аккан тавыш ишетелә.

Тәрбияче: - Хәерле көн балалар! Балалар игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм.

        Ак юрганымны алып куйдым,

        Яшел юрганымны ябып куйдым.

Ягез, җавабын кайсыгыз белә?

Балалар: яз

Тәрбияче: Бик дөрес,балалар.Хәзер менә бу рәсемгә карагыз әле. Бу рәсемдә яз килүе сүрәт -ләнгән. Ләкин рәссам рәсемне ясаган вакытта ялгышкан. Игътибар белән карыйк  әле, һәм ялгышын табырбыз.(сүрәтләнгән рәсемдә балалар чана шуалар, аю өнендә йоклый, су буенда балалар су коена )

Балалар: яз көне чана шумыйлар, аю йокыдан уяна, яз көне су коенмыйлар.

Тәрбияче: дөрес балалар. Әйдәгез әле яз билгеләрен санап үтик:

Балалар: кар эри, кояш җылыта,тамчылар тама, гөрләвек ага,

Тәрбияче:җылы яктан кошлар туган ягына кайталар, көн озыная, агачлар бөре чыгара.

Айсылу кар эрегәч елга булып нәрсә ага?

Бала: гөрләвек ага

“Гөрләвек” сүзен берничә баладан кабатлату.

 “Яз килде”уены

Менә инде яз килде.    (кулларны алга сузып күрсәтәләр)

Түбәдән тамчы тама.  (бармак очлары белән уч төпләренә чиртәләр)

Көндез, кич җылы була, (кулларны чайкыйлар)

Суыта кичкә таба (чүгәлиләр)

Тамчылар бии тып та тып.

Тамчылар сикерәләр (учларында бармак очларын биетәләр)

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр (урыннарында сикерәләр, кул чабалар)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген урманга барырбыз. Яз урманга да килә. Сез әзерме?

Урманга барырга безгә сукмак табарга кирәк. Әйдәгез сукмакны үзебез ясап карыйк.

Минем бер “серле” тартмам бар, анда сукмак ясар өчен файдалы әйберләр салынган, ягез ачып алыйк.

“Шнурлар бәйләп сукмак ясау” уены

Тәрбияче: сукмак гади тугел. Геометрик фигуралардан сукмак ясарбыз, ләкин шнурга бәйләгән вакытта формасы һәм төсе буенча ике бер төсле фигура туры килмәскә тиеш.

Балалар тартмадан төрле  төстәге геометрик фигуралар алып, аларны  шнурлар белән бер-берсенә беркетеп озын “сукмак” ясыйлар.

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар.үзебез ясаган “сукмак” безне урманга алып барыр.

Сукмактан кырыйга тайпылмыйча, гәүдәләрне төз тотып атлап киттек.

Менә балалар без сезнең белән урманга килеп җиттек. Ян-ягыгызга карагыз әле, яз билгелә- рен күрәсезме сез? Урман уянмаган бугай? Монда кар ята бит әле. Ягез,әле язны чакырып карыйк.

“Яз чакыру” уены

Тәрбияче: юк, балалар, яз килүе беленми. Карда эреми, кош тавышларыда ишетелми. Нишләргә соң?

Убырлы карчык килеп чыга.

Убырлы карчык: Кем йөри монда, минем тыңгылыгымны бозып. Нәрсә югалттыгыз? Нишләп йөрисез урманда?

Тәрбияче: ачуланма инде, әбекәй. Без урманга яз килүен күзәтергә дип килгән идек, ләкин

күрмибез.

Убырлы карчык: ә-ә-ә, ничек була соң ул, яз килү?

Тәрбияче: балалар яз билгеләрен исебезгә төшереп Убырлыга әйтеп күрсәтик эле.

Балалар: кар эри, кояш җылыта,тамчылар тама, гөрләвек ага

Тәрбияче: йә, күрмәдеңме язны?

Убырлы карчык: кирәкми безгә яз. Мин аның юлларын бутадым, ул хәзер килә алмый безнең урманга. Бездә тыныч, барда йоклый. Бар кайтып китегез.

Тәрбияче: юк, без беркая китмибез. Сиңа да,бар табигатькә уянырга вакыт җитте. Балалар әйдәгез кояшны матур сүзләр әйтеп уятыйк. Тизрәк чыксын, карны эретсен, сулар йөгертсен, тамчылар тамдырсын.

Балалар: кояш җылы, нурлы, якты, Агач төбендә чәчелеп яткан кар бөртекләрен җыеп алалар, астыннан яшел үлән чыга.

Убырлы карчык балаларга комачаулап йөри.

Тәрбияче: балалар кар эреп бетте, нәрсә чыкты кар астыннан?

Балалар:яшел чирәм.

Тәрбияче:Бер чәчәктә юкмы?

Убырлы карчык: мин беләм кайда чәчәк барлыгын..Менә ул чәчәк. (умырзая чәчәге тотып чыга) нинди чәчәк соң бу?

Тәрбияче: умырзая чәчәге, язгы иң беренче чыга торган чәчәк. Балалар кабатлыйк әле, нинди чәчәк булды инде бу?

Балалар: умырзая (3-4 бала кабатлый)

Убырлы карчык бигрәк уңган, акыллы балалар булып чыктыгыз бит әле сез.

Убырлы карчык: ярый, балалар.Менә урманга яз килде, карлар эреде, гөрләвекләр акты.

Миңа башка балалар бакчасына йөрүче балалар кәгазьдән ясалган  бик матур көймә бүләк иткәннәр иде. Мин аны гөрләвеккә куеп агызмакчы идем, нигәдер ул агып китми, төртелеп кала.  Нишләп икән? Нишләргә хәзер ничек хәл итәргә? Әллә сез ярдәм итәсезме миңа?

Тәрбияче: ярый уйлап табып карарбыз.

Балалар: гөрләвек әкрен ага, су сай булганга.

Балалар: чөнки җил юк.

Тәрбияче:дөрес балалар, җил юк. Менә карагыз әле минем монда савытта су бар, Убырлы карчыкның көймәсен алып суга салам ул йөзәме?

Балалар: юк

Тәрбияче: сезнең җавап дөрес, йөзәр өчен җил кирәк. Әйдәгез көймәләргә әкрен генә өреп карыйк.

Балалар: өрәләр

Тәрбияче: менә Убырлы карчык көймәне йөздерер өчен җилле көн кирәк икәнен балалалар аңлатты сиңа. Аңладыңмы7

Убырлы карчык: әйе,аңладым. Балалар әзрәк урман һавасы сулап ял итеп алыгыз.

Тәрбияче: әйдәгез балалар утырып, күзләрне йомып урманны тыңлыйк әле. Нинди тавышлар ишетербез икән? (аудиоязмада тамчы тамган, елгалар аккан, таяк сынган, кошлар сайрауы ишетелә. Балалар күзләрен йомган килеш һәрберсен әйтеп баралар)

Тәрбияче: балалар яз килү белән кошлар җылы яктан кайталар. Кошлар нәрсә белән туклана?

Балалар: бөҗәкләр белән.

Тәрбияче:кошларга бөҗәкләрне тиз генә табып алырга ярдәм итик.

Күрәсезме балалар кош бер якта, бөҗәк икенче якта. Кош бөҗәкне чүпләр өчен дөрес юлдан очып үтәргә тиеш була. Сез кошның юлын табып карандаш белән билгеләрсез.

Һәр балага карточка бирелә.

 “Лабиринт” уены.

Убырлы карчык чыга: балалар сезгә дигән күчтәнәчем бар иде. Бик булдыклы, тырыш балалар булып чыктыгыз әле сез. Урманга яз килгәч үземәдә күңелле булып китте. Рәхмәт, сезгә. (балаларга күчтәнәч тарата, саубуллашып кереп китә)

Тәрбияче: үзебезнең серле сукмагыбыздан, кире кайтыйк.

Тәрбияче:әйдәгез хәзер өстәл янына килик. Күрәсезме, менә монда агач ботаклары ясалган рәсемнәр. Без сезнең белән хәзер шушы агач ботакларын язгы ботакка әйләндерербез, бөреләр ясарбыз. Нинди төстәге буяу алырбыз? Дөрес, яшел. Без бөреләрне бармак белән төртеп ясарбыз.

Традицион булмаган ысул белән рәсем ясау.

Тәрбияче: менә ничек бөре чыгара агач ботаклары. Агачларны сакларга, ботакларын сындырмаска кирәк, шулай бит балалар.

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: балалар без сезнең белән буген урманга сәяхәт иттек, сезгә ошадымы? Нәрсәләр турында  сөйләштек? Туган якның табигате матур, күңелгә якын. Без табигатькә карата мәрхәмәтле,игътибарлы булырга тиеш.

“ Яз” шигыре укыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Шөгыль конспекты "Язгы урманга сәяхәт".

Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты...

Язгы урманга сәяхәт.

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;- Кошларга карата мәрхәмтлебула белергә өйрәтү.-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру....

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группы по теме: «Язгы урманга сәяхәт» (на татарском языке)

Данный конспект ООД поможет через различные дидактические игры, задания - добиваться интеллектуального развития детей, стремления помочь жить в загадочном лесу, проявлять интерес к детям, не уклонятьс...