Язгы урманга сәяхәт.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Латыйпова Лейля Миннехазивна

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;

- Кошларга карата мәрхәмтлебула белергә өйрәтү.

-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_urmanga_syaht._umk.docx18.93 КБ

Предварительный просмотр:

Язгы урманга сәяхәт.

Максат:

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;

- Кошларга карата мәрхәмтлебула белергә өйрәтү.

-Кошлартормышыннанкызыклымәгълүматбеләнбалаларныңбелемнәренарттыру.

Җиһазлау: Магнитофон, кошлар тавышы, кояш (кулчатырдан ясалган), өлешләргә бүленгән кош рәсеме.

  Барышы:

1. Оештыру өлеше.

Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, без кунаклар белән исәнләшик.

Пальчиковая гимнастика.

- С добрым утром, глазки!  (поглаживаем веки)

- Вы проснулись?  (смотрим в бинокль)

- С добрым утром, ушки!  (поглаживаем уши)

- Вы проснулись?

  - С добрым утром, ручки!  (поглаживаем кисти рук)

- Вы проснулись?  (хлопки)

- С добрым утром, ножки!   (поглаживаем ноги)

- Вы проснулись?  (притопываем)

- С добрым утром, солнце!  (показываем)

- Я проснулась!

2. Актуализация

Балалар, хәзер урамда нинди ел фасылы?(Яз)

Балалар, тизрәк көннәрнең җылынып яз җитүен, чәчәкләр үсүен телисезме?

Әйдәгез, без кояшны чакырыйк.

        Кояш чык, чык, чык!

Тәмле ботка бирербез.

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кояш чыга. (Буфеттан зонтикны ачып чыгам.)

3. Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү).

Балалар, менә кояш та чыкты. Безнең бүлмәбез яктырып җылынып китте.

Ә хәзер әйдәгез кояш нурларына тотынып уйнап алыйк.

“Карусель” уены уйнала.

4. Яңа күнекмәләр үзләштерү (үткән материалны кабатлау)

Әйе,  балалар, елның иң матур вакыты – яз. Ә бу вакытта урманда нинди үзгәрешләр була икән? ( Табигать уяна, агачлар бөреләнә яфрак яра, үләннәр чыга, аюлар кышкы йокысыннан уяна, җырчы кошлар сайрый, җылы кояш яктысында җемелдәп тамчылар тама, ә авышрак урыннарда челтерәп гөрләвекләр ага. Әйтерсеңлә бар табигать үзенең кышкы йокысыннан уянган.                                                        

Туган ягыбызга матур яз килде. Әйдәгез аның безгә кагылуын тойык. (Биткә массаж ясала)

Язгы кояш яктырта һәм битләрне җылыта(Битләрне сыпырабыз)

Ә яңгыр әле салкын.(бармак очы белән бәрәбез)

Кайчакларда иртән битне чеметә(Чеметкәләп алабыз)

Ә шулай да кояш ныграк җылыта.      (чәбәклибез)

5.  Мотивация

  Кош сайраган тавыш.

-Чү, балалар. Тыңлагыз әле, тәрәзә артында кош сайрый түгелме? Нинди кош икән ул?

-Сыерчык.

-Чыннан да сыерчык бит бу. Ничек матур сайрый. Бәлки ул безне язгы матур табигатькә сәяхәткә чакырадыр. Балалар, сыерчыклар безгщ килдеме әле? Кемнәр курде. Әйдәгез без урманга барыйк.

Без анда язгы табигатҗне күзәтеп, кош сайрауларын тыңлап кайтыйк.

6. Динамик пауза.

Балалар, безгә бу уенны уйнау өчен бер баланы санамыш ярдәмендә сайлап алырга кирәк.

Жили-были в домике, маленькие гномики...

Эх, Зилем, зил әле. (Җырлы - биюле уен.)

Менә без урманга килеп тә җиттек.

Сулыш алу гимнастикасы.

Борын белән тирән итеп сулыйбыз һәм авыз белән чыгарабыз.

 Тәрбияче: яз исе, бөре исекилә.

Урманда шундый рәхәт. Саф һава, кошлар сайрый.

Балалар, кошлар нинди өлешләрдән торалар алар?

Әйдәгез бер уен уйнап алыйк.

7. Дидактик уен “Өлешләрдән кош җый!”

Балалар. Кошлар нәрсә эшли беләләр? (очалар, коеналар, җим чүплиләр, бала чыгаралар.)

Ә беләсезме, балалар?! Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.

Кошларның нинди файдалары бар?  Кошлар - урман табиблары.                                                           Молодцы! Булдырдыгыз! Ә хәзер балалар үзебез кошлар булып очып уен уйнап алабызмы?

Хәрәкәтле уен  “Очты, очты” уены уйнала.

Уйнаучылар түгәрәк булып басалар. Берәү баш булып түгәрәкнең уртасына чыгар. Баш: «Очты, очты казлар очты!» — дип кулы белән очкан кебек хәрәкәт ясар. Башкалар да аның хәрәкәтен кабатлый. Шулай баш берничә кат оча торган кошларны «очырткач» искәрмәстән генә: «Очты, очты, ташлар очты!» дип, бер очмый торган нәрсәнең исемен атый. Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, аңа баш: «Бар, алайса, таш белән бергә оч!» — дип, урынын аңа бирә һәм үзе түгәрәккә керә. Ялгышучылар берничә булса, иң элек ялгышучы баш булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

И, балалар, безгә монда шундый күңелле иде, ләкин кайтырга вакыт.

6. Рефлексия: Без бүген кая бардык? Сезгә сәяхәт ошадымы балалар? Без нәрсәләр эшләдек?

Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә!  Ә хәзер, әйдәгез апалар белән дә саубуллашыйк. Сау булыгыз, апалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Шөгыль конспекты "Язгы урманга сәяхәт".

Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты...

«Язгы урманга сәяхәт»

Конспект занятия...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

Конспект организованной образовательной деятельности в подготовительной к школе группы по теме: «Язгы урманга сәяхәт» (на татарском языке)

Данный конспект ООД поможет через различные дидактические игры, задания - добиваться интеллектуального развития детей, стремления помочь жить в загадочном лесу, проявлять интерес к детям, не уклонятьс...