“Урманга сәяхәт”
план-конспект занятия по окружающему миру

Иванова Гульназ Рифгатовна

Тема:  “Урманга сәяхәт”

Уртанчылар төркеме өчен

Әзерләде: Иванова Г. Р.

Максат: урманның кеше тормышындагы әһәмияте турында балаларга белем бирү; урманда үз - үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләп үзләштерү; урманда үсүче үсемлекләргә, гомүмән, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Сүзлек: бака яфрагы, умырзая,  ландыш, Кызыл китап.

Материаллар: ясалма урман, чәчәкләр, үләннәр рәсеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_po_ekologii.docx19.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Урманга сәяхәт”

Уртанчылар төркеме өчен

Әзерләде: Иванова Г. Р.

Максат: урманның кеше тормышындагы әһәмияте турында балаларга белем бирү; урманда үз - үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләп үзләштерү; урманда үсүче үсемлекләргә, гомүмән, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Сүзлек: бака яфрагы, умырзая,  ландыш, Кызыл китап.

Материаллар: ясалма урман, чәчәкләр, үләннәр рәсеме.

Барыш:

- Балалар, сез сәяхәткә барырга теләр идегезме? Кая сәяхәткә барырга була?

- Дөрес, балалар, урманга, әкиятләр патшалыгына, авылга, чишмәләргә. Әйе, балалар, бик күп төрле юнәлештә сәяхәткә чыгарга, төрле табигать күренешләре белән танышырга була. Без дә бүген сәяхәткә барырбыз. Ә кая икәнен сез, табышмакка җавап тапсагыз, аңларсыз.

Табышмак: Ямь- яшел куе булганга,

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый

Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман).

- Бик дөрес әйттегез, балалар. Без дә хәзер сезнең белән урманга барырбыз. Җәяү генә (агачлар арасыннан йөреп киләбез). Менә килеп тә җиттек.

- Урман - ул кешенең дусты. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз. Менә, балалар, карагыз але, безгә агач төбендә кемдер хат калдырып киткэн. Әйдәгез, укып алыйк әле.

- “Хәерле көн! Балалар,  урманда кычкырышмагыз, шауламагыз. Чәчәкләрне өзмәгез, агач ботакларын сындырмагыз. Шунда гына сезгә урманның сер-могҗизалары ачылыр” -  диелгән хатта, балалар.

- Мөгаен, безгә бу хатны урман җәнлекләре җибәргәндер. Рәхмәт сезгә, сезнең киңәшләрегезгә колак салырбыз. Балалар, әйдәгез аланлыкка утырышыйк әле, без сезнең белән урманда нишләргә ярамаганлыгын карап китик әле. (Рәсемнәр күрсәтәм).

- Менә бу нәрсә? Әйе, агачларны чабарга, сындырырга ярамый.

- Икенче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән, балалар? Әйе, Диләрә, күбәләкләрне тотарга ярамый.

- Өченче кагыйдә безнең нәрсә, Ризван? Бик дөрес, гөмбәләрне тотарга ярамый.

- Дүртенче кагыйдә нәрсә микән балалар? Әйе, Агилә, урманда учак ягарга ярамый.

-  Бишенче кагыйдә ничек? Дөрес, Нияз, бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый.

- Менә монысы ничек? Әйе, Мурат, чәчәкләрне өзәргә ярамый.

- Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманны ничек саклау кагыйдәләрен дә карап чыктык. Ә хәзер, балалар, мин сезгә бөҗәкләр рәсеме күрсәтәм. Сез миңа аларның исемнәрен әйтегез. Уен “Кем белә - әйт тизрәк” дип атала. (Уен уйнала).

- Ә хәзер, әйдәгез, балалар, матур итеп басыйк, ял итеп алырбыз.

Кояш күтәрелә,

Кинәт җил исте,

Яшен яшьнәде,

Яңгыр ява башлады,

Яңгыр туктады.

Яңадан кояш чыкты.

- Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез, урыннарга утырышыйк әле. Менә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез. Игьтибар белән тыңлагыз.

1. Исеме сәер булса да,

Аны бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр.

- Бу нинди үлән соң, балалар? Әйе, белдегез. Бака яфрагы, ул бик файдалы үлән. (Рәсемен күрсәтәм). Ә хәзер икенче табышмакны тыңлагыз әле.

2. Без таныйбыз дус - ишне,

Кара нинди хуш исле.

Тагып йөрерлек түшкә,

Бу бит зәңгәр …

- Нәрсә булыр балалар? Бик дөрес, мәтрүшкә. Мәтрүшкәне балалар салкын тигәндә чәй итеп кулланырга кирәк, ул бик файдалы.

3. Бик күп авыруга,

Дәвасы бар аның да,

Тамакны да дәвалый ул,

Эчәк авыруларын да.

Бу, балалар, сары мәтрүшкә булды. Менә, без сезнең белән табышмакларга да җаваплар таптык. Балалар, тыңлагыз әле мине, менә мин хәзер бер шигырь укыйм.

Менә каен җиләге.

Бик тәмле ул, бал гына.

Авызыңа ал гына.

Күңелегез ачылыр,

Сусавыгыз басылыр.

- Әйе, кура җиләгенең әле яфрагы да файдалы. Аз гына парда тотып җәрәхәткә япсаң, төзәлгәнен сизми дә каласың. Балалар, безгә китәргә вакыт инде. Сезгә урманда күңелле булдымы? Без бүген нәрсәләр нәрсәләр турында сөйләштек?

-Дөрес, урманда үзеңне әдәпле тоту турында. Урманда, балалар, барлык үсемлекләр, кошлар үзара бәйләнешле. Без сезнең белән әйттек инде: чәчәкләрне өзсәң - умарта кортлары бал җыя алмас иде, гөмбәләрне таптасаң, урмандагы җәнлекләргә бик авырга туры килер иде. Чикерткә һәм күбәләкләр үләннәргә төшеп куналар. Шуңа күрә үләннәрне таптарга ярамый. Әгәр дә кешеләр җиләк-җимешләрне таптап, сындырып бетерсә, без урманнан учлап- учлап җиләкләр җыя алмас идек. Шуңа күрә, балалар, аның могҗизаларын күрә белергә, анда үсүче-яшәүче бар нәрсәгә карата  мәрхәмәтле булырга кирәк.

- Ә хәзер, балалар, үзебезнең төркемгә кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...