Мин һәм минем дусларым
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Уртанчылар төркемендә танып белү өлкәсендә белем бирү эшчәнлеге : балаларга кешенең үсеше турында күзаллаулар бирү, төрле яшьтәге һәм җенестәге кешеләрне аерырга өйрәтү, кешеләрнең бер – берсеннән аерылып торуын (яше, җенесе белән генә түгел, ә характер үзенчәлекләре, киеме, шөгыле белән дә аерылуын) аңлату.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_hm_minem_duslarym.docx51.82 КБ

Предварительный просмотр:

Мин һәм  минем дусларым

(Уртанчылар төркемендә танып белү өлкәсендә белем бирү эшчәнлеге)

   https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=97362ad1a859b1d688e70ff9624ce510&n=13

Бурычлар:

1) балаларга кешенең үсеше турында күзаллаулар бирү, төрле яшьтәге һәм җенестәге кешеләрне аерырга өйрәтү, кешеләрнең бер – берсеннән аерылып торуын (яше, җенесе белән генә түгел, ә характер үзенчәлекләре, киеме, шөгыле белән дә аерылуын) аңлату;

2) сөйләмнәрен, логик фикерләүләрен үстерү;

3) әйләнә - тирәгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Магнит такта, А4 форматында төрле яшьтәге кешеләр, балалар сурәтләнгән карточкалар, кешеләрнең кайсы җенескә каравын (малай,кыз), тышкы кыяфәтен (күзләр, борын, иреннәр, чәчләренең төсе һәм озынлыгы, өс киеме, аяк киеме) күрсәтә торган модельләр, “тормыш чылбырын” аңлату өчен А4 форматында яңа туган бала, мәктәпкәчә яшьтәге, укучы бала, олы кеше (ир – ат яки хатын – кыз), өлкән кеше (әби, бабай) рәсеме, “тылсымлы сандык” предметлары(шалтыравык, уенчык,укучы сумкасы, чүкеч, күзлек,парлы төрле төстәге ленталар.

Эшчәнлек барышы.

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче. Балалар, ишек шакыйлар, кем килгән икән? (Тәрбияче ишекне барып ача. Бүлмәгә Белмәмеш (курчак) килеп керә, ул кулына конверт тоткан).

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар! (Исәнме, Белмәмеш).

Тәрбияче. Балалар, Белмәмеш ниндидер йомыш белән килгән. Белмәмеш мәктәпкә йөри. Ул – укучы. (Балаларны активлаштыру).Укытучы апалары өй эше биргән. Белмәмешкә кешеләр турында бар нәрсәне өйрәнеп, шул турыда мәктәптә сөйләргә кирәк. Ә ул бернәрсә дә белми икән. Белмәмешкә өй эшләрен эшләргә булышабызмы? (Балаларның җаваплары). Белмәмеш, син урындыкка утыр да, балаларны күзәтеп тор. Балалар, Белмәмешнең конвертында нәрсә бар икән? Карыйк әле.

Тәрбияче конвертны ача, аннан кешеләрнең төрле сурәтләрен ала: төрле яшьтәге, төрле милләт балалары, төрле олы кешеләр сурәтләнгән рәсемнәр.

Тәрбияче. Балалар, бу рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Бер сүз белән аларны ничек атарга була? (Кешеләр). Әйе, балалар кешеләр. Ни өчен безнең барыбызны да, бертөрле итеп, бер сүз белән “кешеләр” дип атыйлар? Кешеләр бер–берсенә нәрсә белән охшаганнар? (Кешеләрнең гәүдәсе, башы, ике кулы, йөрер өчен ике аягы бар; алар сөйләшәләр, уйныйлар, эшлиләр, мәктәптә укыйлар, балалар бакчасына йөриләр, ашыйлар, киемнәр кияләр, укый, яза беләләр, җырлар җырлыйлар, бииләр һ.б.). (Балаларны активлаштыру). Балалар, барлык кешеләр дә бертөрлеме? (Юк,  кешеләр бер-берсеннән аерылып тора). (Балаларны активлаштыру). Бик кызык әле бу. Кешеләр нәрсәләре белән бер-берсеннән аерылып торалар икән?

Бер-бер артлы җенесләре (кыз-малай, хатын-кыз-ир-ат, әби-бабай), тышкы кыяфәтләре белән аерылып торган кеше гәүдәсе өлешләренең моделен күрсәтә. Балалар модельләргә карап төрле сыйфатларны атыйлар. Тәрбияче балаларга уен – күнегү тәкъдим итә, мәсәлән, малайлар (кызлар) кул чабыгыз, сары чәчле балалар аяк белән тыпырдагыз, кемнең киемендә кызыл төс бар, барыгыз да басыгыз һ.б..

Тәрбияче.Хәзер, әйдәге, кайсыгыз игътибарлырак икән, карыйк әле. Һәрберегез модельләрне алыгыз да үзегез турында сөйләгез.

Бала “чәч” карточка – моделен ала һәм сөйли: “Минем чәчем  кара”, “алар озын” һ.б.

Тәрбияче. Балалар бар кеше дә бертөрле булса, нәрсә булыр иде икән? (Балалар үз әти-әниләрен, әби-бабайларын, ә әти-әниләр балаларын танымаслар, тапмаслар иде). (Балаларны активлаштыру). Балалар, шулай да бертөрле кешеләр була, аларны “игезәкләр” – дип атыйлар. Безнең төркемдә дә Булат белән Азат - игезәкләр. (Әгәр төркемдә игезәкләр булмаса, башка төркемнән балаларны чакырырга һәм чагыштырырга мөмкин). Алар нәрсәләре белән охшаганнар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алыйк әле.

“Үзең турында сөйлә” уенын уйныйлар. Барлык балалар да түгәрәккә басалар, музыка уйнаганда тупны чиратлап бер-берсенә тапшыралар. Музыка туктаганда туп кемдә калса, шул үзе турында сөйли. Мәсәлән “Мин рәсем ясарга яратам”, “Мин биим”, “Минем күзләрем зәңгәр” һ.б. Уен берничә тапкыр кабатлана

Тәрбияче. Балалар, Белмәмешнең конвертында тагын ниндидер картинкалар бар. (Тәрбияче конверттан кешенең “тормыш чылбырын” сурәтләүче портретлар ала). Балалар, әйдәгез бу рәсемнәрдән кешенең “тормыш чылбырын” төзик. Карагыз әле, кеше яше белән ничек үзгәрә. (Тәрбияче картинкаларны күрсәтә). Кеше тормышының башлангычын кайсы рәсемнән белеп була, кайсы рәсемдә яңа туган бала сурәтләнгән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, дөрес, бу – яңа туган бала. Бала азрак үскән – кайсы рәсемне куябыз? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, бу – мәктәпкәчә яшьтәге бала, менә сезнең кебек. Сез дә балалар бакчасына йөрисез, сезне дә мәктәпкәчә яшьтәге бала дип әйтергә була. Ә аннан соң кайсы рәсемне куяр идегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, укучы бала рәсеме куябыз. Менә укучы бала үсеп җитә,ул зур кеше була. Укучы баладан соң нинди рәсем куярсыз? (Олы кеше рәсеме). (Балаларны активлаштыру). Олы кеше яши–яши бабайга яки әбигә  әйләнә. Әйдәгез бабай рәсемен куйыйк. Балалар, менә күрәсезме кешенең тормыш юлы үзе бер “тормыш чылбырын” хәтерләтә. Менә шушы “тормыш чылбырында”үзегезне күрсәтегез әле.(Тәрбияче берничә баланы чакыра, алар күрсәтәләр). Булдырдыгыз! Бик яхшы! Безнең төркемдә ничә бала бар? Балалар күпме? (Күп). Әйе, балалар күп. Ә балалар кемнәр алар? (Алар – кечкенә кешеләр). Дөрес, сез барыгыз да малайлар да, кызлар да – кешеләр, ләкин сез әле кечкенә. Сез дә зур булып үсәрсез, мәктәпкә баргач, укучы булырсыз. Мәктәпне тәмамлагач зур кешеләр булып, үзегезнең гаиләгезне корырсыз. Яши-яши әбиләр, бабайлар да булырсыз. Балалар, “Кемгә нәрсә кирәк?” уенын уйнап алыйк. Минем “тылсымлы сандыгым” бар, аның эчендә – төрле предметлар. Предметларны игътибар белән карап, яңа туган балага, малайга, ир кешегә. бабайга  нәрсә кирәк булуын әйтегез.

Тәрбияче шалтыравык, уенчык (курчак яки машина), укучы сумкасы, чүкеч, күзлек рәсемнәре күрсәтә.

 

Тәрбияче.Балалар, әйтегез әле балалар, олы кешеләрдән нәрсә белән аерылалар? (Балалар уйныйлар, укыйлар, балалар бакчасына, мәктәпкә йөриләр,  ә зур кешеләр эшкә йөриләр, акча эшлиләр, балаларын тәрбиялиләр, карыйлар, әниләр ашарга пешерәләр, әтиләр өйдә ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр һ.б.). (Балаларны активлаштыру).Дөрес, балалар уйнарга яраталар, без дә уйныйк әле.

Тәрбияче “Парыңны тап” уенын оештыра. Балаларга төрле төстәге тасмалар таратыла, күңелле музыка уйнатыла, балалар бүлмә буйлап йөриләр. Музыка туктагач, тасмаларының төсләре туры килгән малай һәм кыз парлашып басалар.

Тәрбияче. Бик күңелле итеп уйнадыгыз. Булдырдыгыз! Белмәмеш тә сезгә рәхмәт әйтә. Белмәмеш малайлар һәм кызлар, зурлар һәм балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар, әбиләр һәм бабайлар, яңа туган балалар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар барлыгын аңлады. Аларның  барысын да “кешеләр”дип атыйлар. Мин сезнең барыгызны да яхшы кешеләр булып үсүегезне, башка кешеләрне хөрмәт итүегезне, яратуыгызны телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Дуслар кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә үз-үзеңне тотыш культурасы буенча шогел конспекты...

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...