“Хуш киләсең, ямьле көз” темасына проект эше
проект по окружающему миру (средняя группа)

Миннуллина Люция Амировна

Уртанчылар торкеме очен проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_hush_klesen_yamle_koz.docx56.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

«Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге муниципаль учреждениесы»

Проектлар конкурсы

“Хуш киләсең, ямьле көз” темасына проект эше

(Номинация «Экология һәм әйләнә-тирә дөньяны саклау”)

                                                           

                                                                  Төзеде: Миннуллина Люция Амировна

                                                          Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасының

                                                          I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Каратун, 2019

        Проектның актуальлеге. Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән якның табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Әгәр дә без – тәрбиячеләр, ата-аналар – балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтә алабыз.        

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Елның теләсә кайсы вакытында терек һәм терек булмаган табигатьне күзәтүләрдән чыгып кызыклы тәҗрибәләр үткәрү, әңгәмә корулар, фикерләр алышулар нәниләр күңелендә тереклек ияләренә, туган як табигатенә сак караш, кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияли. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, унай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, ачык шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйный. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

         Шул уңайдан проект төзелде. Әлеге проект табигатьнең бер фасылын чагылдыра һәм ул “Хуш киләсең, ямьле көз” дип исемләнә. Проект тәрбиячеләрдән балаларга көз фасылы турында төрле уеннар, эшчәнлекләр, әңгәмәләр аша тулы мәгълүмат бирүне һәм шулай ук әлеге эшкә әти-әниләрне дә җәлеп итүне сорый.

         Проектның проблемасы. Дөньяның заманча мөмкинлекләре арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрә белүне, һәр көн күргәннең мәгънәсен аңлау көннән көн катлаулана бара. Әгәр дә тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, башны түбән иеп йөрсәк, балаларга күрсәтмәсәк, көзге табигатьнең матурлыгын күрми дә калырга мөмкинбез. Димәк көз, безнең дә, балаларның да хәтерендә, караңгы, күңелсез, юеш булып истә калачак.

        Саф һавада йөргәндә, эшчәнлек вакытларында да балаларның үз-үзләрен тотышын күзәтеп, кайбер балаларның танып-белү активлыгы түбән булуын, экологик культуралары  җитәрлек булмавын әйтергә була. “Хуш киләсең, ямьле көз” проекты белән әлеге проблемаларны чишәргә мөмкин дип саныйм.

Проектның максаты. Көзге чорда табигатьтә булган үзгәрешләр, үсемлекләр һәм кошлар дөньясындагы үзенчәлекләр  турында белемнәрен гомумиләштерү өчен шартлар тудыру.

Проектның бурычлары:

Тәрбияви:

  •     табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш, матур көз күренешенә соклану хисе тәрбияләү.

Үстерешле:

  •    экскурсия, саф һавада күзәтү, рәсемнәр карау аша табигатьнен матурлыгын күрә белү сәләтен үстерү;
  •   “Көз”, “Яшелчә”, “Җиләк-җимеш”, “Кошлар” темасы буенча белемнәрен баету;
  • диалогик сөйләмне камильләштерү, сүзлек запасын баету;
  •    күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлыкларын арттыру.

Белем бируче:

  • табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен  актуальләштерү;
  • балаларның көз нигъмәтләре (җиләк-җимеш һәм яшелчәләр), аларның файдасы турындагы белемнәрен тулыландыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балаларның көзге табигать күренешләре турындагы белемнәре арта, системага салына,  күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә;
  • балаларның ел фасылларын аерып әйтә һәм характерлы үзенчәлекләрен аера белүләренә ирешелә;
  • балаларның әйләнә-тирәгә һәм үзләренең сәламәтлекләренә карата җаваплылык хисе арта;
  • һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар;
  •  күчмә һәм безнең якларда калучы кошлар турында белемнәре арта;
  • көз ел фасылын тирәнтен өйрәнү нигезендә, әлеге фасыл тематикасына багышланган  матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру, җырлар өйрәнү процессында  сөйләм телләре үсә, сүз байлыклары арта;
  • балалар белән табигатькә карата миһербанлылык хисе тәрбияләнә, матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа;
  • әти-әниләр ярдәме белән “Көзге могҗизалар” күргәзмәсе ясала.
  •  әти-әниләрнең бакча тормышы турында кызыксынучанлыклары, бакча белән бәйләнеш активлыгы арта.

Проектның төре: иҗади.

Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр.

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (1-30 октябрь)

Проектны тормышка ашыручы ресурслар:

Материаль-техник база: табигать почмагы, мультимедиа проекторы, магнитофон.

Дидактик материаллар: табигать календаре, өстәл уеннары, дидактик уеннар, “Көз”, “Көзге уңыш”, “Көзге бакча” темаларына картиналар, иллюстрацияләр, сюжетлы рәсемнәр, муляжлар, җырлар, тавышлар яздырылган дисклар.

Методик база:

  • «ОТ РОЖДЕНИЯ ДО ШКОЛЫ». Общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. — М.: Мозаика-Синтез, 2014г.;
  • мультимедиа презентацияләре;
  • перспектив план;
  • методик һәм матур әдәбият әсбаплары.

Проектның этаплары:

Әзерлек этабы:

  •    Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.
  • Әти-әниләр һәм балалар белән эшләү планын төзү.
  • Темага кагылышлы шөгыль конспектларын язу, шөгыль, уен һәм әңгәмәләр өчен материаллар туплау, җиһазлар әзерләү.

Төп этап (практик)

Тәрбияченең балалар белән эшчәнлеге:

  • Әңгәмә үткәрү “Төрле төсле көз”, “Агачлар нигә яфракларын коялар?”, “Көз. Син аның турында нәрсәләр беләсең?”, “ Күчмә кошлар”,  “Көзен безгә ниләр ошый?”
  • Матур әдәбият белән таныштыру.
  • И.Левитанның “Алтын көз” картинасын карау.
  • И.Левитанның “Алтын көз” картинасын карау.
  • Күзәтүләр алып бару: көзге һава торышы, көзге агачлар, хайваннар, кошлар. Урманга экскурсиягә бару.
  •  Тәҗрибә үткәрү “ Агачтагы яфрак белән кипкән яфрак аермасы?”
  • Эксперимент ясау. Помидор һәм кыяр: аларның эчендә ни бар, исен, төсен билгеләү.
  •  Җырлар өйрәнү: “Салкын җилләр исә”, “ Көз, көз, әйт эле..”, “Көз килде”.
  •  Биюләр өйрәнү: “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”.
  •  Табышмаклар әйтешү; санамышлар әйтү.
  • Бармак уены өйрәнү.
  •  “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнау.
  •  Табигый материаллар җыю: каен, миләш, усак яфракларын җыеп киптерү; чәчәк орлыклары җыю.
  •  Оештыру  эшчәнлекләре: ( рәсем ясау “ Алтын көз”, “Көзге миләш ботагы”, “Көзге уңыш”, “Керпегә гөмбәләр”;

 - әвәләү “ Көзге агач”, “ Яшелчә һәм җләк-җимешләр” ;

 -кисеп ябыштыру “Көзге яфраклардан күбәләк”, коллектив эш “Көзге каен агачы” )

Балаларның мөстәкыйль эше:

1. Дидактик үстерешле уеннар  “Тылсымлы тартма”,  “Ел фасыллары”, “Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса”, “ Безнең як кошлары”,” Бу яфрак кайсы агачтан?”, “Нәрсә югалды?”, “Тәме буенча бел!”, “Яфрак нәрсәгә охшаган?”

2. Өстәл уеннары “Яфракны җый”, “ Ел фасыллары”, “Кошларны аер”.

3. Сюжетлы-рольле уеннар “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр кибете”, “Гаилә белән урамга җыенабыз”

Әти-әниләр белән эш:

  • Консультация бирү:  “Көз көне балаларны ничек киендерергә”
  • Балалар белән көз темасына багышланган шигырьләр ятлау.
  • “Көзге могҗизалар” исеме астында күргәзмә үткәрү өчен кул эшләре ясау.
  • “Туган ягыбызда көз” темасына фотогазета чыгаруга җәлеп итү

Йомгаклау этабы.

  • “Көзге могҗизалар” күргәзмәсенә нәтиҗә ясау.
  • “ Алтын көз”  бәйрәм иртәсен үткәрү.

 Йомгаклау.

           Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен табигатьтә һәр күренеш - серле һәм кызыклы, һәрнәрсә- яңалык. Шуңа күрә балаларны ел фасыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы белән таныштыру файдалы. Әлеге проект эшем бик әһәмиятле булды, балалар көз турында белемнәрен ныгытып тагын да тулыландырдылар, зур кызыксыну белән һәр эшчәнлек төренә дә кушылдылар, көз фасылы турында мәгълүмат бирүче төрле уен һәм тамашаларда актив катнаштылар, киләчәктә дә  алган белемнәре буенча проблемалы ситуацияләрне мөстәкыйль рәвештә чишә алырлар, табигать өчен җаваплылык хисе тоярлар дип уйлыйм.

Кулланылган әдәбият:

1. К.В. Закирова. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан:РИЦ, 2011.-560 бит

2. Закирова К.В., Мортазина Л.Р.Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова., Л.Р. Мортазина– Казан: РИЦ, 2012

3. Гарипова Н.Г. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу (уртанчылар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова, Ф.М.Хәсәнова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2017.

4. "Туган телдә сөйләшәбез". Методик әсбап. 4-5 яшь/Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. - Казан, ИТҮ, 2013.

5. Зиннәтова Р.М. Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге (уртанчылар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / Р.М.Зиннәтова, Л.Ә.Гәрәева. – Казан: ТКН, 2017.

6. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә?:Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек/ Г.З. Гарәфиева. ─ Казан: ТаРИХ,2003. ─ 191 бит.

7. Р.К. Шаехова “Сөенеч – Радость познания: региональная образовательная программа дошкольного образования”  - Казань: Магариф-Вакыт, 2016.

8. Закирова К.В. Уйный - уйный үсәбез. Балалар бакчасында уеннар. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2010.

9. Закирова К.В. Күңел ачыйк бергәләп. Бәйрәм иртәләр сценарийлары. Казан: «Мәгариф», 2003.

10. Закирова К.В., Кадыйрова Р.А. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбәп өчен аудио-кушымта. Казань: Компания «Аксу», 2013.

11. Зарипова З.М., Исаева Р.С. Үстерешле уеннар. Методик кулланма. Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013

                                                                                                       

                                                                                                               Кушымта 

Перспектив- тематик план “Хуш киләсең, ямьле көз”.

Атна

Эшчәнлек төрләре

Балалар белән эш

Әти-әниләр белән эш

1 атна

Әңгәмә: “Көз фасылы билгеләре белән таныштыру”, Төрле төсле көз”.

Рәсемнәр, картиналар карау: И.Левитанның “Алтын көз” картинасын карау.

Җыр өйрәнү: “Салкын җилләр исә”

Биюләр өйрәнү: “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”. 

Сынамышлар әйтү.

Оештыру эшчәнлекләре:

-рәсем ясау “ Алтын көз”,

- әвәләү “Көзге агач”,

Дидактик уеннар: “Ел фасыллары”, ,” Бу яфрак кайсы агачтан?”, “Нәрсә югалды?”, “Яфрак нәрсәгә охшаган?”

Өстәл уеннары “Яфракны җый”, “Ел фасыллары”

Сюжетлы-рольле уен “Гаилә белән урамга җыенабыз”

Хәрәкәтле уеннар.

Матур әдәбият белән таныштыру. Ә.Ерикәй “Көз“, Л.Лерон «Яфрак бәйрәме»

  • Консультация бирү:  “Көз көне балаларны ничек киендерергә”

  • Көз турында табышмаклар уйлап чыгару.

2  атна

Әңгәмә. “Агачлар нигә яфракларын коялар?”,  “Күчмә кошлар”, 

Рәсемнәр карау.

Урманга экскурсиягә бару.

Тәҗрибә үткәрү “Агачтагы яфрак белән кипкән яфрак аермасы?”

Табышмаклар әйтү.

Җыр тыңлау: “Көз килде

Биюләр өйрәнү: “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”.

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнарга өйрәнү.

Оештыру эшчәнлекләре:

- рәсем “Көзге миләш ботагы”,

- кисеп ябыштыру “Көзге яфраклардан күбәләк”

Дидактик уеннар: “Тылсымлы тартма”,  “Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса”, “ Безнең як кошлары”

Өстәл уеннары “Яфракны җый”, “Кошларны аер”.

Сюжетлы-рольле уен “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр кибете”

Хәрәкәтле уеннар.

Матур әдәбият белән таныштыру.  А.Барто “Кишер суы”; М. Фәйзуллина “Көзге яңгыр”

  • Балалар белән көз темасына багышланган шигырьләр ятлау.

Бакчадан кайтканда төрле яфракларны җыеп киптерергә, киптерелгән яфраклардан гербарий ясау, яшелчәләрдән композиция  төзү.

3атна

Әңгәмә. “Көзен безгә ниләр ошый?”, “Яшелчәләр нинди булалар?”

Рәсемнәр карау.

Эксперимент ясау. Помидор һәм кыяр: аларның эчендә ни бар, исен, төсен билгеләү.

Җыр өйрәнү: Көз, көз, әйт эле..”

Биюләр: “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”.

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнау.

Оештыру эшчәнлекләре:

- рәсем: “Көзге уңыш”,

- әвәләү “Яшелчә һәм җиләк җимешләр

Дидактик уеннар: ”Бу яфрак кайсы агачтан?”, “Нәрсә югалды?”, “Тәме буенча бел!”, “Яфрак нәрсәгә охшаган?”

Өстәл уеннары: домино (яшелчәләр), “  “Кошларны аер”, киселгән рәсемнәр.

Хәрәкәтле уеннар.

Сюжетлы-рольле уеннар

Матур әдәбият белән таныштыру. К.Нәҗми “Көз“ шиг. , “ Аю белән бабай” әкияте.

  • “Көзге могҗизалар” исеме астында күргәзмә үткәрү өчен кул эшләре ясау.

4 атна

Әңгәмә. “Көз. Син аның турында нәрсәләр беләсең?”

Рәсемнәр карау.

Җырлар җырлау: “Салкын җилләр исә”, “ Көз, көз, әйт эле..”

Биюләр: “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”.

Оештыру эшчәнлекләре:

- рәсем “Керпегә гөмбәләр”;

  • - кисеп ябыштыру: коллектив эш “Көзге  каен агачы” 
  • Дидактик уеннар: “Бакчада”,  “Нәрсә артык”, “Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса”, “Тәме буенча бел!”
  • Өстәл уеннары.

Хәрәкәтле уеннар.

  •  “ Алтын көз”  бәйрәм иртәсен үткәрү.
  • “Көзге могҗизалар” күргәзмәсенә нәтиҗә ясау.
  • “Алтын көз” темасына фотогазета чыгаруга җәлеп итү

Табышмаклар.

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

***

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***

Ормый, сукмый, үзе кешене елата.  (Суган)

***

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

***

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

***

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***

Җир астында алтын казык. (Кишер)

***

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

***

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

***

Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек.  (Кабак)

***
Кырлар 
буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була? ( Көз.)

***

Озын яшел – түтәлдә, 
Сары, тозлы – кисмәктә. ( Кыяр.)

***
Үсеп утыра бер чүлмәк, 
Өстенә кигән йөз күлмәк. ( Кәбестә.)

Көз турында сынамышлар.

Миләш күп булган елны, көз озын һәм яңгырлы була.
Сентябрьда- алма, ә октябрьда- кәбестә исе аңкый.
Агачтан яфрак сирәк коелса- кыш салкын була.

Сентябрь аяз булса, көн салкын булыр.
Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер.
Агач яфрак коймый, кар яумый.

Санамыш.

Мин барамын бакчага
Яшелчәләр сайларга.
Озын койрык, яшел чук
Монда торма, тизрәк чык!
Бармак уены.
Кыяр өлгерә,
Борыч кызара,
Кәбестә үсә,
Помидор пешә,
Суган, сарымсак әзер-
Тик җыеп кына өлгер!
( Кул йодрыкланган, бармакларны ача баралар.)

Консультация для родителей

«Как одеть ребенка осенью?»

         Осенняя погода очень переменчива, поэтому тщательно готовьтесь к походу в детский сад: продумывайте, как одеть ребенка и что взять с собой.

Ничто не помешает ребенку знакомиться с прелестями осенней погоды, если одежда будет правильной и комфортной. Правильная одежда легко и быстро снимается и одевается, что позволяет развивать самостоятельность и повышает самооценку ребенка, не содержит сложных застежек и шнурков, а также соответствует погодным условиям, росту и размеру.

           Одежда не должна плотно облегать тело (за исключением майки, водолазки). Во-первых, небольшая воздушная прослойка между тканью и кожей хорошо сохраняет тепло. Во-вторых, слишком тесные вещи сковывают движения дошколёнка и ухудшают кровообращение. Поэтому следите, чтобы брюки не сидели слишком плотно на бедрах, а свитера не жали под мышками.

Отдавайте предпочтение натуральным тканям. Хлопчатобумажные и шерстяные вещи теряют вид намного быстрее, чем синтетические. Однако у них есть важные преимущества: они сохраняют тепло тела и дают коже возможность дышать. В то же время синтетика создает парниковый эффект, влага скапливается на коже и не испаряется. Из-за этого малыш может легко подхватить насморк.

         Одежда сверху должна быть трехслойной.

Первый слой – майка, футболка.

Второй слой -  трикотажная кофточка (боди) и легкий свитер (для активного ребенка), шерстяной свитер (для малоподвижного). Отдавайте предпочтение  трикотажным кофточкам, шерстяным свитерам, без пуговиц, кнопок и молний.

Брюки из непромокаемой ткани или плотные джинсы на подкладке защитят маленького путешественника от дождя и ветра. Лучше чтобы брюки были с высокой талией или на лямках, так как дети часто приседают или наклоняются в процессе игры и часть спины (поясница) обнажается, что может привести к проблемам со здоровьем. Легкие непромокаемые штаны, надетые поверх обычных штанишек, дадут ребенку возможность свободно двигаться.

Третий слой – куртка на подкладке из мягкого флиса сделает прогулку очень комфортной. Хороша осеняя куртка из плотного и непромокаемого материала, что обеспечит дополнительную воздушную подушку, а также защитит от ветра и влаги.

Шапочка должна соответствовать форме головы ребенка – прикрывать лоб, уши и затылок. В шапочке из плотной натуральной ткани  дошколенку не будет жарко, но у нее должны быть завязки, чтобы не было проблем с открытыми ушами.

Врачи часто повторяют родителям: кутать ребенка вредно, но руки и ноги постоянно должны быть в тепле. Дело в том, что в конечностях очень развита сеть мельчайших подкожных сосудов – каппиляров, которые легко отдают тепло. Вследствие этого ступни и ладошки замерзают намного быстрее, чем другие части тела.

        Поэтому важная часть осенней экипировки – обувь и варежки. Малыш никогда не промочит ноги, если вы правильно подберете обувь для сырой погоды. Не забудьте спросить у продавца, если ли у ботинок дополнительный защитный слой. Обратите внимание на верхнее покрытие. Нубук не подойдет. Натурная кожа с пропиткой – то, что нужно. Подошва должна быть утолщенный, но гибкой. Проверьте ее при покупке – согните руками. Тогда  она не потрескается и обеспечит стопе физиологическое положение. Отдайте предпочтение обуви на липучках, шнурки -  травмоопастны,  сложны и трудоемки в одевании, а молнии часто заедают и ломаются.

          Резиновые сапоги в дождливую погоду незаменимы, однако, у них есть один значительный минус. Хотя по лужам в таких сапожках можно топать, сколько душе угодно, нога в резине не дышит и сильно потеет, особенно, когда тепло. Поэтому, под резиновые сапоги нужно надевать носки с хорошей впитываемостью, например, плотные носки из хлопка плюс шерстяные – в лужах вода далеко не теплая.  А также  они не фиксируют ногу , что травмоопасно.

            Купите также однослойные варежки – перчатки сложны в одевании. И не забудьте прикрепить их к резинке или тесемке, чтобы они не потерялись, но так чтобы их легко можно вытащить и посушить (например, на липучке).

           Если ребенок склонен к частым простудам подумайте о легком шарфике, который пригодиться в ветреную погоду.

           Перед сборами в детский сад поинтересуйтесь прогнозом погоды. Одним из лучших решений в осенний морозец – многослойная одежда. Например, водолазка, свитерок крупной вязки, а сверху – не очень теплая куртка. То же самое касается и ног: колготки, рейтузы и брюки греют лучше и мешают меньше, чем толстые ватные штаны или зимний комбинезон с утеплителем.

           У осени для нас припасено три характерные погоды: тепло и дождливо, холодно и дождливо и просто холодно. Одеть ребенка слишком тепло − не выход. Это ничуть не менее опасно, чем одеть недостаточно: дети бегают, прыгают, потеют, а потом моментально замерзают на холоде. Чтобы не дать сырости проморозить дитя, нужно надеть под обычную одежду, плотно прилегающую футболку с длинным рукавом и колготы. Верхняя одежда по-прежнему должна быть непромокаемой и непродуваемой.

          Ребенку все равно, когда радоваться жизни: и летом, и зимой, и осенью малыши носятся и резвятся. Главное – обеспечить им комфорт для таких игр, не дав ни замерзнуть, ни промокнуть.

          И самое главное помните,  ежедневные прогулки  очень важны для малыша, они укрепляют ребенка и способствуют хорошему развитию.   А от того как вы одели своего ребенка зависит его настроение и самочувствие в течении дня. Сложная одежда забирает время от прогулки – умножьте 26 детей на минимум – 1 минута и получите в прогулке минус полчаса, а если два предмета одежды сложны в одевании, то это минус час свежего воздуха и игр. Также развивайте самостоятельность своих детей – никогда не делайте за них то, что они могут сделать сами.

Көз бәйрәме

4-5 яшьлек балалар өчен бәйрәм иртәсе

Максат.

  • Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
  • Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.
  • Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре турындагы белемнәрен тирәнтен ныгыту.

Кичә барышы.

Музыка яңгырый.

 Ал.баручы:  Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең бүлмә ничек матур бизәлгән.Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә идәндә нинди матур бер яфрак ята. (Сары яфракны идәннән ала. Яфрактагы язуны укый).

                                          Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп

Урман буйлап алтын көз йөри.

 Балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Көз бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул.

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр...

1 нче бала.             Бүген  бездә  матур  бәйрәм,

                               Бүген  бездә  көзге  бал.

                               Бүген  көзге  байлык  белән

                               Бизәлгән  безнең  зал.

2 нче бала.                       Бик күңелле бакчада –

                                           Алтын сары бар дөнья!

                                          Җил яфраклар биетә

                                           Көз  шатлана, туй итә.

3 нче бала.           Падают, падают листья,

                              В нашем саду листопад.

                              Желтые, красные листья

                              По ветру вьются, летят.

4 нче бала.                          Җиргә яфрак коелган,

                                             Сап-сары келәм булган.

                                            Яфракларны без җыярбыз,

                                            Букет ясап куярбыз.

 5 нче бала.     Көз көннәре килеп җитте,

                         Хушлашабыз җәй белән.

                        Бөтен җиргә яфраклардан

                        Алтын келәм җәелгән.

 6 нчы бала.       Көз бәйрәме урманда

                        Бик якты, матур монда.

                        Нинди күңелле аланда

                        Көз бизәгән бит монда.

7 нче бала.                           Җирдә сары яфрак –

                                               Көз килүнең билгесе

                                               Сары яфрак – көз чибәрнең

                                               Төшеп калган көзгесе.

8 нче бала.   Саргая таллар, усаклар,

                        Алмагачлар һәм каен.

                        Көннән-көнгә арта бара

                        Җир өстендәге алтын.

9 нчы бала  Без уйныйбыз, җырлыйбыз

                        Якты көннән туймыйбыз.

                     Бәйрәмебез гөрләп торсын,

                      Җырлыйбыз да, биибез.

Җыр. “Салкын җилләр исә”

Ал.баручы:  А.Б. Балалар, көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.

– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……

 Ал.баручы  Балалар, карагыз әле! Кемдер  кәрзин  тотып кунакка килә. Кем шундый уңган-булган?

Шулчак   Куян чыга.)

 Куян: Исәнмесез, балалар.

Балалар. Исәнме,куян!

Куян : Мин сезгә  кунакка килдем . Мин кышка әзерләнәм. Җәй буе су сибеп, карап үстергән яшелчәләрне бакчадан җыеп алам.

Ал.баручы  Куянкай, нишләп чөгендерләреңне, бәрәңгеләреңне бергә тутырдың?

Куян: Яңгыр килә дип ашыктым, шуңа шулай булды. Менә хәзер шул яшелчәләрне аерасым бар.

Ал.баручы Куянкай, без сиңа булышыйкмы соң?

Куян: Бик яхшы булыр иде .

 Уен: “Яшелчәләр аеру”

 Куян : Чыннан да, сез балалар бик җитез икәнсез. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз инде миңа китәргә вакыт.(чыгып китә.)

Ал.баручы  : Дөрес әйтә, Куянкай. Илебезгә көз килде, тирә-ягыбыз алтын-сары төскә күмелде. Бакчаларда көзге эшләр башланды.  

Балалар, куянга булыштык, инде хәзер бер биеп, ял итеп алыйк.

                       Бию («Яфраклар бәйрәме»)

Ал.баручы :Балалар, безгә тагын бер кунак килә, каршы алыйк бергәләп.

(кулына алма тутырылган кәрзин тотып, керпе чыга)
Керпе:   Исәнмесез, кунаклар!

Балалар: Исәнме, керпе!

Керпе:  Буш кул белән килмәдем, сезгә көз байлыгы – кәрзин тулы  алмалар алып килдем! Ә хәзергә ашыгам, кышка әзерләнергә : гөмбәләр җыярга кирәк.

Ал.баручы Тукта!Тукта, керпекәй! Безнең балалар сиңа бик тиз ярдәм итәрләр!Ярдәм итәбезме, балалар!
Балалар: Әйе.

Уен: “ Гөмбә җыю.”

Керпе:Рәхмәт сезгә балалар ! Мин бу гөмбәләрне киптерергә элим эле . Бәйрәмегез котлы булсын, саубулыгыз!

Балалар:Саубул,керпе!
(Керпе   саубуллашып чыгып китә.)  
Ал.баручы: Урман дусларымның эше бик күп. Нишлисең бит, алтын көз килеп җитте. Аларның барысына да салкын кышка әзерләнергә кирәк. Ә без, дусларым, бәйрәм итик. Көзне күңелле җырлар, биюләр белән каршы алыйк.

              Музыка уйный. Көз кызы –Сөмбелә керә.

Сөмбелә. Менә кайдан ишетелә икән ул шат авазлар! Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар!

                                Саумы, нәни дусларым!

                                Сезне сагынып килдем мин.

                                Сезгә үземнең күчтәнәчләремне –

                                Бирермен дип килдем мин. (кәрзин тулы уңышын күрсәтә)

А.б. Исәнме, Сөмбелә! Без синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.

Сөмбелә. Рәхмәт, балалар!

10нчы бала.              Исәнме Көз, алтын Көз.

                                  Безне сагынып көттеңме?

                                  Матур күлмәгеңне киеп

                                  Безнең янга килдеңме?

11 нче бала.                                 Исәнме Көз, алтын  Көз

                                                      Көттек без килүеңне.

                                                      Алтын көз синнән сорыйбыз

                                                      Бүләкләр бирүеңне.

12 нче бала.                                 Алтын көз кунакка килгән,

                                                        Сары күлмәген кигән.

                                                        Елмаеп карый безгә

                                                        Җырлап алыйк соң бергә.

Җыр.  “ Көз, көз, әйт эле..”

Сөмбелә. Бик матур җырладыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә!

  Ә хәзер  балалар , мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз. 1.Ашаганда турыйм, тураганда  елыйм. (суган)

13. Суган: Минем исемем суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

 2.Җир астында алтын казык,

алдык без аны казып.(Кишер)

14. Кишер: Минем исемем кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

Сөмбелә:  

3.Үзе йомры-ай түгел,

Төсе сары-май түгел

Койрыклы - тычкан түгел.(шалкан).

15.Шалкан: Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә-үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

  Сөмбелә: Булдырдыгыз, балалар,

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

 Барлык уңыш җыеп алынды, быел уңыш бигрәк мул булды .

Ал.баручы:Балалар, шигырьләр сөйләдек, инде бер биеп алыйк әле!

Бию “Гөмбәләр”

14 нче бала:  Урман кырларга

Килде матур көз,

Җәй үтте дип

Кайгырмыйбыз без.

15 нче бала:   Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

16 нчы бала: Дует, дует ветер,

Дует, задувает.

Желтые листочки

С дерева срывает. 

Сөмбелә.  : Сезнең белән хушлашасы килмәсә дә, миңа китәргә вакыт җитте, дусларым. Тиздән кышны каршыларсыз, ә мин сезнең янга икенче елга килермен. Сезгә күчтәнәч итеп, шушы кәрзинне калдырам. Анда тәмле алмалар. Рәхмәт бәйрәмегезгә, саубулыгыз! (Кәрзин белән алмаларны Алып баручыга бирә).
 Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз,

Барысы өчен рәхмәт сезгә,

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Көй астында Сөмбелә  чыгып китә.(музыка№2)

Җыр.  («Яфраклар бәйрәме» )

Алып баручы:  Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш кугебездә,

Рәхәтләнеп бәйрәм иттек

Алтын көз килгәч безгә.

Алып баручы: Кадерле балалар, кадерле әти- әниләр! Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Без барыбыз да көзне яратабыз, аның кабатланмас матурлыгына сокланабыз. Матурлыгы белән бергә, муллык та алып килә бит әле көз.Һәр елны көз мул, бай булсын дигән теләктә калып без сезнең белән саубуллашабыз.

 

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ямьле яз.

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...

"Хуш киләсең, ямьле көз!"

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

"Яшелчәләр" темасына проект

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету, тулыландыру, сөйләм телен үстерү....

Уртанчылар төркемендә "Көз" темасына проект эше.

Дөньяның заманча мөмкинлекләре арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрә белүне, һәр көн күргәннең мәгънәсен аңлау көннән көн катлаулана бара. Әгәр дә тормыш мәшәкәтләренә бирелеп, башны түбә...

Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"

Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"...

Кечкенәләр төркемендә "Г.Тукай иҗаты" темасына проект эше

Кечкенәләр төркемендә "Г.Тукай иҗаты" темасына проект эше...