"Песи" (вторая группа раннего возраста)
план-конспект занятия по окружающему миру

Хайрутдинова Гузель Рашитовна

Конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_pesi.docx15.94 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Песигә бүләк.

Максат: Татар халык авыз иҗатын кулланып балаларның сөйләм телен үстерү; сүзлек запасын баету, хәрәкәт активлыгын үстерү.

Бурычлар: Йорт хайваннары турында балаларның белемнәрен арттыру, кул чукларынын физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру. Әвәләү күнекмәләрен ныгыту, чиста-пөхтә эшләргә өйрәтү.

Материал: кәрзин, йомгаклар, песи, пластилин, такта, салфетка.

Әзерлек эше: уеннарны өйрәнү, мәче сүрәтләнгән рәсемнәр карау, әвәләү күнекмәләрен ныгыту.

Сузлек өстендә эш: йомгак.

Эшчәнлек барышы:

  1. Кереш өлеш:
  • Исәнмесез, балалар!Хәерле иртә! Әйдәгез әле, балалар, хәерле иртә телик бер-беребезгә.
  • Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә сезгә!

  1. Топ өлеш

(Песи тавышы ишетелә, аны эзләп табу)

Әңгәмә:

  • Балалар, бу нәрсә?
  • Песи.
  • Ул ничек итеп кычкыра?
  • “Мияу”
  • Песи нинди?
  • Йомшак, матур.

(песине сыйпап ярату)

Уен “Песи”

  • Балалар, ә хазер бер уен уйнап алыйк. Песи безне карап торыр, ә сез песиләр булырсыз. Балалар кулларын алга сузалар һәм сыйпап:

Песи, песи, пескәем

Соры синең төскәең,

Җылы синең туннарың,

Йомшак синең йоннарың “прес”. (Уен 2 тапкыр кабатлана)

Әңгәмә:

  • Балалар, карагыз әле, бу кәрзиндә нәрсәләр бар?
  • Йомгаклар.
  • Әйе, балалар, дөрес.
  • Ә сез беләсезме, песи йомгак белән уйнарга бик ярата, без анарга бүләк итеп йомгак әвәләп бирербез. Ә хазер без бармакларыбызны җылытып алыйк әле. (Бармак уенын уйнау).

Бу бармак, бабай!

Бу бармак, әби!

Бу бармак, әти!

Бу бармак, әни!

Бу бармак нәни,

Аның исеме Чәнти!

Интегральләштерү “Песигә йомгак” әвәләү.

  • Әйдәгез әле, балалар, өстәл янына якынырак килегез. (йомгак (түгәрәк) әвәләп күрсәтү). Ә хазер сез әвәләгез песигә йомгак. (Балалар йомгак әвәли)

  1. Йомгак
  • Балалар, сез барыгыз да бик тырышып эшләдегез, песи сезгә рәхмәтләрен әйтә. Песи йомгаклар белән уйнаган вакытта без кәгазь салфетларга кулларыбызны сортәбеә дә, кулларны юарга барабыз.

Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы

Иң кечкенәләрнен икенче группасы

Тема: “Песигә бүләк”

Тәрбияче: Хәйретдинова Г.Р.

25.12.2018


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей группы раннего возраста «Воспитание коммуникативной культуры у детей группы раннего возраста»

Воспитание коммуникативной культуры у детей раннего возраста. Ребёнок от 1 года до 3-х лет активно растёт, развивается и набирается опыта. Находясь в окружении социума – семьи (родителей, старших...

Организация совместной деятельности взрослого и ребёнка с учетом интеграции образовательных областей. Группа: 2 группа раннего возраста. 1 группа раннего возраста Тема: февраль 1неделя. «Русский народный фольклор»

Организация совместной деятельности взрослого и ребёнка с учетом интеграции образовательных областей.Группа: 2 группа раннего возраста.   1 группа раннего возрастаТема: февраль 1неделя. ...

ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ С УЧЕТОМ ИНТЕГРАЦИИ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ОБЛАСТЕЙ. 1 группа раннего возраста; 2 группа раннего возраста. Тема: «Расширять знания о домашних животных и птиц»

ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ  С УЧЕТОМ ИНТЕГРАЦИИ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ   ОБЛАСТЕЙ.1 группа раннего возраста; 2 группа раннего возраста.   Тема:  «Ра...

ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ С УЧЕТОМ ИНТЕГРАЦИИ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ОБЛАСТЕЙ. 1 группа раннего возраста; 2 группа раннего возраста. Тема: 1 неделя Декабря «Зимушка-зима в гости к нам пришла» с 4 – 10. Декабря 2017г.

ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ  С УЧЕТОМ ИНТЕГРАЦИИ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ   ОБЛАСТЕЙ.1 группа раннего возраста; 2 группа раннего возраста.  Тема:  1 неделя Декабр...