" Язгы урманга сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

 Кешеләр тарафыннан табигатьне ,җәнлекләргне сакларга кирәклеге ту-рында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтенүстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_urman.docx33.69 КБ

Предварительный просмотр:

“ Язгы урманга сәяхәт”( уртанчылар төркеме)

Максат: балаларның язгы урман турында белемнәрен киңәйтү, җырларда һәм биюләрдә яз үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.

Бурычлар :

  1. Тәрбия бурычы: табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
  1. Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  1. Белем бирү бурычы: ишетү сәләтен һәм уен күнегүләрен тойгылы – күренешле башкаруны үстерергә ярдәм итү.

Төп белем бирү өлкәсе: “Музыка”.

Белем бирү өлкәсе “Музыка”.

Музыка тыңлау: Музыка хәрәкәтен,  төрле характердагы әсәрләрне аера белү, ишетү сәләтен үстерү.

Җырлау: тәэсирле җырлау күнекмәләрен, осталыгын формалаштыру.

Музыкаль ритмик хәрәкәтләр: музыка хәрәкәте белән яраклаштырып балаларның ритмик хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

Бию уен иҗатын үстерү: уен күнегүләрен тойгылы – күренешле башкаруны үстерергә ярдәм итү.

Белем бирү өлкәсе “Матур әдәбият уку”.

Матур әдәбиятка кызыксыну уяту, әдәби телне үстерү.

Белем бирү өлкәсе “Танып белү”.

Балаларның табигать, хайваннар дөньясы турындагы күзаллауларын ачыклау һәм киңәйтү.

Белем бирү өлкәсе “Аралашу”.

Балалар арасында үзара дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру буенча эшчәнлекне дәвам итү. Өлкәннәр һәм башка балалар белән һәртөрле тәэсирләрне бүлешүгә омтылышларны мактау.

Белем бирү өлкәсе “Социальләштерү”. Гади  гомум кабул ителгән тәртип кагыйдәләренә кушылу. Уен сайлаганда, атрибутлар кулланганда балаларда үзара сөйләшә белү сәләтен формалаштыру.

Белем бирү өлкәсе “Сәламәтлек”. Матур һәм нәзакатьле йөрү хәрәкәтен, төз гәүдәне формалаштыру.

Белем бирү өлкәсе “Куркынычсызлык”. Урманда бергәләп һәм сак йөрергә өйрәтү.

Җиһазлау: , кәрзин, уенчыклар,УМК буенча “Язгы табигать”

иллюстрацияләре.

Эшчәнлек барыш

Музыка астында балалар төркемгә керзлзр, кунаклар белән исәнләшәләр.

Т: Кадерле кунаклар,хәерле көн!

Балалар,мин сезгә бер табышмак әйтәм ,сез аның җавабын әйтерсез.

Туктап сана, Тамчы тама: Тып,тып,тып.

Төшә- төшәБозны  тишә: Тып,тып,тып.

Яз  бу,  ишет, Кага ишек: Тып,тып,тып.

Яз (Б.Рәхмәт)

Балалар: Яз  (1-2 баладан аерым әйттерелә)

Т:дөрес ,балалар ,табагатьнең матур ае-яз җитте.Бүгенге шөгылебездә без яз турында сөйләшербез,

язгы урманга барырбыз.

Т:хәзер әйбәт кенә утырып мине тыңлагыз.Мин сезгә яз турында бер шигырь сөйлим.

(Ковролинга рәсемнәр эленә)

Иртән уянды кояш,

Нурлары да елмайды,

Кояш кызара башлады

Тирә- якны җылытты.

Карлар кинәт эреде,

Гөрләвеккә әйләнде

Күңелле ул челтерәде,

Юллар буйлар йөгерде!

Үләннәр яшелләнде,

Кошлар сайрый башлады,

Бөрәләр дә уянды

Җәнлекләр дә  ,кошлар да

Балалар да шатланды.

Т: рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Балалар:Кояш.балалар,чәчәкләр,үлән,гөрләвекләр.

Т: ә нәрсә ишетәсез?

Балалар: кошлар сайрый.

Т: бик дорес ,балалар.  Ә хәзер,без сезнең белән язгы урманга барып,андагы 

үзгәрешләрне күреп кайтабыз.Ә урманга барганда адашмас өчен бер- берегездән калмагыз. Аякларыгызны дым эләгүдән саклау өчен ,гөрләвекләргә басмагыз.

(гөрләвекләр тавышы ишетелә)

Менә гөрләвекләр,әйдәгез без алар аша сикереп чыгыйк.

“ Гөрләвек аша сикерү “  уены

Т:менә урманга да килеп җиттек. Карагыз  эле бу гүзәллекне,матурлыкны.

Кошлар сайрый (кошлар тавышы),үләннәр,умырзаялар калкып чыккан.

Ә hавасы нинди,сулап туймаслык.

Ял минуты     “Кояшта җылыну “ уены

Без әле бераз ардык, 
Ял итәргә уйладык: 
Башны иябез алга, 
Ә аннары-артка. 
Уңга-сулга борабыз, 
Аннан карап торабыз. 
Иң өстен сикертәбез, 
Кулларны биетәбез. 
Бер алга, бер артка сузып 
Күңелле ял итәбез.

Т: (агачларга игътибар итәбез).

Ә менә биредә ,агачларда бөреләр уянган.Тиздән бу бөреләрдән яшел яфраклар чыгар.Карагыз әле, балалар, бу агачта бөреләр уянып җитмәгән ,

без аңа хәзер бөреләр ясыйк.Бармакларны әзрәк ял иттерик тә, бөреләр ясый башлыйк.

“Бармак уены” Кошларны сайлау

Кошлар, кошлар,килегез!        Чакыру хәрәкәте,

Без сезгә май бирербез,         кисү хәрәкәте,

Сезгә җим әзерләрбез            җим сибү хәрәкәте,

Кар әстенә сибәрбез .

Бу  өлеш – күгәрченгә,            уң кул белән күрсәтү,

Бу өлеш – чыпчыкларга,         сул кул белән күрсәтү,

Каргаларга – токмачлар,        әвәләү хәрәкәте,

Тук  булыгыз, кошкайлар!      як-якка җәю.

Бармаклар белән бөреләр ясау.

(Рәсем сәнгате өлкәсе белән берләштерү)

Т: балалар бармакларны менә бу буяуга батырабыз hәм ботакка ясыйбыз.

 Менә безнең ботакта бөреләр дә уянды.

Ә хэзер, кулларыбызны менә бу салфеткага сөртик.

Әйтегез әле, кулларны сөрткәч ,бу кагазьләрне җиргә ташлыйбызмы?

Балалар: Юк.Табигатьне сакларга кирәк.

Т: дөрес әйтәсез ,урманда чөп калдырырга ,учак кабызырга ,

агачларны сындырырга ярамый икән.Ә без бу чүпләрне менә бу чиләккә 

салып ,үзебез белән алып кайтыйк.чүп савытына салырбыз.

Т: балалар,урманда яз килгәнен җәнлекләр дә көтеп алалар. Нинди

җәнлекләр икән алар,мин сезгә табышмак әйтәм ,сез аның җавабыннан

 белерсез:

          Җәен соры, кышын ак,  
Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Т: дөрес,менә куян ( уенчык курсәтелә),ул кыш көне ак төстә,ә хәзер соры 

төстә.Кянның соры төскә керүе – дошманнарыннан саклану өчен кирәк.

Ул үлән арасында да качып кала ала.

Ә сез куян турында шигырьләр беләсезме?

                         Балалар шигырьләр сойлиләр.

1 бала

Ике колагы озынкай гына

Аягы җиңел, мамыктай гына

Койрыгы тора өркелеп кенә,

Мыегы тора бөркелеп кенә.

2 бала

Борыны кечкенә-бөгелгән генә,

Ирене ерык , бүленгән генә.

Тавышы -тыны юк,т ора тын гына.

Бик куркак кына, бик йомшак кына.

Т: бик матур сойләдегез. Куяннын колаклары озын,үзе бик йомшак hәм 

куркак.Әйдәгез ,без аның яныннан китик.куркытмыйк аны.

Ә хэзер ,балалар,  ял итеп алабыз

                Ял минуты

          Аю дускай,тор инде. 
Йокың туйгандыр инде. 
Әйдә, уйныйк бергәләп, 
Безне куып тот инде.

Т: балалар,карагыз әле .бу агачта нәрсә утыра икән?

Балалар: тиен (уенчык күрсәтелә)

Т: тиен агачта яши.Ул бик җитез.Күз ачып йомганчы бер агачтан икенче

 агачка сикерә,аның  койрыгы бик йомшак .Ә тиен нәрсә ярата?

Балалар: чикләвек, күркә ярата.

Т: минем сезгә тагын бер табышмагым бар,сез аның җавабын әйтерсез.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Балалар: аю (уенчык курсәтелә)

Т: дөрес ,аю.Ул урманда иң зур җәнлек.Аю кыш кәне йоклый,ә яз җиткәч 

уянып өненнән чыга. Яз көне  аюлар өчен азык җитәрлек түгел,алар нәрсә 

табалар, шуны  ашыйлар. Әйдәгез,аю үненнән тыныч кына китик.

Ул комачаулыганны яратмый.Аю бик еркыч җәнлей ,бик сак булырга кирәк.

Т: балалар,безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән.Әйдәгез ,җәнлекләрне ,

кошларны куркытмыйча ,тыныч кына урманнан төркемебезгә кайтыйк.

Музыка астында балалар төркемнәренә кайталар.

Йомгаклау өлеше.

Менә без балалар бакчасында. Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Нинди җәнлекләр күрдек ? Мин сезнең җавабыгыз белән канәгать.

Т: без хәзер урманда нәрсәләр күргәнебезне җырлап күрсәтик.

Балалар  “Күрсәт әле ,үскәнем “  күмәкләшеп җырлыйлар.

 

 

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Шөгыль конспекты "Язгы урманга сәяхәт".

Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты...

Язгы урманга сәяхәт.

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;- Кошларга карата мәрхәмтлебула белергә өйрәтү.-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру....

«Язгы урманга сәяхәт»

Конспект занятия...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...