Конспект ОД "В мире животных"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Низамиева Ляля Фердинантовна

Конспект ОД "В мире животных"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hayvannar_donyasynda_shogyl.docx24.32 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Солнышко» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан

        

Уртанчылар төркемендә «Хайваннар дөньясында»

автор уены конспекты

Төзеделәр:

Ахмадуллина Гульназ Магьсумовна

Низамиева Ляля Фердинантовна

I нче категория тәрбиячеләре

2021ел

Уртанчылар төркемендә «Хайваннар дөньясында»

автор уены конспекты.

Максат: Кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен баету.

Бурычлар:

  • Кыргый  hәм йорт хайваннарының исемнәрен,балаларын атау.
  • Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартлары,нәрсә ашаулары,кайда яшәүләре турында сөйләү.
  • Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, логик фикерләү сәләтен  үстерү.
  • Иптәшеңә карата хөрмәт, коллективлылык рухы, хайваннарга мәхәббәт,

            ярдәмчелекне тәрбияләү. 

Материал: хайваннар,хайван балаларының рәсемнәре,ашый торган ризыкларының, яшәгән урыннарының,шәүләләренең рәсемнәре,биремнәр, ике барабан, ике мольберт,йолдызчыклар ,музыка кушыр өчен магнитофон.

Методик алымнар: сөйләү, күрсәтү, аңлату, рәсемнәр карау, уен, сорау-җавап.

Алдан башкарыла торган эш: барабаннар ясау, хайваннар турында шигырьләр өйрәнү, матур әдәбият уку, хайваннарның тормышы турында рәсемнәр һәм презентацияләр карау, материалларны алдан әзерләп кую.

Уен барышы:

Тәрбияче: Балалар, сез уйнарга яратасызмы?

Балалар: Әйе,яратабыз.

Тәрбияче: Без бүген сезгә “Хайваннар дөньясында” дигән бик кызык hәм мавыктыргыч уен уйнарга тәкъдим итәбез. Сез ризамы? 

Балалар: Әйе,без риза.

Тәрбияче: Бу уенны уйнар өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Анын өчен, мин сезгә менә бу подностан сүрәтләре белән аска каратылган берәр карточка алырга тәкъдим итәм. Алыгыз балалар. 

Тәрбияче: Камил,син нәрсә төшерелгән карточка алдың?

Камиль: Сыер. 

Тәрбияче: Камил, сыер - йорт хайванымы, әллә кыргый хайванымы?

Камиль:Сыер - йорт хайваны.

Тәрбияче:Дөрес.

Шулай итеп тәрбияче hәрбер баладан сорап чыга.

Тәрбияче:Балалар, кемнәр  кыргый хайваны төшерелгән карточканы сайлап  алдылар, аларга уң якка басырга тәкъдим итәм, ә кемнәр йорт хайваны төшерелгән карточканы алдылар, аларга сул якка басырга тәкъдим итәм. Шулай итеп, балалар, без сезнең белән ике командага бүлендек.Димәк,уң якта басып торган команда - кыргый хайваннары командасы, ә сул якта басып торган команда - йорт хайваннары командасы дип атала.

Карагыз әле балалар,сезнең алдыгызда барабаннар.Сезгә бу барабаннарны әйләндерәсе була һәм барабанның угы кайсы хайванда туктый, шул хайванга карата биремнәр үтәргә кирәк булачак.Ә нинди биремнәр икәнен белер өчен,мин сезгә рәсемнәре белән аска каралтылган эмблемалар алырга тәкъдим итэм.

Балалар эмблемаларны алалар, муеннарына асып куялар.Эмблемаларда хайваннарнын шәүләсе, балалары, яраткан ризыклары, яшәгэн урыннарынын сүрәтләре була.

Тәрбияче hәрбер балага нинди бирем үтәчәген сөйләп бирә.

Тәрбияче:Балалар, сезгә барыгызга да аңлашылдымы, сез ризамы кирәкле биремнәрне үтәргә? 

Балалар: Әйе, анлашылды, без риза. 

Тәрбияче:Бик яхшы. Игьтибар, балалар кайсы команда житезрәк, тизрәк үти биремнәрне, шул команда жиңүче булачак. Биремнәрне үтәгән саен ике команданың да мольбертына менә шундый йолдызчыклар ябыштырып куярбыз.Уенны башлыйбызмы балалар?

 Балалар: Әйе, башлыйбыз. 

Тәрбияче:Уенны башлар өчен, безгә барабанны әйләндерергә кирәк. Кайсыгызның әйләндерәсе килә.

Балалар үзара кем беренче, кем икенче, я парлап әйләндеруләрен сөйләшәләр. 

Тәрбияче:Барабанның угы кайсы хайванда тукталды балалар?

Балалар:Аюда. 

Тәрбияче:Яхшы, димәк сезгә аюга карата төрле биремнәр утәргә кирәк.

Музыка уйный башлауга төркем буйлап, кирәкле карточкаларны эзләргә китәбез.

Музыка уйный,балалар биремнәрне үтилэр, музыка туктауга барабаннары яныны йөгереп киләләр.

   

Балалар: Балалар,барыгыз да кирәкле карточкаларны таптыгызмы, булдырдыгызмы?

Балалар: Әйе, таптык. 

Тәрбияче:Бик яхшы,мин бик шат сезнен өчен.Ә хәзер, ике команда да бер берегезгә кайсы хайванга карата,нинди биремнәр үтәгәнегезне сөйләп бирергә тәкъдим итәм.Кайсы команда беренче сөйләргә тели? 

Балалар үзара сөйләшеп, бер команда икенчесенә, үтәгән биремнәрен сөйли. Барабанда чыккан хайван кайда яши,нәрсә ашый,аның баласы ничек атала,шәүләсе нинди...

Шулай итеп уен берничә тапкыр кабатлана. 

Тәрбияче:Балалар,сезгә  уен ошадымы?

Ә нәрсә күбрәк ошады?

Сез тагын уйнар идегезме бу уенны?

Сез барыгыз да булдырдыгыз,әфәрин балалар,рәхмәт сезгә. Ә кайсы команда жиңгәнен мольбетрка карап,йолдызчыкларны бергәләп санап белербез.Әйдәгез әле бергәләп саныйк. Йолдызчыклар ике команда да бертигез. Димәк ,бездә буген дуслык жиңде.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия по ознакомлению с окружающим миром и речевому развитию во второй младшей группе "В мире животных"

Интегрированное занятие для детей 2 -ой младшей группы, в котором дети закрепляют знания о диких и домашних животных, с использованием различных игр....

Конспект "В мире животных"

Систематизировать и расширять знания детей о диких животных и их детенышах, об условиях жизни, о пользе;Расширять, уточнять и активизировать словарь на основе систематизации и обобщения знаний о...

Конспект по окружающему миру во второй младшей группе викторина «В мире животных»

Цель: Расширить и закрепить знания детей о диких и домашних животных....

Конспект занятия по окружающему миру на тему "В мире животных" в средней группе

Конспект занятия про жавотных холодных и жарких стран....

конспект в мире животных.

конспект занития...