НОД в старшей группе
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Халилова Халидя Агзамовна

"Әбидә кунакта" дигән темага дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_bid_kunakta_halilovoy_h._a.docx28.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“15 нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Әбидә кунакта» темасына зурлар төркеме балалары белән оештырылган

белем бирү эшчәнлеге конспекты

                                                                                     Халилова Халидә Әгъзамовна,

                                                                                           15 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,

                                                                                            беренче квалификацион категория

Түбән Кама

2021 ел

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме, 5-6 яшь

Тема:

“Әбидә кунакта”

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем  бирү өлкәләре:

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше , иҗтимагый –коммуникатив үсеш, иҗади -  эстетик үсеш.

Максат:

Балаларның танып-белү мәнфәгатьләрен көнкүреш белән танышу аша үстерерү 

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: туган илне ярату,аңа һәм тирә-якка кызыксыну тәрбияләү.

 Үстерү бурычы: балаларның хәтерен,  эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен, кызысынучанлыкларын,бирелгән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыкларын , яңа сүзләр хисабына сөйләм телләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: туган илебез - Татарстан,Татарстанның башкаласы Казан, йорт хайваннары турындагы белемнәрен  барлау һәм системалаштыру. Балаларга авыл халкы көнкүреш тормышы һәм  йон җебенең  килеп чыгышы турында мәглүмат бирү,алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү.

Методик алымнар:

Күрсәтү,  продуктив сораулар,уеннар уйнау, әңгәмә,мактау,бәяләү.

Җиһазлау:

Мультимедия-проектор, слайдлар, дидактик уеннар өчен карточкалар әзерләү,йомгак, серле тартма,чорналмаган җепләр, сарык рәсеме шаблоннары, йон кисәкләре .

Алдан үткәрелгән эш:

Казан турында презентация,альбомнар карау,шигырьләр уку,слайдлар әзерләү,йорт хайваннары, кием- салымнар плакатын карау,

Эшчәнлек структурасы:

  1. Кереш өлеш (3 мин.)

-Йомгак табу.

-Казан шәһәре турында слайдлар карау.

  1. Төп өлеш (20 мин.)

-Йомгак  артыннан авылга килеп чыгу.

-Әби белән очрашу.

-Йомгакны серле тартмага салу, беренче серен чишү.

-Уен “Нәрсә ашый, нәрсә бирә, нәрсә ясыйлар?”   

-Йомгакның икенче серен чишү.

-Кәҗә һәм сарык йоннары турында сөйләшү.

-Уен “Нәрсә баштан, нәрсә ахырдан!”

-Әби белән саубуллашу.

-Сарык ясау.

  1. Йомгаклау (2 мин.)

-Балалар белән әңгәмә.

Алга таба эш:

Калган йон бирүче хайваннар белән танышу максатыннан (дөя, лама, кашемир кәҗәсе, ангор кролигы һ.б)   «Серле йомгак тарихы» дигән альбом ясау.

Эшчәнлекнең барышы:

Кереш өлеш

Төркем бүлмәсендә балалар уйнап утыралар. Бер бала йомгак таба, тәрбиячегә сорау бирә: - Апа бу нәрсә?

Тәрбияче: - Бу бит гади йомгак түгел, ә серле йомгакка охшаган. Сез беләсезме соң балалар, борын борын заманнарда йомгак ярдәмендә сәяхәт иткәннәр. Әйдәгез әле бездә йомгакны тәгәрәтеп карыйк.

Тәгәрәтәләр, экранда Казан шәһәре рәсеме ачыла.

Тәрбияче: -Балалар, кем белә, безне йомгак кайда алып килде? (Казанга). -Казан турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? (Казан бик матур, зур шәһәр. Анда Бауман урамы, цирк, Кремль, Колшәриф мәчете, Туган авылым ял итү урыны, аквапарк, курчак театры бар).

-Әнә экранда сез атаган урыннар күренә (шул урыннар төшерелгән слайдлар). Тәрбияче: -Казан шәһәре безнең республикабызның төп шәһәре, ул ничек атала әле? (Башкала). - Әйе, Татарстан республикасының башкаласы - Казан шәһәре. Ә йомгак безне нинди республика буенча сәяхәткә алып китте? (Татарстан республикасы буенча). 

-Тагын кайда алып барыр икән, тәгәрәтеп карыйк әле...

Төп өлеш

Экранда авыл өе күренеше чыга.

Тәрбияче: -Кая килеп чыктык без? (Авылга). 

Шул вакытта экран артыннан әби килеп чыга.

 Әби: -Исәнмесез балалар,ничек киләсе иттегез?(Исәнләшәләр).

     Тәрбияче: -Әбекәй, без тылсымлы йомгак таптык. Ул безне Казан шәһәре  буйлап сәяхәт иттерде,инде хәзер сиңа алып килде.

Әби: -Әәә, бу бит серле йомгак. Аның турында тагында күбрәк беләсегез киләме?(Әйе, килә).-Ярар, мин сезгә хәзер ярдәм итәм. Менә минем шундый ук серле тартмам бар, әйдәгез йомгакны шунда салабыз һәм тартма безгә аның серләрен ачар. Тартманың якларында рәсемнәр урнашкан, нинди ягы безгә карап тора, йомгакның шул сере безгә ачыла. Карагыз әле, бу якка нәрсә ясалган? (Йорт хайваннары).-Йорт хайваннары турында ниләр беләсез? Сөйләгез әле, балалар!(балалар сөйли)

-Әйдәгез өстәл янына,анда минем йорт хайваннары турында кызыклы уеным бар.

Уен “Нәрсә ашый, нәрсә бирә, нәрсә ясыйлар?” дип атала.  (Балалар үзләре берәр йорт хайваны уенчыгын сайлап ала. Карточкалар өстәл өстендә таратылган. Шул карточкалар арасыннан бала үз йорт хайванына туры килгән карточкаларны сайлап алып куярга тиеш. Мәсәлән: сыер печән ашый, сөт бирә, сөттән катык, эремчек, каймак, май ясыйлар)

Әби: -Булдырдыгыз, балалар!Сез бик тә игътибарлы икәнсез!Ә хәзер тартманың икенче ягын карыйк, анда нинди сер ята икән?

Тартманың икенче ягында йон рәсеме ясалган.

Әби: -Балалар нәрсә рәсеме бу?(Йон рәсеме) -Йорт хайваннары арасыннан йонны  кайсылары бирә?(Кәҗә белән сарык). -Бик дөрес! (Әби кәҗә белән сарык йонын күрсәтеп сорый). Әби: Кәҗәнең йоны нинди? (озын, йомшак)  ә сарыкныкы? (кыска-йомшак, ул бөдрәләнеп тора). Балалар, мин сезгә йоннан ничек “йомгак” – йон җебе килеп чыкканын сөйлим, ә сез бик игътибар белән тыңлап торыгыз! Яз һәм көз көннәрендә  йон бирүче хайваннарның йоннарын кисеп алалар. Йоннарны чүпләрдән чистарталар да,   йон язу  җайланмасына куеп язалар(тарыйлар). Аннан соң, кабага бәйләп эрлиләр(ягъни йонны җепкә әйләндерәләр). Эрләп бетергәч, орчык белән каталар. Орчыктан катылган җепне йомгакларга чорныйлар. (Әби атаган эшләр слайдларда  күрсәтеп барыла). -Шулай итеп йомшак йон йомгаклары барлыкка килә.Менә минем төрле төстәге , төрле калынлыктагы йомгакка чорналмаган җепләрем бар!Әйдәгез шуларны чорнап үзегезгә йомгак ясагыз. Балалар һәрберсе йомгак чорный.

Әби:- Шундый төрле йон җепләреннән нәрсә бәйләр идегез? (җылы  бияләйләр, кофталар, оекбашлар, шәлләр, башлыклыклар, шарфлар бәйлиләр) .-Бик дөрес балалар!Менә бу йомгаклардан да өйдә әниегез белән теләгән әйберегезне бәйләп карарсыз!

Әби: -Мин сөйләгән ныграк истә калсын өчен, сезгә бер уен тәкъдим итәм! Уенның исеме “Нәрсә баштан, нәрсә ахырдан!” дип атала. (Һәрбер бала өстәлдән А4 форматындагы рәсемне ала. Шуннан сон алар эш бару тәртибендә төзелеп басарга тиеш. Мәсәлән: беренче бала сарыкның йонын кисү рәсеме белән ----- икенчесе йонны чүпләрдән арындыру----- өченчесе йонны тарау һ.б.)

  Әби: -Ай-яй зирәкләр узегез!Булдырдыгыз,балалар!

Тәрбияче: -Инде әбигә рәхмәт әйтик, безне йонның җепкә әйләнү тарихы белән таныштырды. (Балалар әбигә рәхмәт әйтәләр, әби саубуллашып чыгып китә).

Тәрбияче: - Балалар, мин сезне өстәл янына чакырам, истәлеккә сарык ясарга тәкъдим итәм. (Өстәлдә балалар санынча сарык шаблоннары һәм йон кисәкләре ята. Шаблоннарның як – якларына икеяклы скотч ябыштырылган). -Балалар як-яктагы саклагыч пленканы куптарып алабыз һәм шул урынга сарык йонын ябыштырабыз. Икенче якны да шулай ук эшлибез!(Балалар эшлиләр). –Карагыз нинди тылсымлы сарыклар килеп чыкты!Булдырдыгыз балалар!

Йомгаклау өлеше

Тәрбияче: -Балалар, без бүген сезнең белән күп нәрсәләр белдек!

-Сезгә нәрсә ошады?

-Биремнәрне үтәргә авыр булдымы?

-Нинди яңа сүзләр истә калдырдыгыз? (бөдрәләнеп тора, каба, эрлиләр, орчык белән каталар).

Тәрбияче: -Өйгә кайткач, буген алган белемнәрегез белән уртаклашырга онытмагыз! Дәү әниләрегез йонны яза, эрли, ката белә микән? Бәйләү осталыклары бармы? Шулар турында сорашып килегез! Икенче шөгыльдә алар турында сөйләшербез, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Реализация ФГТ. Планируем образовательную деятельность детей старшего дошкольного возраста. Календарно-тематическое планирование (старшая группа) по теме: Реализация ФГТ. Планируем образовательную деятельность детей старшего дошкольного возраста

Календарно-тематическое планирование (старшая группа) по теме: Реализация ФГТ. Планируем  образовательную  деятельность детей старшего  дошкольного  возраста Раздел программы...

Методическая разработка по развитию речи (старшая группа): Занятие в старшей группе "В сказочном лесу"

Данное занятие я показывала на методическом объединение. Занятие по развитию речи в (Старшей группе)...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в старшей группе «Семья. Моя родословная» Конспект занятия по ознакомлению с окружающим в старшей группе «Семья. Моя родословная»

Программное содержание: Раскрыть понятия "род", "родители", "семья", право детей на воспитание в семье.Вызвать интерес к истории своего рода и желание поделиться с этими знаниями.Воспитыват...

Комплексное занятие по математике с элементами аппликации в старшей группе «Путешествие в математику» в старшей группе (5-6 лет)

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждениеДетский сад №82 «Подсолнушек»Республика Татарстан, город Набережные челны...

Конспект занятия по ПДД в старшей группе «В гости к Крошу .» (старшая группа)

Формирование навыков безопасного поведения на дорогах у детей старшей группы....

НОД для детей старшей группы «Как ребята Незнайке помогли» возрастная категория воспитанников: 5-6 лет (особенности старшей группы-дети с ТНР и ЗПР)старшая

Задачи:1. Продолжать формировать представление о цвете, форме и величине.2. Формировать пространственные представления у детей (право-лево).3. Закреплять конструктивные навыки.4. Закреплять прямой пор...