Туган ягым
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Ямалова Гулфара Мунавировна

Балаларны туган ягыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге , авылның  һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү. Мөстәкыйль фикерләргә, картадан Республиканы, туган авылны күрсәтә һәм атый белергә, туган авылында булган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү.Үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym.docx24.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Туган як буйлап”.

Белем  бирү  өлкәсе:”Танып белү үсеше”,”Иҗади-эстетик сәнгати  үсеш”,

”Сөйләм үсеше”, ”Социаль-коомуникатив үсеш” .”Физик үсеш”

Максат:

Балаларны туган ягыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге , авылның  һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү. Мөстәкыйль фикерләргә, картадан Республиканы, туган авылны күрсәтә һәм атый белергә, туган авылында булган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү.Үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы:Туган авылны  зурлау, ана карата  горурлык хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларнын логик фикерләү сәләтен,  хәтерен, диалогик сөйләм күнекмәләрен,туган җиренә,тарихына кызыксыну  уяту.

Белем бирү бурычы: Авылыбызның   нәрсә белән данлыклы булуы турындагы мәгълүматларын арттыру, белемнәрен киңәйтү.

Җиhазлау: слайдлар,  аудиоязма, «Туган ил » көе.

 

 Эш барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Балалар: Хәерле иртә, күзләр! Сез уяндыгызмы?

                  Хәерле иртә,колаклар Сез уяндыгызмы?

                 Хәерле иртә, куллар! Сез уяндыгызмы?

                  Хәерле иртә,аяклар! Сез уяндыгызмы?

                  Хәерле иртә Кояш! Без уяндык!

  • Балалар,  минем дә  сезгә  бер күчтәнәчем бар.Нәрсә икән ул ?  Игътибар белән тыңлагыз әле.

Шигырь “Туган ил”

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак – ускэн нигезлэр.

Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул булла бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

  • Нәрсә турында булды бу шигырь балалар? (Туган ил турында)
  • Балалар, Нэрсә ул Туган як?
  • Ул безнең өебез гаиләбез.
  • Әйе, ә без нинди Республикада яшибез?(Татарстан).
  • Эйе Татарстан безнең Туган ягыбыз.
  •  Әйдәгез әле, Татарстанны картадан табыйк.
  • Ә Татарстаннын башкаласы нинди шәһәр балалар? (Казан).
  • Безнең президенттыбыз кем эле ул?(Р.Минниханов)
  • Эйдәгез эле балалар Татарстан буйлап сәяхәт итеп алыйк.

1нче тукталыш: Татарстан символикалары

  • Татарстан символикасына нәрсәләр керә?(Әләм һәм тугра)
  • Әләмдә нинди төсләр бар?  Нәрсәне аңлата?

(Яшел –табигать төсен Ак тынычлык билгесе Кызыл төс кояш төсе)

ТР туграсын карап китик Анда да кызыл ак яшел төс Уртада канатлы барс сурәтләнгән Алгы аягы бераз кутәрелгәнуртасында кашкарый рәсеме.

  • Кашкарый нәрсәне аңлата? (озын гомер билсесе)
  • 2нче тукталыш.Шәһәрләр һәм елгалар.

  • ТР башкаласы Казан дидек Тагын нинди шәһәрләр бар? (Чаллы Минзәлә,Әлмәт Чистай Алабуга

-Татарстанда 4 зур елга ага Нинди елгалар микән алар балалар?

(Чулман,Агыйдел,Нократ,Идел) Картадан карау

3 нче тукталышка кадәр ял итеп алабыз.

Физминутка

3 нче тукталыш Милләтләр Нинди милләтләр яши? (татар башкорт мари чуваш удмурт мордва) Эранда курсәтелә)

  •  Әйдәгез эле Үзебезнең районга кайтыйк.Безнең районыбыз ничек дип атала эле.(Актаныш)
  • Актанышның нинди урыннарын беләсез? (Мәдәният йорты Гимназия боз сарае.Батыр спорт сарае Техникум Иҗат үзәге Игелек узәге )
  • Нинди күренекле шәхесләр чыккан безнең районыбыздан? ( Шәймиев Авзалова Басыйров )

Алдагы тукталышыбыз Туган авылыбыз Ничек дип атала эле ул? (Теләкәй)

Нинди безнең авылыбыз ? ( Зур матур ) Нәрсәләргә бай безнең авылыбыз?( Елгаларга урманнарга күлләргә )

Нинди елга ага? (Шәбез)

Безнең авылда нинди һөнәр ияләре бар? (Игенче терлекче укытучы шофер)

Безнең авылыбызда бик оста куллы һөнәрчеләр бар. Мәсәлән Сәйдәр абый тал чыбыгыннан бик куп йберләр үрә Вилдан абый тырмалар ясый.Алгиз абыйегыз матур итеп ат арбалары һәм гол куйгычлар ясый һ.б Элек безнең авылда

 Галимҗан бабай  комган ясаган . Тирә якка комганнары бн дан тоткан авылыбыз Күргәнегез бармы комган ? Кемнәрнең өйләрендә бар? (Күрсәтү)

  • Нәрсәдән ясалган? (Калайдан)    

Әгәрдә безнең комганнарны бизәсәк бик матур булыр иде  Эйдәгез эле комганнарны бизәп карыйк . Татар бизәкләре белән Нинди татар бизәкләре беләсез

Өстәл янына утырып комганнары бизибез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

Проект "Туган ягым - гүзәлем. "

Өлкәннәр төркеме өчен "Туган ягым  -  гүзәлем"  темасына проект....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....