“Тылсымлы бакчада”.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Рузиля Равилевна Файзутдинова

Яшелчэ хэм жилэк-жимешлэрнен узенчэлеклэрен ойрэну аша анна телен устеру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_bakcha_konspekt_zanyatiya_v_sredney_gruppe.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь төркеме

Уртанчылар  төркеме

Тема

“Тылсымлы бакчада”.

Максат

Яшелчэ хэм жилэк-жимешлэрнен узенчэлеклэрен ойрэну аша анна телен устеру.

Үстерү бурычы

Предметны караганда тос, форма узенчэлеклэрен анлату; кузаллауларны устеру; похтэ ябыштыру кунекмэлэрен ныгыту.

Тәрбия бурычы

Кумэклэшеп эшлэу хэм иптэшлэренэ булышасы килу телэге тудыру,дорес сойлэмгэ омтылыш тэрбиялэу.

Төп белем бирү өлкәсе

Танып белу

Интеграль белем бирү өлкәләре

аралашу,социальлэштеру,матур эдэбият,ижади сэнгать,сэламэтлек,физкультура,хезмэт,музыка,куркынычсызлык

Методик алымнар һәм чаралар

Уен,продуктив эшчэнлек,соенеч мизгеле,танып белу- тикшерену,сорау-жавап,нэфис суз, мактау,узбэя.

Җиһазлау

- күрсәтмә материал

Проектор,магнитофон, яшелчэ, жилэк-жимеш, агач рэсемнэре, серле сандык, остэл уены “Шалкан”, план-схема, кисеп ябыштыру очен эсбаплар

Индивидуаль эш

Сойлэм телен камиллэштеру, аңлату,яшелчэ формаларын  карау.

Сүзлек өстендә эш

Сусыл, муляж, хуш исле,Жилэк-жимеш.

Алдан үткәрелгән эш

Экиятлэрне искэ тошеру, таратма, курсэтмэ материаллар эзерлэу,ял минутын,методиканы ойрэну.

Эшчэнлек тозелеше: 

  1. Психологик койлэу .
  2. Оештыру.
  3. Соенеч мизгеле.
  4. Табышмаклар.
  5. Устерешле диалог.
  6. Дидактик уен “Дорес урнаштыр”, “Бу нинди агач?” .
  7. Ял минуты –“Алмалар”.
  8. Нэтижэле эш: кисеп ябыштыру.
  9. Танып белу- тикшерену эшчэнлеге.
  10. Йомгаклау.

Кереш олеш: Психогимнастика: балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар һәм кулга кул тотынышып түбәндәге сүзләрне кабатлыйлар:

Без бик тату балалар

Әйе, әйе, әйе!

Һичбер күңелсез түгелләр

Әйе, әйе, әйе!

Борылырбыз, елмаербыз –

Күктәге кояш кебек!

“Бер, ике, өч!” – диярбез,

“Дәрескә әзер!” – диярбез,

Әйе, әйе, әйе!!!

Экиятче апа : ”Исәнмесез балалар!”

Балала : исэнмесез!

Экиятче апа: мин экиятче апа,сезнен турыда бар эйберне дэ белэм, хэтта исемнэрегезне дэ.мин сезгэ кучтэнэч алып килдем,нэрсэ булыр икэн анда?(сандыкны курсэтэ,балалар торлечэ юрыйлар)

-Булдырдыгыз , бик хыялый балалар икэнсез.мин сезгэ сандыкка салып,серле экиятлэр алып килдем.Сандыгымнын капкачы ачылсын очен, табышмакка жавап табарга кирэк:

Бер-бер артлы бастылар да,

Тарталар да тарталар.

Бик тирэндэ утыра шул,

Хич чыгара алмыйлар.

Нэни тычкан килгэч кенэ,

Тарттылар, чыгардылар!(Шалкан)

-Сандыкны ачып карыйк эле, дорес эйттегезме икэн жавапны?

(Ачкычны бора хэм сандыкны ача.)

-Нинди экияттэн килгэн бу шалкан?

Балалар:шалкан экиятеннэн.

-Шалкан кайда усэ?

-бакчада.

-Бу экияттэ нинди геройлар бар?

-Ни очен бабай шалканны узе генэ тартып чыгара алмаган?

-Балалар:чонки анын коче житмэгэн.

Экиятче апа:булдырдыгыз балалар,дорес эйттегез.”Бердэмлектэ коч”дип юкка гына эйтмилэр шул.

-Минем сандыгымда тагын бер гажэеп жилэк-жимеш яшеренгэн,табышмак буенча таныгыз эле:

Узе зур, тышы буй-буй

Ярата ботен кеше.

Хэркайсыгыз белэ,ул бит

Ин зур жилэк-жимеше.

Балалар: карбыз.

Экиятче апа:бигрэк оста балалар булдыгыз эле сез.Минем сандыгымда серле яшелчэлэр,жилэк-жимешлэр тагын бар эле.Аларнын исемнэрен атап , дорес итеп урнаштырырга  кирэк.

(Магнитофон тасмасында “Табигать гармониясе” кое янгырый.Уен “Дорес урнаштыр”.Балалар рэсемнэрне жилэк-жимеш хэм яшелчэ бакчасына аерып урнаштыралар.)

Экиятче апа:Бакчада агачлар усэлэр.Без хэзер сезнен белэн  “Бу нинди агач?”  уенын уйнап алабыз.

(Берничэ тор агач рэсемен проектордан курсэтэ,балалар аларнын исемнэрен атыйлар)

Экиятче апа(алмалар олгергэн алма агачы куя) менэ бу нинди агач?анда жимешлэр усэме?

Балалар:бу агачта алмалар олгерэ.

Экиятче апа:Балалар бу агачнын жимешлэрен кэрзингэ жыярга кирэк.Лэкин ин элек ял итеп алыйк эле.

- Ял минуты.

Без бакчага килэбез                     (атлыйлар)

Алмаларны курэбез                     (кулларны жэялэр)

Алмалар зур ускэннэр                 (аяк очына басу)

Кызарышып пешкэннэр               (битлэрен сыйпыйлар)

Без алмалар жыябыз                     (жыю имитациясе)

Сикергэлэп озэбез                         (урында сикерэлэр)

Кэрзинне тутырабыз                      (тутыралар)

Кэрзиннэр авырайгач                    (алпан-тилпэн атлыйлар)

Чугэлэп ял итэбез                           (чугэлилэр)

Аннары тиз-тиз атлап ойгэ кайтып китэбез.(атлыйлар)

-Балалар ,эйдэгез эле бергэлэшеп кэрзиннэргэ унышыбызны жыеп тутырыйк.

Продуктив эш:кисеп ябыштыру.Кэрзин рэсеме куела.Балалар дуртпочмаклыкнын кырыйларын тугэрэклэп , алма фигурасы кисэлэр хэм кэрзингэ ябыштыралар.

-Менэ нинди мул уныш жыелды!Балалар мэкальне искэ тошерик эле:”Эш сойгэнне ил соя”. (Мэкальнен мэгънэсе анлатыла)

-Мин экиятче апа ич,хэзер бергэлэп алмаларны чын алмаларга эйлэндерик.

(Балалар бер алманы алып серле сандыкка салалар)

Экиятче апа:(экрен музыка янгырый). Эйдэгез эле бергэлэп тылсымлы сузлэрне эйтик:

Бер-бер артла тезелешеп,

Еллар унышлы килсен.

Сандыктагы шушы алма

Чын алмага эйлэнсен.

(Сандыкны ачып муляж ала)

Экиятче апа: эле бу чын алма тугел икэн.Тылсымлы сузлэрне тагын бер кычкырып эйтик эле.(сузлэр кычкырып эйтелгэч,экиятче апа кэрзиннэн чын алма ала.балалар алманы сурэтлэп курсэтэлэр)

-Экиятче апа :балалар алма нинди формада?Ул тэгэриме?Нинди тостэ?Кечкенэме,зурмы?

Балалар : алма зур,кызыл,тугэрэк,тэгэри.

Экиятче апа: эйе бик дорес.Килегез эле остэл янына балалар.(балалар апанын остэлен эйлэндереп басалар).Эйдэгез алманы урталай булеп  карыйк.нэрсэ кузэтербез микэн.(экиятче апа алманы урталай булэ).Балалар,пычак нигэ юешлэнде?

Балалар:чонки алманын согы бар.

Экиятче апа : алманын исе бармы?

Балалар :бар.Алма хуш исле.

Экиятче апа:э хэзер мин сезне хуш исле алмадан алынган тэмле сок белэн сыйлыйм.(балалар сок эчэлэр).

-Экиятче апа : сезгэ тылсымлы бакчада ошадымы? Кунелегездэ нинди хислэр калды? Безнен бугенге кунелле бакчабыз турында кемнэргэ сойлэрсез?

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы

                   Гади математик күзаллауны формалаштыру

                                   Тема: “Тылсымлы бакчада”

(уртанчылар  төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты)

        

                                                                                  Әзерләде:

                                                                                  47 нче балалар бакчасы  

                                                                                  Тәрбиячесе  Нарочнина С.В.

                                                             

                                 

Түбән Кама шәһәре, 2016 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

"Бакчада бер көн"күңел ачу кичәсе.

Кулына кәрзин тоткан бер тәрбияче,әтәч маскасы кигән бер малайны ияртеп,зурлар группасына керә.Кунак:Исәнмесез!Мин сезгә кунакка килдем.Үзем белән бергә,нәрсә бөтен кешедән дә иртә тора,безне йокыдан ...

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

"Бакчада белем бәйрәме"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән Белем бәйрәменә сценарий....

Бер көн бакчада

Әти-әниләр өчен презентация...