Юлда булсаң
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Занятие для дошкольников

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_bulsan_zanyatie_2022_el.docx25.85 КБ

Предварительный просмотр:

“Юлда булсаң – бул өлгер,

юл кагыйдәсен нык бел”

 

 

 

Максат: Балаларны юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, балалар катнашында булган һаләкәтләрдән сакланырга өйрәтү, кисәтү.

Бурычлар:

-Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү.

- Уен аша балаларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү.

- Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген барлык балаларга аңлату.

БАЛА:Борын-борын заманда,        Нәргизә         

Урманда бер аланда,

Керпе  юлдан барганда,

Абынган бер әйбергә

Яхшы итеп карагач,

Тапкан әйбер – искиткеч,

Алай бор да, болай бор

Тапкан табыш – СВЕТОФОР.           (Җәнлекләр чыга)

Җәнлекләр җыелышкан

Ай-һай килгән табыштан.

Беренче булып керпе,

Төпләп   сүзгә    кушылган:     (светофорның ике ягына басалар)

КЕРПЕ: Әгәр дә светофорның       Эмиль

Уты, җебе булмаса,

Ерактан ук килгән мәлгә

Бер дә янып тормаса,

Бернигә  кирәк түгел,
Карарга   ярамый ул!

БҮРЕ. Светофорның  эшләвеннән                  Фаил

Бернинди мәгънә  дә  юк.

Куян артыннан йөгерсәм

Миңа ут кирәк түгел.

КУЯН.Мин дә,бүредән  качканда                  Зилия

Алга гына элдертәм,

СВЕТОФОРны күзәтергә,

Бөтенләйгә   өлгермәм.

ТӨЛКЕ.Тәртип безнең  бу аланда                         Азалия

Гел үзебездән  тора.

Урманда ГАИ посты

Кирәк  микән?! Ул нигә?

  

СВЕТОФОР: Монда минем кирәгем юк,                   Замира

Китим юллар чатына.

Миңа анда тормыш рәхәт

Басып торам тын гына.

Юлларга ялт иттареп

Утларымны кабызыйм.

Төрле  төстәге   утларны

Бөтен юлларга ягыйм.

-Кадерле җәнлекләр,мин сезне сәяхәткә чакырам.Авылга барасыгыз киләме? (әйе.) Анда урамнар,машиналар,юл билгеләре белэн танышырсыз. Юлда бик игътибарлы булырга кирәк.Игътибарлы буласызмы?Алай булгач, киттек!

Жыр “Мин шофёр”

СВЕТОФОР: Менә килеп тә життек! Хәерле көн балалар һәм кунаклар!

КУЯН : Ә без нинди авылга килдек ?

БАЛА: Ике басу Арташ  “Күбәләк” балалар бакчасына.

СВЕТОФОР: Балалар,сез мине таныйсызмы? Юл кагыйдәләре белән танышмы?

1бала:                                Ирек

«Күбәләк» бакчасында

Барсын да өйрәнәбез.

Юлның кагыйдәләрен

Без бик яхшы беләбез.

2бала:                                      

Юлның кагыйдәләрен                 Шамил

Биш бармактай беләбез.

Кайчагында туры килә –

Әниләрне өйрәтәбез.

Алып баручы:

Әйе, балалар, юл йөру кагыйдәләрен белү бик мөһим!

Ә хәзер әйдәгез, минем  сорауларга җавап бирергә кирәк.Сез әзерме?

Уен «Тыңла.Уйла.Җавап бир

  1. Нәрсә ул юл? (Транспорт хәрәкәт итә  торган урын)
  2. Транспорт светофоры  , җәяүлеләр светофорыннан  нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел,

ә транспорт светофорыда өч  төс — кызыл, сары, яшел)

  1. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
  2. Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
  3. Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
  4. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)

Дидактик уен “Дорожные знаки”.(Уен)

              Бию:

Алып баручы:Әйе, балалар, юл йөру кагыйдәләрен белү бик мөһим! Ә хәзер әйдәгез, автобуска утырыйк та, авылыбыз урамнарын күзәтик.

(Балалар автобуста барганда, туп тибә-тибә юлга Мырау килеп чыга, чак кына автобус астына керми кала.)

Алып баручы:

Юлда йөри белмисеңме әллә син? Чак кына баләгә юлыкмадың бит…

Мырау:

Кая барасыз соң, монда сез гаепле…

Алып баручыМашиналар юлыннан йөрергә, туп белән уйнарга ярамый!

Син юлда үзеңне тота белмисең. Сиңа өйрәнергә кирәк булачак!

Мырау:

Минем өйрәнәсем килми (утыра). Беләсегез килсә, мин аларсыз да яши алам, юкка баш ватып утырганчы… Ничек телим, шулай йөрим, вот!

Алып баручы:

Бугенге кебекме? Чак исән калдың бит!

Син хәтта юл аркылы да чыга алмыйсыңдыр әле.

Мырау:

Минме? Сез мине бөтенләй надан дип уйлыйсыз, ахыры (сикереп тора). Юл аркылы чыга беләсеңме имеш (мыскыллап курсәтә). Ничек белмәскә, менә шулай (сикереп күрсәтә).

Алып баручы:

Балалар, Мырауга ярдәм кирәк. Ул бөтенләй бернәрсә дә белми. Ягез әле, кайсыгыз әйтә. Юл аркылы ничек чыгарга? (Балалар аңлаталар).

Әйдәгез әле, Мырауга зебраны күрсәтик!

Мырау:

Кара, нинди кызык! Бу минем өченме? Моны күргәч машиналар туктап калырлармы? (Сызыкларын саный-саный юл аркылы сикереп йөри).

Алып баручы:Син дөрес йөрмисең. Юлны чыккан чакта башта сулга – уңга  карарга кирәк, машиналар булмаса чыгып китәсең, менә шулай (күрсәтә).

Мырау:

Ә машиналар булса?

Алып баручы:Узганнарын көтеп торасың. Светофорга карап…

Мырау:

Нәәәәәрсәгә карап?

Балалар барысы бергә:

СВЕ-ТО-ФОР-ГА!

 Светофор:                            Зәмирә

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.  

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз. 

Балалар барысы бергә:

Кызыл ут – чыгу юк,

Сары ут – сабыр ит,

Яшел ут – юл ачык, әйдә чык!

Мырау:

 Аңлашылды. Бик зур рәхмәт сезгә. Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.Ә монда уйнарга ярыйдыр бит. Әйдәгез инде минем шарлар белән бер уйнап та алыйк.  Сез дә ял итеп алырсыз.

А.б. Чыннан да, әйдәгез монда светофорның төсләре кебек шарлар да бар.

Уен: “Светофорны җый”(2 вариантта уйнала).

А.Б. Карагыз эле,балалар, юл билгеләрен кемдер җимергән, аларны дөрес итеп ясап куярга кирәк.

Светофорның өч күзе              Зилия

Өч күзендә өч сүзе,

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз, өченчесе яшел күз.

УЕН «Юл билгесен җый»

(пазл җыю- -«Пешеходный переход» и «Движение на велосипеде запрещено»).

 

Бала:

 Бу билге- шундый билге:                  Эмиль

 Сине саклый, җәяүле!

 Чыгабыз бергә-бергә  

 Без юлны шушы җирдә.

Бала:                                                      Фаил

 Яратсам да чабарга сәпиттә,

 Туктата бу билге, әлбәттә.

 Аңлата ул миңа: ярамый

 Бу юлда чабарга сәпиттә.

А.Б. без юл билгеләрен бик әйбәт беләбез.

Мырау:

Мин дә беләм. Мәсәлән,  менә бу юлдагы сызыкларның ни өчен  ясалганын беләм.

Балалар:

Йә, йә әйт.

Мырау:

 Әһә, белмисезме?  Шахмат уйнарга ярый дигән сүз.

Алып баручы.

Юк инде, син нәрсә Мырау!  Бу зебра дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы  чыгу  урыны.

Бала: Здесь у перекрестка                       Зарина

            Переход в полоску.

             Хотя «зебра» не живая,

             И не в Африке живет,

             Но она всегда укажет

             Пешеходный переход.

Жыр «Светофор»

Мырау:Юлларда машиналарның иге-чиге юк!  Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!”

 Светофор:                            Зәмирә

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

Бала:                                           Гузәл

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең,

Имгәнүләр күрмәссең.

Мырау:                                                    Әминә

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртән.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

Алып баручы:

Әйдәгез, әти-әниләр,

Саклыйк без балаларны:

Бергәләшеп өйрәтик без

Бар нәрсәгә аларны. 
















































































 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

"Юлда булсаң - уяу бул!"

Юлларда хәрәкәт тизлеге арта бару шартларында балаларны үз куркынычсызлыкларын булдырырга, игътибарларын һәм хәтерләрен үстерүдә балалар бакчасында алган белем һәм күнекмәләр ныклы нәтиҗәләргә китерер...

Юлда булсаң, уяу йор!

- балаларны юл йорү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту,юл йорү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү, юл билгеләрен таный һәм әйтә белергә күнектерү....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...