Светофор нәрсә ул?
план-конспект занятия по обж (младшая группа)

Татарстан  Республикасы  Әтнә  районы

мәктәпкәчәбелем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

“ Олы  Әтнә   балалар  бакчасы”

Светофор нәрсә ул?

(1(1) кечкенәләр төркеме)

        Тәрбияче: Галиева Лилия Фидаиловна

2021-2022 ел

   Максат: Балаларны светофор белән таныштыру; җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы турында күзаллауларны формалаштыру; төп төсләр турында белемнәрне ныгыту: кызыл, яшел.

Үстерү бурычлары: балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү

Белем бирү бурычлары: балаларны светофор белән таныштыру

Тәрбия бурычлары: балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау: светофор макеты, светофор рәсеме шаблоны, төсле карандашлар, альбом бите.

Тәрбияче: “Исәнмесез, балалар. Хәзер мин сезгә әкият сөйлим, ә сез тыңлап торыгыз.

Борын – борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул малайның исеме Светофор булган, ди. Көн саен иртән әнисе белән бакчага барганда ул юл аркылы чыга алмыйча бик озак торган, ди. Чөнки юлда машиналар йөриләр дә йөриләр, бер дә туктамыйлар, ди. Светофор: “Эх шушы машиналарны туктатып торып булса иде”, - дип хыялланган. Һәм бер көнне ул бик матур төш күргән. Имеш, Светофор бик матур урманда йөри икән, аңа бер тылсымчы очраган. Тылсымчы Светофордан нинди теләкләрен бар, дип сорган. Светофор үзенең теләген аңа әйткән: “Урам арткылы чыкканда, машиналарны туктатып тора торган әйбер булсын иде”, - дигән. Тылсымчы аңа бер таяк биргән. Таякның башында өч төстәге күзе бар икән. Тылсымчы әйткән: “Менә бу кызыл төс янса, машиналар туктап торырлар, сары төс янса кузгалырга әзерләнерләр, ә яшел төс янса кузгалып китерләр. Иртә белән Светофор төшен әтисенә сөйләгән, ә әтисе шундый утлар ясап урамнарга куеп чыккан. Бу өч төсле утларга светофор дип исем биргәннәр.  Кызык әкиятме балалар?

Балалар: “Әйе”.

Тәрбияче:  Ә хәзер светофор белән якыннанрак танышыйк. Менә ул кызыл төс туктарга, сары төс әзерләнергә, яшел төс китергә куша.

Әйдәгез хәзер светофор уенын уйнап алабыз (Кызыл түгәрәк – чүгәлиләр, сары түгәрәк – басалар, яшел түгәрәк – атлыйлар)

Тәрбияче: Балалар, кызык уенмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Без сезнең белән светофор әмерләрен үтәргә өйрәндек. Әйдәгез, хәзер буяу карандашларын алыйк та кагәзьләргә светофор рәсеме ясыйк. (Рәсем ясыйлар)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Бик матур рәсемнәр ясадыгыз. Бүгенгә дәрес тәмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetfor_nrs_ul.docx16.3 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.

Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....

"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.

Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...

Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"

Конспкт целевой прогулки  к светофору...

Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»

Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...

Тема: «Наш друг – светофор» Цель: познакомить детей со светофором; формировать представления о безопасности пешеходов на дороге; закреплять знания об основных цветах: красный, желтый, зеленый.

Познакомить детей с характерными признаками осени; учить устанавливать причинные связи. Дифференцировать красный, желтый цвета. Развивать пространственные ориентировки, слуховое и зрительное внимание,...