Занятие совместно с папами по ПДД во второй младшей группе
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Аухадшина Светлана Александровна

Совместное занятие подготовили  и детям и папам на радость к празднику 23 февраля. Было очень интересно и весело!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olykaybych_balalar_bakchasy_tilr_byrme.docx166.89 КБ

Предварительный просмотр:

Олыкайбыч балалар бакчасы “Миләшкәй”

Минем  әти – иң шәп  әти!

2нче кечкенәләр төркем балалары өчен

әтиләр бәйрәменә багышланган кичә һәм “Юл йөрү кагыйдәләре” темасына ачык дәрес

сценариясе.

Башкаручы - тәрбияче:

Аухадшина С.А.

2012 ел

Максат:

  1. Аталар һәм балалар арасында дуслык, аралашу, үзара уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
  2. Балаларның хәрәкәт осталыкларын һәм күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.
  3. Игътибарлылык тәрбияләү, проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү, юлда йөру кагыйдәләрен узләштерү.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, хөрмәтле әтиләр! Бәйрәмгә багышланган кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Беренче булып балаларыгыз белән  “Юл йөрү кагыйдәләре” темасына багышланган дәрестә катнашып алуыгызны телибез.  Юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләп башлыйк әле. Барыбыз өчен дә билгеле:                         ( 1 нче слайд) Юлны теләсә кайдан чыгарга ярамый!!!

(ишек шакыган тавыш ишетелә)

  1. Тагы бер кунак килде ахры безгә, карыйк әле.

         (Эт персонажы керә).

Эт: - Исәнмесез балалар! Мин Акбай! Юл йөрү кагыйдәләре белгече. Ишеткән идем, монда балалар юл кагыйдәләре өйрәнәләр икән дип, менә, килергә булдым.

Тәрбияче: - Әйдәгез, балалар, Акбай белән дә исәнләшеп алыйк әле.

                    (балалар исәнләшәләр)

  1. Бик әйбәт иткәнсең Акбай, килүең дөрес булган!
  2. Шундый белгеч булгач, әйдә безнең балаларга да өйрәт. Я, әйтеп кара, машина йөргән юлдан ничек  чыгасың?

  Эт:  -  Нәрсәсе бар аның, көпчәкләр арасыннан йөгерәсең дә чыгасың.

Тәрбияче: - Көпчәкләр арасыннан йөгерсәң, көпчәкләр астында калуың бар.      Юлны чыгар өчен “җәяүле чыгу урыны” билгесен табарга һәм якында гына машиналар юкмы икәнен карарга, аннан соң гына юлны аркылы чыгарга кирәк. Менә ул билге!                        (Слайд1)    

                                                     

Балалар, ә менә сез әле бик кечкенә. Сез юлны әти яки әниегез белән генә чыгарга тиеш.                                                                                                                            Акбай, әйт әле, машина юлында уйнарга ярыймы?

   Эт: -  Ярый, кайда уйнасаң да ярый. Шулай бит балалар?

Балалар: - Юк, Акбай, син ялгышасың. Машина юлында уйнарга ярамый.

Эт: -  Алайса кайда уйнарга соң?

Балалар: -  Ишек алдында.

Тәрбияче: - Акбай, син светофорның нәрсә икәнен беләсеңме?

Эт: -  Беләм, ул өч күзле бер нәрсә инде шунда. Әле бер күзен, әле икенчесен, әле өченче күзен ача. .

Тәрбияче: -  Әйе, Акбай, бик дөрес әйттең. Ләкин нинди күзләр икән соң ул? Менә шушы рәсемнәргә күз салыйк әле.

( слайд № 2)

  1. Бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез ? Сезгә танышмы бу?

                      (балалар җавабы)

  1. “Таныш булыйк – мин Светофор!” дип әйтергә тели ул.
  2. Өч күзле светофор, –
    Күз кыскалау бар эше.
    Аның һәрбер әйткәнен
    Аңлый зиһенле кеше.
  3. Светофор- ул җәяүлеләрнең дә, шоферларның да ярдәмчесе һәм дусты.

      Кызыл ут—тукта дигән сүз, Сары ут—игътибар бул, Яшел ут—барырга ярый.

  1. Ә хәзер бергәләп ял итик.( Ял “Светофор” уены.)

Кызыл ут : балалар торып баса. Сары ут: кулларны чәбәклиләр.  Яшел ут: аякны тыпырдаталар.

Уеннан соң тагы бер тапкыр светофор төсләренең нинди тәртиптә урнашканын кабатлап үтү.

Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан инде? Ягез әле искә төшереп алыйк әле.(өстән аска )кызыл, сары, яшел.

                       Кызыл ут—тукта дигән сүз,

                       Сары ут—игътибар бул,

                       Яшел ут—барырга ярый.

  1. Әйдәгез бергәләп әйтеп карыйбыз.

(Балалардан берәм-берәм сорап чыгу)

Эт: - Балалар, без бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Миңа сезнең белән шундый күңелле! Мин, барысын да, истә тотармын.

Менә шулай итеп кыскача гына дәрестә булып алдык. Бәйрәмне залда дәвам итәрбез.

(Залга керәбез. Әтиләр утыралар. Балалар марш белән кереп, төзелешеп басалар.)

Алып баручы. Менә без бүген бәйрәмгә җыелдык. Йәгез, балалар, исемә төшерегез әле:бу юлы бәйрәмебез кемнәргә багышлана?

Балалар(бердәм рәвештә).Ә-ти-ләр-гә!

Алып баручы. Дөрес, балалар! Ә хазер безнең егетләр әтиләренә багышлап “Капитан буласым килә” җырын башкаралар.

Алып баручы. Ә хазер балалар әтиләре белән уеннар уйнап ярышып алырлар. Йәгез, балалар,кунакка килгән әтиләрне үзебезнең уеннарга да катнаштырыйк әле!

                    Әтинең киң җилкәсендә

                    Алмаш- тилмәш утырдык.

                    Энем әйтә:- Син, әтием,

                    Йөри торган урындык!

Менә шулай итеп , кадерле әтиләр, балаларыгызны җилкәгезгә алыпмы, култык астына кыстырыпмы бер-берегезгә юл куймаска, алдынгы булырга тырышуыгызны телибез. 2 командага бүленәсез.

1нче уен. “Чаңгычылар”. Әтиләр  картон чаңгы киеп, аякларына балаларын бастырып билгеле урынга шуып барып җитеп, кире әйләнеп киләләр. Кайсы команда беренче булып уенны тәмамлый, җиңүче булып таныла һәм балл куела.

2нче уен. “Тупны кәрзингә эләктер”.  4 метр ераклыкта 2 кәрзин куела, шул кәрзиннәргә кечкенә тупны ыргытып кертергә кирәк була. (Туплар кеше саны кадәр).- әтиләр өчен.       2 метр   ераклыкта – шулай ук – балалар өчен.

Кайсы команданың кәрзинендә туплар күбрәк була – шул команда җиңүче дип игълан ителә.      

     Алып баручы.  Ә хазер ял итеп алабыз. Кызлар җыр башкаралар. “Уфа-Чиләбе”. Солистка: Язилә Гарафутдинова.    

1 бала (Ильнар) шигырен сөйли:

                   - Әтием- шофер,

                    Йөртә машина.

                    Юлда син сак бул-

                    Чыкма каршына!

2 бала (Никита): - Мин дә әтием шикелле,        

                   Шофер булырга уйлыйм.

                   Шуның өчен мин һәрвакыт

                    Машинам белән уйныйм.

Алып баручы: 

  1. Ә хазер, хөрмәтле әтиләр һәм балалар, юл кагыйдәләрен искә төшереп, “Светофор” уенын уйнап алабыз.

Әтиләр машина рулен тотып, балаларын иң башына утыртып юл йөреп чыгалар. Юлда төрле каршылыкларны беренче булып җиңеп чыккан команда “тапкырлар һәм игътибарлылар” исеменә лаек булалар.  

3 бала (Азат): - Бүген бездә тантана,

                     Бүген - әти бәйрәме.

                    Әтиемне котлап, хәзер

                    Бүләгемне бирәмен.

Балалар. –Мин дә!

  1. Мин дә бирәмен!
  2. Бүген - әти бәйрәме!

Һәр бала үз кулы белән ясаган бүләген әтисенә тапшыра.

Алып баручы.  Әйдәгез, балалар, әтиләрне тагын котлыйк әле! Әтиләргә - алкышлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий спортивного развлечения « Будем мы военными, как папы здоровенными» для детей второй младшей группы совместно с папами

Данный сценарий спортивного развлечения посвященного празднику «День защитников Отечества» для детей второй младшей группы совместно с папами.   Мы его использоваи как итоговое мероприятие м...

Сценарий мини-досуга "Мой папа самый лучший" во второй младшей группе

Способствовать родителям в установлении  эмоционально-тактильного контакта с детьми в процессе совместной двигательной деятельности. Создать у детей и родителей праздничное настроение....

Ежедневное планирование. Тема недели: Мама, папа, я- дружная семья. Вторая младшая группа.

Ежедневное планирование4 неделя 25-29 сентября. Тема: «Мама, папа, я – очень дружная семья».  Понедельник 25 сентябряНепосредственная образовательная деятельностьРежимВид деят-т...

Спортивное развлечение совместно с родителями «Нашим мальчикам и папам посвящается!» 23 февраля (вторая младшая группа)

Спортивное развлечение совместно с родителями «Нашим мальчикам и папам посвящается!» 23 февраля(вторая младшая группа)...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром во второй младшей группе на тему «Моя семья». Тема: «Папа, мама, я – семья».

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждениедетский сад «Теремок» г.Ак-ДовуракаЮридический адрес: индекс 668051, Республики Тыва, г.Ак-Довурак, ул.Центральная 21, рабочий ...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром во второй младшей группе «Папа, мама, я — дружная семья!»

Цель: формировать представление детей о семье, о нормах и правилах поведения и общения с близкими людьми....