тематический план на полугодие
календарно-тематическое планирование (старшая группа) по теме

тематический план воспитателя татарского разновозрастного детского сада

Скачать:


Предварительный просмотр:

I нче яртыеллык.

Тема

Вакыты

Көннәр

Максатлар

Йомгаклау чарасы


Сау бул җәй! Исәнме, балалар бакчасы.


1-9 сентябрь


1к. “Җәйге хәтирәләр”.

2к. “Кызарып пешкә җимешләр”

3к. “Табын янында утырыбыз”

4к.”Минем группадашларым”

5к. “Күңелле бакчабыз”

6к.”Тышта яңгыр яуса да, без уйныйбыз бакчада”

7к.”Безнең уенчыкларыбыз”


1 төркем: Балаларда җәмгыятьтә үзеңне дөрес тоту хисләре тәрбияләү. Балалар бакчасы традицияләре, группада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре б/н таныштыру. Җәйге ял вакытында булган хәтирәләр искә тошерү, матурлыкны күрә белү хисләре тәрбияләү.


2 төркем: Балаларга бакча традицияләрен, группада үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Җәйге ял вакытында булган хәтирәләр искә төшерү, матурлыкны күрә белү хисләре тәрбияләү.


“Белем көне” бәйрәмендә катнашу.

“Мин җәйне ничек үткәрдем” рәсем конкурсы.


Мониторинг


12-16 сентябрь


1к.”Яраткан шөгылебез”

2к.”Тырыш булып үсәбез”

3к”Без уйнарга яратабыз”

4к.”Үзебез теләп эшлибез”

5к.”Күңелле уенчыклар”


Балаларда бакчадагы тормышка кызыксыну уяту, андагы уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.


Мониторинг картасын тутыру.


Көз килде.


19-30 сентябрь


1к.”Басудан уңыш кайта”

2к.”Көзге кояш елмая”

3к.”Көз-рәсемче”

4к.”Алтын көзгә”сәяхәт

5к.”Басуда кемнәр эшли?”

6к.”Көзге урман”

7к.”Кадерле тәрбиячерәребез”

8к.”Көзнең байлыклары”

9к.”Көзнең бер матур көне”

10к.”Тылсымчы көз”



1 төркем: Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү: көзнең характерлы үзенчәлекләре, табигатьтәге үзгәрешләр, кыр һәм йорт хайваннарының тормышы, кошлар тормышы, кешеләрнең эшчәнлеге.


2 төркем: Балаларның көз турында белемнәрен киңәйтү. Авыл хуҗалыгы профессияләре б/н таныштыруны дәвам итү. Табигатьтә куркунычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. Ел фасыллары, ай исемнәре турында белемнәрен ныгыту. Табигатьтәге үзгәрешләргә үсемлекләр, җәнлекләр ничек җайлашуы, андагы күркнкшләргә карат гомуми караш формалаштыру. Тере булмаган табигать күзаллауларын киңәйтү.


“Ничек матур бу дөнья” рәсем күргәзмәсе.

Тәрбиячеләр көне.

27 сентябрь

Балаларда тәрбияче профессиясенә, шулай ук бакчадагы башка эшчәләргә һәм балалар бакчасына уңай караш формалаштыру.

“Тәрбиячеләргә котлаулар”


Туган Татарстаным.


3-7 октябрь


1к.” Татарстан-минем республикам”.

2к.”Туган телебездә сөйләшәбез”

3к.”Минем дус халкым”

4к.”Республикамның байлыгы”

5к.”Туган өем”


1 төркем: Балаларда милли традицияләр турында караш булдыру, үз халкың турында белергә омтылыш тәрбияләү, рәсем ясау һәм сәнгать б/н кызыксына белү сәләте тәрбияләү.


2 төркем: Балаларда туган якның тарихына, табигатенә, байлыгына карата кызыксыну уяту. Татарстан республикасының флагы, гербы, гимны б/н таныштыру.


“Чәчәк ат минем туган ягым” күргәзмә, утренник.


Табигать безнең дутыбыз.


10-14 октябрь


1к.”Агачларның кадерен беләбез”

2к.”Уңыш бирүче табигатебез”

3к.”Табигатьтә көз”

4к.”Авылыбызда көз кунакта”

5к.” Табигатьнең байлыклары”


1 төркем: Балаларнда күзге уңышлар, көзге эшләр турында гомуми караш булдыру. Табигый байлыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.


2 төркем: Балаларның көзге уңышлар, көзге эшләр турында белемнәрен ныгыту. Көзге эшләрдә олыларга булышу теләге уяту. Табигатькә, табигый байлыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

“Матурлык табигатьтә, тормышта, сәнгатьтә” (табигый материаллардан ясалган әйберләр) конкурс.


Бөтендөнья хайваннар көне.


17-21 октябрь


1к.”Җәнлекләрне саклыйбыз”

2к.”Җәнлекләр әкияттә кунакта”

3к.”Хайваннарның тормышы”

4к.”Яраткан җәнлегем”

5к.”Урман җәнлекләрендә кунакта”


1 төркем: Балаларда хайваннар турында беренче караш формалаштыру, аларга карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.


2 төркем: Балаларда хайваннар турында беренче караш формалаштыру, аларга карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.








Спорт уеннары “Без җитез балалар”.


Матурлык көне.


24-28 октябрь


1к.”Матурлык илендә”

2к.”Эчке матурлык”

3к.”Матур итеп киенәбез”

4к.”Матурлыкны күрә беләбез”

5к.”Табигатьтәге матурлык”


1 төркем: Балаларда матурлык турында күзаллау формалаштыру (табигатьнең матурлыгын күрә белү), матурлык һәм сәламәтлекнең бәйләнеше, кешенең эчке һәм тышкы матурлыгы.


2 төркем: Матурлык турында күзаллау формалаштыру (табигатьтәге матурлыкны төрле күренешләрдә күрә белү), матурлык һәм сәламәтлекнең бәйләнеше, эчке һәм тышкы матурлыкның бәйләнеше.


Көзге бал “Көзге Атынчык”.


Халыкраның бердәмлеге көне “Минем авылым, минем илем”.


31-4 ноябрь


1к. “Күпмилләтле дәүләтебез”

2к. “Тату гаиләм”

3к. “Милли киемле курчаклар”

4к. “Минем якыннарым”

5к. “Туган йортым”


1 төркем: Балаларда туган ил турынды беренче күзаллаулыр булдыру (авылның, илнең, республиканың исеме), авылда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре б/н таныштыру.


2 төркем: Күп милләтле ил буларак Россия турында беренче караш формалаштыру. Төрле милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Мәскәү-безнең илнең төп шәһәре (башкаласы). Россия флагы, гербы һәм гимны турында белемнәрен ныгыту.


Милли хәрәкәтле уеннар кичәсе (әти-әниләр катнашуында).


Бөтендөнья исәнләшү көне.


7-11 ноябрь


1к. “Без исәнләшә беләбез”

2к. “Кунакка барабыз”

3к.”Ягымлы сүзләрдә кунакта”

4к.”Уенчыклар дә исәнләшә белә”

5к.”Дуслыктан зур байлык юк”


1 төркем: Балаларда исәнләшү төрләре турында караш формалаштыру. Үз-үзеңне тоту культурасы, башка кешеләр б/н уңай мөнәсәбәттә булу кебек хисләр тәрбияләү.


2 төркем: Балаларда исәнләшү төрләре турында күзаллау формалаштыру, үз-үзеңне тоту культурасы, башка кешеләр б/н уңай мөнәсәбәттә булу кебек хисләр тәрбияләү.


“Иң матур исәнләшүче” конкурсы.


Әниләр көне.


14-18 ноябрь

 

1к.”Иң якын кешем минем”

2к. “Әнием – кадерлем”

3к ”Курчагым өчен мин әни”

4к.”Без әнигә булышабыз”

5к. “Мин өемдә бәхетле”


1 төркем, 2 төркем: Әнигә карата ярату, хөрмәт итү, аңа булышырга әзер тору, аны кайгырту кебек хисләр тәрбияләү.


“Әнидән тугрырак дус юк” балалар рәсеме күргәзмәсе.


Мода иленә сәяхәт.


21-25 ноябрь


1к. “Мода б/н кызыксынабыз”

2к.”Энҗе мәрҗән калфагым”

3к. “Матур итеп киенәбез”

4к. “Алар да матур киенә”

5к.”Матурлыкны тудырабыз”


1 төркем, 2 төркем: Балаларның мода турында күзаллауларын киңәйтү. Матур, пөхтә итеп киенә тәрбияләү.


“Иң матур носки” конкурсы.


Спорт сөюче балалар.


28-2декабрь


1к.”Без бәхетле балалар”

2к. “Ялкаулыкка урын юк”

3к.”Сәламәтлек нигезе”

4к.”Хәрәкәттә-бәрәкәт”

5к.”Уйный-уйный үсәбез”


1 төркем, 2 төркем:Балаларда спорт уеннары б/н кызыксыну формалаштыру. Сәламәтлекләренә карата игътибарлылык тәрбияләү.



“Яраткан спорт уеным” рәсем конкурсы.


Бөтендөнья инвалидлар көне. “Мин сәламәт булып үсәм”.


5-9 декабрь


1к.”Без аларга ярдәм итәбез”

2к. “Дуслык күпере”

3к.”Күңелле балачак”

4к. “Тормыш-иң зур бәхет”

5к. “Дусларыма бүләк”


1 төркем: Балаларда сзламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында беренче караш формалаштыру.


2 төркем: Инвалидлар турында, булышу һәм игътибир кирәк булган кешеләр буларак, күзаллау формалаштыру, аларга ярдәм итү төрләре һәм формалары б/н таныштыру. Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында беренче караш формалаштыру.


Спорт уеннары “Күңелле стартлар”.

“Инвалид балаларга теләкләр”.


Ак ефәктән кыш килде.


12-16 декабрь


1к. “Ямьле кыш килде”

2к. “Кышкы уеннар”

3к.”Салкын саф һава”

4к. “Тәңкә-тәңкә кар ява”

5к. “Дөнья ак юрган астында”


1 төркем: Кыш һәм кыш килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр булу турында күзаллауларын киңәйтү. Кыш көне куркынычсызлык кагыйдәләре б/н таныштыру. Танып-белергә кызыксыну тәрбияләү. Табигатькә карата сакчыл караш һәм андагы матурлукны күрә белү хисе тәрбияләү.

2 төркем: Ел фасылы буларак кыш һәм кышкы уеннар б/н таныштыру. Су һәм боз б/н эксперимент аша танып белү, кызыксыну формалаштыру. Кышкы табигать (көчле җил, буран, суык), авылда һәм шәһәрдә кешенең эшчәнлеге турында белемнәрен киңәйтү. Кышкы сезонда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Тататарстан Республикасының кышкы табигате турында белемнәрен киңәйтү.


“Туган якта кыш” күргәзмә балалар рәсеме.


Яңа елны көтәбез. Яңа ел.


19-30 декабрь


1к. “Кар бөртекләре”

2к. “Ап-ак тунлы кыш”

3к. “Буран уйный кырларда”

4к. “Кар өстендә уйныйбыз”

5к.”Кар бабай б/н дус без”

6к.”Яңа ел җитә”

7к. “Ак мамыктый кар оча”

8к. “Энҗе бөртекләре”

9к. “Чыршыкай”

10к. “Кыш бабай килә”


1 төркем, 2 төркем:  Балаларда яңа ел турында, кызык һәм матур бәйрәм буларак, күзаллау формалаштыру (әкиятләр, каникуллар, гаилә б/н яңа ел бәйрәме, матур теләкләр, бүләкләр, ел фасыллары, кыш айлары, яңа елны башка илләрдә ничек үткәрәләр). Башка кешеләргә шатлык китерү сәләте һәм бүләкләргә рәхмәт әйтә белү сәләте формалаштыру.


Яңа ел бәйрәме.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематический план по тематическому модулю «Речевое развитие» «Художественная литература»

Данный материрал поможет воспитателю при планировании работы по ознакомлению детей старшей группы с художественной литературой....

Календарно-тематический план по тематическому модулю «Речевое развитие» «Обучение грамоте»

Данный материал поможет при планировании организованной образовательной деятельности по обучению грамоте....

Календарно-тематический план реализации тематического модуля смешанной ОНР группы дошкольного возраста на тему: «До свидания, лето! Здравствуй детский, сад!»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида № 12 «Пчелка» муниципальное образование Тимашевский район     Кален...

Календарно-тематический план в средней группе I полугодие 2021-2022 уч.г.

Календарно – тематическое планирование по образовательной области«Художественно-эстетическое развитие» в средней группе I полугодие 2021-2022 уч.г....