"Путешествие в лес" - занятие с детьми
материал по теме

работа с детьми

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon puteshestvie_v_les.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Серле урманга сәяхәт

(өлкәннәр төркеме)

                                         

Сәяхәтне әзерләде: Югары категорияле татар теле тәрбиячесе

Гилязова Л.М.

Музыка яңгырый. (Шүрәле балетыннан).

Балалар  залга керәләр.Түгәрәк ясыйлар.

-Балалар, Нәрсә ул урман?

Урман ул –табигатҗ. Сез урманны яратасызмы?

Ни өчен?  Ни өчен урман кирәк?

-Урманда нинди агачлар үсә?  ( Имән, каен, юкә, чыршы).

Ә хәзер мин сезне урман буйлап сәяхәткә чакырам.

Имән: Минем исемем- имән,

           Мин күптән яшәп киләм.

          Бик көчле агач – имән,

          Җилләргә , давылларга –

          Берсенә дә баш имәм.

Каен: Минем исемем – каен,

           Үсәм пәр урман  саен.

            Буем үсә бик озын,

             Ак кәгазь кебек тузым.

Юкә: Ә мин юкә исемле.

            Юкә ул чәчәк төсле,

           Пәрвакытта хуш исле.

           Бал котлары  киләләр

           Миңа  безелдәп кенә.

           Иң тәмле балын җыеп

           Алып китәләр сезгә.

Чыршы: Ә мин –чыршы , беләсез,

              Чыршы булмый энәсез.

               Җәен, кышын яшел мин,

               Арттырам урман ямен.

               Нәни кызлар, малайлар-

               Дусларым, якыннарым.

                Яңа елда аларга

                 Кунак булып  барырмын.

Уен уйнау: Агачлар. Куаклар. Чәчәкләр.

Уен “ Үз агачыңны  тап”.

Балалар, урманда “ урман докторы”  бар!

Кем икән ул?

Сез ничек уйлыйсыз?Табышмаклар чишеп карыйк  әле, бәлки җавабын  табырбыз.

Табышмаклар.

-Сары төсе бал кебек.

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. (Ромашка, ак чәчәк).

  • Сәяхәтче юлдашы бу,

Бу үләнне кем белә?

Юлда аяклар кабарса,

Аның файдасы тия. ( Бака яфрагы).

  • Сабакларым энәле,

Миңа кагылма,яме.

Ә җимешем файдалы,

Кайнатып эч син аны. ( Гөлҗимеш).

  • Кешеләргә файдам  бик күп.

Бу – шатлык минем өчен.

Көзге, кышкы салкыннарда

Кып- кызыл минем төсем. ( Миләш).

_ Кура җиләген менә,

 Дару дисәң дә ярый,

 Кызыл доктор дип аңа

Исем бирсәң дә ярый.

Суык тисә, вареньесын

Чәйгә салып эчәсең-

Шыбыр тиргә төшәсең.

-Хәзер , балалар, әлеге докторларны  эзләп табыйк.

Уен: “ Чәчәкләр, яфраклар”.

( Балаларга яфраклар өләшәм.Алар.шул яфрак буенча үсемлекне табарга тиешләр,аның турында сөйләргә тиешләр, файдасы турында).

Җыр “ Бүләк”.

Балалар, урманда  нәрсәләр яши соң?  ( кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр).

Музыка тыңлау “ Нәни  дусларым”.

Өйгә кайту вакыты килеп җитте, ләкин судан чыгарга кирәк.

( обручлар, гимнастик таякчыклар, ребристая такта).

Җаза үтәү.

Җыр: “ Дустым бар”. ( күмәк җыр).

Бүләкләр өләшү. ( Алмалар, күркәләр).

Саубул, урман.

Нәтиҗә: Урманны сакларга, яратырга кирәк.

               Урмансыз яшәп булмый.

               Урман  ул – зур байлык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие с детьми и родителями: "Путешествие в Африку."

                            Интегрированное занятие с детьми и родителями:                                              Путешествие в Африку.  Цель. Помочь детям ощутить ра­дость от совместной ...

Конспект логопедического занятия с детьми подготовительной группы по развитию речи на тему "Путешествие в Электроград"

Конспект разработан для детей подготовительной группы , имеющих ОНР. Форма занятия – игра-путешествие – увлекает необычным сюжетом, создает эмоционально-комфортную среду, способствует развитию творчес...

Открытое занятие с детьми средней группы "Путешествие в страну Выдумляндию"

Цель: развивать воображение, способность к анализу, синтезу, комбинированию.Ход: рассказать вам маленькую историю?...

Открытое занятие с детьми средней группы. Путешествие в страну Выдумляндию.

Цель: развивать воображение, способность к анализу, синтезу, комбинированию.Ход: рассказать вам маленькую историю?...

Технологическая карта коррекционно-развивающих занятий с детьми старшей и подготовительной групп к проекту «Интерактивные игры с тревожными детьми подготовительной к школе группе в период адаптации к школе» «Путешествие в волшебную страну»

Таблица Технологическая карта коррекционно-развивающих занятий с детьми старшей иподготовительной групп к проекту «Интерактивные игры с тревожными детьми подготовительной к школе группе в период...