Туган телем - иркә гөлем. (Нежный как цветок, мой родной язык.)
материал по теме

Мероприятие посвящённое ко дню Родного языка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem.docx16.96 КБ

Предварительный просмотр:

                         Туган  телем  -  иркә  гөлем.  (Нежный как цветок, мой родной язык.)

Мероприятие посвящённой ко дню родного языка. 

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне “Туган телем –иркә гөлем” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”,- ди халык.   Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз,бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар.Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз татар телендә Ватаныбызны ,горур халкыбызны зурлыйлар,туган телебезгә ,үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.

-Исәнмесез ,кадерле кунаклар!

Сезне үзебезнең бәйрәмчә бизәлгән сыйныфыбызда сәламләргә рөхсәт итегез.Сезгә корычтай нык сәламәтлек юлдаш булсын.Тормыш күгегезнең һәрвакыт чиста, тыныч булуын телибез.

1нче алып баручы:

Исәнмесез !-дип башлыйм әле.

Танышу бит шулай  башлана.

Сезнең белән очрашканга дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2нче алып баручы:

Сәлам сезгә искән таң җиленнән.

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

1нче алып баручы:

Инде мин ничәнче мәртәбә

Гасырлар китабын актардым.

Күпме яу,сугышлар аркылы

Син җиңеп чыккансың Ватаным.

2нче алып баручы:

Сез кайсы халыктан?-дисәләр,

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр

Тик исән булсын дип Ватаным.

1нче алып баручы:

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз татар теле.Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?

 “Туган телем” шигырен тыңлагыз.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә

И, туган телем,

Былбыл моңыдай.

И, матур телем.

2 нче алып баручы:

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп

Җырлыйк әле, дуслар,җырлыйк, һай

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын

Һәр көнебез булсын алсу май.

 “Туган як” җыры башкарыла.

Ә хәзер, бергәләп, шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне тыңлап үтик.

1 бала :Тел кешене дус итә,

                                   Бер-берсенә беркетә.

                                    Бел ,балам син         рус телен

                                    Һәм онытма үз телең.        

2 бала:Татарча да яхшы бел,

                                        Русча да яхшы бел.

                                        Икесе дә безнең өчен

                                        Иң кирәкле, затлы тел.

3 бала:Без бит руслар-

                                   Сезнең якын дуслар.

                                    Өйрәнәбез татар телен,

                                     Яратабыз татар халкын.        

        

Туган телем син –йөрәк җылысы,

Туган телем син-күңел тойгысы,

Туган телем син-тарих баскычы,

Туган телем син- белем ачкычы.

 Татар халык биюе башкарыла.

“Татар телем” - презентация.

Туган телемнән аерма,ходай!

Туган телемә табынам шулай.

Сихри моңнарын туган телемнең,

Җиткергән безгә сөекле Тукай.

 «Туган тел» шигырен тыңлагыз.

Ах, гармуннар уйный белсәм,

Их,бер сыздырыр идем.

Биючеләрнең табанын

Уттай кыздырыр идем.

  Гармунда татар халык көйләренә тезмә.

Әйләнәдә гөлләр ,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!- диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

Килә, килә...Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә.

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь,Габдулладай,

Ул -караңгы төндә яктырткан матур,ак тулган ай.

Күп китаплар арасында аның китаплары-

Ап-ачык нурлар чәчеп,күренеп тора һәр яклары.

  Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.

Якташларың ,Тукай, сине укый...

Бәләкәйдән ,бала чагыннан...

Күңелләрдә-синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен  сәхнәләштереп күрсәтү.

Без –татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре,

Без-татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без- татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без-татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары...

Тагын бик күп,бик күп татарлар.

Төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә Туган телебез,

Тик бер генә Туган илебез.

“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий развлечения «Родной язык – цветок души»

Сценарий развлечения "Родной язык -  язык души" приуроченный  Международному дню родного языка для детей старшего дошкольного возраста....

Конкурс чтецов "Есть у каждого язык, что родной навеки" (К Международному дню родного языка)

Данный материал будет полезен воспитателям подготовительной группы для проведения подобного мероприятия....

Сценарий праздника родного языка для старших дошкольников «О русский мой, родной язык»

Цель:  Создать условия для познавательно-речевого развития...

Праздник родного языка- 21 февраля-Международный день родного языка

Международный день родного языка, провозглашенный в 2000 г. Генеральной конференцией ЮНЕСКО, ежегодно отмечается 21 февраля. Эта дата стала отличным поводом для организации в дошкольном учреждении пра...

Сценарий ко дню родного языка в старшей группе д/с "Живой язык - родное слово»

Отличный новый наполненный играми, песнями, танцами,частушками, загадками, прибаутками,сценарий ко дню родного языка в старшей группе д/с "Живой язык - родное слово» с веселыми ведущими ско...

Конспект НОД по ФЦКМ по теме «Родной язык у всех один?» посвященный «Дню родного языка» в подготовительной к школе группе

Задачи: Познакомить детей с понятием «родной язык». Познакомить с особенностями и отличиями русского и башкирского языка. Воспитывать любовь к малой Родине, уважительное отношение к предст...

Сценарий литературно- музыкального интеллектуального вечера посвященного Международному дню родного языка на тему: «Родной язык - моё богатство» (для детей старшей, подготовительной группы)

Цель: Познакомить детей с «Международным днем родного языка». Дать понятие, что такое родной язык и почему его называют родным. Развивать у детей любознательность, стремление к новым знани...