Татар теле шөгелләрендә кулланыр өчен өстәмә уеннар.
учебно-методический материал на тему

Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү; тизлек реакциясе булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_kruzhka.docx19.11 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле шөгелләрендә кулланыр өчен өстәмә уеннар.

“Шакмак” уены

Җиһазлау: рәсемле зур шакмаклар.

Уенның барышы:

Бала шакмакны әйләндереп ыргыта, өскә нинди рәсем чыга, бала шул сүзне дөрес итеп әйтеп күрсәтергә тиеш. Әгәр дә бала уенның шартын мөстәкыйль рәвештә, яки алып баручы ярдәме белән үтәсә, шакмак башка балага тапшырыла.

Максат: балаларга яңа сүзне (лексиканы) дөрес әйтү һәм хәтердә калдыруны җиңеләйтү, материалны ныгыту.

Бурычлар: сүз байлыгы булдыру; сөйләмдә активлаштыру; бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбиялә

“Бармак” уены

Уенның барышы:

Тәрбияче: “Гаиләдә иң кадерле кешеләр кемнәр алар?” – дип балаларга сорау бирә. Алар турында сөйләп бирергә куша. Мәсәлән: Әти – зур, әни – матур, бабай – әйбәт, әби – кечкенә (матур), мин – малай. Шулай ук йорт һәм кыргый хайваннар турында да уен үткәрелә.

Максат: балаларның бармак хәрәкәтләрен үстерү; кул чуклары мускулларын ныгыту; мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: гаилә членнары төшерелгән бармакчалар.

“Серле янчык”

Максат: уенчыклар, җиләк-җимеш, яшелчә һ.б. белән таныштыруны дәвам итү, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.

Җиһазлау: серле янчык, уенчыклар, җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары.

Уенның барышы:

Уенны оештыру төрлечә булырга мөмкин.

I вариант. Тәрбияче уенчыкларны капчыктан үзе ала һәм балалардан сорый.

II вариант. Бала капчыктан уенчыкны үзе ала, аның исемен әйтә.

III вариант. Капшап карау юлы белән уенчыкны тану.

“Курчакны киендер”

Максат: төрле ел фасылына һәм һава торышына карап киенә белергә кирәклекне балаларга төшендерү; логик фикерләү сәләтен үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: кәгазьдән киселгән курчак киемнәре, кыз малай рәсемнәре, ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр.

Уенның барышы:

Ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр тактага эленеп куела, өстәлдә курчак киемнәре. Тәрбияче текст укый: “Кыш җитте. Урамда салкын. Кар ява”... Ел фасылына карап балалар курчакны киендерәләр (киемнәрнең исемнәрен атап чыгалар).

“Нәрсә югалды?”

Максат: балаларның игътибарлыгын һәм хәтер сәләтен устерү.

Җиһазлау: төрле предметлар, уенчыклар (туп, шакмак, курчак, китап, савыт-саба һ.б.). Карточкалар белән уйнала.

Уенның барышы:

Балалар алдына 3-4 уенчык куела. Аларга игътибар белән уенчыкларны карарга, ә аннары борылып торырга кушыла. Балалар борылган арада бер уенчыкны алып куярга яки берне өстәргә кирәк. Балалар нәрсә югалганлыгын яки нәрсә барлыкка килгәнлеген белергә тиеш.

“Парын тап”

Максат: предметларны чагыштырып, аларның охшашлыкларын табарга һәм бертөрлеләрен сайларга өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: яшелчәләр, җиләк-җимеш, уенчыклар муляжлары, серле капчык.

Уенның барышы:

Өстәлдә төрле предметлар тезелгән. Бала, өстәл янына килеп, бер әйберне сайлап ала һәм капчыктан шундый ук әйберне капшап табарга тиеш була.

                                                   “Нинди төстә?”

Максат: балаларны төсләрне аера белергә өйрәтү; эстетик зәвык, туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү; үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: балалар санынча ашъяулык, алъяпкыч, кулъяулык, бизәкле күлмәк сүрәтләнгән карточкалар (карточкалар урынына чын чигешләр алырга була).

Уенның барышы:

Тәрбияче татар халкының милли бизәкләре төшкән тормыш-көнкүреш әйберләре, киемнәр күрсәтә. Аларның бизәлеше, кулланышы турында әңгәмә үткәрә. Балалар, өстәл янына килеп, төрле төстәге чәчәк рәсемнәре белән бизәлгән милли әйберләр сүрәтләнгән карточкалар алалар, (алъяпкычлар кияләр, кулъяулыклар алалар һ.б.). Һәр бала үзенә ошаган төсне әйтә (кызыл, сары, яшел һ.б.), чәчәк зур, кечкенә, кызыл, матур һ.б. – ди һәм үз карточкасындагы (өстенә кигән алъяпкычтагы) предмет турында сөйли (русча).

“Бу кем? (нәрсә?)”

Максат: балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү; тизлек реакциясе булдыру.

Җиһазлау: төрле рәсемнәр (уенчыклар, җиләк-җимеш, яшелчә, гаилә әгъзалары һ.б.) төшерелгән карточкалар; фотоколлаж, фишкалар.

Уенның барышы:

Балаларга карточкалар өләшенә. Тәрбияче фотоколлаждан бер предмет күрсәтә, бала шул предмет төшерелгән карточканы табып күрсәтеп, исемен әйтергә (атарга) тиеш. Дөрес җавап биргән балага фишкалар бирелә, иң күп фишка җыйган бала җиңүче булып чыга.

Балаларның бурычы – тәрбияче әйткән сүзгә булдыра алганча тизрәк җавап бирү.

                               

                                                        “Серле ком”

Максат: балаларны  “Бу нәрсә? Бу кем?” соравына дөрес җавап бирергә өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: ком тутырылган тартма, төрле предметлар төшерелгән карточкалар, фишкалар.

Уенның барышы:

Бала ком тутырылган тартма төбендәге рәсемне ком арасыннан эзләп табып, нәрсә икәнен әйтергә тиеш. Кем күбрәк дөрес җавап бирә, ул балага фишка бирелә. Кем күбрәк фишка җыя, ул бала җиңүче була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»

laquo;Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»...

Мероприятие "Татар теле-туган телем"

Мероприятие с детьми старших групп...