Кыш көнне кошлар һәм җәнлекләр.
план-конспект занятия на тему

Гиззатуллина Роза Камильевна

Конспект ООД с детьми подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3.docx19.43 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы”405 нче катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы”

                                               

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү буенча

ачык эшчәнлек

( “Туган телдә сөйләшәбез”дигән методик кулланмага нигезләнеп төзелгән)

                                                                       

                                                                   Төзеде: ана (татар) теленә   өйрәтү                                                                                                  

                                                               тәрбиячесе        Гыйззәтуллина  Р.К.

Тема: Кыш көнне кошлар һәм җәнлекләр..

     Бурычлар:

  1. Хайваннарны,  кошларны кызгану,  алар турында кайгыртучанлык хисләре  уяту, рәнҗетмәскә кирәклеген  төшендерү.
  2. Тышкы билгеләренә ( төсе, зурлыгы ), үз –үзләрен  тотышларына , тавышларына карап, кошларны  аерып күрсәтә белү  күнекмәләрен   үстерү.
  3. Бәйләнешле сөйләм үстерү,сүз байлыгын арттыру.
  4.  Балаларның  уйлап табуга юнәлтелгән  фикер йөртү сәләтен үстерү.
  5. Сүзләргә аваз анализы  ясау.
  6. Табигатькә  карата сак караш тәрбияләү.

Сузлек:  саклау,  кырыс, җимлек

Җиһазлар: кошлар  рәсеме, җәнлек  битлекләре, агач, кояш,йорт  һәм хайваннар  рәсеме,дәфтәрләр, карандашлар, таякчыклар, фишкалар, кыш рәсеме һәм кояш нурлары, туп,аудиоязма 64 кисәк,кашыклар, кар бөртекләре

Эшчәнлек   барышы:

  1. Табышмак әйтү.

Урамнарны  агарта,

Бар дөньяны яңарта

Сафландыра кешене

Ничек аның  исеме?     ( кыш?)

2.Тизәйткеч

Ыш-ыш-ыш

Килеп җитте

Матур кыш.

3.Рәсем буенча әңгәмә.

  1. Урамда нинди ел фасылы?
  2. Кыш ничә айдан тора?
  3. Айларның исемнәрен әйтегез?
  4. Ни өчен кыш дип уйлыйсыз?

-Чөнки урамда салкын;

-ап-ак кар ява;

-агачлар ялангач;

-елга-күлләрнең өсләре боз белән капланган;

-кешеләр җылы итеп киенәләр.

4. Уен  кыш  нинди була?

(  бала таякчыклар ярдәмендә кар бөртекләре  ясыйлар һәм  телдән кыш нинди була икәнлеген  әйтеп бара: салкын, кырыс,карлы,ак, моңсу, буранлы, җилле,аяз,бәйрәмле, куңелле, ямьле)

    Рәсем буенча   әңгәмә.

-Балалар кар күп итеп яуды.  Җир өстен хәтфә юрганга төрде.Табигать йоклый.

Ә менә кышларга  калучы кошларның хәле ничек икән, әйдәгез белик әле.

5.Уен “ Кошкайлар, килегез, кил!” “ Минем өем”  аудиоязма  64 кисәк

 Кошлар тавышы  ишетелә.Балалар кошларга эндәшәләр.

Килегез, кил, кошкайлар!

Безнең якын  дускайлар.

Бакчабызга килегез.

Бездә кунак булырсыз.

Экранда беренче рәсем күрсәтелә.( презентация)

1 рәсем - күгәрчен, аудиоязма

2 рәсем - чыпчык, аудиоязма

3 рәсем – песнәк, аудиоязма

4 рәсем – ала карга, аудиоязма

5 рәсем – тукран, аудиоязма

6.Уен “Нәрсә артык?”

     -Балалар, сез  нинди  кыргый   хайваннарны  беләсез?  Әйдәгез әле аларны искә төшерик әле. ( аю, бүре,төлке, куян, ә менә  кыш  көне кыргый  хайваннар ничек   яшиләр  икән?

  - Аю белән бурсык кыш көне  йоклыйлар.

  - Аю йоклаганда нишли?

  - Ул кулын суыра.

  - Ул ни өчен кулын суыра?

   -Ул табандагы маен суырып тамагын туйдыра.

7..Кыш турында хикәя сөйләү

Кыш җитте.Көннәр салкынайды.Кояш болыт артына качты.Бөтен җирдә ап-ак кар ята.Агачлар ялангач.Елга- күлләрнең өсләре боз белән капланган. Балыкчылар бәке ясап балык тоталар.Кышлаучы кошларга кешеләр җимлек куялар.Җимлеккә ипи валчыклары.кипкән үлән орлыклары, көнбагышлар сибәләр.Кыш көне куян соры йонын коеп ак йон үстерә һәм агач кайрыларын кимерә.Аю үзенең өнендә йоклый. Ул тырнак астындагы май бизләрен суырып йоклый.Балалар рәхәтләнеп таудан чанада,тимераякта,чаңгыда шуалар.Кыш көне бигрәк рәхәт һәм күңелле.

8.Сүзле уен “ Кар бөртекләре”

  Кар,кар,кар  ява,

Бураннарны  туздыра.

Кулларны төшеп эри

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз.

Бик күңелле яшибез.

Суыктан без курыкмыйбыз,

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләре куып

Уйнаудан һич туймыйбыз.

9.Мөстәкыйль эш.

Әйдәгез   балалар ТУКРАН  сүзенә аваз анализы ясыйк

  ТУПЛАР һәм ТУКРАН сүзләрендә бер төрле авазларны  табу;

( Р.К. Шаехова “ Авазларны уйнатып” исемле   эш  дәфтәре  өстендә  эшләү.)

          (2 кисәк, 14   бит) фишкалар.

   

 10.Балалар белән бармак  уены.

Баш бармагым –керпе.

Имән бармагым - төлке.

Урта бармагым –бүре,

Атсыз бармагым –аю,

Чәнти бармагым куян,

Мин аны кая куям?

Куаклыкка яшерәм.

11.Уен. Эш беткәч уйнарга ярый”

Керпе, керпе энәле.

Бирче безгә энәңне.

-Юк, дуслар бирә алмыйм,

Үземә каян алыйм.

Төлке, төлке кара әле,

Корыйгыгыңны бир әле.

Юк, дуслар бирә алмыйм,

Үземә каян алыйм.

12.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Конспект урока "Җәнлекләр урманда яшиләр"

Кече яшьтәге балалар төркеме өчен.Бурычлар:1)    Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү;2)    Бал...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

Викторина Җәнлекләр һәм кошлар көзне каршылыйлар

ВикторинаҖәнлекләр һәм кошлар көзне каршылыйларМаксат: кыргый хайваннар һәм кошларның көзгә әзерлекләре  турында балаларның белемнәрен киңәйту.Җиһазлар: сандык,уенчыклар (керпе,куян,аю,тиен)...