Викторина Җәнлекләр һәм кошлар көзне каршылыйлар
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Гульназ Аскарова

Викторина

Җәнлекләр һәм кошлар көзне каршылыйлар

Максат: кыргый хайваннар һәм кошларның көзгә әзерлекләре  турында балаларның белемнәрен киңәйту.

Җиһазлар: сандык,уенчыклар (керпе,куян,аю,тиен),яшелчә җимешләр,чиләкләр,алмалар,2 тасма, кошлар рәсемнәре.

Шөгыль барышы:

 1.Серле капчык.

2."Кем житез"

3.Жырлы биюле уен "Зилэйлук"

4.Алмалар

5.Кошлар уены

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_konspekt.docx20.37 КБ

Предварительный просмотр:

Викторина

Җәнлекләр һәм кошлар көзне каршылыйлар

Максат: кыргый хайваннар һәм кошларның көзгә әзерлекләре  турында балаларның белемнәрен киңәйту.

Җиһазлар: сандык,уенчыклар (керпе,куян,аю,тиен),яшелчә җимешләр,чиләкләр,алмалар,2 тасма, кошлар рәсемнәре.

Шөгыль барышы:

-Хэерле көн,кадерле дусларым.Сезне сәламләргә мин бик шат.Буген безнең бик кызык,уен булачак.Уенда безнең ике команда уйныйчак.Беренче команда:

1-нче команда- Нәни кошлар

2 нче команда- Мактанчык жәнлекләр

-Сузне башлар өчен ике комндыгада суз бирелә.

1 нче бала.

Уңыш жыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Сентябрь житте.

2нче бала.

Сары,сары,сап- сары

Агачының яфраклары.

Жил исэ,ява яфрак-

Көзнен матур чаклары.

Тәрбияче:Балалар,шигырь нәрсә турында бара?

Балалар:көз

Дөрес,көз турында.Көз көне урмандагы җәнлек кошлар нишлиләр?

Балалар:Урмандагы җәнлекләр көзгә әзерләнәләр,узләренә азык әзерлиләр.

Тәрбияче:Балалар,без буген сезнең белән урмандагы җәнлек-кошлар ничек әзерләнәләр микән шуның турында сөйләшербез.

Сез әзерме?

Балалар:Әйе

Тэрбияче:Сезнең белән аралашуны уен дәвамында уткәрербез

2 командыдан торган уеныбызны башлап җибәрәбез.Барлык командыларга уңышлар.

Безнен викторинының беренче уены башланып китәр.

1.Тәрбиче: Көз аенда урманда җәнлекләр беләндэ узгәрешләр кичерелә.Хэзер без сезнең белән шул турыда уен уйнап китэрбез

«Серле капчык»

Тәрбияче:Мин хәзер һәр командыга табышмаклар әйтәм,балалар ә сезгә җавап табырга кирәк булачак,дөрес җавапны эйткэч серле капчыктан дорес җавап биргэнсез микэн юк микэн беләчәкбез.

1) Кош түгел – оча

Чикләвекләр ярата (тиен)

-Әфәрин,дөрес.Балалар тиен кышка ничек әзерләнә микән?

Балалар: Тиен үзенә запаслар әзерли.

Тәрбияче:  Тиен ничек итеп үзенә оя ясый?

Балалар:Тиеннең оясы агач куышлыгында яки агач кәүсәсенә якын ботакта була. Оясының өчен тиен төрле кипкән яфраклар, кипкән үләннәр белән тутырып җылыта. -    

2) Йөртә ул озын колак,

Ябалактан курка,

Үзе гаҗәеп куркак.

 ( куян)

Тәрбияче:Ә куркак куян кышка запаслар әзерли микән ,балалар?

Балалар: куян ә запас әзерләми.

Тәрбияче:Куян нәрсәләр белән туклана икән?

Балалар:Куяннар агач бигрәк кайрылары ( каен, имән, нарат ) белән тукланалар. Алар шулай ук кипкән үләннәр дә ашыйлар ләкин бик сирәк очракларда гына.

Куян көнен куак араларында, агач төпләрендә үткәрә.Бик суыкларда карны ерып оя ясый. Ерткычлардан куянны озын аяклары коткара. Ул кышын бик җитез һәм бик тиз йөгерә.Кышка үстергән йоннары куянга аучылардан сакланырга ярдәм итә.

3) Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

Тәрбияче:Ничек керпе көзгә әзерләнә икән балалар?

Балалар:Керпе үзенең оясына күп итеп яфрак ташый hәм кыш җиткәч шул яфраклар астына кереп ята. Кыш буе оясыннан чыкмый.

Тәрбияче: Кем белә, керпе нәрсә ашый? (гөмбә, алма)

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез, керпе әле тагын тычканнар, кечкенә еланнар, бөҗәкләр белән дә туклана. Димәк, керпе шулай кышка әзерләнә

4) Килә батыр бер атлап,

Аягы баса лап, лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.

( аю )

Тәрбияче:Ничек аю урманда көзгә әзерләнә микән?

Балалар:Аю йокыга әзерләнә.

Аю үзенең өнен коры җиргә әзерли,коры агач төпләренә әзерли өн аюның кышын тиресендәге йоннары коелып яңалары чыга шуңа күрә ул тиз туңа, ул аны теле белән ялап җылыта шуның өчен аюны кышын аяк тәпиен суырып ята дип тә әйтәләр.

Тәрбиче:Балалар э сезтагын  кышын йокыга тала торган хайваннарны беләсезме?

(бакалар, елан, оча торган тычканнар йокыга тала икән )

-Әфәрин булдырдыгыз.

2. Кем җитез” уены.
Ике командага бүленеп, яшелчә һәм җиләк җимешләрне  ташырга кирәк.

-Әфәрин булдырдыгыз.

Җырлы биюле уен “Зилэйлук”

3. Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

“Алмалар”

Ике уенчы кирэк.Алмаларны кузлэрне бэйлэп җыярга кирәк.

-Эфэрин булдырдыгыз.

Балалар ә безнең кошларыбыз ничек итеп көзгә әзерләнәләр микән соң?(балаларның җаваплары)Безнең якларда яшәуче кошлар 2 төркемгә буленәләр.(Кышлаучы һәм җылы якка китуче)

Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә дип уйлыйсыз балалар?

(балаларның җавалары)

саескан,чыпчык,чәукә,песнәк,ала карга һ.б)Алар кышның зәһәр суыкларына бирешмичә,җайлашып яшиләр.

Э нинди кошлар җылы якка китәләр?(сыерчыклар,кара каргалар,карлыгачлар)

4.Тәрбияче: Әфәрин,булдырдыгыз.Ә хәзер уен уйнап китәбез.Кайсы команда җитезрәк булыр микән?

«Кошлар» уены.

Кошларнын рэсемнэрен дорес итеп тозергэ кирэк.

-Әфәрин,булдырдыгыз.Менә безнең шуның белән уен тәмам.Балалар сезгә уен ошадымы?(балалар җавабы)

Миңада сезнең белән уйнарга бик ошады.Ә хәзер безнең  5 уенга һәм бөтен уенга йомгак ясап утэрбез.Аның очен безгэ һэр командыда купме елмаю җыелган шуны санап утэргэ кирэк булачак.

-Әфәрин,һәр командыда безгә буген бик якын булды.Шуна курә 2 командыда җинуче дип табылды.Әфәрин!

Барлык уенчыларга,тамашачыларга безнең бугенге татарча викторина кәефләрегезне кутәргәндер дип беләм.Һәм уен ахырында безнең уенчыларыбызга бәләкәй генә буләкләр тапшырып китәсем килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Кыш көнне кошлар һәм җәнлекләр.

Конспект ООД с детьми подготовительной группы...

Уен-викторина "Кошлар - безнең дусларыбыз"

1) Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, йомгаклау. 2)Канатлы дусларыбызга мәхаббәт, игътибарлылык тәрбияләү. 3)Кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату....