“Күчтәнәч”тә кунакта
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

 Ахметханова Гульсия Адгамовна

Максат: Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, мәхәббәт тәрбияләү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; гаиләдә бердәмлек, үзара хөрмәт, хезмәткә ихтирам хисләре тәрбияләү; әкияткә кызыксыну уяту, әкият геройлары өчен кайгыра белергә өйрәтү; иҗади зәвык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuchtncht_kunakta.docx23.35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

 Олы Әтнә балалар бакчасы

“Күчтәнәч”тә кунакта

        

( II кечкенәләр төркемендә татар халык авыз иҗатына багышланган кичә)

                                                                                         Югары квалификацион      

                                                                                         категорияле тәрбияче                  

                                                                                          Әхмәтханова Г. Ә.

        

Максат: Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, мәхәббәт тәрбияләү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; гаиләдә бердәмлек, үзара хөрмәт, хезмәткә ихтирам хисләре тәрбияләү; әкияткә кызыксыну уяту, әкият геройлары өчен кайгыра белергә өйрәтү; иҗади зәвык тәрбияләү.

     Җиһазлау: Дәү әни һәм Мыраубикәгә киемнәр, “Бармак” театры атрибутлары (бармак башларына кидертеп уйнау өчен рәсемнәр ябыштырылган бармакчыклар); курчак театры өчен уенчыклар, урман күренеше, кәҗә йорты.

Дәү әни: Хәерле көн, исәнмесез минем бәләкәчләрем, күз нурларым. “Күчтәнәч” тапшыруын башлыйбыз. Бүген без сезнең белән татар халык авыз иҗаты турында сөйләшербез. Татар халкы элек-электән уңан, зирәк, тапкыр булган. Ул үзенең теләкләрен, өметләрен бишек җырларында, әкиятләрдә, такмак-бәетләрдә, табышмак-мәкальләрдә һ.б. әсәрләрендә киң чагылдырган.

    И-и-и, онытып та торам икән бит балакайларым, безнең тапшыруда Мыраубикәдә катнашырга тиеш иде бит әле. Күренми бит, кая йөри икән ул?  

     Мыраубикә:  Мин монда  әбекәем. Киләм, киләм, мин үзем генә түгел әле. Әйдәгез, балалар, әйдәгез.

(Мыраубикә 5-6 бала ияртеп керә).

     Дәү әни: Имәнмесез – балакайларым. Әйдәгез, рәхим итегез. Каян килдегез сез?   (Балалар утыралар).

     Мыраубикә: Әбекәем, болар Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар.

     Дәү әни: Шулаймени? Әйдәгез алайса танышыйк. (Балалар белән таныша). Менә таныштык та.

   Балалар, сез, бакчага йөргәч, җырлый да, бии дә, төрле кызыклы уеннар да уйный беләсездер инде? Сез бармак уеннарын беләсезме?

      Балалар: Әйе, беләбез.

      Дәү әни: Алайса мин сезнең зирәлегегезне, тапкырлыгыгызны сынап карыйм. Хәзер  “Гаилә” бармак уены уйнап алабыз.  (Дәү әни бармакка әби, бабай,әти, әни һәм бала рәсемнәре ябыштырылган бармаклар кия дә балалардан сорый,ә балалар җавап бирәләр).  

  • Бу бармак кем?    (Бабай)
  • Бу бармак кем?     (Әби)
  • Бу бармак кем?     (Әти)
  • Бу бармак кем?     (Әни)
  • Бу бармак кем?     (Нәни – аның исеме Чәнти)

   Дәү әни: Ай балакайларым, күз нурларым, бигрәк тә тапкыр икәнсез. Бу безнең бер гаилә. Сездә әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез белән бердәм булып яшисездер. Чөнки “Бердәм өйдә бәрәкәт була”- дигәннәр борынгылар. (Татар халык мәкале).

   Мыраубикә: Әби, әбекәем, миндә бер бармак уены беләм. Уйнап күрсәтим әле.  (Рәсемле бармакларны кия).

      Карга килер   - казан асар,

      Саескан килер – сөт салыр,

      Торна килер - тоз калыр,

      Күгәрчен килер – бүлеп бирер,

     Монысына бирер, монысына бирер,

     Монысына бирер, монысына бирер,

     Монысына тими калыр.

  Дәү әни: Мыраубикә, нишләп моңа бирмәгән?

  Мыраубикә: Чөнки ул эшләмәгән.

  Дәү әни: Әйе шул, “Кем эшләми , шул ашамый” дигән мәкаль бар безнең татар халкында. Сез дә кечкенәдән эшләп, хезмәтне яратып үсегез.

  Балакайларым, сез безгә күчтәнәчкә берәр җыр әзерләп килмәдегезме?

  Мыраубикә: Балалар, сез хәзер нинди җыр җырлап күрсәтәсез әле?

  Балалар: “Чәбәкәй” дигән җыр.  (Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясап җырлыйлар).

         Җыр: “Чәбәкәй

        Чәп,чәп, чәбәкәй,                             (кулларны чәбәклиләр)

        Кулларыбыз бәләкәй.                     (кулларны күрсәтәләр)

        Ә хәзер тизрәк, тизрәк,                   (тиз- тиз кулларны чәбәклиләр)

        Чәбәкләү күңеллерәк.

   Дәү әни: Бик матур итеп җырладыгыз нәниләрем, рәхмәт сезгә.

   Мыраубикә: Әбекәем, алар әле “Әпипә”гә бик матур итеп бии дә беләләр.

     Бию:  “Әпипә”.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам,

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

(Балалар биегән арада Мыраубикә йоклап китә).

    Дәү әни:  Абау, Мыраубикәгә ни булган,

                                 Әллә инде авырган?

                                 Урыннан да торалмый,

                                 Күзләрен дә ачалмый.

                                 Мыраубикә тор тизрәк,

                                 Уйнап алырга кирәк.

    Дәү әни: Балакайларым, уянмый бит әле Мыраубикәбез. “Песием, песием, прес”. Әйдәгез, балалар, сез уятып карагыз әле.

     Уен: “Песием, песием, прес”.    (Мыраубикә уяна).

Мыраубикә: Ә мин йокламадым, балаларның уйнауларын шыпырт кына күзәтеп яттым.

   Дәү әни: Ай-яй, бигрәк хәйләкәр инде үзең. Назланырга бик яратасың. Безнең кунакларыбыз да бик уңган, җитез булып чыктылар. Җырлап та, биеп тә, уйнап та күрсәттеләр. Сез бакчада бик күп һөнәрләргә өйрәнгәнсез. Ә хәзер, сезгә, миннән күчтәнәч.  Татар халык әкияте “Кәҗә бәтиләре һәм бүре”не карап китәрбез.  (Әкият курчак театры күрсәтелә)

Дәү әни: Әкият сезгә ошадымы, балалар? Шушы әкияттәге кәҗә бәтиләре кебек акыллы, тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.  

 “Ата-ананы тыңлаган – адәм булган

    Тыңламаган – әрәм булган”, - ди халык мәкале.

Тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Кунакка килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, балакайларым. Тагын очрашулар насыйп булсын. Бугенгә саубуллашабыз.

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....