Доклад на тему Новые технологии и методы в воспитании детей
статья (младшая группа) на тему

Абдуллина Равия Фирдинатовна

Новые технологии 
и методы  в воспитании детей 
младшего дошкольного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad-raviya.doc179 КБ

Предварительный просмотр:

Выступление в семинаре на базе МБДОУ Большеатнинский  детский сад

          Бүгенге замана таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм  бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия  педагоглары, заман таләпләрен  искә алып, беренче  мәртәбә  буларак,  бала   шәхесе  үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты  дигән  фикергә  килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны  тормышка  ашыру өчен  бакча балаларына  белем-тәрбия  бирүдә  яңа  федераль  дәүләт белем бирү стандарты кертелде. Ә бу яңа стандартлар Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар алдына  яңа  бурычлар  куйды.    

Федераль стандартлар  буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә һәм балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.

         Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү –  бүгенге көннең иң мөһим бурычы. Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлекләрен ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү – бүгенге мәктәпкәчә белем бирү педагогларының төп юнәлеше.

Кечкенәләргә тәрбия-белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген  күтәрү юнәлешендә безнең бакча коллективы да зур эшләр башкара. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру юнәлешендә иҗади эзләнүләр алып барабыз. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр азкомплектлы балалар бакчалары алдына да яңа таләпләр куйды. Балаларны шәхес буларак үстерү, аларда мәктәптә белем алу өчен кирәкле психологик процесслар – күзәтүчәнлек, хәтер, логик фикерләү сәләте, шулай ук әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычлары игътибар үзәгенә куела. Азкомплектлы балалар бакчасы – ягъни безнең “Кышлау башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” дагы эш гадәти режим белән эшләүче балалар бакчасыннан шактый аерыла. Мондый бакчаларда, гадәттә, бер төркемгә төрле яшьтәге балалар туплана. Катнаш төркемдә эшләүче тәрбиячеләрдән зур һөнәри осталык, түземлелек сорала, чөнки һәр бала – кабатланмас шәхес. Аның үз дөньясы, үз фикере, уй – хыяллары бар. Иң беренче чиратта баланың нәрсә белән кызыксынуын, ниләр белергә теләвен ачыкларга кирәк. Төрле яшьтәге балалар тупланган төркем булгач, төп игътибарны балага бирергә, аерым якын килергә, аларның көндәлек эшчәнлеген, яшь үзенчәлекләрен, шәхси мөмкинлекләрен истә тотып оештырырга тиеш. Азкомплектлы балалар бакчасында тәрбия-белем бирү эше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”на нигезләнеп алып барыла. Шул ук вакытта бер төркемдә берничә яшьтәге балалар йөрү үзенчәлеге истә тотыла. Катнаш төркемдә төрле яшьтәге балалар белән эшләү тәрбиячегә кайбер кыенлыклар да тудыра: көндәлек тормышта режим үтәлеше, оештырылган эшчәнлекне оештыру ,аңардан зур осталык, зирәклек, тапкырлык сорый. Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы оештырылган эшчәнлек  программа буенча үткәрелә. Шөгыль барышында балаларга нинди дә булса яңа белем бирелергә тиеш (материалның катлаулы  булмавы, яшь үзенчәлекләренә дә туры килүе дә бик мөһим). Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнәбез, аларны күбрәк саф һавада булдырырга тырышабыз, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү бурычы да читтә калмый.

Шулай да, авыр булса да төрле яшьтәге балаларны  бергә тәрбияләүнең уңай яклары да күп. Нәниләрнең зуррак балалар белән бергә булулары, аралашып яшәүләре аларда үзара тату мөнәсәбәт, дуслык хисләре тәрбияли. Өлкәнрәкләр кечкенәләрне һәрчак кайгыртып, ярдәмләшеп торалар. Алар энеләре, сеңелләре өчен якын дус, кайгыртучан иптәш булалар. Иртәнге гимнастиканы бергә ясыйбыз. Җыр шөгылендә кабатлау булганда бергә утырабыз. Кечкенәләрне алданрак чыгарып җибәрәбез. Кызганычка каршы, аерым режим булдырып булмый. Урамнан кергәндә дә алданрак кереп китәләр, ашарга утырта торабыз. Бик кечкенәләр тизрәк арый, йоклый ук башлыйлар, аларны алданрак йокларга яткыра торабыз. Йокыдан торганда тагы шул ук хәл: зурлар алданрак тора, киенә тора. Режимны болай  көйләү балаларга бер төп эшчәнлектән икенчесенә тыныч кына күчәргә мөмкинлек бирә, аларны ялыктырмый, төркемдә тыныч атмосфера тудыра .Укырга керәсе балалар белән аерым программа буенча мәктәпкә әзерлек эше алып барабыз.         Азкомплектлы балалар бакчасында тәрбияче белән тәрбияче ярдәменең бер-берләрен аңлап, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләүләре дә зур әһәмияткә ия. Катнаш төркемдә эшләүче тәрбияче балаларның көндәлек эшчәнлеген оештыру алымнарын, шулай ук нәниләрнең нинди эшләрне мөстәкыйль башкара алуларын, ә кайсыларына аның ярдәме кирәклеген дә яхшы белергә тиеш. Иртәнге гимнастика, аш вакытлары, киенү – чишенү, шөгыльләргә әзерлек һ.б. эшчәнлек вакытларында тәрбияче ярдәмчесенең ярдәме бик кирәк.                         

Ел ахырында төркем тәрбиячесе  тарафыннан тәрбия һәм белем бирү программасының үтәлешен билгеләү максатыннан мониторинг  үткәрелде. Балалар бакчасында май аенда үткәрелгән мониторинг югары нәтиҗәләрне күрсәтте. Дөрес туклану, көндәлек режимны, сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбыз сәламәтлегенә уңай тәэсир итте: алар азрак авырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге – уен.Ул нәниләргә шатлык китерә, аларның күңелләрен күтәрә, өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә.

Тәрбияченең  ата-аналар белән үзара аңлашып, килешеп эшләве куйган максатка ирешү өчен аеруча мөһим шарт. Күнекмәләрне ныгыту өчен тәрбияче өйрәткәннәр өйдә дәвам ителсә, балалар һичшиксез тәртипле, акыллы, белемле балалар булып, мәктәпкә әзерлекле шәхесләр булып җитешәләр.  Без шушы юнәлештә эшләүне дәвам иттерербез.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, балалар бакчасында тәрбия-өйрәтү эше җитәрлек дәрәҗәдә куелган, балаларны өйрәтү, төрле яклап үстерү һәм тәрбияләү эшенә зур игьтибар бирелә, уңай шартлар тудырылган. Агымдагы елда балалар бакчасының матди-техник хәле тагын да яхшырды. Гомумән  алганда,  балалар бакчасының еллык эше тиешле югарылыкта дип  нәтиҗә ясалды.

Уңай эшләребез белән бергә, әле чишелешен табасы, проблемаларыбыз да бар. Бакчабызга өлешчә ремонт кирәк. Тәрбияченең үз өстендә эшләвен яхшырту, һөнәри осталыгын тагын да камилләштерү исә – кичектергесез заман таләбе. Ләкин болар берсе дә чишелмәслек мәсьәләләр түгел. Җитәкчелек белән үзара аңлашып эшләгәндә, куелган максатларга ирешү кыен булмас.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему : " Роль сюжетной ролевой игры в воспитании детей".

Ролевая игра должна способствовать нравственному воспитанию детей дошкольного возраста, формированию личности ребенка....

Доклад на тему: Натюрморт и пейзаж в эстетическом воспитании детей дошкольного возраста"

Эстетическое воспитание является частью общего воспитания детей дошкольного возраста. Оно способствует всестороннему развитию ребенка, воспитание у него художественных вкусов, помогает воспитывать кра...

ДОКЛАД на тему: "Здоровьесберегающие технологии в музыкально-творческой деятельности детей"

Актуальность темы состоит в том, что - забота о здоровье детей важнейшая задача всего общества. Организация музыкально-творческой деятельности дошкольников с использованием техноло...

Доклад на тему: «Использование технологий ТРИЗ в речевом развитии детей дошкольного возраста»

Одним из основных целевых ориентиров Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования является – развитие творческих способностей ребенка, а использование техноло...

Доклад на тему: «Использование технологий ТРИЗ в речевом развитии детей дошкольного возраста»

Одним из основных целевых ориентиров Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования является – развитие творческих способностей ребенка, а использование техноло...

Доклад на тему: "Новые технологии воспитания и социализации школьников в контексте стандарта второго поколения"

В новом ФГОС одной из приоритетных задач становятся духовно-нравственное развитие, воспитание и социализация обучающихся....

Доклад на тему: "Этапы, формы и методы патриотического воспитания дошкольников"

Доклад на тему: "Этапы, формы и методы патриотического воспитания дошкольников"...