Күңел ачу кичәсе "Гаилә белән сәләмәтлек"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Сунгатуллина Резеда Абзолутдиновна

Күңел ачу кичәсе "Гаилә белән сәләмәтлек"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gailm_beln_slamt_srednyaya_gruppa.docx23.04 КБ

Предварительный просмотр:

                      Гаиләм  белән сәламәт темасына күңел ачу кичәсе сценариясе.

         Сунгатуллина.Р.А.

                                                                                  МАБДОУ №83 г Нижнекамск

Бурычлар: Тату гаилә дигән төшенчәнең  асылын бирү. Балаларда гаилә әгъзәләренә ихтирамлы  мөнәсәбәт  тәрбияләү. Якын туганнар белән кызыклы уеннарда катнашу теләге уяту. Ихтияр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатларына ирешү. Үз теләкләрен әти-әниләре белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәтүгә ирешү.

Сүзлек: Гаилә, әгъзә, йорт, кыршау, куык.

Җиһазлар: Кышаулар, ике кубик, туплар, шнур 4-5 м, скакалкалар, ике аркан, капчык, теннис таягы, куык.

Алдан үткәрелгән эш: Шигырьләр, мәкальлләр, уен сүзләрен өйрәнү. Ярышлар өчен җиһазлар әзерләп кую.

Зал бизәлгән, әти-әниләр кереп залга утыралар, балалар музыка тавышына керәләр

(балалар һәм әти-әниләр  физкультурный  формадан киенгәннәр).

Бала -  Шигырь уку: Н.Мирхазова. “Горурланам гаиләм белән !”

Мин бәхетле гаиләм белән,

 Яшимен әти-әнием белән!

Татулык-гаиләбез нигезе!

Әби-бабай-иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебезнең дәвамчысы-мин,беләм!

Бала -  “Минем гаиләм” Зәкия Туфайлова.

Аш кашыгы – агачтан,

Чәй кашыгы – көмештән.

Җиз самавар кайнап тора -

Суы – изге инештән.

Әбием һәм әнием

Безгә бәлеш пешергән.

Бәлеш уңган,күрәсең,

Өйгә тәмле ис тулган.

Әби-бабай, әти-әни,

Мин,нәни кыз, Наилә.

Менә нинди сокландыргыч

Безнең матур гаилә!

Тәрбияче - Без бүген шушы матур залга яраткан әти-әниләр белән ял итеп алырга, күңел ачырга җыелдык. Әйдәгез балалар без сезнең белән бер уен уйнап алабыз “Мәкальне тәмамла” дип атала.

Балалар - Әткәм йорты - ....(алтын бишек).

Әткәй – шикәр, ....(әнкәй- бал).

Өйнең яме - ....(ана белән).

Олыласаң олыны, ....(олыларлар үзеңне).

Ата – ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган - ....(әрәм булган).

Бердәм өйдә - ....(бәрәкәт була).

Тату туганнар ....(таштан койма куйганнар).

Әнилә һәм балалар белән берлектә уен “Тимербай”. Уйнаучылар, кулга – кул тотынышып, түгәрәкләнәләр. Бер бала әнисе белән уртага чыга. Түгәрәктәге балалар һәм әниләр хор белән такмак әйтеп әйләнәләр:

Тимербайның биш баласы,

Бар да матур,күз карасы;

Агым суда коендылар,

Ап – ак итеп юындылар,

Өс – башларын киенделәр,

Рәхәтенә тиенделәр.

Тезелеп кайтып киттеләр,

Ашамадылар,эчмәделәр,

Бер – берсенә караштылар –

Менә шулай эшләделәр.

Такмак әйткәндә әни белән бала сөйләшеп бер хәрәкәт уйлап куялар,такмак бетүгә шул хәрәкәтне күрсәтәләр. Түгәрәктә йөрүчеләр дә шундый кыланышны кабатлыйлар. Кем дөрес кабатламый шул баланы әнисе белән уртага кертәләр һәм уен шулай дәвам итә.

Җыр “Саф хисләр” Айдар Минһаҗев сүзләре.

Бала – “Физкультура” Газинур Морат.

Көн дә күнегүләр ясыйм,

Гер күтәрәм, туп тибәм ...

Шаккатмассыз, әгәр мәшһүр

Чемпеон чыкса миннән.

Көч – җитезлек бәйгесендә

Эшләрем уңмаса да,

Шаккатмассыз, димен, хәер,

Чемпеон булмасам да.

Көчле, нык булып, чыныгып

Үсәсем килә тизрәк.

....Туган илне сакларга да,

Туган телне сакларга да,

Сәламәт акыл кирәк.

Тәр - Тезелдек үзебез дә.

Йөгерик тә, узышыйк та

Ярышлар бүген бездә.

Жюри әгъзәләре белән танышу.

Командирлар бер-берсен сәләмли. «Кызлар»командасыннан «Малайлар» командасына кайнар сәләм.

1. Бирем: Парлап кыршау эченә кереп,кубикны әйләнеп узарга һәм кыршауны алдагы парга бирергә.

2. Бирем: Бала һәм әни кулга-кул тотынып бер аякта сикерәләр.

3. Бирем: Әти һәм бала бер-берсенә туп биреп йөгерәләр.

4. Бирем: Капитаннар ярышы. 4-5 м шнур кирәк, уртасына озын бау бәйләнгән, шнурның 2 башы таякка бәйләнгән. Кем тизрәк шнурны таякка урый, шул җиңүче була.

5. Бирем: Әтиләр скакалка сикереп, кубикны урап чыгарга тиеш булалар.

6. Бирем: Балалар, әниләр, әтиләр һәр бер команда да  аркан тартышалар.

7. Бирем: Капчык киеп йөгерү.

8. Бирем: Кабартылган куыкны теннис ракетасы белән уйнатып кубикны әйләнеп узарга\әниләр өчен\

9. Бирем:  “Гусеница” сыман утырып кубикны әйләнеп узалар.

Жюри үзенең нәтиҗәләрен ясаганчы җыр “Дуслык  учагы “ Резедә Вәлиева сүзләре,  тәкдим ителә. Жюригә йомгаклау ясый, бүләкләр тапшырыла.

Тәрбияче – Гаилә – ул тормыш нигезе. Әти – әни аның тоткасы булса, балалар, гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер – береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Бала  – Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез,

Әле тагын очрашырбыз

Ә хәзергә хушыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...