доклад
консультация (подготовительная группа)

Имамова Оксана Владимировна

" 6-7 яшьлек балаларнын яшь узенчәлекләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6-7_yashlek_balanyn_yashuzencheleklere.docx35.74 КБ

Предварительный просмотр:

     Сюжетлы-рольле уеннарда җиденче яшькә чыккан балалар өлкәннәрнең әһәмиятле тормыш вакыйгаларын чагылдыручы катлаулы мөнәсәбәтләрен үзләштерә башлыйлар. Мәсәлән, туй, бала туу, авыру, эшкә урнашу һ.б. Уен элементлары катлаулана, олы кешегә һәрвакытта да ачылып бетми торган мәгънә ала бара. Уен пространствосы катлаулана. Анда берничә үзәк булып, һәркайсының үз сюжет сызыгы була. Шул ук вакытта балалар бергә уйнаган иптәшләренең үз- үзләрен тотышын барлык уен пространствосы буйлап күздән ычкындырмаска һәм кирәк вакытта уенның урынына бәйле рәвештә үзгәртергә сәләтлеләр. Мәсәлән, бала кибетчегә сатып алучы буларак кына түгел, ә сатып алучы әни яки сатып алучы шофер буларак мөрәҗәгать итә. Рольне башкару рәвеше рольнең үзе белән генә түгел, ә бу рольнең уен пространствосындагы урыны белән дә билгеләнә. Мәсәлән, автобус йөртүче ролендә бала пассажирлар өстеннән командалык итә һәм шул ук вакытта ЮХИДИ инспекторына буйсына. Әгәр дә уен логикасы яңа роль барлыкка килүен таләп итсә, бала, уен барышында үз ролен саклаган хәлдә, яна рольне үз өстенә алырга мөмкин. Балалар теге яки бу уенчының ролен ничек башкаруына аңлатма бирәалалар.

Балаларның сынлы сәнгать эшчәнлегендә әйләнә-тирә тормыштан һәм әдәби әсәрләрдән алып сурәтләгән образлары катлаулана бара.

       Рәсемнәр детальләшкәнрәк характер ала, аларның буяулар гаммасы байый. Кызлар һәм малайлар рәсемнәре арасында аермалык күзгә ташлана. Малайлар бик теләп техника, галәм, сугыш хәрәкәтләре һ.б. ясыйлар. Кызлар, гадәттә, хатын-кыз образларын сурәтлиләр: принцессалар, балериналар, модельләрһ.б. Еш кына көнкүреш сюжетлары да очрый: әнисе һәм кызы, бүлмә күренеше һ.б. Педагогик яктан дөрес якын килгәндә, балаларда сынлы сәнгать өлкәсендә иҗади сәләт формалаштырырга мөмкин.

Кеше сурәте тагын да детальләшкән һәм пропорциональ була бара. Күзләр, авыз, борын, кашлар, ияк ясала, кул бармаклары да барлыкка килә. Киемнәре төрле детальләр белән бизәлергә мөмкин.

      Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары төзү материалларыннан конструкцияләрне шактый  югары дәрәҗәдә үзләштерәләр. Алар сурәтләрне, шулай ук корылмаларны анализлауның гомуми алымнарын иркен үзләштерәләр, аерым детальләрнең төп конструктив үзенчәлекләрен анализлап кына калмыйча, күләмле таныш предметлар белән охшатып, аларның формасын да билгели алалар. Ирекле корылмалар симметрияле һәм пропорциональ була башлый, аларны төзү күреп ориентлашу нигезендә тормышка ашырыла. Балалар корылманын нинди эзлеклелектә төзеләчәген һәм аның өчен нинди материал кирәк буласын бик яхшы күзаллыйлар һәм үзләре уйлап чыгарып яки уенның шарты буенча шактый катлаулы корылмаларны төзи алалар.

      Бу яшьтә балалар инде кәгазь битен бөкләүнең катлаулы формаларын үзләштерә һәм үз формаларын уйлап чыгаралар, ләкин моның өчен аларны махсус өйрәтергә

кирәк. Эшчәнлекнең бу төре балаларның тирә-юньне күзаллауларын тирәнәйтү өчен бик зур әһәмияткә ия.

      Табигый материалдан конструкцияләү катлаулана. Балаларалдан уйлап, төрле мөнәсәбәтләрне чагылдырган, кеше һәм хайван фигуралары кергән бер бөтен композицияләр төзиләр.

     Кабул итү сәләте үсә, ләкин балалар һәрвакытта да әйбернең берничә төрле билгесен берьюлы исәпкә алып бетерә алмыйлар. Образлы фикерләү сәләте үсә, ләкин үлчәм мөнәсәбәтләрен кабаттан торгызу бала өчен авырлык тудыра. Моны тикшереп карыйк. Балаларга төрле урында 9 нокта ясалган үрнәкне яңадан ясарга кушабыз. Кагыйдә буларак, балалар рәсемендәге нокталар, рәсемнәрне бер-берсе өстенә салганда, үрнәктәге нокталар белән туры килми.

       Гомумиләштерү һәм фикер йөртү күнекмәләре үсү дәвам итә, ләкин алар күп очракта ситуациянең күрсәтмә билгеләре белән чикләнәләр.

       Уйлап чыгару сәләте дә үсә, ләкин бу зурлар төркеме белән чагыштырганда, шактый түбән. Моны төрле йогынтылар белән, бигрәк тә балаларның образларын бертөрлегә әйләндерүче массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы белән аңлатырга була.

        Балаларның игътибарлылыгы арта бара. Алар кайбер эшчәнлек вакытында 30 ар минут игътибарларын туплап утыра алалар.

        Балаларның сөйләме, грамматик төзелеше, лексикасы үсә. Бәйләнешле сөйләмнәре дә шомара. Сөйләмнең бу яшьтә формалаша торган гомумиләштерү характеры да чагыла. Балалар актив рәвештә гомумиләштерүче исемнәр, синонимнар, антонимнар, сыйфатлар һ.б. куллана башлыйлар. Дөрес оештырылган белем бирү процессы нәтиҗәсендә балаларда диалогик сөйләм һәм монологик сөйләмнең кайбер төрләре үсә.

        Мәктәпкә хәзерлек төркемендә мәктәпкәчә яшь чоры тәмамлана. Балалар кешелек культурасының аерылгысыз өлеше булган әйберләр дөньясы белән танышалар; кешеләр белән позитив аралашу формаларын үзләштерәләр; укучы позициясе формалаша.

        Мәктәпкәчә яшьнең ахырына бала шактый югары дәрәҗәдәге танып белүчәнлеккә һәм шәхес буларак үсешкә ия була. Бу сыйфатлараның киләчәктә мәктәптә уңышлы укуын тәэмин итә.

Берничә киңәш:

-Балага вакытыгызны кызганмагыз.

-Аның тормышы белән кызыксыныгыз - дуслары, караган мультфильмнары турында сорашыгыз.

-Аның фикерен хөрмәт итегез.

- Вакытны бергә үткәрегез; балагыз белән көндәлек режим төзегез.

- Балагызның тормышы кызык, төрле булсын өчен тырышыгыз, уен өчен җитәрлек вакыт бирегез.

- Баланы кочаклагыз, һич югы иңнәренә кагылып китегез, аны күбрәк мактагыз, “Мин сине яратам”, - дип әйтегез.

- Беркайчан да балага җәза бирү максаты белән: ”Мин сине яратмыйм”, - димәгез.

- Балагызның үз-үзен тотышы борчый икән, укытучы яки психолог белән киңәшләшегез.

Әгәр сез балагызга яратуыгызны сиздерә алсагыз, аны мактап, аңа көч биреп, аның уңышларына ышанып көтә белсәгез, барысы да яхшы булыр, бөтен авырлыклар артта калыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публичный доклад МДОУ №2 "Рябинка"

Приоритетным направлением деятельности МДОУ № 2«Рябинка» является обеспечение психологического благополучия , охрана  и укрепление  здоровья  детей  и духовно-нравственное во...

Доклад - выступление на научно-педагогической конференции для специалистов занимающихся с детьми с ограниченными возможностями здоровья. Тема доклада - Народная игра в музыкальном развитии детей с ОНР

     Мы все без исключения желаем видеть своих детей здоровыми, счастливыми улыбающимися, умеющими общаться с окружающими людьми. Но это не всегда получается. Особенно сложно дет...

ДОКЛАД- ПРИЗИНТАЦИЯ ДОКЛАД

1слайдФормы и методы работы с родителями и детьми по экологическому воспитанию2слайднастоящее время проблемы экологического воспитания вышли на первый план, и им уделяют все больше внимания. Почему эт...

Доклад к семинару «Формирование коммуникативных навыков дошкольников в процессе игры ». Тема доклада: «Становление социально-коммуникативных умений посредством культурных практик».

С выходом Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования особое внимание уделяется различным видам детской деятельности и решению задач ...

Доклад ДОКЛАД на тему: « ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ПРОЕКТНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ В ПРОЦЕССЕ ФОРМИРОВАНИЯ ЭЛЕМЕНТАРНЫХ ПРЕДСТОВЛЕНИЙ О ПРАВИЛАХ БЕЗОПАСНОСИ ЖИЗНЕДЕЯТЕЛЬНОСТИ У ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА» .

Ни для кого не секрет, что сложившаяся социальная и экологическая обстановка вызывает беспокойство у людей всей планеты. Особую тревогу мы испытываем за самых беззащитных граждан – маленьких дет...

ДОКЛАД НА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ. Тема доклада: «Интеллектуальные игры, как средство развития элементарных математических представлений».

ДОКЛАД НА ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ.Тема доклада: «Интеллектуальные игры, как средство развития элементарных математических представлений».Задолго до того, как игра стала предметом научных иссл...

Доклад для педагогической конференции. Тема доклада "Ребенок и семья в цифровом пространстве".

пять плюсов дистанционного взаимодействия для родителей: Возможность оперативно получать информацию о текущих и предстоящих событиях в группе.Отсутствие ограничений во времени...