“Балаларга тел өйрәтүдә яңа технологик алымнар куллану”.
статья

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarga_tel_oyrtud_yana_tehnologik_alymnar_kullanu.docx22.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тaтарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләченең беренче номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем  учреждениесе

Доклад

“Балаларга тел өйрәтүдә яңа технологик алымнар куллану”

   

                                                                                                 Тәрбияче:

                                                                                                Сабирзянова Л.М

2019-20 уку елы

       Хәзерге  көндә тәрбиячеләргә  күп  таләпләр куела: балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, тәрбия һәм  белем бирү  эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен тәрбиячедән  үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү,  тәрбия һәм  белем бирү  процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Өйдә компьютер, телефон  булмыйча  калмый. Шуңа  еш кына балалар  бүген олыларга  караганда да күбрәк белә. Шуңа да без, тәрбиячеләр,  балаларны  кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табабыз. Шул ук цифрлы мәгълүмати технологияләрне үзләштереп  һәм аларны  тәрбия һәм белем процессында кулланабыз.

    Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде.  Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып, искечә эшчәнлекне дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Тәрбия һәм белем бирү процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Аны куллану шөгыльнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр баланын  кабул итү  һәм  җиткерелгән материалны  үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта  презентация, интерактив уеннар  ярдәмгә килә. Мәсәлән, презентацияларны мин  төрле схемалар, рәсемнәр, хәрәкәтләнүче фотосурәтләр белән ясыйм. Техник чараларны  куллану  шөгыльгә дә жанлылык кертә. Бала аларны караганда үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки экранда  бер-бер артлы кадрлар  алышынып тора. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала.  

      Цифрлы белем бирү ресурсларының өстенлекләре:

  • компьютер экранында уен формасында кирәкле мәгълүматны күрсәтү балаларда зур кызыксыну уята;
  • чөнки  экранда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.
  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аңлаешлы мәгълүмат бирә;
  • тавыш, хәрәкәт һәм мультипликация балаларның игътибарын җәлеп итә;

балаларның танып-белү активлыгына этәргеч көч бирә;

  • иллюстрацияләр күбрәк кулланылган саен, балалар материалны тирәнрәк үзләштерәләр;
  •  балаларның материалны кабул итү һәм истә калдыруын тәэмин итә, хәтер үсешенә булыша;
  • көндәлек тормышта күреп булмый торган тормышчан ситуацияләрне күрергә ярдәм итә.

           Соңгы  вакытта шөгылләрдә Windows Live  программасы  белән эшләнгән кыска видеофильм, видеороликларны  еш куллана башладым. Бу бик гади программа, аның ярдәмендә фоторәсемнәр белән генә дә, төрле анимация эффектлары кулланып һәм музыка өстәп,  клип ясарга була. Иң зур плюсы – компьютер га урнаштырыла торган Windows  программа составында бар. Кайсыбер кешеләр әлеге программаның барлыгы турында белмәскә дә мөмкиннәр. Булмаган ноутбукларга, без интернеттан күчереп алып, әлеге программаны  урнаштырдык.

         “Татарстан-Яңа Гасыр”  телеканалында барган  «Әкият илендә» тапшыруын montatarstan.ru  сайтыннан яздырып алып, дискка яздырып әзерләп  куйдым һәм  рус телле балалар белән татар теле өйрәтү вакытында үз эшчәнлегемдә кулланам.

    Соңгы елларда мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар “Учи ру” сайтында булган кызыклы биремнәрне бик теләп эшлиләр. Биремнәр балалар өчен бик кызыклы итеп эшләнелгән, алар аны әти-әниләр белән бергәлектә  эшлиләр.  

       Цифрлы белем бирү ресурсларың барысын да диярлек  “Татарча сөйләшәбез” УМК ы  үз эченә алган. Шөгыльләрдә  балалар белән аудиодисклардан җырлар, диалоглар тыңлыйбыз, кабатлыйбыз һәм алар шул рәвешле сүзләрне истә калдыралар. Яңа материалны үзләштергәндә, дидактик һәм җырлы-биюле уеннар уйнаганда, пиктограммалар өйрәнгәндә, татар телендә анимацион сюжетлар  караганда ноутбук  һәм интерактив тактадан  файдаланам. Интерактив такдада эшләр өчен  6-7 яшьлек рус телле балалар өчен интерактив дәфтәр булдырдым. Һәр темадан сон диярлек эшләү өчен күнегүләр бар. Мәсәлән, балалар эш дәфтәрләрендәге биремнәрне дөрес үтәсеннәр өчен, эшләр алдыннан экранда  биремне  анлатып үтәм.

     Цифрлы белем бирү ресурслары никадәр генә  яхшы булмасын, алар бары  тәрбиячене тулыландыра гына алалар, ә аны алмаштыра алмыйлар. Аларны  куллану татар теленә өйрәтү эшчәнлекләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

       Шулай ук, экранны, интерактив такталарны дөрес куллану, балаларның яшенә карап, санитария таләпләренә туры килергә тиеш. Эшчәнлек уза торган  кабинетларда балаларның сәламәтлеге өчен шартлар тудырылган булырга тиеш:

  • Күзгә  киеренкелек  булмасын өчен, компьютер экранындагы сурәтләр чиста булырга, якында урнашкан предметлар экранда чагылырга тиеш түгел. Ә яктылыкны каплау өчен җиңелчә пәрдәләр кулланырга мөмкин.
  • Эшчәнлек башланыр алдыннан һәм эшчәнлек үткәрелгәч,  кабинет җилләтелергә  һәм җыештырылырга тиеш.
  • Балаларның яшьләренә карап, видеоматериаллар  эшчәнлек барышында 5-10 минут каралырга тиеш.

     Гомумән  камиллекнең  чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә без үз эшчәнлегебездә  төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, цифрлы белем бирү ресурсларыннан  дөрес файдалана белсәк, һичшиксез, эшебездә унышка ирешәчәкбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....

Зур энә карагы белән таныштыру, технологик карта

Зурлар төркеме өчен технологик карта...

"Акбай кунакка килгән", технологик карта

Уен эшчәнлеге аша балаларда татарча аралашуга теләк тудыру...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

laquo;Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди т...