Конспект открытого занятия
план-конспект занятия (средняя группа)

Габбасова Лейсан Равилевна

Открытое интегрированное  занятие  с использованием Сказкотерапиив средней группе на тему:"Колобок для друзей".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx18.38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Әкиятләр иленә сәяхәт”

Максат: Әкият терапиясен психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә куллану

Бурычлар:  -балаларда уңай эмоциональ халәт тудыруда әкият терапиясе куллану;

 -әкият терапия аша балаларның эстетик зәвыгын үстерү,  аралашу культурасы тәрбияләү, әкиятләр белән кызыксынуларын арттыру, коллектив эшендә катнашу теләге уяту;

 -матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

-төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләтен үстерү.

Җиһазлау: битлекләр,костюмнар, “Сенсино” уены,ноутбук,док камера,буя,пумала,җилем,аш тозы.

Барышы:   Фея: Исәнмесез балалар. Хәерле иртә.

Балалар карагыз як ягыгызга,ә хәзер бер берегезгә карап матур итеп исәнләшегез. Молодцы!

Балалар ә сез сүзсез генә исәнләшә беләсезме соң? Әйдәгез хәзер инде бер берегез белән сүзсез генә сәламләшеп күрсәтегез эле.

(дети здороваются невербальным способом).

Фея:  Ә сез мине таныдыгызмы?   Әйе мин әкиятләр иленнән.

Балалар сез беләсезме могҗизалар,сихрилек кайларда булганын?

Әйе әкиятләрдә.

Мин сезне әкият иленә чакырам. Күзләрегезне йомыгыз,ә мин тылсымлы таягым белән сезне әкиятләр иленә илтәм.

Ә сез әкиятләр яратасызмы,күп әкиятләр беләсезме? Әкиятләрне күбрәк тыңларга әллә инде карарга яратасызмы?

Ә әкиятләрне кайда күреп була? (балалар җавабы)

Кемнәр уйный театрда?   Әйе артистлар.

Балалар ә мин сезгә бүген артистлар булырга тәкъдим итәм. Уйныйсызмы артистлар булып?

Карагыз әле балалар нәрсәләр бу?

Әйе маскалар. Әйдәгез маскаларга игътибар белән карагыз әле. Кемнәр бу?  Кемнәр җыелган монда?

Әйе,бик ямсез,күңелсез,начар кешеләр күрәбез. Шундый күңелсез.

Әйдәгез без бу ямсез кешеләрдән күңелле,матур,ачык йозле кешеләр ясыйк. Аның өчен без бер уен уйнап карыйк әле. Сез бер берегезне ямсез итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр исеме белән үртәргә тиеш.(балалар дорфа,ямсез,калын тавыш белән эндәшәләр)

Ничек кызык килеп чыкты,хәзер бу маскалар үзгәрергә тиеш диеп уйлыйм.   Күрәсезме балалар артистлар алар начар кешеләрдән тиз генә арада яхшы күңелле,әйбәт кешеләргә әйләнделәр.

Сез бүген чын артистлар булдыгыз һәм сезне истәлек өчен фотога төшерергә кирәк. Аның өчен миңа фотооаппарат кирәк булыр. Кая үземнең таягым белән эшләп карыйм әле.

Мин сезне фотога тошерәм,ә сез парлашыгыз һәм мин әйткән әкият геройларын күрсәтеп,дөрес итеп басыгыз.

Афәрин! Булдырдыгыз. Сез чын артистлар.

Балалар, ә артистлар алар маскалар киеп кенә театр уйныйлармы?

Әйе бик дөрес артистлар алар рольга туры килә торган костюмнар да киеп уйныйлар.

Карагыз әле мин сезгә төрле,матур костюмнар алып килдем(костюмнарны карап нинди әкият икәнен әйтү)

Ә рольләргә бүленер өчен без менә шушы тылсымлы тәгәрмәч белән уйнап алырбыз. (рольләргә бүленәләр)

(Йомры икмәк әкияте турында сөйләшү) Әкиятне үзгәртергә теләү)

Әйдәгез сез бүген үзегез артистлар булгач әкиятне үзгәртеп уйнап күрсәтегез. Мин сезгә әкиятне сөйлим һәм сез хәрәкәтләр белән әкиятне күрсәтергә тиеш.

Шуның белән әкияттә бетә. Балалар сезгә ошадымы әкият?

Ә җәнлекләр нишләделәр? (ач калдылар,алдандылар)

Әйдәгез аларның тамаклары ач булмасынга без бер зур йомры икмәк ясыйк әле.

Гади булмаган ысул белән рәсем ясау. (клей,пумала,буяу,аш тозы)